news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ренат Галиәскәр бәби тапканда хатыны янында булган: «Аңлатып булмаслык кичерешләр»

news_top
Ренат Галиәскәр бәби тапканда хатыны янында булган: «Аңлатып булмаслык кичерешләр»
Фото: Ренат Галиәскәр архивыннан. Ренат Галиәскәр рөхсәте белән кулланылды

Алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр һәм аның тормыш иптәше Айгөлнең бу арада иң куанычлы көннәре. Алар беренче тапкыр әти-әни булдылар.

«Интертат» беренчеләрдән булып гаиләне әлеге матур вакыйга белән котлады һәм бәбинең исемен белде. Яшь әтинең «выписка»га чәчәк сайлап йөреше иде.

Ренат, нинди хисләр кичерәсез? Әти булырга әзер идегезме?

Минем яшьтә әти булгач, бик җылы хисләр генә кичерәсең инде. Минем өчен – бик көтеп алган җимеш. Әлбәттә, әлегә ышанып бетеп булмый.

Тормыш иптәшем белән бәбине бергә таптык. «Партнерские роды» булды безнең. Тулгак вакытларында Айгөлнең янәшәсендә идем.

Бу – үзегезнең теләк идеме, Айгөл үгетләдеме?

Айгөл шундый теләк белдергәч, мин каршы килмәдем. Кайберәүләрнең шулай тапканнарын белә идем. Авыр вакытында хатын-кызның янәшәсендә булу – терәк булу бит инде ул. Шуңа күрә бу – минем өчен артык авырлык тудырмады. Айгөл әйтү белән үк ризалаштым, карышып тормадым.

Моңа ир-атларны берәр ничек әзерлиләрме?

Юк, әзерләмиләр. Анализлар бирәсең дә, алга.

Курку хисе булмадымы? Үкенмәдегезме?

Юк-юк, киресенчә, бәби алып кайтуның хатын-кыз өчен ничек авыр икәнлеген күрдем. Моннан соң тормыш иптәшеңне тагын да кадерли башлыйсыңдыр, миңа калса. Бала туу белән үк кулыма алдым. Күңелгә сыймаслык шатлык хисләре кичердем, күздән сөенеч яшьләре бәреп чыкты. Әлбәттә, башта ничек тотарга белмисең инде. «Бу – чыннан да минем баламыни?» – дип уйлыйсың, ышана алмыйсың. Аңлатып булмаслык кичерешләр.

Иң беренче итеп кемгә шалтыраттыгыз? Беренче сөенче ала торган кешегез кем?

Әтигә шалтыраттым. Әти-әни, барыбер, безнең уңышлар өчен безгә караганда да күбрәк сөенәләр. Шуңа иң беренче аларга хәбәр итәсем килде.

Айгөлнең йөклелек чоры ничек узды?

Беренче триместр гына авыррак булды. Бөтен кешедәге кебек укшытып, дигәндәй. Калган вакыты авыр булмады, дисәм дә, укыр да: «Аха, булмады сиңа», – дияр (көлә). Болай, Аллаһка шөкер, икенче-өченче триместр, миңа калса, чагыштырмача җиңел үтте.

Ял итәргә дә барып кайттыгыз. Айгөл юл өчен борчылмадымы?

Без әле ял итәргә барып, джип-сафариларда йөреп, каньоннарга хәтле кереп йөрдек. Үзебез куркып, үзебез көлеп.

Бәби кайтуга барысын да алдан әзерләдегезме? Кайбер кешеләр, ырымнарга ышанып, әйберләрне бала тугач кына ала.

Без барысын да алдан әзерләдек. Бәбине өйгә алып кайткач тегендә-монда чапмас өчен, коляскасын да, комодын да, караватларын да алдан алып куйдык. Бала кибетләрендә йөрү, бала әйберләре алу минем өчен өр-яңа, бик күңелле мәшәкатьләр булды. Бүген сәгать бердә – «выписка», шуңа әзерләнеп йөрибез. Чәчәкләр, шарлар алдык, бүлмәбезне бизәдек.

Кемнәр белән каршылыйсыз бәби белән әнине?

Әби белән бабай, балдыз килә инде хатын ягыннан. Авылдан әни килде. Абыйлар, энекәшләр, дуслар булачак. Зур состав белән каршылыйбыз, Аллаһ боерса.

Ренат, сезнең өчен бала тәрбияләүдә төп принциплар нинди булачак? Сезнең өчен баланың нинди булып үсүе мөһим?

Баланы зур тормышка әзер, чын кеше итеп тәрбиялисем килә. Хәзерге буын, бүгенге балалар зур тормышка әзер түгел. Чөнки әти-әниләре бик саклап-яклап, бөтен кирәк әйберләрен алып, артык кадерләп үстерә. Әти-әни яныннан чыгып киткәч, ул бала нишләргә белми, аның мөстәкыйль тормышка әзер булмаганлыгы ачыклана. Ата-ана баланы кечкенә генә проблеманы да үзе хәл итә алмаслык итеп тәрбияли. Һәрбер сүзе, гамәле өчен җавап бирерлек кеше итеп үстерергә кирәк, дип саныйм мин баланы.

Малаймы соң инде, кызмы?

Малай – нәсел дәвамчым туды.

Гендер-пати уздырмадыгызмы?

Гендер-пати уздырмадык, чөнки безнең гинеколог УЗИ вакытында ялгыш кына: «Сезнең точно малай», – дип әйтеп ташлады (көлә). «Чынлапмы?» – дибез. «Әйе, мин сезгә әйтмәгән идеммени әле? И, гафу итегез инде алайса», – ди. Бик кызык кына килеп чыкты инде ул. Белмәсәк, бәлки, кечкенә генә итеп, үзебез өчен булса да үткәргән дә булыр идек гендер-патины.

Алайса киемнәрне малай туачагын белеп алдыгыз инде.

Әйе. Аннан безнең бит инде балалы дусларыбыз, туганнарыбыз да күп. Айдар абыйның 2 малай, энекәшнең менә шушы көннәрдә икенче кызы туачак. Дусларым Илназ Гариповның улы бар, Айваз Садыйровның кызы да артык зур түгел әле. Шуңа күрә бала киемнәре, бала әйберләре алу мәсьәләсендә киңәшләшер кешеләребез бик күп булды.

Бәбигә исем сайладыгызмы?

Камал. Камал Галиәскәров! Исемне фамилиягә туры килерлек итеп сайладык.

Сау-сәламәт, бәхетле сабый булсын, Ренат!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар