«Хаксыз сәдака алучы кыямәттә зур газапка дучар була». Фитыр сәдакасы бирү тәртипләре | intertat.tatar

«Хаксыз сәдака алучы кыямәттә зур газапка дучар була». Фитыр сәдакасы бирү тәртипләре

«Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин фитыр сәдакасы, аны Рамазан аенда бирү сәбәпләрен, ни өчен «фитыр» дип аталуын аңлатты, сәдаканы банк картасын күчерергә яравын, сәдака алучы кешегә зур җаваплылык билгеләнүен искәртте.

«Фитыр» ул «ашау» дигәнне аңлата. Шуңа да фитыр сәдакасы изге Рамазан ае, ураза тоту белән бәйле. Бу турыда «Ярдәм» мәчете имамы Рафис хәзрәт Сәйфуллин тәфсилләп аңлатты.

«Фитыр сәдакасын әле тумаган бала өчен дә бирергә кирәк»

Фитыр сәдакасы ул — Рамазан аенда җибәрелгән кимчелекләребезне пакълаучы, хаталарыбызны төзәтүче сәдака. Бу сәдаканы ярлылардан, мохтаҗлардан кала һәр кеше, хәтта әле тумаган баласы өчен дә бирергә тиеш. (Карындагы балага дүрт ай тулгач, ул җан иясе булып санала башлый.) Фитыр сәдакасын Рамазан аеның беренче көннәреннән үк бирергә рөхсәт ителә, диде Рафис хәзрәт Сәйфуллин.

Хәзрәт сүзләренчә, кеше гает намазына кадәр бу сәдаканы биреп өлгермәсә, ул гади сәдакадан китәчәк икән.

«Фитыр сәдакасының максаты — ач яки ярлы кешеләрне сөендерү. Рамазан аенда уразаны байлар да, фәкыйрьләр дә тота. Бай кешеләр кайвакыт мул ризык ашап, фәкыйрьләрнең хәлләрен оныта башлый, ачлык дигән әйберне истән чыгара. Ә уразада без үзебезне ач итеп сизәбез һәм ач кешенең хәлен яхшырак аңлый башлыйбыз. Ураза ахырында мохтаҗ гаиләне табып, үз кесәбездән чыгым ясап, фитыр сәдакасы түләсәк, без аларга шушы хәлләреннән чыгарга булышырбыз. Рамазан ае мохтаҗларның тормышын баштанаяк үзгәртергә мөмкин. Бу безнең күңелләребезне, тәннәребезне тәрбияли торган бер мәктәп. Ул елга бер тапкыр килә һәм аның гыйлеме безгә калган 11 айга җитәргә тиеш», — диде Рафис хәзрәт Сәйфуллин.

«Һәр кеше сәдаканың күләмен үзе өчен үзе билгели»

Рафис хәзрәт сәдаканың күләме төрле кешеләр өчен төрлечә булуы сәбәбен, күләмне кем билгеләвен һәм ни өчен ул ел саен үзгәреп торуын да әйтте.

«Пәйгамбәреребез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) вакытыннан ук фитыр сәдакасының күләме бер сагъ булган, ягъни үзебезчә әйтсәк, өч литрлы банка күләме. Шул банкага бодай яки арпа салсак, фитыр сәдакасының бер кеше өчен түләнергә тиешле күләм килеп чыга. Байрак, хәллерәк гаиләләр фитыр сәдакасының күләмен йөзем яки өрек җимеше белән исәпли ала. Һәр кеше сәдаканың күләмен үзе өчен үзе билгели.

Бүгенге көндә бодай бирү актуаль түгел, акчалата бирү хәерлерәк. Безнең Голәмәләр шурасы, Диния назәрәте тарафыннан ел саен фитыр сәдакасының күләме билгеләнә. Быел ул 100 сумнан алып 700 сумга кадәр. Ни өчен үзгәреп торуына килсәк, болай аңлатырга мөмкин: коллык темасының актуальлеге беткән кебек, безнең динебездә дә кайбер мәсьәләләр үзгәрә ала. Фитыр сәдакасының күләме заманалар үзгәрү, бәяләр үсү белән бәйле», — диде ул.

Фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә ярамый?

Хәзрәт сүзләренчә, гаилә башлыгы вафат булып, балалары белән ялгыз калган хатын-кыз фитыр сәдакасы бирергә тиеш түгел. «Бу очракта тол калган хатын кеше бирми, ул мохтаҗ рәтенә керә, аңа фитыр сәдакасын алу тиеш. Ә миңа шундый туганыма бирергә рөхсәт ителә. Туганнарга бирергә мөмкин, әмма бала әти-әнисенә, әби-бабасына бирә алмый, чөнки ул аларны сәдакасыз да тәэмин итәргә тиеш», — диде Рафис хәзрәт.

Рафис хәзрәт Сәйфуллин сәдака тиешле җиргә эләкмәсә: мохтаҗ дип белеп ялган хәер сораучыга, эчкечегә бирелсә, мохтаҗ кеше шул акчага аракы алып эчсә дә, сәдака биргән кешегә бу зарар итмәвен дә әйтте.

«Кешедән сәдака китәргә тиеш, ә сәдака алучы кешедә җаваплылык булырга тиеш», — диде ул һәм Пәйгамбәребез (сәлаллаһү галәйһи вәссәләм) хәдисләрен искә алды. «Әгәр сәдака аласың икән, һәм син сәдакага мохтаҗ түгел икән, ул сәдака хаксыз була. Хаксыз сәдака алган кешеләр кыямәт көнендә бик зур газапка дучар булырлар».

«Әгәр сәдака аласың икән, һәм син сәдакага мохтаҗ түгел икән, ул сәдака хаксыз була. Хаксыз сәдака алган кешеләр кыямәт көнендә бик зур газапка дучар булырлар».Рафис Сәйфуллин

Кешенең фатиры бар, машинасы бар. Фатир ипотекада, гаиләдә ике бала һәм хатын-кыз бала карап өйдә утыра — кереме юк, ә гаилә башлыгының хезмәт хакы шушы ипотекага һәм яшәүгә җитә дә бетә генә, ди. Рафис хәзрәт аларның байлар рәтенә керәме һәм фитыр сәдакасын күпме түләргә тиеш икәнлеген дә әйтте.

«Әлеге гаилә фитыр сәдакасына үзләре мохтаҗ бу очракта. Алар фитыр сәдакасы түләми. Әгәр мондый гаиләләргә сәдака түләү авыр икән, алар фитыр сәдакасын бирмәсә дә була. Әмма гаиләнең бераз булса да кереме бар һәм алар ел буена бу сумманы җыя алалар икән, фитыр сәдакасы бирсәләр, Аллаһ Тәгалә аларның бу изге гамәлләрен күреп, аларга җиңеллек китерер, хәлләрен тагын да яхшыртыр, иншаллаһ», — диде ул.

«Фитыр сәдакасын банк картасына күчерергә, телефонга салырга ярый»

Рафис хәзрәт Сәйфуллин фитыр сәдакасын банк картасына күчерергә, телефонга салырга яравын әйтте. «Заманалар үзгәреп тора, хәзер күбесенчә акчаларыбыз картада. Фитыр сәдакасын кешенең картасына күчерергә мөмкин, телефонга салсагыз була. Алай да кабул булыр. Сәдаканың ике ягы бар: беренчедән, ул биргән кешедән китергә тиеш, икенчедән, алган кешегә файда китерергә тиеш. Кешенең картасына күчерүнең зыяны юк», — ди хәзрәт.

Сәдака бирмәүчеләр дә, фитыр сәдакасы турында белмәүчеләр, динне санламаучылар фитыр сәдакасын бирми калган очракта, җәза каралганмы икәнен дә хәзрәт аңлатты.

«Фитыр сәдакасы ул сөннәт гамәле. Әгәр аны бирмәсәң, Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәмәгән буласың. Сөннәт гамәлен үтәмәгән кешегә гөнаһ язылмый, әмма эшләгән изге гамәлләре тупланып бетми. Сөннәтне үтәгән кеше өчен бу зур савап — шуны истән чыгармаска кирәк» — дип киңәш итте Рафис хәзрәт Сәйфуллин.

