«Бер татарны да югалтырга хакыбыз юк»: Дин әһелләренә җанисәп алдыннан яңа бурычлар | intertat.tatar

«Бер татарны да югалтырга хакыбыз юк»: Дин әһелләренә җанисәп алдыннан яңа бурычлар

Казанга Татарстаннан, Россиянең 72 төбәгеннән 1200 татар дин әһеле килде. Төп максатлары Изге Болгар җыенына бару булса да, утырышта татар телен яклау, кадерен аңлау белән сугарылган чыгышларны ишетү тагы да әһәмиятлерәк тоелды. «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия форумы пленар утырышы «Казан Экспо» үзәгендә үтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык санын алу алдыннан дин әһелләренә таянуын әйтте.

— Октябрьдә халык санын алу булачак. Без барыбыз да милләтебезнең патриотлары. Татар кешесе татар булып язылырга тиеш. Сезгә таянып эшләдек, бүген дә сезгә таянабыз. Әгәр телеңне, динеңне югалтсаң, милләтнең киләчәге юк. Бу бездән башка беркемгә кирәкми, — диде Президент һәм дин әһелләренә зур эшләр башкарганнары, милләтпәрвәр булулары  өчен рәхмәтен җиткерде. 

Ул киләсе елда Болгарда Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы вакыйгасын искәртте. «Болгарның 1100 еллыгын үткәрү буенча зур гына эшләрне быел башлап җибәрәбез. Федераль оештыру комитеты әле юк, Татарстан оештыру комитетын раслап, бүген кул куйдык», — диде. 

Рөстәм Миңнеханов көн кадагындагы темаларның берсе булган ковидтан вакцинацияне дә телгә алды. «Вакциналар бар, урыннарда авырлыклар булса, бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтергә әзербез», — диде. Соңрак бу хакта Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә, кирәк булса, моннан ясап китсеннәр дип, бу эшне оештырырга кушты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләрдә татар телле мохит хөкем сөрергә тиешлеген әйтте.

— Безнең бурыч — мәчетләрне татар тормышы кайнап торган үзәкләр итү. Татар телле чаралар уздырырга, балалар һәм яшьләр өчен татар телле каникуллар оештырырга, халыкка дини консультацияне татар телендә бирергә кирәк, — диде мөфти.

Ул татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйнаганын әйтте. «Сезнең күбегез имамнар-мөфтиләр генә түгел, ә татар милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре дә булып торасыз», — диде.

Мөфти тиздән Россиядә халык санын алу кампаниясен «татар милләте өчен бер сынау» дип атады.

— Җанисәпне уздыруның алымнарына төрлечә карарга мөмкин, әмма татарлар үзләрен татар дип яздырырга теләмәсә, халкыбызны таркау, милләттәшләребезне ихтыярсыз, битараф итеп күрсәтәчәк. Сезне мәхәлләләрегездә туган тел, туган туфрак, милли үзаң кебек төшенчәләр турында аңлатырга чакырам, — диде.

Мөфти, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин чыгышында да телне, динне саклауга басым ясалды.

— Үткән ел күңелсез булды, вирус кына түгел, бер-беребезне күрүдән нәүмиз булдык. Ләкин шул ук вакытта Аллаһының кодрәтенә дәлил булды. Бөтен дөнья кайнап торганда, күзгә дә күренмәгән вирус белән Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны урыныбызга утыртты. Хаҗдан мәхрүм булып, быел да бөтен дөньядан 60 мең кеше генә катнаша дип сөйлиләр.

Үтәр Аллаһы боерса, авызыңны капласаң да, кулыңны юсаң да, тәкъдир ана карынында дүрт ай вакытында ук язылган, ләкин саклану кирәк. Пәйгамбәребез үзе дә әйтте: «Солтан булмаган төшкә аяк та атлама, табиб булмаган җирдән кач» ди.

