Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәлимәне узды»: 37 яшьлек хатын берьюлы ун бала тудырып, дөнья рекорды куйды

Госиаме Тамара Ситохле исемле хатын җиде малай һәм өч кыз таба.

news_top_970_100
«Хәлимәне узды»: 37 яшьлек хатын берьюлы ун бала тудырып, дөнья рекорды куйды
https://pixabay.com

Көньяк Африка Республикасының Гаутенг провинциясендә яшәүче 37 яшьлек хатын берьюлы ун бала тудырган. Башта ул сигез генә бала табам дип уйлаган. Бу турыда Аfricanews басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Әле быел май башында гына алдагы рекордны Малида яшәүче Хәлимә исемле хатын куйган иде. Ул берьюлы тугыз бала тапты. «Әй, Хәлимә, Хәлимә…» 25 яшьлек Хәлимә берьюлы тугыз бала — 5 кыз һәм 4 малай тапкан, дип язган идек.

Шулай итеп Госиаме Тамара Ситохле исемле хатын яңа дөнья рекорды куя — ул җиде малай һәм өч кыз таба.

Әни кеше сүзләренчә, башта ул йөкле булуына шакката, йөклелеген дә авыр кичерә. Аннары бер бала түгел, сигез бала көтүен белгәч, бу хатын сабыйларын сәламәт итеп тудырырга хыяллана. Ә табиблар ялгыша — хатын берьюлы ун бала тудыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100