Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кеше эзлим...” Рухың шат булсын, Илфак абый!

Илфак Шиһаповның “Кеше эзлим...” китабы чыгу уңаеннан матбугат конференциясе үтте. Басманың исеме үзенчәлекле. Китапны төзүче Гөлнара Сабирова сүзләренчә, Илфак абыйның иң төп фаҗигасе кеше эзләүдә булган. Ул гомер буе үзен аңлый торган кешене гади кешеләр арасыннан эзләгән. 

news_top_970_100
“Кеше эзлим...” Рухың шат булсын, Илфак абый!

“Кешенең кадерен, ул киткәннән соң, беләбез”

Язманың башында сезне матбугат конференциясе спикерлары белән таныштырып үтим. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире, китапның төзүчесе Гөлнара Сабирова, “Татарстан” китап нәшрияте генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин, Илфак Шиһаповның кызы Зәринә Шиһапова, җырчы Илсөя Бәдретдинова.Илсөя Илфак Шиһаповның проекты һәм хатыны. Әйе, алар, Илфак абый үлгәнче, аерылыштылар, ләкин барыбер ул бу очрашуда җырчы гына булмады. Матбугат конференциясенең сорау-җавап өлешенә күчик.

Гөлнара Сабирова:

- Мин бик шат бүген сезнең белән истәлекле һәм кадерле вакыйга уңаеннан очрашуыбызга шатмын. Китапны төзү идеясе Илфакны җирләүгә үк, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан барлыкка килде. Әлеге китап Илфак исән чагында ук чыгарга тиеш булгандыр. Кызганыч, шундый бай иҗатлы кешенең бүгенге көнгә кадәр саллы китабы юк иде. Әмма без кешенең кадерен, ул киткәннән соң, күбрәк беләбез. Китап Илфакның якты истәлегенә дип бастырылды. Басма социаль әһәмиятле китаплар исемлегенә керә, ягъни бу китап иганәчеләр акчасы белән басылган китап түгел. Басылган китапларның зур өлеше китапханәләргә тапшырылачак. 

Әлеге китапта Илфакның журналист булып формалашкан 2004 еллардан бирле язылган мәкаләләре тупланган. Басманы бер берничә өлешкә бүлдек. Китапны фәлсәфи дип әйтә алам, чөнки Илфак юк кына әйбердән дә фәлсәфә чыгарырга ярата иде. Бу китап файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки безгә бүген авыл тормышы, кешеләр тормышы турында гади тел белән язылган китаплар җитми. Китапта юморескалар, шигырьләр, әле сәхнәләштерелмәгән әсәрләре бар. Илфакның рухы шат булсын.

Илдар Сәгъдәтшин:

- Китап 2200 тираж белән нәшер ителде. 1700 китап Татарстанның милли китапханә системасына кергән китапханәләргә таратылачак, 500 китап кибетләрдә сатыла. Шушы 500 китапның сиксәне сатылган. Бер китапның бәясе 360 сум. Китапның электрон варианты 180 сум тора. Әгәр сату әлеге темплар белән сатылса, китапны тагын чыгарырга туры килер.

Зәринә Шиһапова:

- “Татарстан” китап нәшриятына, Гөлнара Сабировага рәхмәт әйтәсем килә. Әтинең бәхетенә очрагандыр Гөлнара Ильясовна. Һәр кешенең үз Гөлнарасы булсын иде. Ул дус кына да түгел. Әти өчен Гөлнара иң якын кешеләрнең берсе генә. Китап – бәйсез хезмәт.

Журналистларның сорауларына күчик.

Гөлнур Сафиуллина, “Сөембикә” журналы:

- Китап “Кеше эзлим...” дип атала. Илфак үз кешесен таптымы?

Гөлнара Сабирова:

- Тапты дип уйлыйм. Ул үз кешесен түрәләр арасында түгел, гади кешеләр арасында эзләде. Ул кешеләрне дәрәҗәләп бүлмәде. Илфак белән зур очрашуларга барганда, районнарга чыкканда, шелтәләп: “Бу бит инде зур кеше, аның янында үзеңне алай тотма, зыяны булырга мөмкин”, - дия идем. Ул кешене аның гамәлләренә, аның сүзенә, фәлсәфәсенә, тормышка карашына карап бәяләде. Дуслары күп иде, әмма якын дуслары бармак белән генә санарлык иде. “Әйе, без дуслар”, - диючеләр күп. Илфак үлгәннән соң: “Университетта укыганда, тулай торакта бергә яшәдек”, - дип әйтүчеләр бар. Ә Илфакның югары белеме юк, ул университетта укымаган. Шулай да, Илфак янында гел кешеләр күп булса да, ул ялгыз булды дип уйлыйм.

Рәмис Латыйпов:

- Илсөя, Илфакның исемен бу рәвешле мәңгеләштерүгә ничек карыйсыз? Китапта сезнең өлешегез бармы?

Илсөя Бәдретдинова:

- Бу китапны күптәннән көттек. Китапта минем өлешем бар дип әйтә алмыйм. Китап - тулысынча Гөлнара җитәкләгән проект. Рәхмәттән башка бер сүзем юк.

Алинә Айдарова:

- Сез әлеге мәкаләләрдә үзегезне табасызмы?

Илсөя Бәдретдинова:

- Менә китапны кулга алып, укып чыккач, әйтермен.

Алинә Айдарова:

- Мәкаләләрен нинди халәттә яза иде ул?

Илсөя Бәдретдинова:

- Илфак – бүтән планета кешесе. Аның янында күпме генә кеше булса да, ул барыбер ялгыз кеше иде. Һәр мәсьәләгә дә аның үз карашы, үз фикере бар иде. Ул, ялгызы гына калып, беркем белән дә сөйләшмичә, яза иде.

