Коронавирус шартларында узачак Корбан гаетенә әзерлек ничек бара?

Һиҗри исәп буенча 1441 елда (милади буенча 2020 ел) бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете 31 июль көнне булачак. Пандемия Корбан гаетен уздыруга нинди төзәтмәләрен кертә?

Дөньяны колачлап алган коронавирус пандемиясе керткән төзәтүләрне Корбан гаете көнне дә истә тотарга кирәк булачак. Шәригать белгечләре гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештырырга киңәш итә. Намаз вакытында Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәргә кирәк. Мәчетләргә бары битлек, перчатка һәм шәхси намазлык белән генә керергә ярый, намаз вакытында 1,5 метр аралыкны саклау зарур.

«Без Роспотребнадзор карарына таянабыз»

ТР Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков гает намазын ачык һавада үткәрергә киңәш итте һәм гает иртәсенең ничек узарга тиешлеген аңлатты:

31 июль көнне 3 сәгать 46 минутта кояш чыга икән, ул вакытта вәгазь укый башларга ярый. 4:15 сәгатьтә вәгазьне тәмамлап, намаз укый башларга. Якынча 4:30 сәгатькә мәчеттәге барлык чаралар тәмамлангач, корбан чала башларга мөмкин була.

Санитар-эпидемиологик вазгыятькә килгәндә, без Роспотребнадзор карарына таянабыз. Ул вакытка битлек кию актуаль була икән, корбан чалганда кияргә кирәк булачак. Бер кеше исәбеннән корбан сарык яки кәҗә чалырга мөмкин, ә сыерларны һәм дөяләрне җиде кеше исеменнән чалырга була.

Нисабны һәрвакытта да көмеш буенча саныйбыз. Без карадык: 10 июльдә бер грамм көмеш 27 сум иде. Пәйгамбәребез (с.г.с) нисабны 200 дирһәм итеп билгеләгән, ул якынча 595 грамм көмеш була. Шулай итеп, 27 сумнан 595 грамм көмеш якынча 16 065 сум була.

Әгәр кешенең барлык бурычларыннан тыш 16 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга мәҗбүр. Бу очракта кеше өстендә булган бурычларның барысы да санала.

Гарәфә көнендә (30 июль) көмеш бәясенә игътибар итәргә киңәш итәм. Ул көнгә көмеш бәясе үзгәрергә мөмкин, чөнки Рамазан аенда нисаб 23 мең сум итеп билгеләнгән иде. Корбан гаете алдыннан нисаб күләмен мәхәллә имамнарыннан белергә яки Диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәргә була. Көмеш бәясен Үзәк банк сайтыннан да белергә мөмкин.

Аллаһы Тәгалә кешенең канын коюны тыйды һәм аның урынына бер хайван бирде. Кеше шул хайванны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан буларак чала икән, аның, Иншалла, бөтен гөнаһлары гафу ителә. Корбан итен ашаган вакытта кешенең үзенә әҗер-савап була. Корбан итен мохтаҗ кешеләргә бирсә дә зур савап санала. Туганнары белән бүлешкән вакытта туганлык җепләре ныгый, ә Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни Кәримдә туганлык җепләрен ныгытырга куша.

«Корбан чалу урыннарына аерым таләпләр куела»

Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе, Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин:

Дөресен әйткәндә, без, бөтенләй куркып, Корбан гаете булырмы-юкмы дип көткән идек, чөнки Ураза гаете булмады. Халыкның да гает намазын укыйсы килә, шуңа бик борчылып тордык. Аллаһыга шөкер, гает була дип хәбәр килде. Әлбәттә, моңа кадәр мәчетләргә куелган таләпләр белән: һәр кешедә шәхси намазлык, битлек, перчатка булырга тиеш. Намазга тезелгәндә билгеле аралык саклана. Гаеттә дә шушы шартларны үтибез. Өстәвенә, гает намазын ачык һавада үткәрү хәерлерәк була дигән хәбәр килде. 

Корбан чалу мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, әзерлекләр бара, ләкин ахыргы фәрман әлегә юк. Корбан чалу урыннарына аерым шартлар куела. Шулай да гариза биргән урыннарда әзерлек эшләре бара. Корбан чалу урыннары сан ягыннан якынча узган елгы кебек, 15 урын булыр дип көтелә.

Бүгенге көндә Диния нәзарәте шәһәрнең Башкарма комитеты белән берлектә Роспотребнадзордан таләпләр бирүен сорап мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан җавап булгач, төгәлрәк хәбәр булыр дип уйлыйм. Гадәттә, Диния нәзарәте Казанның Башкарма комитеты белән берлектә махсус комиссия билгели, һәр урын тикшерелеп, таләпләргә туры килгәннән соң гына рөхсәт бирелә. Корбан көннәрендә дә билгеле кешеләр тәртипне карап торалар.

«Корбанны һәр кеше үзенең шәхси хуҗалыгында чала»

Әгерҗе имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин:

Мәчеттә Корбан гаетенә әзерлек эшләре бара, мәчет янын җыештырабыз. Бездә бергә җыелышып корбан чалу булмаячак, һәркем шәхси хуҗалыгында чала яки чалучыларга мөрәҗәгать итә. Һава торышы әйбәт булса, гает намазын мәчет ишегалдында уздырырга уйлыйбыз. Дистанция калдырып укыган очракта, бөтен кеше мәчеткә сыймаска мөмкин. Һәр кеше үзенең шәхси намазлыгы белән килергә тиеш булачак.

Буа шәһәре имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов:

Корбан гаетенә әзерлек бара, тик корбан чалу өчен урыннар билгеләнмәде. Имамнар белән киңәшмәләр алып барабыз, мәчет янындагы ачык мәйданда гает намазын укырга планлаштырабыз. Намазны стадионда бергә укырга дигән вариант та бар, хакимият каршы килми, ул сорау буенча әлегә киңәшләшәбез.

Һава торышы начар булса, мәчетләрдә, аралыкны саклаган очракта да, барлык кешегә җитәрлек урыннар бар. Мәчетләребез зур. Нигездә халыкның күбесе авылларга кайта, һәр авыл мәчетендә урыннар җитә. Һәр кешедә битлек, перчатка, намазлык булырга тиеш.

Корбанны һәр кеше үзенең шәхси хуҗалыгында чала. Җыелып корбан чалу мөмкинлеге булмагач, корбан чалучылар саны азрак була.

«Гает намазын яңа футбол стадионында ачык һавада уздырырга ниятлибез»

 Баулы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов:

Быел, Алла бирсә, гает намазын яңа футбол стадионында ачык һавада уздырырга ниятлибез. Аның мәйданы зур һәм дистанцияне саклап урнашкан очракта да урыннар җитә. Шәхси намазлыкларны куллану каралган. Ачык һавада битлек кулланырга тиешлеге әйтелмәсә дә, кулланган очракта әйбәтрәк булыр. Социаль дистанцияне саклап, һәр кешенең гает намазында катнашу мөмкинлеге булачак, Алла теләсә.

Стадионга 500 кеше килер дип планлаштырабыз, анда тагын да артык кеше сыя. Һава торышы начар була калса, ябык спортзалда үткәрергә уйлыйбыз. 

Авылларда намаз мәчеттә һәм мәчет янындагы мәйданда узачак. Авыл мәчетләренә артык күп кеше җыелмый. Социаль дистанцияне саклап, битлек һәм перчаткалардан килү сорала.