Ренат Харис: «Депутат өчен буш сүзгә караганда эчкерсез ваемсызлык яхшырак, ул алдашмый»
Халык шагыйре, публицист, Россия дәүләт премиясе лауреаты, Тукай премиясе лауреаты Ренат Мәгъсүм улы Харис – өч чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган кеше, 1995-1999 елларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары иде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы билгеләп үтелгән көннәрдә без аның белән Парламентның шул чор эшчәнлеге һәм шагыйрь гомерендә депутатлык чоры турында сөйләштек.
Сез – озак еллар Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган кеше, бүгенге көндәге карашыгыз белән безнең Парламентның татар дөньясы өчен ролен ничек бәялисез?
Татарстан парламенты (Дәүләт Советы) – беренче чиратта – Татарстан өчен, республикада яшәгән халыклар өчен. Татарлар төрле илләрдә, өлкәләрдә яши, ә аларда үз парламентлары һәм Думалары бар. Ләкин без законлы рәвештә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар белән бәйләнешне ныгыту юнәлешендә дә эшлибез – Татарстан Конституциясендә шундый маддә дә бар. Безнең парламентның Россиянең башка төбәк Думалары белән дә хезмәттәшлек килешүләре бар. Парламентларның халыкара эшчәнлеге, аларның үзара бәйләнеше Россия дәүләтчелегенең нигезен ныгыта.
Беренче чакырылыш парламентыбыз чын мәгънәсендә бөек казанышка иреште. Ул гаҗәеп катлаулы шартларда үзе Дәүләт суверенитеты турында Декларациясен һәм Конституциясен кабул итте. Шушы нигез документларга таянып, Татарстанның дәүләт символларын – Флагын, Гербын, Гимнын кабул итү республикабызның, халкыбызның тарихтагы урынын билгеләде. Шушы тарихи эшләрнең эчендә кайнау – минем иң зур һәм кадерле куанычларымның берсе.
Парламентта эшләгән чордагы иң истә калган һәм иң авыр моментлар.
Авыр моментлар 90нчы елларда – нәкъ безнең Декларацияне һәм Конституцияне кабул итү елларында булды. Фикер болганышлары көчле иде. Ләкин алар җәмгыятьнең бердәмлеген тарката алмады. Декларация һәм Конституция кабул иткәндә барлыкка килгән халык һәм җитәкчелек, парламент һәм электорат, парламент һәм җитәкчелек арасындагы бердәмлек, аңлашучанлык, Дәрдемәнд шигырендәге «ил корабын упкынга таба сөргән җилләргә» бирешмәде. Татарстанда күсәк күтәреп, ватып-җимереп йөрүләр булмады. Казан өчен дә, Мәскәү өчен дә артык кискен булып тоелган бәхәсләр, лозунглар булды, һәм бу – табигый, чөнки без әле беркайчан да аяк басмаган язмыш юлына басарга җөрьәт иттек, тырыштык. Федераль үзәктән «Татарстан Россиядән чыгарга җыена икән, Шәймиевне, Пугачевны читлеккә чылбырлап Мәскәүгә китергән шикелле, монда алып киләчәкбез...» кебек янаулар да яңгырады. Ләкин безнең парламент, республика җитәкчелеге, күпмилләтле халкыбызның иҗтимагый аңы югары булуы Татарстанның барлык эшчәнлеге хаклы һәм законлы икәнлеген күрсәтте... Татарстанның бу катлаулы вакытта үз-үзен тотышы, максатын ачык әйтә белүе Россияне таркалудан саклап калуга хәлиткеч йогынты ясады.
Беренче чакырылыш парламентында мин мандат комиссиясе җитәкчесе булдым һәм Конституция комиссиясендә башлаган эшемне – Татарстанның Дәүләт символларын булдыруны дәвам иттем. Эш шактый катлаулы барды. Күрәсез, дөрес булып чыккан: бүгенге көндә байрагыбыз җилферди, гимныбыз яңгырый, гербыбыз бернәрсәгә дәгъва итмәгән гади кәгазьне дә рәсми кәгазь итә.
