«Ренат Харис, егетлеген җигеп, романнарны бастыргач, татар әдәбиятында яңа чор башланды»
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисның 85 яшьлек юбилее уңаеннан «XX–XXI гасыр татар әдәбияты, мәдәнияте һәм заманча әдәби стратегияләр» дип исемләнгән халыкара конференция узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән галимнәр катнашты.
Ренат Харис - Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясе Дәүләт премиясе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты. 1972–1982 елларда Татарстан мәдәният министры урынбасары, 1982–1989 елларда «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли. Өч чакырылыш дәвамында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты була.
Ренат Харис - 70кә якын китап авторы. Аның иҗаты татар әдәбиятының төрле жанрларын колачлый. Шагыйрь татар әдәбиятында эротик поэзия юнәлешен үстерүгә дә өлеш кертә. Әсәрләре татар, рус, инглиз, башкорт һәм чуаш телләрендә дөнья күргән.
«Гадәти булмаган карашлары белән аерылып торучы шәхес»
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов юбилярның уку йорты белән бәйләнешен билгеләп үтте.
«Ренат Харис – безнең институтның тарих-филология факультетын тәмамлаган укучыларның берсе. Шушы еллар дәвамында ул институт белән элемтәсен өзмәгән. Студентлар һәм укытучылар белән аралашуга да һәрвакыт вакыт таба», – дип искәртте ул.
Казан федераль университеты гимнының сүзләрен дә нәкъ менә Ренат Харис язган икән.

Мәдәният министры Ирада Әюпова язучының барлык казанышларын искә алды һәм шагыйрьнең бүген дә мәдәният тормышында актив катнашуын ассызыклады.
«Ренат Магсумовичның бүген дә мәдәният өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар булуы һәм безне хаталардан кисәтеп торуы мине сөендерә. Мәдәният – бик нечкә өлкә. Аның тәкъдимнәре һәрвакыт үзенчәлеге, гадәти булмаган карашлары белән аерылып тора. Шәхес буларак күпкырлы булуы аның фикерләрен җәмгыять өчен аеруча әһәмиятле итә», – диде ул.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова шулай ук юбилярны котлап чыгыш ясады һәм Ренат Хариска Мәгариф һәм фән министрлыгының «Туган теллләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесен тапшырды.
Конференциядә шулай ук Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Хәликoв, Чувашиянең халык язучысы Валерий Тургай, Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Чуашстан, Марий Эл һәм Россиянең башка төбәкләрендәге фәнни институтлардан һәм югары уку йортларыннан килгән тикшеренүчеләр катнашты.
«Шигъри телдә язып була торган теләсә кайсы жанрда иҗат итә»
Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат Ренат Харисның әдәби эшчәнлеге белән беррәттән, дәүләт эшендә дә зур үзгәрешләр алып килүен искә алды.
«Ренат Харис - татар әдәбияты тарихында иң күп шигырь һәм поэмалар язган әдип. Ул шигъри телдә язып була торган теләсә кайсы жанрда иҗат итә: сонеттан алып шигъри романга кадәр. Ләкин ул язып кына утырмады, гомере буе дәүләт эшендә җаваплы вазифалар да башкарды.
Бөтендөнья татар конгрессын оештыру эшенең башында торган шәхесләрнең берсе ул. Өстәвенә, 7-8 ел «Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшләде. 80нче еллар уртасында журнал битләрендә Ибраһим Салаховның «Тайгак кичү» («Колыма хикәяләре» – иск. «Интертат») һәм озак та үтми Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» дигән романнары басылды. Алар икесе дә репрессия еллары турында сөйләүче, бик катлаулы әсәрләр. Ул вакытта совет идеологиясе шактый көчле иде әле. Ренат Харис, егетлеген җигеп, шушы романнарны бастырып чыгарды. Бу вакыйгадан соң татар әдәбиятында яңа чор башланды, язучылар җиңел сулап җибәрделәр.
Өстәвенә, иң күп тәрҗемә итүче дә нәкъ менә ул. Ул Державин, Пушкин, Лермонтов, Тютчев, Есенин, Маяковский, Ахматова, Рәсүл Гамзатов һәм башкаларны тәрҗемә иткән», - дип сөйләде Газинур Морат.
Конференциянең тантаналы ачылышын йомгаклау өчен сүз язучының үзенә дә бирелде.
«Максим Горький: «Язучы - кеше җаннары инженеры», - дигән. Ә укытучы - баш инженер. Шуңа күрә мине чолгап алган мохит минем өчен изге. Педагогика институтында мин булачак хатыным белән таныштым. Әтием - Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, әнием исә башлангыч сыйныф укытучысы буларак 1939 елда Мәскәү Кремлендә Калинин кулыннан «Хезмәт батырлыгы өчен» медален алган. Бу бина һәм булачак укытучылар минем өчен бик кадерле, алар миңа оныкларым кебек якын», – дип, ул конференцияне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Алга таба конференциянең эше секцияләрдә дәвам итте. Шуны да әйтергә кирәк, кунаклар өчен Ренат Харисның «Шигырь язган каләм белән…» дип исемләнгән графика күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.
