Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәет юарга өйрәтүче Гүзәл Шәйдуллина: «Мәет юган суны да бозым ясау өчен кулланалар»

Мөгаллимә Гүзәл ханым Шәйдуллина Иске Таш мәчеттә мәет юу буенча курслар алып бара. Гүзәл ханым үзе ун еллап инде мәет юып йөри. Мәет юуның нечкәлекләре турында «Интертат» язмасында укый аласыз.

news_top_970_100
Мәет юарга өйрәтүче Гүзәл Шәйдуллина: «Мәет юган суны да бозым ясау өчен кулланалар»
Салават Камалетдинов

 «Мәетләр төшемә керер дип курка идем»

Гүзәл ханым, мәет юарга кайда өйрәндегез?

"Мөхәммәдия"дә укыганда, «Шамил» мәдрәсәсендә Гөлсем ханым белән таныштым, ул беренче укытучым булды. Ун еллап мәет юам инде хәзер. "Мөхәммәдия"не тәмамлагач, «Шамил» мәдрәсәсендә кич дәресләр бирдем, аннан соң Иске Таш мәчеткә килдем. Анда олы яшьтәге бер абыстай мәет юу дәресләрен бирә башлады. Ул вакытта минем тәҗрибә бар иде, дәресләр буенча үземнең тәкъдимнәрне әйттем. Ул абыстай Мәрҗанидә укыган, дипломы да бар. Ул вакытта шул рәвешле рөхсәт бирелгән. Абыстай: «Белемем ул кадәр тирән түгел икән», — диде һәм дәресләрен миңа тапшырды.

Мин бары тик «Хозур» нәшрияты чыгарган китапларга нигезләнеп, хәзрәтләргә таянып эшлим. Үзлектән уйлап чыгару, яңалык кертү юк! Кыенлыклар туса, хәзрәтләргә мөрәҗәгать итәм, алар рөхсәтеннән башка бер адым да ясамыйм.

Хәзер мәет юуга рөхсәт кәгазе биреләме?

Хәзер бездә ул әйбер юк. Шуны кертергә уйлыйбыз. Мәет юу курсларын узган кешеләргә сертификат бирелергә тиеш дип уйлыбыз. Анда кемдә белем алганы да күрсәтелергә тиеш. Безгә «Мөхәммәдия» дән дә киләләр, дини белеме булмаган кешеләр дә килә. Аларга төрлечә аңлатырга кирәк. Яңа гына килгән укучыларның сорауларыннан чыгып, үзем әзерләгән укыту материалларына өстәмәләр кертеп барам.

Сез юган беренче мәет туганыгыз булдымы?

Әйе, мәдрәсәдә икенче курста укыганда туганымны юдым. Аңарчы бер тапкыр да мәет юганым булмады, бөтенләй мәеттән курка идем. Беркайчан да үлгән кешене дә күргәнем булмады, төшемә керер дип курыктым. Мин унынчы сыйныфта укыганда әбием мәрхүм булды, хәтта аның да йөзен карамадым. Туганыбызны озатканда юарга кеше булмады. «Син "Мөхәммәдия"дә укыйсың бит. Син шуны да белмисеңме? Сезне нәрсәгә өйрәтәләр?» — диделәр миңа. «Беләм», — дидем дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Бер әби белән беренче тапкыр әбиемнең бертуган сеңлесен юдым. Ул беркайчан да онытылмый. Аннан соң Гөлсем ханым белән юып йөрдем. Үземә шундый сүз куйдым, Аллаһы Тәгалә юлыннан барам икән, ул эшне дә эшләргә тиешмен. Мин куркам, дип торып булмый. Аллаһы Тәгалә үзе юлын күрсәтте дип әйтергә кирәктер. Башта әҗер-савап эшлим дип башладым. Хәзер кирәк булуын аңлап эшлим, кемдер ул эшне башкарырга тиеш бит.

«Балалар әниләрен юарга керергә курка»

Мәет юуның савабы зурмы?

Искиткеч савап. Һәр кеше үз туганын юарга тиеш, ул бик саваплы эш. Әти-әниләр үз балаларына әйтеп куйсын: «Кызым-улым, син мине мине юарсың». Һәр гаиләдә булмаса да, һәр нәселдә бу эшне башкара белә торган кеше булырга тиеш.

Туганны һәм чит кешене юу аерыламы?

