Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ремонтка кадәр җылырак иде!» Березовка бистәсендә яшәүчеләр капремонтка зарлана

Биектау районы Березовка бистәсенең Үзәк урамында урнашкан 7 нче йортта капиталь ремонт башкарылган. Тик халык канәгать түгел, элеккегә караганда начаррак булып калды, диләр. "Татар-информ" хәбәрчесе ремонтның сыйфатын үз күзләре белән күреп кайтты.

news_top_970_100
«Ремонтка кадәр җылырак иде!» Березовка бистәсендә яшәүчеләр капремонтка зарлана
Александр Эшкинин

1975 елда төзелгән йортта барлыгы 16 фатир. Быелга кадәр бер тапкыр да ремонт күрмәгән. Карап торышка соры диварлы, тишек-тошыклары ямалган кыяфәтсез генә ике катлы йорт. Биредә нигездә өлкән буын кешеләре гомер кичерә.

Без беренче каттагы өч фатирга ишек шакыдык, өчесеннән дә олы яшьтәге апалар чыкты. Үзе курка, үзе йолка шул инде ул. Зарланасылары да килә, шул ук вакытта фотога төшәргә аяк терәп каршы үзләре. Сөйләшә торгач, шикләнебрәк карасалар да, кадрга эләгүләренә сүз әйтмәделәр.

«Балалар эшләде, алар өйне ничек җылытуны каян белсен инде?!»

Людмила Козлова 2018 елда капиталь ремонтка акча бүлеп бирү турында карар чыгарылганда җыелыш секретаре булган. Ул смета буенча су, канализация инженер коммуникацияләрен алмаштыру, фасад ремонты, подъездны ремонтлау, электр энергиясе челтәрләрен алмаштыру эшләре кергәнен әйтте. Тик халык эшләрнең күбесе чиле-пешле ясалуына зарлана. Төзелештә берни аңламаган белгечләр эшләде дигән уй калган халыкта. Бу турыда видеоязма да төшергәннәр, ул роликны "Татарский строитель" телеграм каналы күрсәтте.

— Өй фасадына 529 мең сум планлаштырылган булган. Безгә ярыкларны чистартып, каучук җылыткычларны чыгарып, яңадан пена белән сыладылар. Балалар эшләде, алар өйне ничек җылытуны каян белсен инде?! Өйдә җил уйный диярсең, салкынлык сизелә. Бөтенесе зарлана, күбрәк ягарга туры килә, — дип сөйләде Людмила ханым. Сүз уңаеннан, бу йортта индивидуаль җылыту системасы.

Людмила ханым йортның түбәсе дә коточкыч хәлдә булуын әйтте. «Андый куркыныч түбәләр юк монда бүтән», — ди. Тик түбә алмаштыруны капиталь ремонт эшләре сметасына кертмәгәннәр. Администрация халыкка акча кысанлыгы белән аңлаткан.

Аның каравы, Людмила ханым әйтүенчә, кирәкмәгәнен эшләргә булдыралар.

— Йорт фундаменты тирәле күперчекне бер 3-4 ел элек салган иделәр, таррак кына итеп, шуны җимереп, яңаны салдылар, тегесен генә өстәп киңәйтсәләр дә яраган булыр иде. Панель йортның плитәләре күгәрек белән «авырый». Шуңа бер санация дә булмады. Күгәрекнең сасы исе калды, — ди ул.

Күршесе, аның сүзен җөпләп, идәндә карават астында торган аяк киеме дә подвалдан менгән дымлылык аркасында юеш торганын әйтте.

«Ничә ел подвалга су керүдән интегәбез»

Берәүгә йортның фасады эшләнеше ошамаса, кемнәрдер канализация торбалары дөрес куелмавыннан канәгатьсезлек белдерә.

— Канализация ясадылар, ә иске торбаны яхшылап ямап куймаганнар, канализация чокыры тулса, суыртмасалар, кире миңа подвалга агып төшәчәк. Моңа кадәр дә шулай булды. Ничә ел интегәбез. Шул килеш калдырдылар, килеп таптанып торалар да, тагын китеп баралар. Гел шуны әйтә килдем. Шуны эшләп бетерсәләр инде, — дип борчыла беренче катта яшәүче Сәрия апа.

— Без инде күптән капремонт сорап килдек. Елга ике тапкыр бездә канализация проблемасы, торбалар гел тыгылды. Алар тиешле диаметрда түгел иде. Канализация чокырын бит гел чистартып торырга кирәк. Без инде, өйгә кире менмәсен дип, һичьюгы, шул торбаларны алмаштыруны сорый идек. Беренче катта торучыларда унитаз аша су менгәч, бөтен өйдә суны ябып торырга туры килә иде. Шул эшләгәне ярты елга җитә иде, — ди Людмила Козлова.

