Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәзрәт зина турында: кыз авырга узгач укыткан никах дөрес буламы?

Зинаның нинди төрләре бар? Зина кылгач тәүбә китерүнең тәртипләре нинди? Исламда зина белән бәйле барлык сорауларга Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин җавап бирде.

news_top_970_100
Хәзрәт зина турында: кыз авырга узгач укыткан никах дөрес буламы?
автор фотосы

«Авырлы кыз башка иргә кияүгә чыкса, баласы туганчы якынлык кылырга хакы юк»

  •    Зина кылу — ир-ат белән хатын-кызның никах укытмаган килеш җенси мөнәсәбәтләргә керүе. 

Әссәләмүгаләйкем, Илдар хәзрәт. Бүгенге көнкүрешебездә кыз авырга узгач никах укытучылар күп. Андый никах дөрес буламы? Бу никахта туган бала зинадан туган булып саналамы?

Кыз авырга узгач укыткан никах дөрес була. Ләкин никах укытыр алдыннан зина кылган егеткә дә, кызга да, бу гамәлләре өчен кичерүне сорап, тәүбә кыларга кирәк.

Бу урында никах укытканнан соң аларга җенси тормыш белән яшәргә ярыймы дигән сорау да килеп басар. Әгәр дә бу кызның ире шушы алдан зина кылган егете булса, никахтан соң җенси мөнәсәбәтләргә керү рөхсәт ителә. Әмма хатын-кыз авырлы килеш башка ир-атка да тормышка чыгарга мөмкин бит әле. Бу очракта хатын-кызның баласы туганнан соң гына ире белән якынлык кыларга хакы бар.

Ә бала, никах укытылгач туса да, зинадан туган бала булып санала. 

Зинадан туган кешенең нинди гаебе бар? Никахсыз килеш яралган бала киләчәктә нинди газапларга дучар була? Аны төзәтү өчен нишләргә?

Бу сорауны Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең хәләл җефете Гайшәгә дә бирделәр. Зинадан туган баланың гөнаһлары турында сорагач, ул: «Зинадан туган бала ата-анасының кылган гөнаһлары өчен җаваплы түгел», — дип әйтте. «Әнгам» сүрәсенең 164 аятендә дә: «Бер кеше дә икенче кешенең гөнаһы өчен җаваплы түгел», — дип атап әйтелә. Димәк, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә каршында әлеге баланың гаебе юк. Бала андый никахтан туса да, соңыннан изгелекләр кылып, дөрес итеп яшәсә, ул бернинди газапларга да дучар булмаячак. Әгәр дә инде ата-анасының гамәлләрен кабатласа, Аллаһы Тәгаләнең ачуына дучар булыр. Ләкин зина баласы булган өчен генә Аллаһы Тәгалә каршында аның дәрәҗәсе кимемәс.

«Фәкыйрьлектән, баланы ашата алмабыз» дип куркып, аборт ясату яки ясатмау турында сорауны ничек хәл итәргә? 

Бу мәсьәлә пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам вакытында да бар иде. Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр кайбер гарәпләрнең дә, ачлыктан куркып, балаларын төшертүләре билгеле.

«Әнгам» сүрәсенең 151 аятендә Аллаһы Тәгаләбез: «Ач булудан яки үстерү мәшәкатеннән куркып балаларыгызны үтермәгез, чөнки аларны да, сезне дә без ризыкландырабыз», — дип әйтә. Безгә, бөтен кешелеккә ризык бирүче бер Аллаһы Тәгалә. Кешенең баласын туендыра алмам дип борчылып абортлар ясатуы зур гөнаһ булып санала, бу тыела. Чөнки кеше үзенең дә ризыгын тэмин итә алмый, аны бирүче Аллаһы Тәгалә. Без үзебез дә иртәгә нәрсә булачагын белмибез. Шуңа күрә туйдыра алмауны сәбәп итеп баланы төшертү зур хәрам булып санала.

Шушы ук аятьтә Аллаһы Тәгалә тыелган әйберләрне зекер итте. Алар арасында кеше үтерү бар. Ә кеше үтерүгә ана карынында булган сабыйны үтерү дә керә. Моның гөнаһы бик зур. Бу турыда Аллаһы Тәгаләбез «Ниса» сүрәсенең 93 аятендә: «Кем дә кем белә торып мөэминне үтерсә, аның җәзасы мәңгелек җәһәннәм, Аллаһы Тәгалә аңа ачуланды, ләгънәт кылды һәм зур газап әзерләде», — дип әйтә.