Бары тик хисләр белән. Һәр очракта да әҗер-савабы була. Чит кешене юганда шуны да аңларга кирәк, ул гаилә туганын сиңа ышанып тапшырган, рәхмәт тә ишетәсең. Туганны юганда хисләр икенче, әлбәттә. Ул минем туганым, аны әйбәтрәк итеп юам дигән әйбер булырга тиеш түгел, бары тик хисләр аерыла. Әнине юганда, әлбәттә, бөтенләй башка хисләр инде ул.

Туганнары яки юа белүче кешеләр булмаса, махсус хезмәткә мөрәҗәгать итәләр, алар ничек эшли?

Күреп торабыз: хәзер бөтен җирдә «ритуальные услуги» дип реклама бирәләр. Без инде мәчеткә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип аңлатабыз. Аллаһның рәхмәте булсын, ул хезмәт тә кирәктер. Шәһәр җирендә төрле гаиләләр бар. Кемнеңдер туганнары, балалары юк, мәчеткә дә барганы булмаган, ди. Шундый хәл булды: әниләрен шул хезмәт аша юып, җирләгән ике хатын килде. Дога укыр кеше юк, диләр. Без төн чыгабыз, юабыз, укыйбыз, кырыгына кадәр барысын да үз өстебезгә алабыз. Ритуаль хезмәт юа, ә дога кылалармы? Юарга килгән кешеләрнең исемнәрен сорарга кирәк.

Илфар хәзрәт янына бер ханым килгән, киңәш сораган. Әнисе дачада мәрхүм булган, ритуаль хезмәт чакыртып юганнар. Кергәндә «Здравствуйте» дип исәнләшкәннәр инде. Аннан соң юган кешеләрне мәҗлескә чакырырга булганнар. Ул кешеләр бөтенләй рус икән. Ул ханымның хәтта хәле начарланган. Ул белми: дога кылынганмы, ничек юганнар. Нишлим дип киңәш сорап килгән. Андый хәл күп тапкыр булды. Мөселман кешесен мөселман юарга тиеш.

Ир-ат хатын-кызны яки хатын-кыз ир-атны юа аламы?

Юк, ир-атлар ир кешене, хатын-кызлар үз җенесеннән булган мәетне генә юа ала. Бәләкәй бала булса, ир баланы хатын-кыз юа ала.

Кыз кешегә мәет юарга ярыймы?

Әйе, ярый. Күрем вакытында, балага күкрәк сөте ашатучы әниләргә ярамый. Бала көткән хатын-кызларга да ул эштә катнашу кирәкмәс. Хисләнеп китәр, мәет янында бик авыр бит, ә хатын-кызны сакларга кирәк.

Әниләрен юганда балалары булышырга керәме, әллә куркалармы? Сезнең тәҗрибәдә ешрак ничек булды?

Мин баладан һәрвакыт сорыйм: керәсеңме әниеңне юарга? Шәһәр җирендә төрле гаиләләр бар… Юк, кермиләр, юк… Бу көннәрдә генә мәет юарга бардым, шәкертемнең әнисе мәрхүм булып китте, олы яшьтә булса да, кермәде, ә оныгы керәм, булышам, ди. Яшьләр керсә, мин бик шатланам. Август аенда яшьләр төркеме җыелды, үзләре шәһәр кызлары. Нинди ният белән килдегез дип сорадым. «Әбиләребез үлде, әниләр совет чорында тәрбияләнгән — белми, безнең беләсе килә», — диләр. Яшьләр арасында гыйлем алырга теләүчеләр бар, сөбханалла. Алар белми дип әйтеп булмый.

«Мәет юу — 15 минут»

Авылда, гадәттә, бер әби юып йөри. Ул әбигә ярдәм итәргә туганы керсә ярыймы? Туганының белеме булмаска да мөмкин бит.

Әйе, алай да була. Туганының гыйлеме булмаса да, икенче юучының гыйлеме булса, бик әйбәт. Ул дөрес итеп эшләсә, әкрен генә күрсәтеп тора ала.

Мәет юуда ничә кеше катнаша ала?

Ике кеше булса, әйбәт. Мәет янында тыз-быз йөрергә, күп кеше җыелырга ярамый. Үзегез шунда ятасыз дип күз алдына китерегез. Мәет барыбер туңа, ояла. Шуның өчен барысын да тиз эшләргә кирәк. Мәет юу — 15 минут.

Юган мәетләр исегездә каламы? Төшегезгә кергәне бармы?

