Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рэпер Моргенштерн аерылган: хатыны - татар кызы Диләрә аерылу сәбәбен әйтте

news_top_970_100
Рэпер Моргенштерн аерылган: хатыны - татар кызы Диләрә аерылу сәбәбен әйтте

Бик күпләрнең канына «тоз салган» рэпер Моргенштерн аерылган. Ул күптән түгел «Рок йолдызы яхшы ир була алмый», - дигәннән соң аның аерылышу турында читләтеп әйтүен фаразлаганнар иде. Бу дөрес булып чыкты. Хатыны – татар кызы Диләрә Зиннәтуллина: «Мин бу тарихны төгәлләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем», - дип белдерде. «Аның турында начар сүз әйтәсем килми. Мин аны начар кеше яки начар ир димим. Никадәр генә гадәти булмасын, безнең холыклар туры килмәде. Һәм без алга таба шундый якын мөнәсәбәтләрдә кала алмыйбыз дигән нәтиҗәгә килдек. 

Туй… Нәкъ менә туйдан соң безнең мөнәсәбәтләр бозыла башлады. Һәм безнең ара никадәр кечкенәрәк булган саен, без башкарак булабыз. Мин белмим, моны белер өчен ни өчен өйләнешергә кирәк булгандыр? Хәзер барысы да артта калды», – дигән ул.

Шулай да Диләрә үзенең хәле әйбәт иәнен язган. Минем идеяләрем күп, яңа контент җитештерәм, дигән ул.

Моргенштерн аерылышуларын раслаган. «Акыллы, зур кыз, сокланам», – дигән Моргенштерн, Диләрәнең сүзләрен шәрехләп.

Моргенштерн үзенең йөргән кызы Диләрәгә былтыр җәй өйләнгән иде. «Бер татар кызы башымны әйләндерде», – дип сөйләде ул. (Моргенштернның үзенең башкорт икәнен әйткәне бар). 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100