…Аллаһы Тәгалә 200 гә якын милләт арасында безгә Аллаһының мөбарәк динен кабул итәргә насыйп итте. Болгарны торгызу, мәчетләребезне салу аркасында, узган елда референдумда «Аллаһының берлегенә ышану, рухи әхлакый кыйммәтләребез ата-бабаларыбыздан калган мирас» дигән маддәсе Конституциягә керде. 104 ел буена дәүләт буларак Аллаһыны инкарь итте, динне Хөкүмәттән аерабыз дигән булып яшәдек, шулай да Аллаһы Тәгалә аңардан котылырга насыйп итте. Ил тетелсә дә… Тетелде кәгазьдә, чынлыкта тетелгәне юк, олы дәүләт. Меңләгән хәзрәтләребез, университетларыбыз, мәдрәсәләребез бөтен илебезгә дәүләтебез белән бергә хезмәт итәргә әзер. Конституциядә бу бар. «Аллаһыга ышану, рухи-әхлакый кыйммәтләребез — ата-бабаларыбыз мирасы» дигәннән соң «дин Хөкүмәттән аерым» дигәнгә тамчы да каршы түгел без, шулай булсын, алайса унбишәр тапкыр намаз укырга, өчәр ай ураза да тотарга кушарлар иде. Тотмасаң, штраф та сугарлар иде, — диде.

Тәлгат Таҗетдин укыту мәсьәләсенә дә тукталды.

— Федерация Советында балаларны укыту мәсьәләсе тора. Безнең теләгебез: ул әхлак дәресләрен 1 сыйныфтан алып, 11 сыйныфка кадәр, югары уку йортларында батюшкалар, имамнар укытсын. Башка укытучылар рухи-әхлакый дәресне бирә алмый. Әле бала да тапмаган 21-22 яшьлек кызлар укыта алмый. Авылларыбызда, шәһәрләребездә аксакаллар атнасына ике, я бер, барлык балалар алдында басып, ата-аналарны ни өчен хөрмәт итәргә, туган илне ни өчен сөяргә кирәк, туганнарың, яшьтәшләрең белән, мәктәптә, урамда эте-мәчесе, урманы, елгасы белән ничек яшәргә кирәк, безгә ватан ничек эләкте дә, бездән соң кемгә кала — шуларны сез һәм без сөйләргә кирәк.

Мәчетләрне салудан да олырак мәсьәлә бу. Ничек 1432 ел буена Аллаһының динне дошманнан да саклап, балаларны да үстереп, тел турында һич кайгысы булмаган, күршесендә кем бар, аның телендә сөйләшергә тырышкан, эт яныннан узганда өреп куя торган булган, мәче янында мияулап китә торган булган. Һәркем белән уртак тел табышкан, шуңа бу көнебезгә кадәр килдек. Моннан соң да туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, Аллаһының динен саклауны сездән бездән балаларыбыз, оныкларыбыз көтә. Дәүләт игътибар бирә. Конституциябезнең төбе ул. «Без бергә» дигән сүз коры телдә генә калмаса иде. Аллаһ ризалыгы өчен балалар, оныкларны исебезгә төшереп хезмәт итәргә булсын иде, — диде.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов Россиядә дини оешмалар төрле шартларда эшләү мәсьәләсен күтәрде.

— Республикаларда эшләп килүче диния идарәләре, дини оешмалар тамырдан ук аерылып торучы шартларда яши. Республикада имам-мөхтәсиб Хөкүмәт хисабына хезмәт хакы ала. Даими матди ярдәм күрә. Башка бер төбәктә дини оешма җитәкчесе хәйрия акчасына яши. Вандалларның мәчетләргә һөҗүм итүләренә, җомга көннәрендә мәчетләрдә тикшерүләргә, исламга пычрак яла ягуларына сабыр итеп хезмәт куя, — диде Дамир хәзрәт.

Ул яшьләрне белемгә, интелллектуаль үсешкә тартырга кирәк, дип саный.

— Без яшьләрне дини, рухи тормышка өндәргә тиеш. Татарлар мәгърифәт таратучы, мәчет-мәдрәсәләр салучы, китап таратучы милләт булган. Бүген вазгыять үзгәрде. Элек Россиядә мәчетләргә йөрүчеләрнең күпчелеге татарлар иде, хәзер азчылыкта калып барабыз. Бу хәтта Татарстанда да сизелә, — диде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Делегатларның иң өлкәне — Калининград өлкәсе мөселманнары Аксакаллар шурасы рәисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким хәзрәт Биктеев кат-кат кабатлап, телне, динне сакларга өндәде. «Телне, динне сакламасак, үзебезне татарлар дип әйтә алмыйбыз. Оныгың татар булса гына, үзеңне татар дип әйтә аласың», — диде.