Юк, берсе дә күз алдына килми. Төшемә дә кергәне юк. Барыр алдыннан намаз укыйм, ниятлим, дога кылам, Аллаһы Тәгалә үзе җибәрәдер дип уйлыйм. Үземнең җитешсезлекләр була. Мәсәлән, ашыктым, ди бер җирдә, йә әзерләнгәндә тавышымны күтәрдем, ди. Шулар өчен соңыннан бик кайгырам, дулкынланам.

Минем улым да мәет юа, ул борчуларны аңа сөйлим, башка кешегә сөйләсәм матур булмас, шуны да белми, дөрес эшләмәгән дип әйтерләр кебек. Мәетне кабергә төшергәндә улым хатамны күрсә, әйтә. Әни, мәетнең чәче юеш иде, бантигын зуррак, матуррак итеп бәйлә, ди.

Чәчне тулысынча киптереп булмыйдыр инде ул?

Чәч һәрвакыт юеш кала инде. Хатын-кызның чәче озын булса, булдыра алганча сөлгеләр белән корытабыз, тик озын чәч еш очрамый. Мәет юучының махсус аптечкасы була, ул һәрвакыт әзер, анда барлык кирәкле әйбер җыелып тора.

Мәет юганда нинди дога укыла?

Кунут догасын укыйбыз, Иман шартын әйтәбез. Юганда маска кигән булсак та, бөтен сүзләрне төгәл, дөрес итеп әйтергә тиешбез. Өч тапкыр «Раббәнә» догасын укыйм диючеләр бар.

«Раббәнәне» уку дөрес түгелме?

Ничек дип әйтим? Ярый. Әмма мин шундый кеше: ничек китапта язылган — шулай гына эшлим. Шәкертләремнән дә шуны таләп итәм.

Мәетне дөрес юмаган очракта гөнаһы зур буламы?

Беләсезме, ул турыда уйлаганым булмады. Гөнаһы дип әйтергә куркам. Юарга килгән кешенең нияте дөрес булсын. Бәлки, гыйлеме азрак булган очракта, нәрсәнедер дөрес эшләмидер, тик ул бит ниятләп килә. Гөнаһы ниятенә карата була дип уйлыйм. Әгәр ул юган өчен никадәр түләрләр икән дип уйлап килсә, аның өстенә дөрес тә эшләмәсә, Аллам сакласын.

«Ваннада мәрхүм булып киткән һәм өч көн суда яткан ханымны юганым булды»

Кеше төрле халәттә мәрхүм булып китәргә мөмкин. Төрле һәлакәт нәтиҗәсендә тәне нык үзгәреш кичергән, җәрәхәтләнгән мәетләрне юганыгыз бармы?

Юк. Аны бит хастаханәгә алып китәләр. Минем андый мәет юганым юк. Ваннада мәрхүм булып киткән һәм өч көн суда яткан ханымны юганым булды. Аягы яки кулы киселгән кешеләрне юганым булды. Кул һәм аякны аерым алып килделәр. Һәлакәткә очраган яки янган мәетләрне юганым юк. Кечкенә баланы юганым бар инде. Үзем өчен ят очрак булса, мин хәзрәтләргә шалтыратам, киңәшләшәм.

Тән өлешләре аерым булган очракта ничек юыла?

Аякны аерым юабыз, шулай ук тәһарәт, госел коендырабыз да, кәфенлеккә төргәндә янына куябыз.

Кеше үлгәч үк нишләргә кирәк? Кемне чакырырга, кая мөрәҗәгать итәргә?

Иң беренче — полиция чакырабыз. Мәеткә тимибез, урыныннан күчермибез. Өстенә простыня ябабыз да, полиция чакырабыз. Мәет шулай тора, тотынырга ярамый. Биеклектән сикереп мәрхүм булса да, каплап куябыз да, ти-ми-без.

Кеше өйдә асылынган очрак булса, без аны кисеп алырга тиеш булабыз. Өйдә балалар яки йөкле хатын-кызлар була. Асылынып торган мәетне күрсәләр, әйбәт түгел. Кисеп алабыз, идәнгә салабыз һәм простыня ябып куябыз. Андый хәлләр булды. «Малосемейкада» яшәгәндә коридорда берсе асылынган иде, алып куйдык. Әгәр мунчада, сарайда асылынган булса, ишекләрне ябабыз һәм шулай тора.

