Һәрбер һөнәр мактаулы! (Шәфкать Ганиев)
Сиксәненче елларда, Казанда укыганда, икенче һөнәр итеп, безгә проводник, троллейбус йөртүче, төзүче профессияләренә укырга тәкъдим ясадылар.
Шул һөнәрләр буенча эшләүче җитәкче вәкилләр белән очрашу оештырдылар.
Тимер юл челтәреннән килгән түрә поездларда проводниклар хезмәте турында бик тә мавыктыргыч итеп сөйләгәндә, мин поезд тәрәзәсеннән табигать күренешләре чабышын, гел алышынып торган пассажирларның йөз калейдоскопын, төрле язмышлы кешеләр белән аралашу кебек зур юл романтикасын күз алдыннан уздырдым…
Үзем, сәяхәт итәргә яратучы буларак, дөнья да күрергә, рәхәтләнеп ял да итәргә була торган иң җиңел һөнәр дип, проводниклар хәзерләүче төркемгә язылдым. Бер караганда, эше әллә ни күренми дә кебек: рәхәтләнеп бушлай ил буйлап сәяхәт итәсең, җитмәсә, әле шуның өчен акча да түлиләр икән дип уйладым.
Укый башлагач, исем-акылым китте: проводник ул — җыештыручы, тәртип саклаучы, психолог, медик, официант, сатучы, электрик, сантехник, кочегар, … тагын әллә кемнәр икән, ләбаса?! Аккумулятор, генератор, ток көчәнешен туктаусыз күзәтергә кирәклеген, әгәр вагонда янгын- мазар чыкса, 5 минут эчендә янып бетәсен дә кисәттеләр укыганда.
Ниһаять, имтиханнар биреп, җиң сызганып, каникулда эшли башладым. Башта безнең ише тәҗрибәсезләрне шәһәр-ара поездларга куйдылар. Менә ул кайда арыта торган эш икән! Безнең якларда бик арысаң: «Эт кебек арыдым», — диләр. Юк, минемчә, эт арыса берәр җиргә кереп, я тертелеп, сузылып ята да йокы симертә. Ә без гел кеше күзе алдында. Мең төрле сораулар, тегесе начар, монысы нигә шулай?..
Һәр сменада берничә тиктормас, бәйләнчек пассажир табыла. «Нигә чәй суык?» Икенчесе шул ук су белән: «Авызны пешердем», — дия.
Сменадан арып кайтып, йокларга яткач та, үзеңне гел поезда селкенеп барган кебек хис итәсең. Өндә генә түгел, төшләргә кереп тә алҗыта шул хезмәт: имеш, алда станция, ә мин йоклап ятам…
Берничә рейстан соң, ерак араларга җибәрә башладылар. Күнегә башласам да, проводник эшен җиңел димәс идем. Берничә смена калды, ничек тә түзеп, яхшы гына тәмамлыйсы иде дип, уйлап йөргәндә, җылы якларга состав төзелде. Ул рейс хәтеремдә нык уелып калды. Миңа бишенче вагон билгеләнде. Вагонга барлык кирәкле әйберләрне, җиһазларны урнаштыргач, пассажирларны кертә башладык. Юлдашларым барысы да чегәннәр булуына нык гаҗәпләндем. Алар кереп урнашу белән ыгы-зыгы башланды. Зур эмаль тазга кыяр-помидор турап, салат ясадылар да, ашарга керештеләр.Бераздан шул ук тазда күпсанлы итәкләрен юып элделәр. Минем сатасы чәйләр, шикәрләр, стаканнар белән бергә күз ачып йомганчы, юкка чыктылар. Тамакларын ялгагач, гитара тавышына җырлый башладылар, җитмәсә, үзара кычкырып сөйләшәләр.Кара каршы торып аралашалар, ә үзләре әйтерсең илле метрдан акыралар. Тәмәке исе таралып, вагон эче зәңгәр томанга күмелде. Кисәтүләргә исләре дә китмәде. Проводник бүлмәсен ачып, йоклар өчен бирелә торган җәймәлләрне алганнар. Безнең белән барган ике милиция хезмәткәренең битарафлыгы мине чыгырдан чыгарды дияргә була. Имеш, алар барысы да билетлы һәм сәвит паспорты белән. Бәйләнерлек урын юк.
Төн җитте, ә вагонда һаман шул ук тәртипсез күренеш. Сатасы тәгамнәр югалганга состав начальнигы миңа шелтәле кисәтү ясады: «Әниеңнең сыерын сатып түләрсең, җебегән!» — дип мыскыллады. Миңа шул җитә калды. Үземчә тиз генә хәрәкәт планы кырдым. Аның буенча мин вагонны запас юлга керттерергә, я зур станциядә милиция начальнигы белән элемтәгә чыгу иде.
Ниһаять, бер станциядә 20 минутка тукталдык. Милиция бүлегенә йөгердем. Керсәм, юан гына майор утыра. Армиядәге кебек, вагонда туган хәлне кыскача аңлаттым. Минем бәхеткә майор татар кешесе булып чыкты тагын. Вагонга кереп кычкырды, ләкин чегәннәр колакларына да элмәделәр, ишетмәмешкә салындылар! Чегән хатыннары җыелып килеп: «Монда килеп, безгә бәйләнеп йөрмә әле!» — дип, майорны вагоннан төртеп үк төшерделәр.
Мондый мөгаләмәне көтмәгән майор, рация аша милиция наряды чакыртты. Минут эчендә 3 йөк машинасы килде. Кызыл погонлы солдатлар, бөтен чегәннәрне төяп, милиция бүлегенә алып киттеләр.
Станциядәге шул милиция бүлеге начальнигы акт төзеде. Поезд начальнигы белән бригадирның кирәген бирде… Алга таба мин вагонда үзем генә сәяхәтемне дәвам иттем: рәхәтләнеп ял итеп, йоклап, тәрәзәдән табигать манзараларын күзәтеп бардым.
Өч көннән кайтыр юлга чыктык. Чегәннәрдән соң, барлык пассажирлар да яхшы кешеләр кебек тоелды…
Хәзер поезд белән ерак юлга чыксам, миннән дә яхшы пассажир юктыр кебек, чөнки мин проводниклар хезмәтен аңлыйм. Шуның өчен, бәлки, һәр бәйләнчек юлчынының үзен проводник хезмәтенең авырлыгын үз җилкәсендә татысын өчен бер генә рейска булса да проводник итеп җибәрәсе иде, дип уйлыйм.