Быел Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Фитыр турында сораулар һәм Рафис хәзрәтнең җаваплары:

Әйтик, 20 мең хезмәт хакы алган кеше күпме күләмдә фитыр сәдакасы түләргә тиеш? 30 мең алганы күпме түли?

Бу сорауга төгәл генә җавап юк, чөнки кеше үз хәленә карап фитыр сәдакасының күләмен үзе билгели. 20 мең хезмәт хакы алып та, үзен мохтаҗ дип саный икән, ул вакытта 100 сум күләмендә түли, әгәр үзен бай итеп хис итсә, димәк, аңа күбрәк күләмдә түләргә кирәк. Сәдака ул кешене фәкыйрьләндерми, киресенчә, безнең малларыбызны арттыра, бәрәкәт өсти.

Ә 35 мең күләмендә пенсиясе булган сугыш ветераны фитыр сәдакасын күпме бирергә тиеш?

Мондый очракта сугыш ветераны 300 сумнан алып 700 сумга кадәр фитыр сәдакасы түләргә мөмкин. Кем күпме бирергә тиеш дигән сорауга гомуми җавап болайрак булыр: җәннәттә кеше нинди дәрәҗәдә булырга тели, шул күләмдә фитыр сәдакасы түли. Ягъни мөмкинчелеге була торып та, фитыр сәдакасын әз китерә икән, димәк ул җәннәткә ашкынмый. Әгәр кеше мөмкинчелеге әз булса да, зур дәрәҗәдә сәдака бирсә, башкаларга үз малын сарыф итә икән, димәк ул кешенең җәннәткә омтылышы бик зур.

Фитыр сәдакасының башка сәдакалардан аермасы нидән гыйбарәт?

Фитыр сәдакасының башка сәдакалардан аермасы аның максатында. Фитыр сәдакасы Изге Рамазан аенда гына бирелә һәм аның максаты – җибәргән кимчелекләребезне пакълау, хаталарыбызны төзәтү, гөнаһларыбызны кичерү өчен. Башка сәдакалар андый максат белән бирелми.

Бу төр сәдака акчалата гына биреләме, әллә ризыклата яки башка төр әйбер белән бирелә аламы?

Фитыр сәдакасы акчалата гына бирелергә тиеш дигән сүз юк. Пәйгамбәребез с.г.в. вакытыннан фитыр сәдакасы бодай һәм арпа белән, хәтта эремчек белән дә бирелгән. Ә инде бүгенге көндә сибелүчән, таралучан, бөртекле ризыклардан дөге, карабодай яки башка ярмалар белән бирергә мөмкин. Бүгенге көндә безнең мәчетләргә токмач, дөге, он китерүчеләр дә бар. Әгәр шушы ризыкларны фитыр сәдакасы дип ниятлиләр икән, теләсәләр шушы ризыклар белән дә, акчалата да бирә алалар. Ризыкның күләме бер кешегә якынча 3 литр банка күләмендә булырга тиеш.

Димәк, фермерның сарык ите яки бәрәңге белән фитыр сәдакасы бирүе дөрес булмый?

Бәрәңге яки сарык ите белән фермер фитыр сәдакасы бирә алмый. Ул башка төр сәдака булып санала. Бәрәңге ул яшелчә, ә безгә фитыр сәдакасын ярмалар белән бирергә кирәк.

Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелә?

Фитыр сәдакасы мохтаҗ булган мөселманнарга бирелә. Якын туганнарга – әти-әни, әби-бабайларга бирү дөрес булмый, чөнки без аларны болай да карарга, тәэмин итәргә тиешбез.

Тол хатыннар, студентлар бу төр сәдаканы бирергә тиешме, әллә бирмәсләр дә буламы?

Әгәр Аллаһ Тәгалә тарафыннан савап алырга тели икән, ул вакытта студентлар да, тол хатыннар да фитыр сәдакасы түләргә тиеш. Бу очракта сәдаканың күләме минималь – 100 сум булырга мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в. вакытында хәтта коллар да әлеге сәдаканы түләгән. Аларның маллары булмаса да, алар исеменнән хуҗалары түләгән.