Ревматоид артрит белән авыручы Зөлфия Әбубәкерова: Табибларның “бу авырту белән яшәргә өйрәнергә кирәк” дигән сүзе - хәдис кебек
Казанда яшәүче Зөлфия Әбубәкерова 36 яшендә хәрәкәтләнүдә кыенлыклар белән бәйле михнәтләр кичерә башлый. Бүген аңа 51 яшь. "Шушы авыруыгыз белән яшәргә өйрәнегез, без монда бер гаилә..." – табиб Равия Гаязовнаның шушы сүзләре алтын җепләр белән язылган күк күңелемә уелып калды, ди Зөлфия ханым. 2004 елдан бирле ул Казан шәһәре ревматология үзәге җитәкчесе Равия Мухина һәм андагы табиблар күзәтүендә.
– Аяз көнне яшен суккандай булды ул. Шулхәтле авыр иде башта. 28 яшемдә бервакыт тезләрем сызлап алган иде, ул вакытта дәвалангач бетте. Ә 2004 елның бер иртәсендә эшкә әзерләнгән мизгел. Миңа ул вакытта 36 яшь иде. Нигәдер бармакларым тыңламый, ни булды бу дип аптырыйм. Эшкә китәргә кирәк, ә тиз генә йөреп китеп булмый. Аннары беравык бетеп тә китә ул көндезгә. Җәй көне иде ул – әрекмәннәр, тагын кем нәрсә әйтә, шуны сөртеп йөреп карадым, әмма булышмады. Аннары эштә комиссия дә килгән иде, анда да дулкынландык, шуның тәэсире булдымы әллә дип тә уйладым. Кайтып китәргә кирәк, эш халатларын салып киенеп тә булмый, кул да күтәрелми иде. Шуннан киттем үзебезнең поликлиникага, неврологка кердем, “дулкынландым, ахырысы, эштә катлаулы көн булды”, дидем. Сез минем пациент түгел, дип хирургка җибәрде. Ревматоид полиартрит авыруына охшап тора, ди хирург. Әле анда да кайгырмадым, бетәр, майлармын әле дип хафаланмадым. Авыртты инде, дарулар бирделәр, уколлар кададылар. Үтеп китә торган чир дип уйладым... – ди Зөлфия ханым авыруы турында.
Үзең яп-яшь, әби кебек төшәсең...
Тик чир үзенекен иткән, чигенергә уйламаган. Зөлфия Әбубәкерова авырткан килеш эшләп йөргән елларының авыр мизгелләрен күздән кичерде.
– Мин 16 яшемдә “Заря” кондитер фабрикасында эшли башладым, эштән киткәнче, 2008 елга кадәр бердәнбер эш урыны шул булды. Автобустан менү-төшүләр бер газап иде инде. Төшәр вакыт җиткәч, ничек төшим икән, абау, төшәсе бар бит, дип өн алынып тора иде. Кисәк кенә абайламыйча, катырак хәрәкәтләнеп куйсаң, ай сызлана иде буыннар. Арттан кеше дә кызулый бит. Яп-яшь үзең, әби кебек йөрисең, әби кебек төшәсең, дия торганнар иде. Ул сүзләрне ишетү күңелгә бик авыр иде. Әле бит ул вакытта чыннан да яшь, сер бирәсе килми, булдыра алмаганыңны күрсәтәсе килми кешегә..., - ди Зөлфия апа.
Ничек төшеп калдым соң бу арбадан...
Үз-үзенә бикләнүдән, төшенкелектән аны табиблар коткарып кала. Зөлфия Әбубәкерова аларга ихластан бик рәхмәтле булуын белдерде.
– Шунысы белән бәхетлемен: мине вакытында Шамов хастаханәсенә җибәрделәр, ревматология бүлегендә ятып дәваланырга кирәк, диделәр. Шулай итеп, 2004 елның сентябрендә тиз арада анализлар биреп, Шамов хастаханәсенең ревматология бүлегенә эләктем. Шуннан соң ничә еллар буе алар карамагында мин. Вакытында бик әйбәт табибларга туры килдем. Ходай яраткан кешесенә бирә диләр бит әле, шуңа күрә мин бу чирне кабул иттем. Ә миңа ул вакытта нибары 36 яшь! Балалар мәктәптә укыган вакыт...Хастаханәдә яткан вакытларда еш кына күңел тула иде, “ничек сау-сәламәт килеш, шушы арбадан төшеп калдым соң мин” дип бәргәләнә идем, төннәрен уянып елап ята идем. Шул вакытта Равия Гаязовнаның сүзләре бер хәдис кебек иңде. “Шушы авыруыгыз белән яшәргә өйрәнегез, без монда бер гаилә булып яшәячәкбез. Бер-берегезгә белгәннәрегезне өйрәтегез, халык медицинасын да кулланыгыз, безнең әйткәннәрне дә тыңлагыз. Сез гаиләгезгә файдалы кеше булырга тиешсез. Гаиләгездә кимсетсәләр, аяк астыңда чуалып йөрисең, дисәләр, миңа килеп әйтегез, үзем сөйләшәм гаиләгез белән” дип канатландырды. Шул сүзләрне әлегәчә хәтерлим, күзгә яшьләр килә хәтта. “Авыртам дип утырмагыз, туганнарыгызга токмач җәегез, кул эшләре эшләгез”, дия-дия шулкадәр рухи ярдәм күрсәтте ул, - дип рәхмәтләрен җиткерә Зөлфия ханым.
Бар җирдә дә хәлемне аңладылар
Шул рәвешле, табиблар Зөлфия Әбубәкеровага яшәргә көч бирә, гаиләсе дә аңлап кабул итә, эштәгеләр дә хәленә керә.
– Миңа беркайчан авыр сүз әйтмәделәр. Эшләгән җирдә дә аңладылар, өч ай саен хастаханәгә ятарга кирәк иде, каршы килмәделәр. Җитәкчеләр утырып кына эшләгез дия иде, хәлемә керделәр. Бөтен яктан да уңай караш булды, ди ул.
2008 елда фабрика ябыла, Зөлфия ханым бүтән эш эзләми дә. Иптәше дә өйдә генә утыр, үзеңне сакла дия торган булган.
– Бозлавыкларда күп йөрмә, дип әйтеп кенә торалар, шуңа күрә көчле бозлавыкта өйдә утырам. Хәзер инде авыр вакытлар артта калды, хәлем күпкә җиңел, ике оныгым бар, аларны карашырга да булышам, - ди Зөлфия Әбубәкерова.
Алай гына да түгел, хуҗалыктагы эшләрне дә көйләп-чөйләп йөри икән. Беренче тапкыр шалтыратканда, Зөлфия апа трубкасын алмаган иде. Соңрак элемтәгә кергәч, “ишетмәгәнмен шул, әз булса да ишегалларында кар көрәп йөрдем” диде. Шулай булмый ни, үз йорты белән яшәүчеләр белә, анда эшнең бетәсе юк.
– Без 5 нче катта фатирда яши идек, мин авырта башлагач, иптәшем эштән курыкмыйча, җиргә якынрак булсын дип, йорт салды. Минем өчен шундый уңайлы шартлар тудырды. Өйдә бикләнеп утырмыйм, барасы җиремә барам, концертларга да йөрим. Оныкларны балалар бакчасыннан аласы булганда, анда барам. Имгәк булып ятмаска тырышам. Өйдә бакча, чәчәкләр утырту һәм башкаларны ипләп кенә, булдыра алганча эшлим. Сызланган вакытларым була, бу инде кайчак белештермичә физик эш белән күбрәк мавыгып атсаң була, гадәттә. Шул вакытта авыррак була, дару эчкәч, җиңеләеп китәсең. Авыру кискенләшкән вакытта хастаханәгә ятам. Елына 3-4 тапкыр яткан чакларым була иде, хәзер инде план буенча елына ике тапкыр ятып дәваланып чыгам. Ә чаралар, төрле лекцияләр булса, хастаханәгә барыбер барырга тырыша. Без анда бер гаилә кебек яшибез. Анда барасы килеп тора, табиблар хәлне сорашкач та, рәхәт булып китә, - ди Зөлфия Әбубәкерова.