Алинә Айдарова:

- Ул язганда, сез аңа эндәшә идегезме?

Илсөя Бәдретдинова:

- Юк, дәшми идем. Дәшергә ярамый иде. Ул иҗат иткәндә, аңа эндәшүнең мәгънәсе юк.

Гөлнара Сабирова:

- Бер нәрсәне әйтергә кирәк: Илфакны, башын бәрә-бәрә, гел иҗат иткән кеше дип күз алдына китерү кирәкми. Аның иҗаты җитди һәм бай булса да, ул бит җиңел иҗат итә иде. Үзен мәҗбүриләп: “Утырып, әсәр языйм әле”, - дип язмый иде. “Илфак, газетада буш урын бар”, - дип әйтсәң, ул, урамга чыгып, тәмәке тартып керә дә, материал бирә иде. Илсөя тыйнак кына: “Минем китапта өлешем юк”, - дип әйтсә дә, аның Илфакның иҗатында өлеше бик зур. Илсөя белән Илфак татар эстрадасына бөтенләй яңа агым алып кергән кешеләр.

Илсөя Бәдретдинова:

- Мин, дөресен әйткәндә, нәрсә генә әйтсәм дә, миңа каршы булачагын аңлыйм. Шуңа күрә нәрсәдер әйтүдән мәгънә бардыр дип уйламыйм. Мин үземнең начар икәнемә ияләштем (көлә).

Алинә Айдарова:

- Гөлнара апа, Илфак абыйның каберенә кайчан соңгы тапкыр бардыгыз?

Гөлнара Сабирова:

- Илфакның каберенә кар төшкәнче барырга җыенам. Кызганыч, җәй көне үземнең шәхси сәламәтлегем аркасында бара алмадым. Узган ел җәй булган идем. Кыш көне зират янында туктап калган идем. Якын дустыңның каберенә бару җиңел әйбер түгел. Без аны һаман да җибәрә алмыйбыз. Дин буенча бу күренеш дөрес әйбер түгел. Кайвакыт Илфакны ачуланам да: “Ничек инде шундый сәяси вакыйгалар булганда, синең сүзең җитмәгәндә, син үлеп ятасың?” – дип. Ул хәзер тәнкыйтьләми...Татар теле буенча үз фикерен әйтер иде дип уйлыйм. Аның сүзе хәзер кирәк!

Алинә Айдарова:

- Төшегезгә керәме?

Гөлнара Сабирова:

- Өч кенә тапкыр төшемә керде. Өчесендә дә бер үк сүзне әйтте һәм гафу үтенде. Нинди сүз икәнен әйтмим. Төшемә кермәвен тыныч йоклавы итеп кабул итәм.

Алинә Айдарова:

- Сүгенде әллә?

Гөлнара Сабирова:

- Юк, сүгенмәде.

“Бер сүз әйтәсем килми... иҗатчы иде... усал әти булмады”

Матбугат конференциясе тәмамлангач, Илсөя янына килеп, аерым сөйләшергә булдым. “Бер сүз дә әйтәсем килми”, - диде ул миңа. Бераз авырый иде кебек. “Температурагыз бар әллә?” – дидем. “Шулайрак”, - ди. Терел, Илсөя, авырма.

Илфак абыйны без продюсер дип тә беләбез. Җырчы Айсылу Габдинова белдерүенчә, Илфак абый иҗат белән яшәгән. “Шуны әйтә алам: авылларга барып, унбиш кешегә концерт биргән вакытлар булды. Ул һәрвакыт: “Концерт куябыз», - дия иде. Мин аны продюсер дип түгел, ә чын иҗатчы дим”, - диде Айсылу.

Илфак абыйның кызы Зәринә белдерүенчә, аның әтисе усал булмаган. “Кычкырып, ачуланмый иде. Ләкин аның күз карашы яисә әкрен генә әйткән бер сүзе күңелне айкап чыгарырга мөмкин иде. Мин аңа: “Шушы кешегә кияүгә чыгам”, - дигәч, ул бер сүз дә әйтмәде, чөнки ул миңа ышана иде. Без бер ел бергә яшәдек”, - ди Зәринә.

Кеше эзлим...

Кем иде ул Илфак Шиһапов? Аның “Кеше эзлим...” дигән шигыре дә бар. Гөлнара Сабирова да, Илсөя Бәдретдинова да конференция барышында Илфакның ялгыз булуын әйтеп үттеләр. Тапканмы ул үз кешесен? Бу сорауга хәзер төгәл җавап биреп булмый.

Илфак Шиһаповның "Кеше эзлим" шигыре

Шәм яндырып көндезен мин урамнарда йөрдем,

Юк саташмаган идем, мин кешеләр эзләдем.

Эзләдем тере җаннар, ышандым бар бит алар

Күкләр кушканча яшәп, чын кешеләр булганнар.

Бикле иде капкалар, бар да йозак асканнар,

Күрәсең, бик артында тыныч тормыш тапканнар.

Бикле иде ишекләр, кайда соң сез кешеләр?

Үле җаннар яшәгән ниндидер соры өйләр...

Кычкырды кемдер арттан, син бөтенләй саташкан,

Кем инде кеше эзли үлеп беткән урамнан!

Озак йөрдем эзләнеп, капка саен тезләнеп,

Баса алмадым күңелдә кеше табу теләген.

Шәм яндырып көндезен мин урамнарда йөрдем

Нәрсәдер өмет итеп тере җаннар эзләдем.

Әйттеләр шунда күкләр, күп кебек ул кешеләр,

Бик артында кемнедер эзләмә син диделәр...

Тыныч йокла, Илфак абый, рухың шат булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100