Революциягә кадәр татар байлары милләткә хезмәт иткән. Хәзер ничек?
Байлар мәчетләр, мәдрәсәләр төзетеп, типографияләр ачып, газета-журналлар чыгаручыларга ярдәм итеп, татарларның аң-белемен күтәрергә омтылган. Хәзер дә андый байлар бармы? «Интертат» хәбәрчесе бу турыда эшмәкәрләр белән сөйләште.
26-28 ноябрьдә Казанга 14 илдән һәм Россиянең 48 төбәгеннән татар эшмәкәрләре җыелды. Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы ачылышында «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты.
27 ноябрь көненең беренче яртысында форум делегатлары авыл хуҗалыгы, ИТ-технологияләр, химия сәнәгате юнәлешләре буенча предприятиеләргә барды. Төшке аштан соң кунаклар «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан эшмәкәрләре белән очрашты. Алар, төрле секцияләргә бүленеп, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек, сәнәгать, металлургия, машина төзелеше, сәүдә, хезмәт күрсәтү өлкәсе, төзелеш, күчемсез милек һәм торак-коммуналь хезмәт тармаклары буенча фикер алышты. Заллардагы урыннар эшмәкәрләргә күзгә-күз сөйләшү өчен махсус җайланган иде.
Очрашулар барган вакытта мин, эшмәкәрләр белән күрешеп, кызыклырак фикерләр барлап чыгарга ашыктым.
«Татар сүзендә тора, әйткән эшен эшли»
Эшмәкәр, Омск өлкәсе татарларының Төбәк автономиясе советы рәисе Радик Миңнеханов белән сөйләшүдән өзек:
Нинди эш белән шөгыльләнәсез? Сезнең кул астында күпме кеше эшли?
Төзелеш, транспорт, логистика. Бөтен тармактагы хезмәткәрләрне исәпләсәк, 400гә якын була.
Чит төбәктә татар эшмәкәре булу авырмы?
Бизнеста кешене милләтләргә бүлү юк. Без бит барыбыз да – бер ил халкы. Дус, тату яшибез.
Сәүдәгәрлек татарның канында, диләр. Бәлки, татарларның сәүдә өчен яхшы булган аерым сыйфатлары бардыр?
Бизнеста партнерның ышанычлы, җаваплы булуы мөһим. Үз тәҗрибәмә таянып кына әйтә алам: күп очракта татар сүзендә тора, әйткән эшен эшли, ләкин һәр кагыйдәдән искәрмәләр булуын онытмагыз. Гомумән, кеше белән эш иткәндә, минем өчен милләт мөһим түгел. Татар эшмәкәрләре үз милләте алдында җаваплылык тойсын.
Революциягә кадәр татар байлары милләткә хезмәт иткән. Алар мәчетләр, мәдрәсәләр төзетеп, типографияләр ачып, газета-журналлар чыгаручыларга ярдәм итеп, татарларның аң-белемен күтәрергә омтылган. Татар эшмәкәрләре ярдәме белән мәдәниятебез, телебез үскән. Алар, кешенең культурасы үскән саен, сәүдәнең киңәйгәнен, бәрәкәт артканын яхшы белгән. Бүгенге эшмәкәрләр дә моны аңлый башлады. Байлар арасында хәйриячелек традицияләре торгызылып килә. Мәсәлән, киләсе елда Омск өлкәсендә эшмәкәрләр акчасына Иртыш буе халыкара Сабан туе узачак. 2026 елда Омск өлкәсе федераль Сабантуй үткәрергә ниятли. Рәсми делегатлардан гына да төбәккә 1,5 мең кеше киләчәк. Өлкәбезне матур итеп күрсәтү киләчәктә инвесторлар, туристлар җәлеп итү өчен зур мөмкинлек бирәчәк. Мәдәният аша икътисадны ныгыту, дигән сүз бу.
«Санкт-Петербург үзәгендәге скверга Аятулла Баязитов исеме биреләчәк»
Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ринат Вәлиуллинның фикерләре белән кызыксындым.
Ленинград өлкәсеннән күпме эшмәкәр алып килдегез?