Бер бабай сәҗдәгә киткән килеш намазлык өстендә мәрхүм булган иде. Бер әби баскан килеш мәрхүм булып киткән. Шифоньердан әйбер эзләгәндә йөрәге туктаган һәм шулай калган, егылмаган да.

Полиция хезмәткәре теркәгәннән соң нишләргә?

Мәетне каты урынга салабыз. Идәнгә ярый. Куллары «по швам», аяклары бергә һәм туп-туры. Ни өчен турайтабыз? Ләхеткә урнаштырганда уңайлы булсын өчен. Идәнгә салырга теләмәгән гаиләләр дә була. Мәет диванда ятса, умыртка баганасы туры торсын өчен астына куна тактасы куярга мөмкин. Башыннан йомшак өлешенә кадәр була ул. Хәзер хуҗабикәләр силикон җәймә белән эшли шул, тик куна тактасын алып кую әйбәт булыр. Хатын-кызның чәчләрен җыябыз да, яулык бәйләтәбез, ул бик матур булып тора.

Мәет өстенә тоз, янына кычыткан куялар…

Әйе, кабармасын өчен бер килограм тоз куялар, ярма да ярый. Әүвәл кайчы куйганнар, тик хәзерге кайчылар җиңел бит. Тәмле ис килеп торсын өчен авылда кычыткан куялар. Шәһәр җирендә кофе куючылар бар. Мәет яткан бүлмәдә тәрәзәләрне ачып куярга кирәк. Һава әйләнеп торырга тиеш, чөнки мәеттән агу бүленә, ул таркала башлый бит инде. Әбиләр төне буе шуны иснәп утыра. Моргта эшләүчеләргә юкка гына «за вредность» бирмиләр, пенсиягә дә иртәрәк чыгалар. Мәет янында һава йөрергә тиеш. Белмиләр шуны! Килеп кергәч үк ачарга кушам. Үзләренә аңлаткач, куркып та калалар.

«Мәет янында тормыш турында сөйләшмибез»

Төн чыгу йоласы бар бит инде, аның төп асылы, мәгънәсе нидә?

Ул соңгы тапкыр саубуллашу, хөрмәт итү була. Кешенең үлеме турында туганнарына, танышларына хәбәр итү — фарыз. Бәлки, ул кеше белән озак вакыт аралаша алмаганбыздыр, хәзер соңгы мөмкинлек. Җыелабыз, тәһлил чыгабыз, кеше үлсә дә, аның җаны монда була әле. Төн чыгучы буларак үзем белән компас, намазлык, тәһарәт алу өчен бөтен әйберне, ризык, су, даруларны алам.

Мәет янында нәрсә турында сөйләшергә ярамый?

Мәет янында торганда без үзебезнең дә бу дөньядан китәчәгебезне уйларга тиеш. Тормыш турында сөйләшмибез. Бу фатир кемгә калыр икән, балалары кая икән, иптәше кем белән калыр — ул безгә кирәкми. Әхлак булырга тиеш. Үзең турында сөйләргә кирәкми. Менә балаларым үзләре генә калды, минем башым авырта әле дип сөйләү дә кирәкми.

Мәеткә иннек сөртү, хушбуй сибү дөресме? Артистларны озатканда шундый күренеш була.

Юк, ул дөрес түгел, мәетне матурлау ислам динендә хупланмый. Юылган мәетне кешегә күрсәтмибез бит инде. Юганчы карарга мөмкин, мәетне әзерлим, керегез, карагыз, саубуллашыгыз, дим. Баласын аерым чакырам, әнисе белән икесен генә калдырабыз. Рәхмәт әйтәсеңме, гафу сорыйсыңмы, кочаклыйсыңмы, үбәсеңме — соңгы мөмкинлек. Әниегез әле монда, ишетә, күрә дип аңлатам.

Юганда мәет тәне йомшак булса, тагын мәет була диләр, дөресме, күзәткәнегез бармы?

Юк, ул дөрес түгел, ул ырым гына инде, уйлап чыгарылган сүз.

Суга баручылар сөйләшергә тиеш түгел, диләр. Анысы шулаймы?

Хәзер дә чишмәгә йөрүчеләр бар. Минем дә ишеткәнем бар ул сүзне, ул — гореф-гадәт, кирәкмәгән сүз чыкмасын өчен.

Мәет юганда шампунь, сабын кулланырга ярыймы?

Әйе, аларны кулланырга ярый.