«Дуслык» ордены белән бүләкләнгән Уфа шәһәре Киров районының «Ихлас» мәхәлләсе мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләмов чыгышында да тел мәсьәләсенә борчылу чагылыш тапты.

— Безнең Уфада ата-аналар балаларын татар лицеена китереп тапшыралар да, «безнең балаларга татар теле дәресләрен өйрәтмәгез» диләр. Мәкальдәгечә, кәкре агачның шәүләсе туры булмас. Пәйгамбәребез «балаларыгызга динегезне, телегезне өйрәтмәгез, телегезне динегезне сөйдерегез» ди. Тарихын белмәгән милләт бәхетсез. Бөек шәхесләре булмаган милләт бәхетсез. Мәдәнияте булмаган милләт рухсыз. Балаларыбыз туган телен белмәсә, аңа каршы булачак, хәтта дошманлык күрсәтәчәк, — диде.

Мөхәммәт Галләмов фикеренчә, «әгәр урындагы халык тарихны белмичә, имам-хатыйблары аңласа, бу әле зур бәла түгел». Имам-хатыйб тарихын белмәсә, милләтнең баш бәласе, өммәттәге фаҗига, диде.

Башкортстан сүз чыгышыннан бераз ялыккан халыкны көйле чыгыш белән дә ял иттерде. «Илаһилар» иҗат төркеме чыгышы быелгы форумның бер үзенчәлеге булды.

Кемерово мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев дин һәм милләтне үстерүне алга сөрүчеләрнең берләшүенә өндәде.

— Татар кешесе белән күрешеп сөйләшә башласаң, минем әби-бабам динле булган, намаз укыган, ди. 100 ел элек халкыбыз динен дә тоткан, мәдәниятен дә саклаган. Ә бүген дин кешесе аерым, мәдәният кешесе аерым. Диния нәзарәте һәм милли-мәдәни автономиясе аерым эшләү вакыты узды дип саныйм. Әйдәгез, бер чәй өстәле артында халкыбызны саклауга бөтен көчебезне бирик. Милли тормыш һәм дин һәрвакыт бергә үрелеп бара, — диде.

Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Кузбасста Шахтерлар Сабан туе узачагын да искәртте.

— Октябрь аенда халык санын алу зур сынау. Бер татарны да югалтырга хакыбыз юк. Халыкка аңлату дин әһелләренең дә бурычы, — диде.

Кемерово шәһәрендә 2008 елда «Мөнирә» мәчете ачылган, 2009 елда аның нигезендә Диния нәзарәте барлыкка килгән. Бүген өлкәдә 23 җирле дини оешма бар. Кемерово өлкәсе яңа мәчетләр ачыла баруы белән дә горурлана ала.

— Узган елда Березовский, Осинники шәһәрендә яңартылган мәчетләр ачылды. Быел Кышлау авылында, Прокопьевск шәһәрендә яңа мәчетләр ачу нияте бар. Урта Азия халкы өчен мәчетләр каршында социаль-мәдәни адаптация үзәкләре булдырдык. Мәчетләрдә дини курслар, татар теле дәресләре уза. Пандемия вакытында ураза һәм Корбан гаетләре уздырылды. Ел дәвамында балалар һәм хатын-кызлар өчен төрле чаралар уза. Аларда әле 5-6 ел элек кенә җирле татарларның күпчелеге катнашмый иде. Шуңа һәр өлкәдә яши торган татар кешесенә барып җитәр өчен, 2015 елда татар милли-мәдәни автономиясен төзедек, — диде.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтүенчә, «бүген бер-беребезне аңлашу бәһасе зур».

– Дин югалган чорны, атеистик тормышны кичердек. Җәмгыятьнең шундый булуы зур сынау иде. Ата-аналарыбызга да бу туры килде. Җаныбыз, тәнебез белән тырышып йөрүебез нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. Бу безгә көч бирә, үзебезгә ышанычны арттыра. Ничек кенә авыр чорлар булмасын, ничек кенә аңнан динне чыгарып атарга теләсәләр дә, әкренләп аякка басабыз, берләшәбез. Хәзерге чор телебезне, динебезне аякка бастыру чоры, ансыз рухи байлык була алмый. Ислам дине белән шөгыльләнмәгән булсак, зур гөнаһ алыр идек. Безгә бердәмлек кирәк! Безгә ханәфи мәзһәбкә юнәлешебезне тирәнәйтергә тиешбез, — диде Минтимер Шәймиев.