Тыл һәм хезмәт ветераны, 1 группа инвалид Галина Петровна кызы Мария Анатольевна бу фатирда 91 яшьлек әнисен тәрбияли. Аңа иң кирәге — коляскадагы инвалид әнисен төшерү өчен пандус.

— Безгә пандусны әйбәтләп ясап куйсыннар иде, алар сүз биргән иделәр. Мин менә бу пандус артыннан үзем ике ел йөрдем, — ди Мария ханым.

Сүз уңаеннан, Людмила Козлованың әнисенә 95 яшь, ул - тыл хезмәткәре.

«Суның сасы исе борынга бәрелә»

Фатирда сулары да саргылт төстә, сасы диделәр, түшәмнәрдә күгәрек бар дип сөйләсәләр дә кереп карап булмады. Фатирга узарга тәкъдим итүче булмады — әллә читенсенделәр, әллә инде башка сәбәп.

Мария Анатольевна суны банкага агызып чыгарып күрсәтте. «Краннан ага торган су техник су, кайнатып эчәргә яраклы түгел. Сатып алып эчәбез. Безгә 2019 елда „Чиста су“ программасы буенча су да булачак дип ышандырган иделәр», — ди алар. Рәйсә апа Гыйниятуллина да суның начар сыйфатына зарланды.

— Кранны ачуга, борынга сасы ис килеп бәрелә. Өйдә дә салкынча әле менә, әллә әйбәтләп сыламадылар, хәтта элек җылырак та иде. Мин инде түбәне дә, йортны да тыштан матур итеп буясыннар иде дим, — дигән теләкләрен җиткерде Рәйсә апа.

Подъездның тимер ишегенең үзеннән үзе ябылып торуын тәэмин итә торган җиһаз куелмавын, эчтәге ишектә тотка булмавын, подъездга керә торган ишек төбендә су җыелып торуын, агып төшә торган итеп бетон җәймәгәннәрен дә әйттеләр. Гөнаһ шомлыгына каршы, яңа куелган канализация торбасы да югарырак булган, тиешенчә урнаштырылмаган булып чыккан. Хәзер менә шуларны үзгәртү кирәк, кимчелекләрне төзәтми торып, башкарылган эшләр актына кул куймаячакларын белдерделәр. Биредә яшәүчеләрндән деффектлар төзәтелгән дигән ведомостька кул куюны сораганнар.

Квадрат метры 5 сум 85 тиен исәбеннән капиталь ремонт өчен аена кайсы 254, кайсы күбрәк түләгән. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү кәгазендә капремонт дигән аерым графа инде ун еллап бар, диделәр.

«Минем компетенциядә түгел бит»

Торак йорт Красносельское авыл җирлегенә карый. Җирлекнең башкарма комитеты башлыгы Илдар Газизов шәхсән үзенә беркем зарланып мөрәҗәгать итмәгәнен әйтте.

— Анда торучыларның канәгатьсезлеген беләм мин. Ләкин бу минем компетенциядә түгел, мин бит сметаны да күрмәдем. Минем эш түгел, миңа йөкләмәгез инде, мин хәл итмим, — дип үтенде.

«Үзегез йортны күрдегезме соң, ошыймы» дим — дәшми.

«Күбрәк яксыннар, экономия ясыйлардыр!»

Торак йорт «Вавилон Жилсервис» идарәче компаниясе химаясендә. Компания директоры урынбасары Равил Зарипов капремонтның заказчысы — Биектау районы Башкарма комитеты булуын әйтте. Тендер буенча, йортта эшләрне «Мегаполис» оешмасы башкарган.

Гәрчә йорт халкы фасадны буяуга 529 мең сум күләмендә акча каралган дип әйтсә дә, Равил Зарипов әйтүенчә, фасадны буяу да, түбәне алмаштыру да проектта булмаган.

— Аңа акча бүленеп бирелмәгән иде. Сметада булганнан керү ишеге төбенә бетон җәяселәре калды. Аннары канализация торбасын да ясап бетерергә тиешләр. Директор әле аларны борып җибәрде, эшләрне кабул итү документын имзаламады. Эшләп бетермичә торып, кул куелмаячак, — диде.

— Фатирларда салкын, диләр бит… Тышкы стеналардагы ярыкларны ямаганда, пенка кипкәнен көтмичә, замазка белән сылап чыктылар, шуңа җил өрә, диләр…

— Моның булуы мөмкин түгел инде. Күбрәк яксыннар, экономия ясыйлардыр. Әле бит чын салкыннар да булганы юк. Пена кипмичә, аны сылап та булмый бит.

