Казандагы яңа мәчет - Утыз Имәни исемендәге Аллаһ йорты «Кол Шәриф»не уздырырмы?

Казанның Имәнлек һәм Зорге урамнары киселешендә яңа мәчет торгызылып килә. Ул Казанның иң зур мәчете исемен йөртергә дәгъва кыла. Мең кешегә исәпләнгән яңа мәчет күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәни исемен йөртәчәк.

Яңа мәчетнең шәһәр үзәгендә түгел, ә читтәрәк урнашуы бик үзенчәлекле. Шәһәрдәге төзелешләр темпына күз салсак, берничә елдан ул урынның шәһәр чите булуы тарихта гына калыр. Мәчетнең имам-хатыйбы булып «Хәләл» стандартлары буенча комитет рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин билгеләнгән.

«Мәчетне зур булмас дип уйлаган идек»

Ирек хәзрәт авырып китү сәбәпле, аның белән күрешеп сөйләшә алмадым. Аралашуыбыз телефоннан булды.

Мәчет булдыру теләген булачак мәчет янында яшәгән бабайлар белдерде. Алар намазга «Гадел» һәм «Ризван» мәчетләренә йөргәннәр. Ул мәчетләргә кадәр ара якын түгел. Бабайлар: «Мәчеткә йөрергә бик авыр. Бу якларда мәчет төзеп булмасмы икән?» — дигән фикер әйттеләр.

2014 елда Диния нәзарәте мэриягә мөрәҗәгать итте. Мэрия тарафыннан мәчет төзелешенә рөхсәт бирелде. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Бу җирлеккә мәчет проектын карыйк», — диде миңа. Шуннан бабайлар белән җыелдык, мәхәллә оештырдык. 2014 елда мин мәхәлләне теркәдем. Ул вакытта мәчетне зур булмас дип уйлаган идек, Әмәт бистәсендәге мәчет зурлыгындагы мәчет булдырырга ниятләдек.

Бабайлар һәм мөхтәсиб белән фикерләштек, бу районның киләчәктә үсеш мөмкинлекләре зур булуын аңладык һәм зуррак мәчет салырга кирәк дигән фикергә килдек. Казан мэры ярдәме белән проектны башлап җибәрдек. 2018 елның 25 маенда төзелешкә рөхсәт алдык һәм берничә көннән казу эшләрен башладык.

Ул якта яшәгән җәмәгатебез үз өлешләрен кертергә омтылдылар: мәйданны койма белән әйләндереп алдык, кем кирпеч алып килде, кем экскаватор белән җир казыды. Россиянең төрле төбәкләреннән ярдәм килә башлады. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәм күрсәтте.

Мәчет төзелеше белән «Агрэго» дигән оешма шөгыльләнә. Аның җитәкчеләре төрекләр. Башта «ЦСТ» компаниясе генераль подрядчы булган иде, соңыннан аның статусы алмашты.

«Инвесторлар исемнәрен әйтергә рөхсәт итми»

Мәчеткә ислам галиме исемен бирергә булдык. Хәзерге вакытта, Аллаһка шөкер, ике кат, гөмбәз төзелгән, ике манара торгызылган, озакламый эчтәге эшләрне башлыйбыз.

Инвесторлар да бар, тик алар исемнәрен әйтергә рөхсәт итми. «Уң кул сәдака биргәндә, сул кул күрмәскә тиеш», — дигән сүз бар. Алар керткән өлешне Аллаһы Тәгалә белә. Хәзерге вакытта төзелешкә 80 млн сум акча сарыф иттек, тагын якынча 140 млн сум акча кирәк булачак. Төгәл сумманы әйтү авыр, хәзер бәяләр дә үзгәрәчәк.

Ике көн элек кенә 98 яшьлек бабай шалтыратты, мәчет төзелешенә үз өлешен кертергә теләвен әйтте. Каршы килә алмыйм: «Килегез», — дидем. Кешеләр булышырга әзер, тирә-якны җыештыруда катнашырга рөхсәт итәбез, ә төзелеш эшендә белгечләр булырга тиеш. Мәчет территориясендә көндез эшчеләр була, ә төнгә сакчылар кала.

Без 2021 елда мәчетне төзеп бетерергә планлаштырабыз, төгәл ачылу датасын әйтеп булмый. Шунысы да бар: кайбер төзелеш материаллары чит илдән кайтырга тиеш, ә хәзер чикләр ябык.