Ул киләсе елда ислам кабул итүнең 1100 еллыгы узачагын искәртеп, имамнарның бу форсаттан файдалана алуларына ишарәләде.

— Үзегезнең губернаторлар алдында нинди җитлеккән мәсьәләләр бар, аларны куярга кирәк. Бу илебезнең масштаблы проекты. Вакыт бар, ләкин кызуында сугарга кирәк. Каядыр мәчет төзергә комачаулыйлар, эзләгән кешегә моның сәбәбе дә табыла. Бу форсаттан матур итеп файдаланырга кирәк. Әгәр проблема туа икән, киңәшләшәбез, — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев мәчетләрдә балаларны укыту эшен киңрәк җәелдерергә кирәклеген дә әйтте.

— Мәчетләрдә балаларны укыту эшен башладык. Телне саклау өчен дә уңай хәрәкәт. Ата-аналар ризалыгын алып, 100 дән артык мәчеттә шундый курслар оешты. Бала чакта әти-әнисе белән шунда йөргәч, башка керә ул, — диде.

Пермь крае Губаха шәһәре мәчете имам-хатыйбы Мәснәви Ягудин төбәктә яшь хәзрәтләр җитмәвен әйтте.

— Һәр төбәкнең үз проблемалары бардыр инде ул. Безгә яшь дин әһелләре җитеп бетми. Белемле имамнар аз. Хәзер яшьләр хезмәт хакына карый, барысына да фатир, машина кирәк. Шәһәрләрдән аермалы буларак, авылларда бу мәсьәлә алай ук кискен түгел әле, — диде.

Имам булырга теләп, югары уку йортларына керүчеләрнең барысы да дин әһеле була дигән сүз түгел, ди хәзрәт.

— Яшьләрне дингә чакырырга кирәк. Кызыксыну уяткач кына, аларны югары уку йортларына җибәрергә була. Укып чыккач та, ул кеше имам була дигән сүз түгел. Уку йортыннан 40 кеше чыкса, үз юнәлеше буенча бишесе генә эшли, — диде Мәснәви хәзрәт Ягудин.

Башкортстаннан Фиркать хәзрәт Шакиров фикеренчә, Ислам динендәгеләрне Башкорстан, Татарстан мөселманнары дип бүләргә ярамый.

— Дин турында сөйләшкәндә, милләтне искә алалар. «Башкортстан, Татарстан мөселманнары бар», — диләр. Дөрес түгел бу. Динебездә милләт дигән әйбер булырга тиеш түгел. Динебез бер бит безнең. Татар, башкорт мөселманнары дип бүләргә кирәкми, ярамый, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 Фиркать хәзрәт әйтүенчә, татар һәм башкорт халкына берләшергә кирәк.

— Динне яхшы алып барсак, диндә милләтчелек булмавын күрсәтсәк, ике республика арасындагы аңлашылмаучанлыклар бетәр. Берләшергә тиешбез. Без — тугандаш халыклар бит, тамырларыбыз, динебез бер, — диде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Үзбәкстан мөселманнары идарәсенең юлда тизлек арттырып һәлак булу үзеңә кул салган кеше булып санала дигән фәтвасына карата үз фикерен әйтте.

— Халыкның вазгыятен белмичә фәтва бирүче надан сыман. Ягъни бер җирдә фәтва бирер өчен, бу урында яшәргә кирәк. Алар бу фәтваны үз җирлекләренә карап биргәндер. Шуңа күрә моңа без бернинди бәя бирә алмыйбыз. Машина йөртү кагыйдәләрен бозып һәлак булуны суицид дип атап булу-булмауны андагы хәзрәтләрдән сорарга кирәк. Үзбәкстанда яшәсәм, мин дә бу фәтваны тыңлаган булыр идем, — диде ул.

Мөфти сүзләренчә, фәтваны көн кадагындагы сорауларга карап чыгарырга кирәк. «Без дә көн үзәгендәге мәсьәләләргә карап, Голәмәләр шурасы белән җыелып, төрле фәтвалар чыгарабыз. Бу — безнең вазифабыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Элегрәк Үзбәкстан мөселманнары идарәсе Шәригать кануннары буенча социаль кагыйдәләр булып саналган һәм мәҗбүри булган юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында фәтва игълан итүен язган идек. Тизлек арттыру сәбәпле һәлак булган машина йөртүче шәригать кануннары буенча, үз-үзенә кул салган кеше булып санала, диелә фәтвада.