Равил Зарипов подвалда канализацион торба дөрес куелмавы белән килеште.

— Аны шимбә эшләргә, торбаны күтәртергә тиешләр иде, әле һаман эшләмәгәннәр. Аалар безнең кул куюны көтә, шуңа күрә барыбер эшләп бетерәчәкләр. Юкса, без дә, халык та кул куймаячак. Түбәгә килгәндә, без үзебез дә алмаштыртырга иде исәп, тик шиферын алмаштырган булганнар дип, кертмәделәр проектка.

Проект буенча, подъездда баскыч култыксалары алмашынмаганына әңгәмәдәш үзе дә гаҗәпләнде.

«Булыр, булыр!»

Биектау районы Башкарма комитетының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Алинә Тарасова белән элемтәгә кердек. Ул капремонт буенча кимчелекләр 5 декабрьгә төзәтелергә тиешлеген әйтте. Капремонт буенча быел 30 апрельдә контракт имзаланган.

— Башкарма комитет — техник заказчы, төп заказчы — ТР торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды. Генподрядчы «Мегаполис» җәмгыяте белән контракт төзеделәр. Гамәлгә кертү акты әле имзаланмады. Комиссиянең кисәтүләре бар, өч көн дәвамында төзәтергә тиешләр. Срогы 5 декабрьгә кадәр. Бу подрядчы ай ярым элек тә, эш графигыннан калышкан өчен, җаваплылыкка тарылган иде, — диде ул.

Аның сүзләренчә, фасадны буяу да, түбәне алмаштыру да сметага кертелмәгән булган.

— Фасад ремонтына отмостка ясау, ярыкларны, җөйләрне герметизацияләү кергән иде. Фасадны буяу да, түбә алмаштыру да кермәгән иде. Без аларга җыелышта «фасад, подъездны 2020 елга калдырып торыйк, түбәне алмаштыртыйк» дип тәкъдим иткән идек. Алар каршы булды, безнең түбә түгел, канализация ага диделәр. Проект эшләре башланганчы, җыелышта эш төрләрен үзгәртергә була иде. Җыелышта барлык милекчеләр дә бар иде, — диде Алинә Тарасова. Эшләр төрләре чикләнү акча лимиты белән бәйле булуын аңлатты.

2007 елда йорт Оборона министрлыгыннан Красносельский авыл җирлегенә тапшырылган. Анда Березовка торак милекчеләре ширкәте булдырылган. 2014 елдан «Вавилон Жилсервис» идарә компаниясенә күчкән.

85 Федераль Закон буенча капремонт барышында гомуми йорт милке төзекләндерелә. Капремонт бәясе проект-смета эшләре, техник күзәтчелекне исәпкә алмыйча, 1,3 млн сумнан артык, ди Тарасова.

— Капремонтны өч бюджет финанслый: муниципаль берәмлек, ТР бюджеты һәм милекчеләр акчасы. Халык квадрат метрына 5.85 сумнан ничек түләсә, шулай түлиләр. Торак кодексы буенча, элек ул капремонт бәясеннән 15 процент түләнеп финансланырга тиеш иде. Бу йортта алай түгел. Аена 2525 сум, елына 30 мең сум чыга. 2008 елдан түли башласалар да, ун ел эчендә 303 мең сум дигән сүз. Ә аларга 1,3 млн сумлык ремонт ясала. Социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткән булсалар, тиешлеләргә субсидия каралган, — диде Алинә Тарасова.

Йортта яшәүчеләр салкын дип зарлана бит.

— Индивидуаль җылылыкка күчкәч, подъезд, подвал җылытылмый, бәлки, шуңа күрә салкындыр. Мин үзем дә шунда туган, беләм, алар гомер буе ишекләрен япмый, хәтта минус 40 градуста да, шулай өйне суыталар, — ди.

Түрә өметләндергеч сүзләр дә әйтте. Әйтик, җирле бюджет хисабыннан подъездда пандус куелачак. Киләсе елга чиста су белән тәэмин итү өчен скважина төзелә. Бу максаттан Биектауга 43 млн сум акча кирәк. Моннан тыш, районда тагын 35 йорт капиталь ремонтка мохтаҗ. Аларда эш өстән-өстән генә, алдап-йолдап, халык кәефен кырып, аннары артыннан йөреп, йөдәтеп бетергәч кенә түгел, ә башыннан ук ялт иттереп башкарылыр дигән өметтә калабыз. Үзеңә ошаган гына кешегә ошый, дигән әйтемне дә онытмаска кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100