Бу мәчет Казандагы иң зур мәчет булачак. Аның мәйданы 2480 квадрат метрны тәшкил итә. «Кол Шәриф»кә килгәндә, ул — «Казан Кремле» музей-тыюлыгына караган музей.

Мәчеттә дини тәгълимат бирүче сыйныфлар булачак. Фәкыйрьләргә ярдәм күрсәтү эше дә алып барылачак. Мәчет 1000 кешене сыйдыр алачак.

Хәзерге вакытта башка мәчетләрнең төзелеше дә бара. Урман арты бистәсендә (Залесный), Годовиков урамында «Рәхмәтулла» мәчете төзелә, 12нче хастаханә янында мәчет ташы салына. Җәмигъ мәчете төзелеше турында әлегә бернинди мәгълүмат юк.

«Эчке эшләргә бюджет юк»

Без дә мәчет төзелешен карап кайтырга булдык. Төзелеш мәйданы койма белән тотып алынган, керү өчен махсус капка бар. Капкадан кергәндә тикшерүче дә, нинди максат белән килүебезне сораучы кеше дә булмады. Эшчеләр үз эшләрен бирелеп башкара. Кечкенә будкада «Агрэго» компаниясеннән җаваплы кеше Гёкхан Гювен белән очраштык. Будканың диварларында булачак мәчетнең проектлары эленгән, өстәл тулы сызымнар. Гёкхан Гювен төзелеш эшләре турында сөйләде:

Манараларда соңгы монолит эшләре бара. Җирдән манараның биеклеге 37,5 метр булачак, бүгенге көндә 27нче метрын эшләп бетерәләр. Җылыту, газ системасын кертү өстендә эш алып барабыз, тәрәзәләрне куя башладык. Төзелештә 70кә якын кеше эшли.

Дизайн-проектка бераз үзгәртүләр кертелде. Бәйрәм көннәрендә һәм гади көннәрдә мәчет төрле төсләр белән яктыртылачак. Тышкы эшләрне быел эшләп бетерергә тырышабыз, финанслар җитә. Эчке эшләргә бюджет юк, кайчан булачагы әлегә билгесез. Эчке дизайн проекты юк әле.

Гёкхан Гювен белән мәчетнең эченә кердек. Төп ишектән кергәч, уң һәм сул якка китеп була, алда — төп зал. Уң як тарафта хатын-кызлар өчен керү урыны һәм киенү бүлмәләре, имам бүлмәсе, никах укыту бүлмәсе урнашкан, сул якта — сыйныф бүлмәләре һәм икенче имам бүлмәсе. Ике яктан да икенче катка баскычлар бар. Төп залдагы гөмбәз тирәсендә дүрт багана торгызылган. «Идәннән гөмбәзгә кадәр биеклек - 14 метр», — диде әңгәмәдәшем.

Беренче каттан түбәнге кат бар, анда ашханә, юыну бүлмәләре һәм ифтар залы булачак. Икенче катта хатын-кызлар өчен намаз уку урыны һәм сыйныф бүлмәләре урнашкан. Алардан кала да тагын күп кенә бүлмәләр бар.

«Төзелеш материалларының сыйфатын үзебез карап алабыз. Соңыннан җылыту, газ системаларына хезмәт күрсәтергә кирәк булачак, аларны хәзер үк истә тотарга кирәк. Коммуналь хезмәт өчен ай саен зур сумма түләргә туры килсә, мәчет өчен авыр булачак. Барысын да уйлап эшлибез», - ди Гёкхан Гювен.

Мәчет эчендә төзелеш материаллары күп булганга, ул мең кешене сыйдыра алмас кебек, тик өч катны да йөреп чыкканнан соң барлык мәйданның зур булуын аңладым.

Яңа зур мәчет төзелүгә күңел шатланды, җитмәсә, урман янында, бик күркәм урында урнашкан. «Никахлар үткәрү өчен дә матур урын булачак», — дип уйлап йөрдем.

Бер күренеш күңелне чәнчеп куйды, ул — бер бүлмәдә су эчендә аунап яткан хәрәм эчемлек шешәсе. Бәлки, ул бөтенләй чит кеше белән кертелгәндер, башкасы булса, эшчеләр Аллаһ йортын төзүне аңлап эшләсеннәр иде. Җитәкчеләр дә шуны төзүчеләргә җиткерсен иде.

Төзелеш зонасына урамнан теләсә кем керә ала дип уйладым. Бәлки, бу эчемлекләрне дә урамнан алып кергәннәрдер. Ул ягын да карасыннар иде - төзелеш урынына кереп йөрүнең кеше тормышы өчен куркыныч булуы да бар бит.