news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

РКБ табиблары хатын-кыз башыннан теннис тубы зурлыгындагы шешне кисеп алган

news_top

Республика клиник хастаханәсе табиблары 75 яшьлек хатын-кызның башында үскән теннис тубы зурлыгындагы шешне кисеп алган.

Өлкән яшьтәге ханым баш чүмечендә шеш үсүгә зарланып, РКБ поликлиникасына нейрохирургка язылган. Шеш кечкенә вакытта ул аңа әллә ни игътибар бирмәгән, соңгы вакытта кисәк үсә башлаганлыктан, табибка барырга уйлаган.

Операция үткәрү өчен, РКБның 1 нче нейрохирургия бүлеге хирурглары баш сөягенең шешле өлешен 3Д-принтерда бастырып чыгарган. Шушы модель ярдәмендә нейрохирурглар кирәкле формада һәм зурлыкта титан пластинасын әзерләгән, аннан соң операция планлаштырганнар. 1 нче нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин һәм нейрохирург Роман Кәлимуллин сәгать ярым чамасы вакытта шешне юка гына катламнарга бүлеп кискәннәр.

Фото: © РКБның социаль челтәрдәге каналыннан

8х9х6 сантиметр зурлыктагы шеш баш сөяге һәм баш мие тышчасы аша үсеп чыккан була. Гистология нәтиҗәсеннән соң моның менингиома – пәрәвезле ми тышчасы күзәнәкләреннән үсә торган шеш булуы ачыклана. Табиблар сүзләренчә, 85-90 процент очракта бу зарарсыз, акрын үсә торган шеш. Әмма бу очракта, шешнең үсеш тизлеген һәм гистология мәгълүматларын исәпкә алып, бу ханымны онкодиспансерга консультациягә җибәргәннәр.

Фото: © Фото: © РКБның социаль челтәрдәге каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар