Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева: «Кайбер язучыларның чит итүен, кагуын сизәм»
«Интертат» хәбәрчесе Тукай районы Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева янында кунакта булып кайтты.
Тукай районы Биклән авылында бик күп җырлар авторы, шагыйрә Рәзинә апа Сәетгәрәева яши. Иртә таңнан яңгыр тамчылап торуга карамастан, аның белән очрашу өчен Бикләнгә юл тоттым.
Авылның искиткеч гүзәл бер сихри почмагында яшәп ята икән Рәзинә апалар. Капкадан чыгуга җәйрәп яткан Биклән елгасы күренә, бөтен җирдә яшеллек, хозурлык. Шундый урында яшәү дә иҗат итү өчен илһам бирәдер үзенә.
Тормыш иптәше Гамир абый белән җыйнак кына авыл йортында гомер кичерә алар. Һәр почмагыннан пөхтәлек бөркелеп торган өе дә хуҗабикәсе кебек нурлы, җылы. Ә үзе сабый баланы хәтерләтә: бөтен нәрсәгә ихлас шатлана, шул арада, әле генә елмаеп караган күзләренә мизгел эчендә мөлдерәп яшь тула.
Бик тәмле чәй өстәле артында күптән күрешмәгән авылдашлар кебек ачылып сөйләшеп утырдык без аның белән. «Рәхәтләнеп күңелемне бушаттым сиңа, әй, сертотмас үрдәк тә инде мин», - дип рәхәтләнеп көлде Рәзинә апа үзе дә ахырдан.
Иҗаты турында
Рәзинә Сәетгәрәева - гомере буе туган авылыннан китмичә, шушында яшәп иҗат итүче халыкчан шагыйрә, Тукай районының гимны авторы.
Аның «Моң чишмәсе» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы 2007 елда басылып чыга. Тукай районының "Якты юл" газетасында эшләгән вакытта иҗат эшенә тагын да зуррак дәрт белән керешә ул. Шул елларда «Күңел сандыгы» «100 бүләккә – 100 теләк», «Күңелем догалары» китаплары дөнья күрә.
Рәзинә апаны күпләр популяр җырлар авторы буларак та белә. Танылган композиторлар белән элемтәдә тора. Җырларын исә Винера Ганиева, Илнар Миранов, Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Әлфинә Әзһәмова, Ильнар Сәйфиев, Илнур Гомәров, Индива, Ришат Шәйхетдинов, Айгөл Нәбиуллина, Ринас Әхмәтов, Илзидә Госманова, Фирүзә Сибгатуллина кебек популяр артистлар башкара.
Рәзинә Сәетгәрәеваның бертуган апасы Рәсимәнең бик тә аянычлы язмышын сурәтләгән «Түз, йөрәгем, түз» дигән проза әсәре дә бар. Шулай ук Рәзинә апа үзен драматургиядә дә сынап карый. Сугыш чорында тылдагы хатын-кызларның тормышын сурәтләгән «Гомерләрең булса, яшисең икән», хатын-кызлар колониясе турындагы «Тәүбә йорты», сугыш ветераннарына бирелгән фатирлар хакында «Иясез бүләк», балалар өчен язылган «Тылсымлы төн», «Җенле күл», «Чишмә буенда» дигән пьесалары төрле район һәм авыл театрлары тарафыннан уңышлы куела. Бүгенге көндә дә ул үз иҗатын шушы юнәлештә дәвам итә.
Рәзинә апаның соңгы бик зур, күләмле эшләре арасыннан Әлфия Авзалова иҗатына багышланган истәлекләр китабы (ул бу китапта ике редакторның берсе булып бара), саллы «Биклән авылы тарихы» һәм Хәмит Мөхәммәтшин белән берлектә эшләнгән «Тукай районының атказанган кешеләре» китапларын атап үтәргә кирәк.
Авыр балачагы, тормышы турында Рәзинә апаның үзе исеменнән бәян итәм.
«Әтиемнең күзле чагын хәтерләмим»
Биш балалы, ишле гаиләдә туып үстем. Әтием якты дөньяны күрү бәхетеннән мәхрүм иде. Мин аның күзле чагын бөтенләй хәтерләмим… Бөек Ватан сугышы башланган чорда әти Ижаудагы бер хәрби заводта эшләгән. Смена вакытында рулоннан ычкынып киткән тимерчыбыкның очы әтинең уң күз алмасына кадалган. Бер күз белән генә сугышка алмаганнар, колхозда бригадир булып калган. Ярымсукыр булса да, әти бер минут та тик тормаган. Дөбер-шатыр кызыл кирпеч суккан, каз оялары үреп сату белән шөгыльләнгән. Ләкин язмышына шулай язылган булган, күрәсең, караңгы мунчада каз оясы үргәндә талчыбык төртелеп, икенче исән күзенә дә зыян килгән.
