Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Реанимациядәге могҗиза: эт талаганнан соң комада яткан малай әтисенең кулын кыскан

news_top_970_100
Реанимациядәге могҗиза: эт талаганнан соң комада яткан малай әтисенең кулын кыскан

Краснодар краенда 9 яшьлек малайны этләр талаганын хәбәр иткән идек – 26 февральдә 9 яшьлек малай велосипедка утыра һәм, машинаны кардан чистарту өчен, әтисенә щетка илтергә җыена. Сочидагы тау авылында ул көнне салкын һәм бозлавык була. Әмма әти кеше улын көтеп җиткерә алмый. Аңа күршеләре шалтырата һәм куркыныч хәбәр ирештерә – аның улына 2 хаски һөҗүм иткән.

Хәзер Россиядәге иң яхшы табиблар баланың гомере өчен көрәшә. Аны дәвалану өчен Мәскәүгә алып килгәннәр. Балага битен яңарту өчен берничә операция кичерергә туры киләчәк. Хәзер әлеге гаиләгә Валентин Королевның дусты Руслан Байрамзаде ярдәм итә. Ул хәзер Мәскәүдә малайның әтисе янында, дустына терәк-таяныч булып тора.

«Хәзерге мизгелдә Валентин янында бер мин генә. Безгә бик ашыгыч рәвештә Мәскәү килергә туры килде. Аның хатыны Краснодарда, ул – инвалид. Аны монда алып килеп куркыныч астына куясы килмәде. Без гаилә өчен акча җыю оештырдык. Бөтен Россиядән ярдәм килә. Хәтта, әкренләп, башка илләр дә кушыла. Кичә Грециядән, Афинадан минем белән элемтәгә чыктылар», – дип сөйләгән Руслан Байрамзаде «Комсомольская правда – Кубань» радиосы эфирында.

Малайны дәвалау һәм алга таба тернәкләндерү ОМС полисы буенча булачак, Мәскәү табиблары хәбәр иткәнчә, бөтен чыгымнар клиникада. Шулай ук табиблар әтисенә улын күрергә дә рөхсәт иткән. Әлегә малай ясалма кома хәлендә, тик әтисе аның кулыннан тоткач һәм улы белән сөйләшә башлагач, малай кулларын селкетә башлаган.

«Ул әтисен ишетте, аны тойды. Табиблар да бу хәлдән шокта калды. «Валентин, сезнең хастаханәдә калуыгызны телибез», – дип әйттеләр. Аңа реанимация янәшәсендә генә бүлмә биргәннәр. Уңай динамика булсын өчен, аны улы янына көненә 3 сәгатькә кертәчәкләр», – дип сөйләгән Руслан.

Баланың әтисе хәзер бик авыр рухи халәттә. Моңа кадәр ул берничә көн йокламаган. Тик улы янында була башлагач, бераз тынычланган.

«Валентин кирәк кадәренчә улы янында булачак. Минем белән элемтәгә Дәүләт Думасы депутатлары чыкты, алар малайны Мәскәүгә алып килүдә ярдәм тәкъдим итте», – дигән Руслан Байрамзаде.

Шулай ук Сочи администрациясе дә булышкан. Малайга ташланган хаскиларны соңыннан йоклатканнар, тик этләрнең хуҗасы гаиләдән хәтта гафу да үтенмәгән. Ул Валентин Королев белән элемтәгә чыкмаган. Руслан Байрамзаде сүзләренчә, этләрнең хуҗасы, бу куркыныч хәлне яшерер өчен, һөҗүмнән соң этләрен ашаткан да. Баштарак, ул этләрен берничә көн буе ашатмаган, дип хәбәр ителгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100