Безгә быел квоталар азрак бирелде – нибары 4 кеше. Татарстанның даими вәкиле буларак, үзем дә килдем. Эшмәкәрләр форумы яңа этапка керә. Татарстан эшмәкәрләре белән В2В очрашулар, ягъни күзгә-күз карап сөйләшүләр форматы, алдынгы предприятиеләргә барулар – форумның иң отышлы моменты булды, минемчә. Без Татарстанның 4 эшмәкәре белән хезмәттәшлек итәргә килештек. Иртәгә Краснодар эшмәкәре Санкт-Петербургка бара. Мин аңа кирәкле кешеләрнең контактларын бирдем. Алар шунда очрашачак. Эшмәкәрләргә мондый форумнар кирәк. Оештыручыларга бары рәхмәт кенә.
Санкт-Петербургның татар эшмәкәрләреннән милләткә берәр файда бармы?
Санкт-Петербургта бөтен татар иҗтимагый оешмалары башында татар эшмәкәрләре тора. Безнең барлык милли-мәдәни чаралар шулар акчасына үткәрелә. Күптән түгел генә Шамил Акбулатов репрессиягә эләккән татарлар истәлегенә мемориал төзеде. Эшмәкәрләр ярдәме белән бик күп китаплар басыла.
Соңгы елларда Санкт-Петербург белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр арта бара. Аңа өстәп, үзебезнең мәдәният үзәгебез эшләп килә, татар теле курслары бара. Шушы арада сөенечле вакыйга булды. Санкт-Петербургның топонимика комиссиясе Калинин районындагы 146нчы мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү турында карар кабул итте. Шулай ук үзәк мәчет каршындагы скверга Аятулла Баязитов (искәрмә – Петербургта беренче мөселман үзәге булдырган күренекле дин әһеле) исемен бирәчәкләр. Ул турыда комиссия карары бар. Хәзер Губернаторның боерыгын көтәбез. Петербург үзәгендә Аятулла Баязитов исеме булуы – татарлар өчен бик зур горурлык. Бу эш Татарстан ярдәме белән башкарылды. Моңарчы Тукай скверы, Казан урамы, Муса Җәлилгә, Габдулла Тукайга һәйкәл бар иде.
«Җир читен, Төньяк балкышын, Төньяк Боз океанын күрергә Мурманскига килегез»
Мурманск өлкәсеннән эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Раил Биккиняев белән танышып, сөйләшеп киттек.
Мурманскидан нинди өметләр һәм максатлар белән килдегез?
Төп ниятебез – Татарстан белән якынрак танышу һәм үз мөмкинлекләребезне күрсәтү иде. Без боланнар үрчетү белән шөгыльләнәбез. Татарстанда партнерлар таба алсак, хәләл болан ите китерүне оештырыр идек. Икенче юнәлеш – туризм.
Булыр кебекме соң?
Әйе. Күп кешеләр белән сөйләштем. Кызыксыну бар. Мин монда беренче катнашуым. Былтыр бездән башка эшмәкәр килгән иде.
Мурманскига Казаннан туристлар җәлеп итеп буламы? Кеше төньякка йөрергә кызыгамы?
Мурманск – ул Җир шарының иң төньяк шәһәре. Ул шуның белән кызыклы да. Җир читенә бару, Төньяк балкышын күрү, Төньяк Боз океанына чыгу – бик күпләрне җәлеп итә. Океан буенда салкын булса да, бик матур табигать һәм үзенчәлекле яшәү рәвеше, тормыш шартлары күреп хозурланырга мөмкин. Мурманскига килегез. Барысын да күрсәтербез.
«Ашлыкны үзкыйммәтенә дә сатып булмый. Авылның кая таба барганын уйлап карагыз»
Форумда Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылыннан килгән Киров исемендәге колхоз рәисе Шамил Нуриманов та бар иде. Былтыр Сафаҗәйгә барып, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган сирәк колхозларның берсен күреп кайттым. Матур, төзек хуҗалык булып истә калган. Шамил Нуриманов белән якыннанрак танышырга булдым.
Чит төбәктә татар булып яшәве, колхозны алып баруы ничегрәк?
Сез Татарстанда үз милләттәшләрегез янәшәсендә яшисез, рәхәтләнеп татарча сөйләшәсез, ә безнең әйләнә-тирәбездә – беткәнче башка халыклар. Моның аермасы бик зур. Татарларның техникасына кадәр яхшы. Чәчкечләрне, җир эшкәртү җиһазларын былтыр Мөслимдәге «Агромастер»дан алдык. Әйбәт чыкты.
