Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рекорд булмаган? - Берьюлы ун бала тапкан хатынның сабыйларын югалтканнар

Көньяк Африка Республикасында 37 яшьлек хатын бала табу буенча рекорд куйган иде.

news_top_970_100
Рекорд булмаган? - Берьюлы ун бала тапкан хатынның сабыйларын югалтканнар
https://pixabay.com

Көньяк Африка Республикасында яшәүче 37 яшьлек Госиаме Тамару Ситхоле исемле хатын берьюлы ун бала тудырып, рекорд куйган иде. Хәзер хатынны психиатрия хастаханәсенә салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хатын ирен гаепли. Имеш, ире рекорд аркасында баемакчы була. Хатын шуңа күрә балаларын яшерүен әйтә. Аннары аны хокук саклаучылар тоткарлый һәм псхиатрларга озата.

Информация һәм коммуникацияләр буенча хөкүмәт департаменты директоры Фумла Уильямс сүзләренчә, хакимият вәкилләре бер ана ун бала тудырган очракны рәсми рәвештә теркәмәгән. Сабыйларны хастаханәләрдә дә тапмаганнар.

Шулай да бу хатын бала тудыру тарихын уйлап тапкан, ул акылдан язган дигән сүзне дә кире кагалар. Детектив журналистлар эзләп тапкан белешмә буенча, хатын чыннан да ун бала тудырган. Ул дәүләт хастаханәсендә яткан. Биш бала табигый юл белән туган, бишесен тудыру өчен кесарев кисеме ясаганнар. Шәфкать туташлары балаларны интенсив терапия бүлегенә җибәрдек дигән һәм ана шуннан соң балаларын күрмәгән.

Бер-ике көннән ул балаларны карарга тели, тик аны сак астына алу һәм психиатрия хастаханәсенә җибәрү белән яныйлар.

Хәзерге вакытта бу вакыйгада билгесез урыннар күп. Рәсми затлар, берничә хастаханә җитәкчелеге балаларның эзен таба алмавын әйтә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100