Иң кыены, әлбәттә, флагны кабул итү булды. 90нчы еллардагы сәяси киеренкелек, яңа партияләр оешу, төрле кешенең төрле нәрсә өмет итүләре, без дөрес юлдамы, дип шикләнүләр нык комачаулады. Депутатлар корпусында идеологияләшү көчле иде. Әйтик, яшел төскә: «Ул – исламныкы, Татарстанда бит христианнар да, иудаистлар да бар», – дип, кызыл төскә: «Без коммунизмга баруны бетердек, бу – кан төсе, сугыш төсе», – дип бәйләнүчеләр булды. Ак төскә дә бәйләнделәр: «Ак флаг белән әсирлеккә биреләләр», – диделәр. Флаг кабул иткәндә шундый киртәләрне үтәргә туры килде. Иң истә калганы – сессиядә мин доклад ясаганнан соң әйтелгән юнәлешләр буенча бәхәсләр китте. Ул вакытта әле тавыш бирү приборлары юк иде, фәкать мандатларны күтәреп тавыш бирә идек. Тавышка кую алдыннан, парламент Президиумы Рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин: «Докладчының йомгаклау сүзе бармы?» – дип сорады. Мин инде залга төшкән идем. «Юк», – дип әйтәсе килгән иде, бер шигырем исемә төште. «Бар», – дидем мин һәм трибунага күтәрелдем. Кемгәдер бүләк итергә алып килгән «Солнцепоклонник» китабымны ачтым. Алдан әзерләп куйган диярсең – «У каждого народа свой герой, своя мечта о мудром и великом» дип башланган шигырьнең күршесенә килеп эләктем. Бер генә битен ачтым да шигырьне укып бирдем. Беренче тапкыр безнең парламент залында шигырьгә кул чабу булды. Шунда Фәрит Хәйруллович: «Ставлю на голосование», – диде дә, барысы да дәррәү флагны кабул итәргә кул күтәрделәр. Берничә депутат, минем кулдан флагны алып, залдан чыгып та китте... Тәнәфес вакытында мин, мәйданга чыгып, парламент түбәсенә карадым – Казан өстендә Татарстанның Дәүләт флагы җилферди иде.
1991 елның 29 ноябрь җиленнән дә дәртлерәк, назлырак, сөйгәнем тыны кебек дәртле, җылы җил дөньяда юктыр....
Флагтан соң 3 айдан соң герб кабул ителде. Кемнәрдер – канатлы ат, кемнәрдер – аждаһаны, кемнәрдер Сөембикә манарасын яклады. Ярымайны, 7-8 канатлы йолдызны хуп күрүчеләр дә булды, ләкин ак барслы проект җиңеп чыкты. Флагның проект авторы – Татарстанның халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов, ә герб авторлары – галим Назыйм Ханзафаров һәм рәссам Риф Фәхретдинов. Гимнның авторы – мәшһүр комозиторыбыз Рөстәм Яхин. Гимн, үзегез беләсез, башта танылган җырның музыкасы рәвешендә кабул ителде. Дистәләп елдан соң гына Рамазан Байтимеровның җыр тексты үзгәртелеп эшләнде, русчага да тәрҗемә ителде.
Тагын бер кызыклы һәм авыр мизгел – татар алфавитын камилләштерү турындагы закон кабул итү. Элек бөтен татар хәрефләре рус алфавитының коерыгына формаль рәвештә ябыштырылган иде. Русча газеталарда «Альметьевский район» яки Ахметов фамилиясе исемлекнең башында булса, татар газеталарында алар иң артта. Буталып бетә идек. Ул елларда «Татар энциклопедиясе» дә төзелә башлаган иде – рус һәм татар телендә, әлбәттә... Алфавит турында галимнәр дә, язучылар да, журналистлар да, укытучылар да уйланалар иде инде. Галимнәр тәкъдим белән чыктылар. Бәхәсләр шулай ук кискен барды. «Бу бит татар халкын кабат «ликбезга» алып бара», – диючеләр дә булды. Ләкин закон гамәлгә керде. «Татар энциклопедиясе», башка сүзлекләр дә алфавитның яңа тәртибендә басылып чыкты, мәктәпләр дә тыныч кына эшләп киттеләр, «ликбез» да кирәкмәде.
Тел мәсьәләсендә бер куркыныч нәрсә дә булып алды – татар язу графикасын хәзерге кирилицадан латин графикасына күчерү мәсьәләсе. Ул, бер карасаң, үткәннәргә кире кайту – чөнки без бер чорда (1927-1939) латин хәрефләре белән язганбыз. Советлар Союзында татар халкы кириллица белән язды. Әдәби, фәнни хәзинәбез, башлыча, кириллицага күчеп беткән иде. Әгәр без латиницага күчкән булсак, беренчедән, бөтен басылган китапларыбыздан читләшкән булыр идек. Икенчедән, безнең законнар бит Татарстанга гына карый, Татарстанда татар халкының 25 проценты гына яши, калган 75 процентыбыз – читтәге татарлар. Димәк, Ульянда, Башкортстанда, Әстерханда, Ырымбурда, Ташкентта һәм башка җирдәге татарлар кириллицада калыр иде, азчылык татар гына латиницага күчәр иде. Шулай итеп, китапларыбыз, газета-журналларыбыз Татарстан эчендә генә калыр иде.
