Рекламага акча түкмичә генә танылып буламы? Айсылу Хафизова фикерләре
Татар халкы гомер-гомергә сәүдә белән шөгыльләнгән, моңа аның үзенчәлекле менталитеты сәбәпчедер. Татар халкы аңында товарыңны яки хезмәтеңне тәкъдим итүнең үз законнары формалашкан. Татарларны матур сүз белән генә алдый алмассың. Безнең җирлектә ачыктан-ачык реклама түгел, ә кемнеңнер тәкъдимнамәсе яки яшерен реклама яхшырак эшли, дип саный танылган журналист, сценарист Айсылу Хафизова.
Айсылу Хафизова Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан уздырылган “Иртәнге бизнес-чәй” форматындагы очрашуда катнашып, мөселман эшмәкәр хатын-кызларына “Рекламага акчаң булмаса, журналистлар белән ничек дуслашырга” темасына фикерләрен җиткерде.
Айсылу Хафизовадан татар эшмәкәрләренә 19 киңәш
Татарстанда кулланучы, рекламадан бигрәк, тәкъдимнамәләргә һәм данлы исемгә игътибар итә. Ә яхшы данны матбугат тәэмин итә ала.
Журналист – йөри торган реклама. Әйтик, телевидениедә күренә торган журналист сезнең бренд белән чыгыш ясаса - бу сезнең файдага. Мәсәлән, сез саткан киемне журналист киеп чыкса, телевизор караучылар аның киеменә кызыгырга мөмкин.
Телевидение – кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр өчен көчле корал, әмма озын гомерле ярдәмче түгел. Телевидениедән күрсәтелгән мәгълүмат тиз онытыла. Шуңа да, онытылмас өчен, телевидениедән ешрак күренеп торырга кирәк.
Матбугат чараларының игътибарың үзеңә җәлеп итәр өчен “мәгълүмати сәбәп” булырга тиеш.
Сезнең турында язган журналист сезнең хезмәтегезне тоярга, товарыгызны күрергә тиеш.
Үз-үзеңне тәкъдим итә бел! Ягъни, исең дә, төсең дә тәртиптә булсын! Чөнки кеше мәгълүматны бөтен тою органнары аша кабул итә. Бизнес-вумен дресс-кодны белергә, натураль тукымадан тегелгән кием кияргә тиеш. Аннан “кыздырган суган яки эремчек исе килмәсен”.
Кешенең тавышы матур яңгырарга тиеш. Куелган бәрхет тавыш белән ачык итеп әйтелгән сүз зур роль уйный. Матур тавыш булдыру өчен теләсә кайсы артистка мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар зур булмаган хакка тавышыңны рәтләү тәртибен күрсәтә ала, чөнки артистларны моңа укыталар.
Журналист белән сөйләшкәндә, тиешлесен генә сөйләгез. Артыгын сөйләсәгез, сез журналистка артык эш ясыйсыз, аның, ул әңгәмәдән кирәклесен аерып, вакыты уза.
Журналист тотып ала һәм ассызыклап күрсәтә алган фикерләрегез булса – бик яхшы.
Сөйләгәндә җөмләне төгәлләп сөйләгез. Сөйләшкәндә бар да аңлашыла кебек, ә менә диктофонга яздырылган аудионы текстка әйләндергәндә, җөмләләрнең зәгыйфь булуы күренә.
Үзегез турында әзер мәгълүмат булса - журналистка бирегез: ул шуны файдалансын.
Җәмәгатьчелек алдында сүз әйткәндә ялгышлык җибәргәнсез икән, шуңа әйләнеп кайтып, кат-кат аңлатулар кайчагында кире эффект бирә, бу вакыйганы белми калганнарның игътибарын җәлеп итә. Шуңа, урынына карап, бу теманы “онытырга” тырышыгыз яисә шаяртуга борыгыз.
Эшчәнлегегездә социаль проектлар бар икән – министрлыкларның матбугат үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Алар сезнең мәгълүматны журналистларга таратырга ярдәм итәчәк.
Төрле чараларга үтеп кереп, танылган шәхескә үз товарыңны бүләк итергә мөмкин. Моны журналистлар тиз күреп алачак.
Танылган шәхесләр катнашында чаралар уздырасыз икән, йолдызларның тормышын яктырту буенча махсуслашкан журналистларны чакыра аласыз – киләчәкләр.
Журналистлар белән дуслашыгыз. Бөтен кешеләргә хас булган сыйфатлар аларга да хас.
Хәзер визиткалар “эшләми”. Визитка тарату алымын кулланасыз икән, фото белән эшләтегез, алай сезне онытмауларына өмет бар.
Клиентка товарыңны яки хезмәтеңне көчләп тагарга ярамый. Аңа чынлыкта ни кирәклеген ачыклап, үзенә хәл итү мөмкинлеге калдырырга кирәк. Ул сезне үзе “ауласын”. Сез моңа лаек!