Моргенштернның хатыны татарны таныта
Татар кызы Диләрә милли бизәнү әйберләрен тагып фотосессия ясаган.
Танылган җырчы Моргенштернның хатыны Диләрә татар халкының милли бизәнү әйберләрен тагып, чәчен ике толымга үреп, фотосессия ясаган. Бу хакта Татар һәм башкорт костюмнары сәхифәсе сторисында хәбәр ителә.
Фотоларда танылган блогер татар кызы Диләрә «Дольче Габана» һәм «Прада» люкс брендлары киемнәрен кигән һәм хәситә, яка чылбыры, чулпы таккан.