Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәров Илфак Шиһаповның каберенә барган: «Ә ул яши тәмен сизеп һәр мизгелнең»

news_top_970_100
Ренат Галиәскәров Илфак Шиһаповның каберенә барган: «Ә ул яши тәмен сизеп һәр мизгелнең»
Ренат Галиәскәровның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Мәҗлесләр алып баручы, җырлар авторы Ренат Галиәскәров татар журналисты, язучы, продюсер, публицист, күп җырлар авторы Илфак Шиһаповның каберенә барган. Социаль челтәрдә ул шул мизгелдән видео урнаштырган. Видеодан күренгәнчә, зираттагы үле тынлыкта рәт-рәт тезелгән каберләр арасында Илфак Шиһаповның да кабере карга баткан. Ринат Галиәскәров иҗатташ дустының каберен сыпыра-сыпыра карны чистарта һәм бу күренешне ул «Сәер кеше» җыры аша күрсәтә.

«Һаман атлыйбыз сизми тормыш ташкынын

Гөнаһ кылган саен көтәбез изгелек.

Ә ул яши тәмен сизеп һәр мизгелнең», дигән юллар килгән яшь шагыйрьнең күңеленә Илфак Шиһапов каберендә. Билгеле булганча, бу җырның сүзләрен дә, көен Илфак Шиһапов язган. «Сәер кеше» җырын Илсөя Бәдретдинова иҗат юлын Илфак Шиһапов белән бергә башлаганда җырлый иде. Хәзерге вакытта җырчының репертуарында Ренат Галиәскәров сүзләренә язылган җырлар күп.

 

«Сәер кеше»

Илфак Шиһапов сүзләре һәм көе

Йолдызларны күзли ул,

Күктән нидер эзли ул,

Әйтерсен, юк бүтән эше.

Саный яңгыр тамчысын,

Татый әрем ачысын

Гади генэ сәер кеше.

Тыңлый чишмә акканын,

Басуга кар ятканын,

Һавада болыт йөрешен.

Чык төшкәнен үләнгә,

Сөйли күрше күләнгә

Гади генә сәер кеше.

Кай тарафка барабыз,

Белми ашкынып.

Һаман атлыйбыз, сизми

Тормыш ташкынын.

Гөнаһ кылган саен

Көтәбез изгелек,

Ә ул яши тәмен сизеп

Һәр мизгелнең.

Күбәү чакта көчле без,

Мәңге яшәр төсле без,

Иң дөресе безнең сукмак.

Нидер эзләп атлыйбыз,

Үзебезне саклыйбыз,

Алтын белән бәхет уртак.

Без барысын беләбез,

Сәерләрдән көләбез,

Изгелэр битлеге киеп.

Ә ул яши бүтәнчә,

Төшләрендә күргәнчә,

Мин бәхетле бүген диеп.

Кай тарафка барабыз,

Белми ашкынып.

Һаман атлыйбыз, сизми

Тормыш ташкынын.

Гөнаһ кылган саен

Көтәбез изгелек,

Ә ул яши тәмен сизеп

Һзр мизгелнең.

Яшәү диеп атыйбыз

Нидер эзләүне.

Язмыш белән аклыйбыз

Хәер өстәүне.

Иртәгесе көнне

Көтәбез шикләнеп,

Сәерләрдән куркып

Яшибез бикләнеп.

 

Бу темага:

«Ахирәттә нык сүктеләрме?» — Ренат Галиәскәр Илфак Шиһаповка багышлап шигырь язган

Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин «нормальный» җырлар җырлый идем

«Илфак Шиһапов - бер татар баласының фаҗигале язмышы». Казанда продюсер, журналист һәм шагыйрьне искә алдылар

Илфак абыйның иң төп фаҗигасе кеше эзләүдә булган. Ул гомер буе үзен аңлый торган кешене гади кешеләр арасыннан эзләгән.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 февраль 2023
    Исемсез
    алкоголь кешене улемгэ китерэ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100