Табиб кушканны эшләргә кирәк!
Зөлфия ханымның авыртуны җиңә белүенең сере табиблар сүзенә колак салу белән дә бәйледер, мөгаен. Юкса, кайвакыт үзен табибтан белдеклерәк санаучы пациентлар очрый.
– Табиблар әйткәнне гел тыңларга кирәк. Аларның киңәшләрен үтәгәч, күпкә җиңеләя хәл. Алар булдыра алмаганны кушмый бит. Ничек кенә булса да, физик күнегүләр ясарга, яткан җирдән булса да, бармак-кулларны хәрәкәтләндерергә, ашау режимын көйләргә кирәк, диләр. Табиблар һәрвакыт “өйдә мөмкин булганча эшләгез” диләр. Мин үзем дә шуның файдасын тоям, авырттым дип, буыннарыгызны төреп кенә саклап ятарга түгел, ә булдыра алганча хәрәкәтләнергә, булдырам дип яшәргә кирәк. Кайчак авырулар палаталарда үзара сөйләшкәндә, “нәрсәгә миңа аның кадәр дару, эчмим боларны” дип кырт кисә. Ә мин аларга гел әйтәм: нәрсә кушсалар, шуны эчегез, табиблар бит аны билгеләгәнче кат-кат укыган була, уйлый дим...
Зөлфия Әбубәкерова бу сүзләрне һавадан алып әйтми, моны үз кызы мисалында бик яхшы белә ул. Кечкенә кызы Гөлсем Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең ревматология үзәгендә ревматолог булып эшли.
– Гөлсем дә кайбер вакытта кешеләрне ахыргача тикшереп бетерер өчен үзенә чакыра. Миңа ул кеше кабаттан киләчәк, дип, өйдә укып утыра, ди.
Кызы Гөлсем ничек ревматолог булган?
Зөлфия ханымның шушы чире кечкенә кызы Гөлсемнең ревматолог һөнәрен сайлавына этәргеч бирә. Сызлана башласа, Зөлфия Әбубәкерованың беренче тыянычы – кызы.
– Мин авырта башлаган елларда Гөлсем мәктәптә укый иде. Борылып ятулары, урын-җирдән торып китүләре дә бер газап иде. Ул шуларны күреп үсте. Хастаханәгә әйберләрне күтәрешеп, мине озата бара иде. Мине урнаштырганчы көтеп утыра иде балакай. Берсендә Равия Гаязовна чыкта да, “балам, бар кайт, салабыз әниеңне, кешеләрне чыгарабыз да, салабыз” диде. Шул вакытта Гөлсемнең кая укыганы турында сорашты.
– Табиб булу хыялы мәктәптә үк уянган иде. Ул вакытта әле әни авырмый иде. Белгечлекне сайлау вакыты җиткәч, әнигә шушы чир килде. Әни табибларның ярдәмен бик сизде, шуңа күрә минем дә кешеләргә шундый игелекле булуымны теләде. Интернатураны 7 нче хастаханәдә уздым. Шунда Равия Гаязовна, башка табибларның эшләвен карап торып өйрәндем. Ревматолог буласымны шунда үзем өчен нык аңладым. Әни авырта башлаган вакытта гына кечерәк идем, аңлап бетерми идем. Хәзер инде аның кебек пациентларны күргәндә, әнинең нәрсә аша үткәнен анык аңлыйм.
Әни өчен сөенеп туя алмыйм. Кайчандыр ишеккә шакысалар, шалтыратсалар да, тиз генә барып ача алмый иде. 8 гә сырхауханәгә барып җитәр өчен, буыннар язылганчы дип, иртәнге 4 ләр дә үк торырга туры килә иде аңа. Хәзер болар артта калды. Ревматология бүлегендә психологик ярдәм көчле. Табибларның шушы авырту белән яшәргә өйрәнергә кирәк дигән сүзләре әни өчен маяк кебек булды. Без гаиләбез исеменннән, ревматология үзәге коллективына медицина ярдәме генә түгел, ә психологик, социаль ярдәм өчен рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Гөлсем Әбубәкерова.