Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аллаһы Тәгалә кабул итсен: Республика мәчетләрендә Ураза гаете намазлары укылды

Бүген, рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре укылды.

news_top_970_100
Аллаһы Тәгалә кабул итсен: Республика мәчетләрендә Ураза гаете намазлары укылды
Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте/ https://rais.tatarstan.ru/tat/

Казанда төп гает намазын «Мәрҗани» мәчетендә укыдылар. Мәчеттә бәйрәм намазын һәм Гает вәгазен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкләде. Ураза гаетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул бәйрәм намазына улы Искәндәр белән килгән иде.

Камил хәзрәт республика халкын Ураза гаете белән котлап, бүген тарихи көн булуын билгеләп үтте. «Газиз дин кардәшләрем, ничек кенә кызганыч булмасын, айларның солтаны – рамазан ае, рамазан мәдрәсәсе тәмам. Барыбызның да гыйбадәтләре һәм тырышлыклары кабул булсын! Иң мөһиме – без рамазаннан үзебез өчен күп төрле сабаклар чыгардык, алар киләсе рамазан җиткәнче онытылмасын иде», – диде ул.

Камил хәзрәт бәйрәм вәгазе вакытында рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Ул үз чыгышында ул 2025 ел – Россиядә һәм Татарстанда «Ватанны саклаучылар», Диния Нәзарәтендә «Каһарманнар елы» дип игълан ителүен, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелүен искә алды.

«Рамазан аена мөселманнарның иң бөек көрәшләре һәм җиңүләре туры килгән. Пәйгамбәребез һәм аның сәхабәләре рамазан аенда сугыш кырларында бик күп батырлыклар күрсәткән. Без уразалы дип тормаган, ә динебез өчен арысланнар, пәһлеваннар кебек көрәшкән! Мәсәлән, рамазан аеның 17 нче көнендә Бәдер сугышы була, 5 елдан соң рамазан аеның 20 нче көнендә Мәккә яулап алына. Бу ике вакыйга ислам өчен зур әһәмияткә ия, һәм икесендә дә мөселманнар җиңүче була.

Батырлар үзебезнең әби-бабалар арасында да күп. Аеруча Бөек Ватан сугышы елларында. Аларның батырлыклары – хәтеребезнең иң түрге урынында. Алар – изге әманәт кебек, алар турында без киләсе буыннарга җиткерергә тиеш. Сабак алсыннар өчен, Ватанның һәм тыныч тормышның кадерен белсеннәр өчен. Мөселманнарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары – бихисап», – дип сөйләде Гает вәгазендә мөфти.

Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

https://rais.tatarstan.ru/tat/

Бәйрәм вәгазе вакытында Камил хәзрәт Россия президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау хатларын укыды:

«Ураза бәйрәменең күп гасырлык традицияләрендә буыннар бәйләнеше, халкыбызның шәфкатьлелек һәм гаделлек кебек мәңгелек идеалларга омтылышы чагылыш таба. Рухи-әхлакый хәзинәләребезгә таянып, без ата-бабаларыбызның тәкъвалыгы үрнәгендә аларның хәерле эшләрен дәвам иттерәбез, мөселман өммәтенең бердәмлеген эзлекле төстә ныгыта киләбез, милләтләр һәм диннәр арасындагы хезмәттәшлекне үстерәбез һәм камилләштерәбез.

Илебез язмышы өчен гаять әһәмиятле чорда мөселманнар башка халыклар һәм диннәр вәкилләре белән иңгә-иң Ватаныбызны саклау өчен күтәрелде. Җиңү турында, яралыларның савыгуын сорап һәм һәлак булган сугышчылар рухына багышлап рамазан аенда кылган гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Соңгы вакытта республикабыз мөселманнары тормышында булып узган берничә мөһим вакыйга хаклы төстә Татарстанның тарихи елъязмасына теркәлде. Казанның бөтен Россиядән, ерак һәм якын чит илләрдән мөселманнарны үзенә тартып тору көче елдан-ел арта бара. 2026 елда башкалабыз Ислам дөньясының мәдәни мәркәзе булачак. Бу мәртәбәгә ирешү – республикабыз казанышларын раслый торган тагын бер дәлил.

Бәйрәм мөбарәк булсын, һәркемгә рухи яңарышка юл ачсын! Сезгә күңел күтәренкелеге, игелекле хезмәтегезнең канәгатьлек бирүен, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим», – дип Татарстан Республика Рәисе котлавын җиткерде Камил хәзрәт.

Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

https://rais.tatarstan.ru/tat/

Камил хәзрәт Гает вәгазендә алда – шәүвәл аенда да, нәфестән көчлерәк булып, сөннәт уразаларны тотарга чакырды.

«Ураза гаетенә нәфесебезне җиңеп кердек. Әмма рамазан аенда гына түгел, башка вакытларда да нәфестән көчлерәк булырга кирәк. Алда – шәүвәл ае уразасы. Нәфес белән көрәшү өчен менә дигән форсат! Үз нәфесен җиңгән – иң зур батыр! Пәйгамбәребез болай дип әйткән: «Рамазан бәйрәменнән соң 6 көн ураза тоткан кеше ел буе ураза тоткан савабына ирешер. Чөнки аятьтә: «Хәерле гамәл кыла торган кешегә кылган гамәленнән 10 тапкырга артыграк әҗер ирешер», – диелгән (Мөслим, «Сыйам», 39, №2758, 479 б.). Шушы 6 көн уразаны гает узгач та тоташтан яки ай дәвамында аерым-аерым тотсаң да ярый. Иртәгә – яңа атна башлана. Дүшәмбе ураза тоту – сөннәт гамәл. Яңа атна башыннан яңа, ихлас тормыш башларга чакырам сезне», – диде Камил хәзрәт.

«Ураза гаете – олы бәйрәм», – дип, мөфти халыкны гает намазына чакырды. Гает намазыннан соң хөтбә укылды, дога кылынды. «Бәйрәмебез мөбәрак булсын!» – дип ассызыклап үтте мөфти.

Коръән аятьләрен Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин белгече, Дубай халыкара Изге Коръән премиясенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Коръән хафиз, Мөхәммәд пәйгамбәрнең токымыннан булган Шәех Маъмун ар-Рави укыды. Аннан соң «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил Зөфәров Ураза гаете намазын күмәк дога кылу белән тәмамлады.

Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте

https://rais.tatarstan.ru/tat/

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100