Бала үз ризыгы белән туа дигән сүз дә шуннан чыккандыр. 

 Һәрбер туган баланың тәкъдире, ашаячак ризыгы, бу фани дөньяда бәхетле яки бәхетсез булачагы Аллаһы Тәгаләбез тарафыннан алдан язып куелган була. Кеше, үзенең билгеләнгән ризыгын ашап бетермичә, мәңгелек тормышка күчмәс.

Җенси якынлык кылу өчен генә вакытлыча никах укытып торган парлар турында ишеткән бар.

Кыз да, егет тә никахның вакытлыча икәнлеген белгән очракта никах дөрес булып саналмый. Гали исемле сәхабә исеменнән мондый сүзләр риваять ителә. Ул әйтте: «Рәсүлебез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәссәллам вакытлыча никахтан тыйды», — диде. Кешеләр моның хөкемен белә торып та шулай эшләсәләр, дин буенча зина кылучы булып саналалар. 

Гаилә никахтан башлана һәм ул иң изге гамәлләрнең берсе булып тора. Никахның максаты — гаилә төзеп, мәңгелек тормышка күчкәнче бергә булу, матур итеп балалар үстерү, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләү. Шуңа күрә ир-ат белән хатын-кызның җенси ихтыяҗларын кәнәгатьләндерү өчен генә укытылган никахы дөрес булып саналмый, ул кабул булмый.

Белгән килеш андый никахны укыту тыела.

«Зина кылган карт кешедән Кыямәт көнендә күбрәк соралыр»

Зинаның нинди төрләре бар? 

Зина төрләре турында Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнән хәдис риваять ителә. Пәйгамбәребез зинаның берничә төрен аерып күрсәтә. Шуларның беренчесе — күз зинасы. Кешене зина кылуга иң беренче чиратта карашын чит хатыннардан сакламау этәрә. «Әйт ышанучы хатыннарга, алар үзләренең кайбер карашларын төшерсеннән һәм гаурәт әгъзаларын сакласыннар, күренгәннән кала (йөз һәм кул чугы) башка матурлыкларын күрсәтмәсеннәр», — диелә «Нур» сүрәсендә.  

Икенчесе — тел зинасы. Зинаның бу төренә флиртны кертергә мөмкин. Мәсәлән, ир-ат рөхсәт ителмәгән хатын-кызга яки хатын-кыз ир-атка рөхсәт ителмәгән сүзләр сөйли. 

Шулай ук пәйгамбәребез калеб яки йөрәк зинасын аерып күрсәтә. Бу инде ярамаган уй-фикерләрең белән зина кылу. Мәсәлән, ир-ат хәләл җефете була торып башка хатын-кызны уйлап, аны күз алдына китереп ятса, бу калеб зинасы була. 

Башка хәдисләрдә шулай ук кул зинасы (рөхсәт ителмәгән кешегә кагылу), аяк зинасы (ярамаган кеше янына бару) да китерелә. 

«Адәм баласына зинаның бер өлеше язылган, ул аңа барыбер ирешәчәк. Күзләрнең зинасы — караш, телнең зинасы — сөйләм, колакларның зинасы — тыңлау, кулларның зинасы — тоту, аякларның зинасы — адымнар. Күңел тели һәм сорый, ә җенси әгъзасы моны раслый яки кире кага», — дип языла «Мөслим» китабында. 

Бу алда әйтеп үткән әйберләр кече зина, яки зур зина кылырга этәрүче сәбәпләр дип әйтсәк була. 

«Зинага якын да килмәгез» дигән сүзләрне ничек аңларга? 

Аллаһы Тәгалә «Әл-Исра» сүрәсенең 32 аятендә: «Зинага якын да килмәгез, дөреслектә ул пычрак, яман һәм бик кабахәт эш», — дип әйтә. Яки Аллаһы Тәгаләбез кешеләргә «зина кылмагыз» гына дими, «аңа якын да килмәгез», — дип яза. Ислам галимнәре фикеренчә, бу сүзләр «зина кылмагыз» дип әйтүгә караганда күпкә көчлерәк яңгырый, аның нинди зур гөнаһ икәнлеген әйтеп бирә. Аллаһы Тәгалә кешеләрне зинага якынайтучы юллардан, сәбәпләрдән ерак торырга өнди. Мәсәлән, ир белән хатын-кызның икесе генә калу яисә үзара сөйләшеп йөрүләре үк зинага этәргеч булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә шулардан ерак торырга чакыра, «якын да килмәгез» дип, аның ни дәрәҗәдә пычрак эш икәнлеген күрсәтә.

