Имтиханга кергәндә укыла торган догалар

Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы – монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану – монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне кулга ала алмаудан, нык дулкынланудан, ахыры начар булыр дип куркып борчылудан барлыкка килә торган психологик күренешләр. Бу очракта диндәге кешенең иң зур коралы ул – дога.

Ихласлык белән кылган дога күңелеңә тынычлык табарга һәм имтиханнарда үзеңне яхшы яктан күрсәтергә ярдәм итә. Дога кылу – сөннәт гамәл. Тормышта нинди генә хәл булмасын, бик зур кыенлык-кайгымы ул, яки киресенчә кечкенә генә бер икеләнү, борчылумы – дога кылып хәерлесен сорау күпләргә булыша. Бүген имтихан алдыннан укырга кирәкле догаларны барлыйбыз.

Казан шәһәре Совет мөхтәсибәте, "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин бу эшнең үзенчәлекләрен аңлата:

– Һәрбер эшне дога белән башлау – ул иманнан. Иң элек тырышып укыйсаң, әзерләнсәң, ә имтиханнар алдыннан Аллаһтан хәерлесен сорап, дога кылсаң, иң хәерлесе шул булыр. Бер ни эшләмичә генә, Аллаһ бирер әле дип көтеп яту дөрес түгел. Иң элек гамәлең булырга тиеш, нәтиҗәсен Ул бирүче.

Шулай ук бүгенге заман кешесенең икенче проблемасы - ул бөтен әйберне бары тик үзеннән, аның тырышлыгыннан гына тора дип уйлый. Болай уйлау да адашуга китерә. Динебез туры юлга – алтын урталыкка чакыра, беркайчан да шуны онытмыйк. Доганы һәркайда кылырга була. Күңеленнән генә, үз телеңдә сорау да бик файдалы. Кайбер очракта бу хаерлерәк тә әле, чөнки доганы кылганда аңлап ихластан кылу шарт булып тора.

Аерым алганда, Коръән аятләрендә һәм хәдисләрдә китерелгән мондый догалар да бар:

Муса г.с догасы. Бу аятне хәтерне көчәйтү һәм белемнәрне файдалы итү өчен укырга кушалар:

Транскрипциясе: “Рабби ишрәх ли садри вә йәссир ли әмри вәхлүл гүкдәтәм мил лисәни йәфкаһү каули” (Та Ха сүрәсе, 25-28)

Мәгънәсе: “Йә Раббым, күңелемне ач, кылачак эшемне җиңеләйт, телемдә булган төенне чиш (аңлату), минем әйткән сүземне тирән аңласыннар”.

– Аллаһтан хәерле гыйлем сорау өчен дога:

Транскипциясе: «Рабби зидни гилмән» (Та Ха сүрәсе, 114)

Мәгънәсе: “Йә, Раббым гыйлемемне арттыр!”

– Авырлыкларны җиңеләйтүче дога:

Транскрипциясе: "Аллаһүммә, ләә сәһлә илләә мәә җәгәттәһүү сәһләү, үә әңтә тәҗгәлүл хүзнә сәһлән изәә шиэтә”.

Мәгънәсе: “Йә Аллаһ, Син җиңеләйткән әйберләрдән башка җиңеллек юк. Син теләсәң, бу кыенлыгым да җиңеләячәк!”

Бу доганы “Әл-Фәтиха” сүрәсен 3 тапкыр укыганнан соң әйтү файдалы.

– Хәтерне көчәйтү өчен дога:

Һәркөнне фарыз намаздан соң кулыңны башыңа куеп, унбер тапкыр: “Йәә кауиййү” (Йә куәтле), дип әйтәсең.

– Имтиханга кергәндә, бигрәк тә 3, 5 яки 7 мәртәбә Аят әл-Күрсине уку файдалы булыр.

Транскрипциясе: “Әгүүзү-билләәһи-минәш-шәйтаанир-раҗииим Бисмил-ляяһи-рраһмаани-ррахиим. Аллааһу ләә иләәһә илләәһүү әлхәййүл кайюум, ләә та — хузухүү синәтүү-үә ләә нәүүүм, ләһүү мәә фис-сәмәәүәәти үә мәә фил-ард, мәң зәл-ләзии йәшфәгу гиңдәһүү илләә би изниһ, йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм үә ләә йүхиитуунә би шәйим-мин гильмиһии илләә би мәә шәә‘а, үәсига күрсийюһу ссәмәәвати үәль-ард, үә ләә яудуху хифзухума үә һүвәль- галийюль-газыыыйм”.

Мәгънәсе: “Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгән нәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгән нәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы" (“Һәфтияк Шәриф” китабыннан алынды).