«Әтине Казанга алып киттем, операция ясадылар, тик уңышлы булмады», - дип сөйли иде олы апам Рәсимә.
Хастаханәдән өйгә кайткан көнне әти йөзе белән ишекнең борысына барып бәрелгән. Мин, кечкенә Рәзинә, әтине кызганып: «Әти, әйдә мин сиңа үземнең бер күземне бирәм. Мин бер күз белән дә күрәм бит», - дип әйтәм икән. Боларның берсен дә үзем хәтерләмим… Балачак хатирәләремнән әтине җитәкләп урамда йөрткәнем генә күз алдымда. Бөтен балаларны әтиләре җитәкләп йөри, ә мин, киресенчә, кая барырга кирәк булса да, әти белән янәшә атлыйм. Нигә соң минем әтием генә сукыр булган дип бик үрсәләнә идем… Әтиемә һәм кечкенә Рәзинәгә багышланган шигырем дә бар:
Бер нәни кыз урам буйлап атлый,
Башын аска игән оялып.
Җитәкләгән нәни кулы белән
Сукыр әтисенең кулларын…
Бер кулында җансыз таяк булса,
Икенчесе – җанлы кыз бала...
Курчак кебек нәни калтыранып,
Җиргә тәүге адымнар сала...
Олы капкабыздагы кадакка транзистор элеп, гел шуны тыңлап утыручы алдынгы карашлы коммунист, һәрвакыт дөресен сөйли торган кеше иде ул. Турыга бәреп әйтә торган гадәте булганга, коммунист җыелышлары вакытында «Габделбәргә әйтмәгез!» - диләр икән.
Мөгаен, якты дөньяны күрмичә изаланып яшәгәнгәдер, әтиебез әнигә дә, без балаларына карата да бик таләпчән, кырыс булды, мәрхүмкәем. Үлеме дә бик тә үкенечле булды аның.
1980 елның көзендә бәрәңге алып йөрибез. «Әтиегез күренми, кая гына китте икән?» - ди әни. Эзли башлагач, баз янында таягын табып алдык. Бәрәңге саласы базга алдагы көнне чиләктә иске галушлар ягып, тычканнарга төтен салган иде әти. Базны шул чүпләрдән чистартам дип кабат шунда төшкән, ис тигән… Әтине көчкә баздан чыгарып җиргә салдылар... Шәфкать туташы килеп ярдәм күрсәтеп карады, әмма соң иде инде…
Әнием исә фәрештә кебек сабыр кеше иде. Аның өстендә сукыр ир, биш бала. Ничекләр түзде икән әниебез шул авырлыкларга дип бик еш уйланам. Тормышның бөтен йөген берүзе тартып барганлыктан яз-көз бик сызлана иде. Аның төннәрен аяк-кулы авыртудан ыңгырашып ятканнары әле дә күз алдымда. Гомере буе сукыр ир белән торган әни: «Әтиегездән соң бер өч ел яши алсам иде», - диде. Өч ел сорады Аллаһы Тәгаләдән, өч ел яшәде…
«Гомерем буе югары белемем булмаганга кимсенеп яшәдем»
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика институтының химия-биология факультетына керәсем килә. Имтиханнарны гел «4»кә, «5»кә биреп барам. Минем белән бергә килгән иптәш кызыма авыррак, ул төшеп калды. Ә мин абитуриентлар исемлегендә үз фамилиямне эзләп табып, кош тоткандай сөенеп авылга кайтып киттем. Күпмедер вакыттан соң кире җыенып укырга дип барсам, исемлектә мин юк…
Ришвәтчелекнең котырып чәчәк аткан чоры иде. Кайберәүләрнең әтиләре безнең күз алдында ук экзаменацион битләрне алып укытучы янына кереп чыгалар иде. Димәк, минем урынга да кемнедер кертеп утырттылар... Күңелемнең беренче челпәрәмә килүе шул вакытта булды. Укый алдымы, кабат үзе балалар укыттымы икән ул минем урынга кергән кеше дип хәзер дә еш уйланам. Институт тәмамлаган кешеләрнең гомере буе борыннары чөенке. Ә мин шул укымаганым өчен гел кимсенеп яшәдем. Үзем барысын да булдырам, ә белемем юк.
Укырга керә алмыйча кире авылга кайту оят санала иде. Шул бергә Казанга барган классташ кызыма ияреп, Бөгелмәгә икътисадчылар мәктәбенә юл тоттым. Авыл баласы инде, нишләтәсең. Хәзер дә гадилегемне Фросяга (»Девчата» фильмыннан) тиңлим әле мин.