Ярган кешене юганыгыз бармы?

Бар. Тиз генә тегеп җибәрәләр дә пөхтә булмый. Хастаханәдә юганым, кәфенләгәнем бар. Теккән җирдән кан чыга, ә мәетнең канын туктатып булмый, ул оешмый. Патологоанатомнан нигә пөхтә, матур итеп текмиләр дип сораганым да бар. Хастаханә җөйләрне эшкәртә торган махсус келәй бирергә тиеш икән, ул келәйне бирмиләр, ди. Бигрәк тә баш өлешен пөхтә эшләмиләр, чәчләре кереп калган була…

Кан чыкса, нишлисез?

Лейкопластырь белән ябыштырабыз. Мәсәлән, килгәч үк ябыштырабыз, госел коендырыр алдыннан алабыз, коендырабыз, корытабыз һәм яңадан ябыштырып куябыз, ул дөрес эшләнгән була.

Кайвакыт бик өйрәтергә яратучы әбиләр килгән була. Мин әбиләрнең барысын да каты итеп кочаклыйм да: «И, матурым, утырып тор әле шунда, мин дөрес эшләмәсәм, син төзәтеп җибәрерсең», - дип бөтенесен утыртам. Чык, үзем беләм, дәшмә, дип әйтү юк. Утырып тор әле ярар, ярар, синеңчә эшләрмен, булышырсың дип тынычландырам. Башкача җиңеп булмый.

«Хәзрәт мәет юган суны сакларга куша»

Мәет юган суларны кая түгәргә кирәк?

Шәһәр җирендә юган суны унитазга түгәбез, ә авыл җирендә, үз йортлары белән яши торган кешеләрнең су түгә торган чокыры була, аны анда түкмибез, аны елына бер тапкыр чистарталар бит әле. Кеше йөрмәгән җирдә, сарай буендамы, җирне казыйбыз, шунда түгәбез дә күмеп куябыз.

Кемнәр су ташый?

Анда ике кешене билгелибез. Берсе өйдән ишек төбенә кадәр чыгара, берсе урамда каршы алып тора. Бер хәзрәт мәет юган суны сакларга кушты, кешеләр алмасын, ди. Әллә нәрсәләр ясыйлар, сихер дип әйтмим инде, бозым ясыйлар. Бу сезнең өстә, диде. Кәфенлек, чүпрәкләрне дә җыеп барабыз, сабын, мунчаланы да җыябыз, су түгүчене үзебез билгелибез, кая түккәнен дә белеп торырга тиешбез. Мин аны тикшереп торам. Су түгүче итеп бик якын дусларын гына куям.

Мәет юган суны да шундый начар эшләрдә кулланып буламы?

Әйе, ул бик куркыныч, ди хәзрәт. Ул хәзрәт күз тию, сихерләрдән үзе укый. Ул мине кисәтеп куйды. Тыз-быз йөргән вакытта ялгыш кына дип чүпрәк тыгып алалар, шул да җитә икән. Минем өчен сәер тоелган хәлләр булды. Бик бай гаиләләрдә шундый очрак булды. «Мин түгәм, мин түгәм», — дип йөрде бер хатын-кыз. Аның теләге күңелгә шом кертте, нигә алай бик ашкына икән, дим. Ә гаилә бай, барысы да бар, көнләшү дә бардыр. Мин хуҗабикәдән башка кешене куюларын сорадым. Ул сизелеп тора.

Бер апа мәет юа торган бүлмәгә керде. Сеңлем, нишләп йөрисең, дип сорадым. Менә борынга томау төште әле, дип чүпрәк эзләп йөри. Ничек алай була инде?! Кеше мәет белән саубуллашырга керә, ә ул чүпрәк эзләп йөри. Шуның өчен мәет юучы бик игътибарлы булырга тиеш. Бөтен чүпрәкләрне, мунчала, сабынны хуҗаларга тапшырырга кирәк. Һәрберсен аерым пакетка җыеп барабыз.

Без сөйләшеп утырганда Гүзәл ханым янына шәкерте килде — яшь кенә кыз, Ислам институты студенты. Ул да кәфенлек тегәргә, мәет юарга өйрәнә. «Мин Гүзәл апага шундый ышанам, мине ул юсын иде», — диде ул миңа.

Минем бу турыда уйлаганым юк иде...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 апрель 2022
    Исемсез
    Мина да этине юганда юучы суны узен тук алмасыннар дигэн инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100