«Йөз хатын белән зина кылуга караганда, күрше хатыны белән зина кылу куркынычрак» дигән гыйбарә ни турында? 

Бу турыда бер Ислам галимен язып калдырган. Бу урында «күрше хатыны белән зина кылу» дигән сүзне ире булган хатын-кыз белән зина кылу дип аңлау дөресрәк булыр. Галим кияүдәге хатын-кыз белән зина кылу кияүдә булмаган хатын-кыз белән зина кылуга караганда күпкә начаррак дигәнне әйтергә теләгән. Ни өчен? Чөнки ир кеше монда бер генә гөнаһ кылмый. Ул, беренчедән, хатын-кызны аздыра. Икенчедән, аның иренең хакына керә. Әгәр бу хатын-кыз зина кылганнан соң балага узса, аны кем исеменә теркиләр? Әлбәттә, рәсми яши торган ире исеменә. Шуның өстенә монда әле баланың да хакы бозыла дигән сүз.

 «Мөслим» җыентыгында пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең бер хәдисе риваять ителә. «Күршесе аның усаллыгыннан имин булмаган кеше җәннәткә кермәс», — ди ул анда. Иманлы кеше булу өчен күрше хакын белү һәм үтәү шарт. Ә инде күршесенең хатыны белән хыянәт итү бернинди кысаларга да сыймый. Ир-ат үзе зина кылудан тыш, әле күрше хакына да хыянәт итә дигән сүз.

Карт кешенең зина кылуы куркынычрак дигән сүзләр нәрсә аңлата? 

Моның турында пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам: «Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә өч кеше белән сөйләшмәс, аларга миһербанлы карашы белән карамас, гөнаһларыннан арындырмас. Болар: тәкәбберләнеп йөргән ярлылар, еш ялган сөйләгән түрәләр, өйләнгән һәм карт зиначылар», — диде.

Ни өчен дигән сорау килеп туар. Чөнки бу атап үтелгән кешеләрнең гөнаһ кылуга ихтыяҗлары юк иде. Карт кешенең зина кылуына тукталыйк. Өлкән яшьтәге кешенең шәһвәте яшь кешенекенә караганда күпкә зәгыйфьрәк була. Яшь кешене исә дәрте ташып тору, каны кайнау да зина юлына этәрә ала. Ул моның гөнаһ икәнлеге турында иң ахыргы минутта гына уйларга мөмкин. Ә карт кеше инде үзе яшь буынга киңәшләр бирерлек итеп акыл утырткан, төпле фикерле булырга тиеш. Ниндидер гөнаһлы адымга барганчы җиде кат уйларга тиеш. Шуңа да Кыямәт көнендә зина кылган өчен карт кешедән күбрәк соралыр.

«Ата-анасы дөрес тәрбия бирмәсә, баласының зина кылуы алар өстенә дә гөнаһ булыр»

Зина кылган егет белән кызның гөнаһы ата-анасына да төшәме? 

Монда шулай ук бер кеше икенче кешенең гөнаһы өчен җаваплы түгел дип әйтеп булыр иде. Ләкин ата-ана һәм баланы тәрбияләү мәсьәләләре буенча Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең бер хәдисе бар. Ул «Әл-Бохари» җыентыгында китерелә. «Сезнең һәрберегез көтүче һәм һәрберегез үз көтүе өчен җаваплы», — диде ул. Ягъни ата-анасы баласына дөрес тәрбия бирмәгән булса, аны әдәпле, әхлаклы итеп үстермәсә, нәсел дәвамчысының зина кылуы алар өстенә дә гөнаһ булыр. «Балаларга кадер-хөрмәт күрсәтегез һәм асыл тәрбия бирегез», — диде Рәсүлебез.  

Кайбер ата-ана кызның яки егетнең сайлаган пары белән никахсыз очрашып йөрүенә риза була. Үзләре үк улларына: «Җитешерсең әле, 25 яшең тулгач кына өйләнерсең», ә кызларына: «Кая ашыгасың, бөтен тормышың алда, нигә шулай кияүгә чыгарга ашыгасың?» дип әйтә киләләр, балаларының никахсыз очрашып йөрүләренә, зина кылуларына үзләре үк юл ачалар. 