Татарстан авыл хуҗалыгына һәрвакыт ярдәм итеп килде, ә бездә бернинди дәүләт ярдәме булмады. 10 млн сумга алган техниканың 4 миллионы кайтса – әйбәт бит. Сездә шундый программалар бар, ә бездә – юк.
Хуҗалыкның хәлләре ничек соң?
Бер дә мактанырлык түгел. Ашлыкны үзкыйммәтенә дә сатып булмый. 1 тонна ашлык үстерүнең чыгымы 15-17 мең сум булса, сату бәясе – 10 мең сум. Быел сөткә дә бәяләр бик түбән. Март аенда сөтнең литрын 34 сумнан 20 сумга төшерделәр. Яңа гына 30 сумга менде. Ул – безнең өчен бик аз. Хуҗалыкны алып бару өчен, кимендә 38-40 сум булырга тиеш.
Күпме чәчүлек мәйданыгыз, эре терлегегез бар?
Барлыгы 3,6 мең гектарга чәчәбез. Мөгезле эре терлек – 900 баш.
Хуҗалыкта даими эшләүчеләр күпме?
60лап кеше эшли. Урып-җыю вакытында күбрәк кеше җәлеп итәбез.
Россиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов та авыл хуҗалыгы киләчәге өчен борчылуын белдерде. Мин аны залдан үткәндә беренче рәттә күреп алдым.
Фәнир абый, Башкортстаннан күпме эшмәкәр алып килдегез?
Төгәл әйтә алмыйм, чөнки оештыру эшләре белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин шөгыльләнде. Мин, татар авыллары ассоциациясе рәисе буларак, дөнья хәлләре белән хәбәрдар булырга, дип килдем.
Авыл хуҗалыгында хәлләр ничек соң?
Эшләгәннеке, авырлык белән булса да, бара инде. 2 ел рәттән ашлык бәяләре түбән булды. Хәтта үзкыйммәтеннән очсызрак сатарга туры килә. Шулай булгач, авылның кая таба барганын үзегез уйлап карагыз.
«Хәйрия фондлары төзи башладык»
Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле, эшмәкәр Ринат Насыйровны конгресс чараларында еш күрергә мөмкин. Ул – татар телен, мәдәниятен саклауга вакытын һәм малын кызганмаучы эре эшмәкәрләрнең берсе. Кыю фикерләре белән дә аерылып тора. Бу юлы да Ринат Насыйровны очратуыма сөендем.
Татарстан оештырган чараларда Сезне еш күрәм. Бу форумнарның Сезгә файдасы тияме?
Һәр нәрсә гел үзгәреп, яңа технологияләр кереп тора. Шуңа күрә һәрвакыт эзләнергә кирәк. Эшмәкәрләр форумында да үзгәрешләр күренә. Беренчедән, быел Татарстан эшмәкәрләре белән якыннан танышу оештырылды. Сәнәгать туризмы дигән яңалык кереп китте. Алдагы елларга караганда, бүген конкрет сүзләр күбрәк булды.
Төмәннән күпме кеше килде?
Чарага Татарстан эшмәкәрләре дә кушылгач, быел азрак кеше алып килә алдык. 10 кеше килде. Алар – зур эшмәкәрләр. Товар әйләнешен 2 млрд сумга кадәр җиткергән егетләр бар. Ике инвестор килде. Берсе Татарстаннан Төмәнгә каз-үрдәк ташый. Икенчесе Казан аэропорты янында пенополистирол заводы төзи. Киләсе елга тапшырырлар, дип өметләнәбез. Татарстан хакимияте аңа җир бүлеп бирүдә, газ, ут кертүдә нык ярдәм итте. Зур эшмәкәрләр ышанып акча тыга икән, Татарстанга бик яхшы. Булдыклы татар егетләренең бер тирәдә туплануы милләт өчен дә файдалы. Читтәге татарлар бергә кайнап, милләтебез бар дип, күреп яшәүләре бер-берсенә көч бирә.
Хәзер без Төмән өлкәсендә, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округларда хәйрия фондлары төзи башладык. Мәчетләргә, мәктәпләргә, бала йортларына ярдәм итү генә түгел, ә шуларны үзебез төзеп, җәмәгатьчелеккә тапшырабыз.
«Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Вологда базарларын өйрәндек тә, Казанга тукталырга булдык»
Форумга 14 илдән эшмәкәрләр килгән, дип әйтелде. Шуларның берсе Төркиянең Алания шәһәреннән килгән эшмәкәр Сәминә Бинатова иде. Без чит җирләр белән хозурланып йөрергә яратабыз, ә чит ил кешесе Казан турында нәрсә әйтә ала икән?
Форумга партнерлар табарга килдем, – диде Сәминә Бинатова. – Тел һәм мәдәни күзлектән караганда, Татарстан безгә якын, шуңа күрә мин бу төбәкне якын итәм. Татарлар да Төркияне ярата. Шулай булгач, уртак эшләр булыр, дип уйлыйм.
Казанда 2нче көн кунактамы?
Монда килгәнемә 2 ай булды. Әлегә законнарны өйрәнәм. Киләчәктә безнең компания Казанда төзелеш эшләрендә катнашырга тели.
Казанда төзелеш алып барып булыр кебекме?
Булыр кебек. Иң мөһиме, кешеләр ачык, һәр сорауга җавап бирергә торалар. Үз төбәгенең киләчәге өчен җанатып йөргән кешеләр белән эшләп була. Моңарчы Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Вологда базарларын өйрәндек тә, Казанга тукталырга булдык.
Сез үзегез татармы?
Юк. Миндә күбрәк төрек, азәрбайҗан, рус каннары кушылган. Бәлки, ерак әбием татар да булгандыр.
Хатын-кызларга бизнеста ничек?
Бик әйбәт. Мин эшне төптән башладым. Үзем үстем. Башлангыч чорда җиңел түгел. Теләк һәм үз көчеңә ышаныч булса, бизнеста үсәргә мөмкин. Иң мөһиме, максатны дөрес куярга һәм шул максатка омтылырга кирәк. Нәтиҗәсе, һичшиксез, булачак.
«Теләсә кайсы төбәктә татарлар калдырган эз белән горурланырга була»
Форумны ачу тантанасында йомгаклау сүзен Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев әйтте. Ул татар эшмәкәрләре җыелуның әһәмиятен аңлатты. Аның чыгышында хәйриячелеккә зур игътибар юнәлтелгән иде.
«XVI «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы башка еллардагылардан эчтәлеге белән дә, катнашучылар составы белән дә аерыла. Ул хәзер халыкара статуска ия булды. Монда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Татарлар ничек эшләгәнен, Россиядә бизнес ничек корылганын күрсәтер өчен бу мөһим», – диде Васил Шәйхразыев форумны ачу тантанасында.
Васил Шәйхразыев сүзләренчә, форум эшмәкәрләргә бер-берсе белән очрашу, аралашу мөмкинлеге бирә. Кунакханәдә торган арада гына да яңа хезмәттәшләр табарга мөмкин. Форум пленар утырышлар белән генә чикләнми. Көннең беренче яртысында форум делегатлары предприятиеләргә барды.
«Тарихка күз салсак, татар байлары мәчетләр, мәдрәсәләр, хастаханәләр төзеткән. 100 елдан артык вакыт үтсә дә, алар салдырган биналарга карап һаман да сокланабыз. Теләсә кайсы төбәктә татарлар калдырган эз белән горурланырга була», – диде Милли шура рәисе.
«1990 елларда эшмәкәрләр мәчетләр салу, хәйриячелек традициясен кабат торгызды. Бүген Татарстанда гына 1580 мәчет эшли, һәммәсендә имам бар. Әгәр сез мәчетләргә, татар мохитен булдыручыларга, мәктәпләргә, татар милли-мәдәни автономияләргә ярдәм итсәгез, без бик рәхмәтле булырбыз. Хәйрия ярдәмегез үзегезгә үк бәрәкәт китерер», – дип мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразыев форумда катнашучы эшмәкәрләргә.
Мәскәү татарлары һәм төрки халыклары милли конгрессы президенты Рөстәм Ямалиев форумның югары дәрәҗәдә оештырылганын әйтте. «Бөтен дөньяга сибелгән татар җыела, аралаша һәм фикерләр туплый. Хәзерге катлаулы заманда моның әһәмияте аеруча зур», – диде ул.