Кызганыч, бүгенге көндә Россия почтасының үзенчәлекле һәм бигүк яхшы эшләмәве аркасында газета-журналларыбыз тиражларын шактый югалтты. Төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән милләттәшләребез белән элемтә өзелү куркынычы туды. Ярый әле, Конституциябездә читтәге татарлар белән элемтәләрне ныгытуга кагылышлы маддә бар. Шуңарга таянып, без Бөтендөнья татар конгрессын оештырдык бит инде. Аның идея һәм концепциясе авторы – Ренат Харис – сезнең каршыгызда утыра. Конгресс бүгенге көндә, Конституциябезгә таянып, зур эшләр башкара. Активлыгыбызны гына арттырырга тиешбез. Россиянең татарлар күпләп яши торган бөтен өлкәләрендә, СНГ илләренең бөтен шәһәрләрендә Сабантуйлар үтә. Сабантуй бит ул җырлап бию генә түгел, Сабантуй ул – татарлык идеясен алып бара торган иң зур һәм үтемле көчләрнең берсе. Ул татар җырын да, татар шигырен дә, гореф-гадәтләрен, киемнәрен дә алып бара, китап-журналларын таратып йөри. Кайберәүләр: «Бөтендөнья татар конгрессы сабантуйлар гына үткәрә», – диләр...
Андый сүз бар шул...
Сабантуйларны үткәрсен алар, чөнки Сабантуйлар белән бергә татарның рухи байлыгы да шул якларга бара. Милли бәйләнеш ныгый. Бу – зур, матур эшләребезнең берсе. Сабантуй – татар халкы барлыкка китергән бәйрәм дә, татар милләтенең Җир шары буйлап сузылган кан тамырлары да! Кан тамырларына холестерин утыртмау – безнең олы бурычыбыз.
Сабантуйларның саны юк,
юк Сабантуйның ише.
Сабан туе һәр татарның
күңел түрендә яши!
Шул чордагы кыенлыкларны барлаганда, сәяси кыенлыклар да искә төшә... Федераль үзәктән дә, үзебездәге кайбер кешеләрдән дә «Татарстан хочет выйти из состава Российской Федерации» дигән хәбәрләр ишетелде. Ә Татарстан, асылда, беркайчан да Россия Федерациясеннән чыгу турында уйламады, андый мәсьәләне куймады, киресенчә, Татарстан – элеккеге форматта эшләнгән Россия Федерациясен демократик Россия Федерациясенә, федераль республикага әверелдерергә ярдәм иткән иң зур көчләрнең берсе. Тикмәгә Минтимер Шәрипович Шәймиевка «Россиянең хезмәт герое» дигән исем бирмәделәр! Без, татарлар һәм Татарстан парламенты, шушы эштә – Россиянең дәүләтчелек нигезләрен ныгыту мәсьәләсендә гаҗәеп дәрәҗәдә зур эшләр башкардык. Моны бөтен Россия аңлый, Россия җитәкчелеге бик яхшы таный.
Ул вакытта халык мәйданнарга да чыкты. Халык белән сезнең мөнәсәбәтләр турында ни әйтә аласыз?
Халык белән мөнәсәбәт әйбәт булды. Безнең республика – укымышлы халык республикасы. Бездә яхшы традицияләр белән ныгытылган халык яши. Шуңа күрә бернинди ватып җимерүләр булмады. Әйе, «азатлык» дип кычкырулар булды. Ә моның нинди яманлыгы бар? Бернинди яманлык юк, чөнки без – сүз ирегендә дә, башка мәсьәләләрдә дә шактый кысылган халык идек. Без генә түгел, бөтен автономияле республикалар шулай иде. Без союздаш республикалар дәрәҗәсенә күтәрелергә тырыштык. «Азатлык!» шигаренең мәгънәсе – автономлык белән союздашлык арасындагы киртәләрдән арыну, азат булу иде.
«Россия Федерациясенең Уголовный кодексы»нда Татарстанның һәм башка республикаларның дәүләт символларын яклау турында маддә юк иде. Парламентка Татарстанның дәүләт символларын саклау турында махсус закон кабул итәргә туры килде. Бу да – Россия күләмендә зур яңалык.
Парламентта татар иҗади интеллигенциясе берничә кеше идегез – үзара фикердәшләр булдыгызмы? Татар интеллигенциясе булган депутатларның үзара мөнәсәбәтләре турында нәрсә әйтә аласыз?
Ул елларда депутатлар корпусында язучылардан тагын (алфавит буенча) Фәүзия Бәйрәмова, Разил Вәлиев, Фоат Галимуллин, Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Равил Фәйзуллин булдылар. Очрашканда, әлбәттә, фикер алышасың, әмма махсус группа төзеп, башкалардан аерылып, качып-посып план корулар юк иде. Без бит төрле комитетларда эшләдек. Әлбәттә, һәркайсыбызның барлык мәсьәләләргә үз карашы, үз фикере бар иде, һәм алар кызыклы, әһәмиятле фикерләр иде. Андый фикерләр арасында уйланып җитмәгәннәре дә булды. Әйтик, латиницага күчү, йә булмаса, кайберәүләр «ике дәүләт телен – рус һәм татар телен белүчеләргә хезмәт хакын 15 процентка арттырырга» дигән фикерне законлаштырырга өндәделәр. Әлбәттә, бу – кызыклы фикер. Татарстанда яшәүче халыкларның барысы да рус телен һәм үз телен белә, ә руслар һәм башка милләтләр дәүләт теле булган татар телен белми. Димәк, алар 15 процентка татарлардан азрак алырга тиеш була. Бу кая китерә? Бу бит гражданнар сугышына, милләтара ызгышка китерә. Ләкин андый фикерләр, үзегез беләсез, кабул ителмәделәр, һәм без бүгенге көнгә кадәр бөтен милләтләр белән дус яшибез, без – бердәм халык.
Үкенечләр дә булгандыр инде, глобаль масштабтагы булмаса да...
Кычкырып әйтә торган глобаль масштабтагы үкенечләр юк. Ләкин мине бүген дә борчыган нәрсә – Татарстанда мәдәниятне, әдәбиятны, сәнгатьне саклау һәм үстерү турындагы законның булмавы. Минем карашымча, мондый законны Татарстан парламенты кабул итә алган булыр иде. Телләрне үстерү турында закон кабул иттек бит! Хәзер язучы, композитор, рәссам дигән профессия юк. Иҗат берлекләрен, Фәннәр академиясе кебек, дәүләтнең иң ныклы идеологик таянычы итеп булыр иде. Алар хәзер – бернинди вәкаләтләре, дәүләткүләм бурычлары булмаган иҗтимагый оешмалар гына. Ярый әле республикабыз җитәкчелеге аларны яшәтергә җай һәм акча таба. Бу – беренче Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиевнең, хәзерге Рәисебез Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның мәдәниятнең, профессиональ сәнгатьнең халык язмышындагы әһәмиятен тану нәтиҗәсе.
Ренат Мәгъсүмович, сез, барлык яңалыклардан хәбәрдар кеше буларак, алдагы көнгә фаразларыгыз бармы?
Хәбәрдар булырга тырышам, ләкин төп игътибарымны һәм көчемне иҗатка бирәм. Мин үткәнне белеп, бүгенгене күреп, киләчәккә карап язам – һәр язучы кебек. Ачыктан-ачык фаразлар кылырга яратмыйм. Язучының һәр җитди әсәре – киләчәкне фаразлау. Шуның өчен дә кайбер әсәрләр, шигырь юллары гасырлар үткәч тә актуаль булып кала. Фаразлау – киләчәккә ышану.
Шагыйрь күңеле сизенәдер, дигән идем.
Минем күңелем тыныч. Шатлык көтәм, аның каядыр якында гына икәнен сизәм, ә нидән гыйбарәт икәнлеген әлегә күрмим. Җиңү булсын иде! Донбасс якларында минем ике поэмам сугыша бит! «Казан Мәрьям анасы» поэмасында
Ватан тарихына үз исемен
җаны белән язган башкалам.
Россиянең бөек җиңүләре
Казан исеме белән башланган! –
дигән сүзләр бар, ә «Китә казлар Донбасска» поэмасы
Кайта казлар, кайта казлар,
кайта казлар Донбасстан.
Ходай бирсен һәр солдатка
шул казлардан калмаска! –
дип тәмамлана.
Бүген дә поэма язып утырам. Мин инде 60тан артык поэма яздым. Бусы турыдан-туры фаразлауга корылган... Өметеңне әйтү – ул да күпмедер дәрәҗәдә күрәзәлек кылу, әмма катгый түгел. «Һичшиксез шулай булырга тиеш» дигән фикер куркыныч, чөнки үкенечкә калуың бар. Берәү читлектә ала карга күтәреп бара икән. Икенчесе: «Нишләмәкче буласың моның белән?» – дип сораган. Тегесе: «Ала карга 300 ел яши, диләр, сынап карамакчы булам», – дип җавап биргән.... Фаразчы шагыйрь дә – теге карга тоткан кеше хәлендә....