Әгәр баласы ата-анасы затлы әдәп һәм тәрбия биреп тә хаталана икән, моның өчен ата-анасына гөнаһ язылмас. Ата-ана баласын тәрбияләүдә һич кимчелек күрсәтергә тиеш түгел. Кире очракта баласының ялгыш адымы өчен гөнаһ алар өстенә дә ятар. «Әй, кешеләр, үзегезне һәм гаиләләрегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, — дип әйтте «Тәхрим» сүрәсендә Аллаһы Тәгаләбез. Ул безне үзенең газапларыннан үзе кисәтте, якыннарыбызны да сакларга чакырды. Ә бу саклануның иң гади юлы — динне өйрәнү. Үзегез дә өйрәнегез, гаиләләрегез — балаларыгызны да дингә өйрәтүгә зур әһәмият бирегез. Дини тәрбия биреп, якыннарыгызны Аллаһы Тәгаләнең ачуыннан һәм газабыннан коткарырсыз.

«Зина ул — әҗәт. Әгәр шул әҗәтне өстеңә алсаң, үз гаилә әһелең белән түлисең була», — дигән сүзгә аңлатма бирсәгезче. 

Әлеге сүзләрне бер Ислам галиме үзенең шигырендә китерә. Бу гыйбарә әгәр кеше зина кыла икән, көннәрдән бер көнне ул шушы зинаның «әҗәтен» түләячәк, яки шушы зиначының да хатыны яки балалары зина юлына басар, гомере бәхетсез булыр дип аңлатыла. Аның гөнаһы нәселенә төшәргә мөмкин дип тә аңларга була. Зина кылган кеше, әлбәттә, балаларын тәрбияләүгә дә хилафлык китерә. Бу кеше үзенең дәвамчыларына начар үрнәк күрсәтә.

«Зинаны раслау өчен 4 кеше аңа шаһит булырга тиеш»

Зинаны ничек дәлилләргә? Аны дәлилләү өчен ничә кеше күрергә тиеш? Ире хатынын яки хатыны ирен зина өстендә тотты ди. Алар моны үзләре генә дәлилли аламы?

Хәнәфи мәзхабе буенча «Кудури» китабында: «Зинаны раслау өчен 4 кеше аңа шаһит булырга тиеш», — дип язылган. Яки дүрт кеше зинаны башкалардан ишетеп кенә түгел, үз күзләре белән күрергә тиеш. Алар шаһитлек биргән очракта, бу зина булып санала. Ләкин шәригатебездә алай кешеләр килеп зинаны раслаганы турында зекер ителми. Дин китапларында андый очраклар турында язылмый. Гадәттә, зина кылганнан соң кешеләр үзләре тәүбәгә килеп, пәйгамбәребезгә сөйли торган булган.

Әгәр ире хатынын хыянәттә гаепли икән, бу очракта дәлилләүнең үз тәртибе бар. Ул дини китапларда лиган дип атала.

  • Лиган — ир яки хатын-кызның тормыш иптәшен зина кылуда гаепләп, бу хакта ант иткәннән соң аерылышулары.

Диндә бөтен талак, зина мәсьәләләрен казыйлар чишә. Ир кеше хатынының зина кылуы турында казыйга барып сөйли. Шул рәвешле хатын-кыз да иреннән аеруны сорап казыйга мөрәҗәгать итә ала.

Ләкин хатын-кыз шуны белергә тиеш: ул ире зина кыла дип уйларга мөмкин. Ә чынлыкта көндәш хатын-кыз иренең икенче никахлы хатыны булып чыгуы бар. Шуңа күрә бу мәсьәләләрне казый җентекләп тикшерергә тиеш. Ир-атка икенче хатын алу өчен беренче хатынының рөхсәт бирүе зур шарт булып тормый. Әмма бу матур күренеш түгел, андый никахлар бәрәкәтле булмый. Беренче хатынына хөрмәт йөзеннән, аннан менә мондый аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен ир-атка хатынына яңадан өйләнәчәген хәбәр итсә, яхшырак. 

Бүгенге заманда видео дәлилләр турында сорау туарга мөмкин. Диндә видеога төшереп зинаны дәлилләү кабул ителми. Чөнки видеоны үз файдаңа үзгәртеп була.

 Зина кыла дип нахак балә ягучыга нинди җәза бирелә? 

Дәлиле булмаган килеш кешене зинада гаепләп йөрүче дә җәзага тартыла. Дин буенча мондый гайбәт таратучыга 80 камчы каралган. Бу «Кудури» китабында китерелә. Мөселман илләрендә казый мондый нахак сөйләп йөрүчеләргә әнә шундый җәза бирергә мөмкин. Ләкин безнең җәмгыятьтә мондый ысуллар кулланылмый инде. Әгәр кеше икенче берәүне сәбәпсез гаепләп йөрсә, андый кеше Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршында каты газапка ия булыр диелә.