Камил хәзрәт Сәмигуллин берничә мөфтият булган төбәкләргә карата үз фикерен белдерде.

— Свердловск өлкәсендә бишме, алтымы мөфтият. Димәк бәрәкәт бар. Әйе, кызганычка каршы, Россиядә өч мәчет берләшеп, аерым мөфтият төзи ала. Аллага шөкер, бездә нәзарәт берәү генә. Бәлки киләчәктә берләшеп эшләрбез. Бүгенге чарага, нинди мөфтият булуына карамастан, безне Бөтендөнья татар конгрессы җыйды, — диде.

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфыйгулла хәзрәт Аширов татар халкын төрле төркемнәргә бүлүчеләрне милләтнең дошманнары дип атады.

— Дөньяда татар булып танылган халыкны бүген бозарга, сындырырга, төрле ыругларга әйләндерергә тырышалар. Имеш без — мишәр, болгар, себер халкы. Әстерханда нугай диләр әле. Без, дөньяга танылган халык, хәзер бүленеп бетәргә тиешме? Моны күреп, күңелем сызлый. Безне бүләргә тырышкан кешеләрне тыңламагыз, алар — милләтебезнең дошманнары, — диде.

Нәфыйгулла хәзрәт сүзләренчә, дин әһелләре милләт сагында булырга тиеш.

— Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне төрле милләт итеп яралттым», — дигән. Алар арасында татарлар да бар. Аллаһы Тәгалә безне башка халыклар белән аралашу, танышу өчен яралткан. Бүгенге көндә һәр мөфти телне, милләтне сакларга тиеш. Без сакламасак, беркем сакламаячак аны, — дип сөйләде ул.

Оренбург өлкәсеннән килгән Төхвәтулла хәзрәт Хәсәнов фикеренчә, бүгенге көндә яшь буында татар теленә карата кызыксыну уяту авырайган.

— Балаларда татар теленә карата ихтыяҗ арттыру, кызыксыну уяту авырайды. Хәзер яшьләр бөтенесе телефонда утыра бит. Бөтен мәгълүматны интернеттан табалар. Русча тиз һәм җиңел өйрәнәләр. Чөнки бөтен дәресләре, тирәлекләре рус телендә. Татар теле бераз калыша, — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Оренбург өлкәсе мәчетләрендә татар теле курслары эшли.

— Өлкә мәчетләрендә 2-7 сыйныф балалары өчен татар теле курслары үткәрелә. Барлык дәресләр татар телендә бара. Гарәп телен дә өйрәтәбез. Атнасына ике тапкыр очрашабыз, — диде.

Төхфәтулла хәзрәт Хәсәнов сүзләренчә, Оренбург өлкәсе татарлары Казанда яшәүче татарлардан аерылмый.

— Оренбургта яшәсәк тә, безнең туганнарыбыз, дусларыбыз Казанда тора. Сезгә килгәндә, без алар белән очрашып торабыз. Бернәрсә дә аерылмый. Оренбург татарлары телләрендә дә кимчелекләр юк, нәкъ Казандагы кебек, — диде.

Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов Татарстан югары уку йортларына РФ субъектларында урнашкан татар авылларындагы мәктәпләрне шефлыкка алырга тәкъдим итте. 

– Бүген барлык дәүләтләр киләчәк буынга тәрбия һәм белем бирүгә игътибар юнәлтә. Без үзебез дә әти-әниләр һәм балаларыбызның киләчәге турында уйлыйбыз. Шуңа бәйле рәвештә, яшьләребезгә белем һәм тәрбия бирүгә бәйле проектларга игътибар юнәлтсәк иде. Татарстандагы югары уку йортларын РФ субъектларында урнашкан иң зур татар авылларындагы (Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Чувашиядәге Шыгырдан, Мордовия Республикасындагы Азюрка, Самара өлкәсендәге Гали, Себердәге татар авыллары һ.б.) мәктәпләрне шефлыкка алырга тәкъдим итәм, — дип белдерде Крганов.

Аның фикеренчә, танылган фән эшлеклеләре балаларга һөнәри һәм культурологик белем бирүдә үзенчәлекле программалар булдыра алыр иде. «Безнең бәхеткә, әлеге авылларда туган тел, ата-бабаларыбыздан килгән традицияләр һәм йолалар сакланган әле», — диде ул.