Тагын бер сиземләвем – Мәскәү Кремле иҗат берлекләрен Дәүләткә якынлаштырыр кебек. Иң зур һәм куәтле идеологик көчләрне дәүләттән, хакимияттән ераклаштыруның яхшыга түгеллеген аңладылар кебек. Күптән түгел генә булып узган Россия язучылары съезды шулай уйларга мөмкинлек бирә. Бәлки, Россия мәдәнияте турындагы закон да кабул ителер...
Россия Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары исемлегендә исемегезне күрдем – котлыйм. Шагыйрь гомерендә парламент чоры иҗатка комачауладымы?
Рәхмәт! Сез бөек рус шагыйре Некрасовны беләсез. Ул бер шигырендә «борьба мне мешала быть поэтом, песня мне мешала быть борцом» ди. Мин бу фикергә туры килмим. Парламентта эшләү – ул көрәш, ул нәрсәнедер булдырырга, ниндидер фикерне үткәрергә тырышу, халкыңа яхшылык эшләргә тырышу. «Көрәш шагыйрьлегемне тыймады, шигырь көрәшергә дәрт бирде», – дип әйтә алам. Минем бер шигырем Татарстанның Дәүләт флагын кабул итәргә ярдәм итүе турында мисал китердем бит. Бер шигырь! Мин бит ул шигырьне кемнәрдер – «старший брат», ә без, татарлар, «младший брат» булып саналган чорда, андый бүленешкә каршы чыгып, халык күңеленнән алып яздым.
Миңа бит Россиянең дәүләт премиясен бирделәр. Муса Җәлилгә 1956 елда Ленин премиясе бирелә, ә без – композитор Леонид Любовский, балет артисты Нурлан Канетов һәм «Йосыф кыйссасы» балетының либретто авторы Ренат Харис – Ленин премиясе дәрәҗәсендәге дәүләт премиясен 49 елдан соң Татарстанга алып кайттык. Президент Владимир Путин шул премия тапшырганда, мин: «У каждого народа – свой герой... Плечо к плечу стоят Алып с Ильей – одной Земли, одной Отчизны дети!..»* шигыремне укыдым. Мәскәү Кремленең Георгий залы аны алкыш белән кабул итте. Мин ул вакытта «младший брат» түгел идем. Кыскасы, сәясәттә булу минем дөньямны киңәйтте, максатларымны төгәлрәк билгеләде һәм хыялым очышына зур ирек бирде. Кемдер йомылып калырга мөмкин, безнең күп еллар бернинди әсәр язмаган язучылар бар. Мин, парламентта, башка сәяси органнарда туплаган тәҗрибәмә таянып, былтыр – 83 яшемдә – 5 поэма язганмын. Бишесе дә басылып, радиоспектакльләргә әверелеп, рус теленә дә тәрҗемә ителеп, Татарстан һәм Россия күләмендә яңгырады. Гафу итегез – мактанып та җибәрдем булса кирәк.
Бүгенге депутатларга, шул исәптән, безнең татар депутатларына теләгегез.
Депутат – халык тарафыннан вәкаләт бирелгән кеше. Димәк, ул үз округына, алай гына да түгел, Татарстанда яшәүче бөтен халыкларга тугрылыклы булып хезмәт итәргә, алар мәнфәгатен кайгыртырга бурычлы. Депутат реалист булырга тиеш. Аның дәрәҗәсен үтәлгән вәгъдә күтәрә. Буш сүзгә караганда эчкерсез ваемсызлык яхшырак, чөнки ул алдашмый, кешенең өметен таптамый.
Рәхмәт сезгә, Ренат Мәгъсүмович!

2017 ел, август. Казан
Фото: © https://rais.tatarstan.ru/
* У каждого народа – свой герой,
своя мечта о мудром и великом.
Зачем же так бессмысленно порой
мы сравниваем Муромца с Алыпом?
Нет, не князья – крестьянские сыны
в лихие дни тревоги и печали,
сев на коней, за честь своей страны
они мечи из ножен вынимали.
Горела степь. Красна была вода.
Звенели стрелы, в грудь входя упруго.
Не их вина, скорее – их беда,
что шли они войною друг на друга.
Не сравнивай! Не важно – кто какой!
Зазря батыров обижать не нужно,
иначе могут в ярости слепой
они по камню бросить в нашу дружбу...
У каждого народа – свой герой!
Он всех сильней, он всех мудрей на свете.
Плечо к плечу стоят Алып с Ильей –
одной Земли, одной Отчизны дети!..