«Кеше чын күңелдән тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аның зина гөнаһын ярлыкар»

Зина кылган кеше ничек тәүбә китерә? Ул кичереләме? 

«Әл-Фуркан» сүрәсенең 70 аятендә Аллаһы Тәгаләбез зур гөнаһ кылганнарны зикер иткәннән соң һәм аларны җәһәннәмдә нәрсә көткәннәрен бәян иткәннән соң: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман китерсә һәм алга таба изге гамәлләр кылса, андый кешеләрнең начарлыгын яхшылыкка алыштырырбыз», — диде. Аллаһы Тәгалә аларны ярлыкады һәм мәрхәмәтле булды. Димәк, кеше гөнаһын танып, дөрес итеп тәүбә итсә, Аллаһы Тәгалә аның зина гөнаһын да ярлыкар. 

Тәүбә китерүнең тәртибен тәфсилләп аңлатсагыз иде: нинди сүзләр әйтергә, нинди догалар укырга? Тәүбә намазын ничә рәкагать, нинди сүрәләр белән укыйлар?

Тәүбә итү өчен кеше иң беренче итеп бу начар гамәлне кылуыннан туктарга тиеш. Икенчедән, эшләгән эшләренә чын күңеленнән үкенергә тиеш. Өченчедән, бу эшне башка эшләмәячәкмен дип үз-үзенә һәм Аллаһ Тәгалә каршында сүз бирергә тиеш.

Була шундый кешеләр — гөнаһ кыла да, кешеләр алдында шуның белән горурланып, мактанып сөйләп йөри. Ә үзе мин хәзер тәүбә иттем инде, ди. Тәүбә — эшләнгән гөнаһың өчен ихластан үкенеп, аны бүтән кылмаска ниятләп катгый карар кылу ул. Чын күңелдән тәүбә иткән кешене «Әл-Фуркан» сүрәсендә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә гафу итәр. 

Тәүбә намазы — эшләнгән гөнаһлар өчен үкенеп, тәүбә итәр өчен укыла торган ике рәкәгать нәфел намазы. Кеше яхшы итеп тәһәрәт алып, шушы намазны укый һәм Раббысына түбәнчелек күрсәтеп үзенең барлык гөнаһларын кичерү сорый. Аллаһы Тәгаләбез безгә карата мәрхәмәтле, шуңа күрә тәүбәне кайсы телдә итсәң дә кабул ителә. Әмма кеше ихластан Раббыбыздан гафу сорарга тиеш. Аллаһы Тәгалә безнең күңелебездә булганнарны белеп, сизеп тора, бер генә уеңны да аннан яшереп калып булмый. 

Тәүбә итүнең махсус догасы да бар. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам бер хәдисендә тәүбә итү догасының догаларның хуҗасы икәнлеген әйтте. Анда:

«Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт» яки «Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми», — дип әйтелә.

 Намаз укыганнан соң шушы доганы ятлап, яки карап укыса дөрес булыр, иншәАллаһ. 

Зиначылар тәүбә итмәгән очракта аларны үлгәч нинди җәза көтә? 

«Әл- Бохари» җыентыгында шундый хәдис бар. Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәлламнең төшендә ике фәрештә килә. Алар аны үзләре белән җәһәннәмдәге кешеләрнең ничек газапланганнарын күрсәтергә алып баралар. «Без анда күрдек бер казан. Аның авызы тар иде. Ә эченнән кешеләрнең бик каты, куркыта торган тавышлар белән кычкырганнары ишетелде. Шул казан эчендә ирләр һәм хатыннар, ә астында җәһәннәм уты яна иде. Әлеге кешеләр шул утта газапландылар. Кабат Аллаһы Тәгаләбез аларны терелтә һәм алар киредән шушы ук газапны күрәләр иде», — дип сөйләде Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам.

Ул фәрештәләрдән: «Болар кемнәр?» — дип сорады. «Бу — зина кылучылар. Алар шушы газапны үлгәннән соң Кыямәт көненә кадәр күрерләр», — дип җавап бирделәр алар. 

Шулай ук башка хәдистә мөмкинлекләре була торып та зина кылмыйча калган кешеләр мактала. «Кыямәт көнендә бик каты эссе булыр. Кешеләр, кайсы авызына, кайсы колагына кадәр, үз тирләренә батар. Бер урында да күләгә булмас. Әмма җиде төркем кешеләрне Аллаһы Тәгалә үз күләгәсе белән каплар. Әлеге төркемнәрнең берсе зина кылмыйча калган ир-атлар һәм хатын-кызлар булыр», — дип әйтелә анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100