Химия-биологияләрне "бишле"гә белгән килеш, Казанда калырга, берәр фармацевт кебек һөнәр дә сайларга булган бит югыйсә, хәзерге акылым белән барысын да аңлыйм. Икътисадчылар курсын гел «бишле"гә генә тәмамлап, авылга кайттым. Пенсия акчалары белән көчкә, тормышның очын-очка ялгап яшәгән әнигә аз булса да терәк буласым килде. Хыялымда калса да, башка укырга керәм дип йөрмәдем. Башта «Чкалов» исемендәге туган колхозыбызның кадрлар бүлегендә инспектор, соңрак икътисадчы ярдәмчесе булып эшләдем. Соңрак сәүдә өлкәсе бөтереп алды үземне. Анда да җиңел булмады. Кибеттә эшләгәндә 50 килолы капчыкларны сыртка салып ташый идек…
Җаныма тынычлыкны мәктәпкә пионервожатый булып урнашкач кына таптым. Юкка гына укытучы булу теләге белән янып йөрмәгәнмен икән. Шулхәтле яратып эшләдем ул эшемдә, пионерларым янымнан чыгып та тормадылар. Бер пионерым данлыклы «Артек» лагерена бару бәхетенә дә иреште.
Ләкин тормышта үзең теләгәнчә генә яшәп булмый шул. Шул укучыларым белән гөрләшеп, рәхәтләнеп йөрер идем дә бит, өйдә ике бала, аларны үстерергә, ашатырга-эчертергә, кеше итәргә кирәк. Гамир абыегыз колхозда комбайнчы булып эшли. Акчалата хезмәт хакын бик аз түлиләр, эш хакын күп вакыт бодайлата бирәләр. Йорт салганда, акча кирәк булгач, өйдән өйгә йөреп бодай саткан вакытлар да булды.
Бытовойда акча күп икән дип әйткәч, шунда күчеп эшли башладым. Ә үзем телевизор караганда галстуклы балаларны күреп, эшне сагынып елап утырам…
Урау юллар аша булса да шигырьләрем мине Тукай районының «Якты юл» газетасына алып килде. Анда хатлар бүлеге мөдире, хәбәрче булып эшләдем. Газетаның баш мөхәррире Инзилә Маннуровнага: «Сез мине урамнан журналист итеп алдыгыз, яза алачагыма ышандыгыз. Мине кешелеккә чыгарган кеше сез», - дип һаман да әйтәм. Газетада эшләгән елларымда мин бу дөньядагы иң бәхетле кеше идем. Бөтен барлыгым, җаным-тәнем белән бирелеп эшләдем, кешеләрнең язмышлары, һәр героемның тормыш юлы турында яратып яздым.
«Кешеләргә сәер булып күренәмдер...»
Читтән караганда мин, мөгаен, сәер булып күренәмдер. Кеше минем кебек гади була алмый… Бәләкәй бала узып барса да, беренче булып үзем исәнләшәм. Кеше кырын караса да, йоклый алмыйм. Инде 60 елдан артык менә шушы күңел белән яшим. Белсәгез икән аның авырлыгын….
Кешеләрнең уйларын, нәрсә әйтергә теләгәнен күңелем белән укыйм, алдан ук тоемлый беләм. Юбилярларга атап язылган шигырьләремдә дә героемның образына керәм. Әгәр ул кыю, үз сүзен ярып сала торган кеше булса, шигырь дә шулай килеп чыга. Кайвакыт кешесенә карап басынкырак шигырьләр туа.
Авылымны өзелеп яратам. Чаллыга барсам да, төш вакытында чаба-чаба кайтып җитәм. Бик тиз җирсим. Туган авылым турындагы «Бикләнем» дигән җырымны да бөтен мәхәббәтемне салып иҗат иттем. Аның көе дә, сүзләре дә үземнеке.
«Шигырь яза башлавыма Гамир абыегыз сәбәпче булды»
Пионервожатый булып эшләгән вакытларым. Гамир абыегыз Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Кайвакыт укырга дип 40ар көнгә чыгып китә иде. И, сагына идем шуны өзелеп.
Балаларың инде йоклый тәмләп,
Ә син, җаным, шушы минутларда,
Йөрисеңдер Чистайны ямьләп, - дип беренче шигырьләремне шул вакытта иҗат иттем.
Гамир миннән 3 яшькә яшьрәк, ул да шушы Биклән авылы егете. Бүгенгедәй исемдә: 17 апрель... Без - авыл яшьләре, Наил исемле авылдашыбызның солдат озату кичәсенә җыелдык. Гамир мине парлы биюгә чакырды. Шушы дәртле бию, моң дулкыны, тәүге саф хисләр безне мәхәббәт өермәседәй үз кочагына алды. Яшь бит, сиңа тиң түгел ул дип әйтүчеләр күп булса да, беркемне дә ишетергә теләмәдем. Шашып яраттым үзен. Савыт-саба шалтырамыйча тормады, әлбәттә, безнең гаиләдә дә. Ләкин беркайчан да китәм, аерылам дигән уйларны башыма керткәнем булмады. Гомерем буе фәрештә кебек саклап яшәдем мин аны.
(Нәкъ шул минутларда, бер кочак шомырт чәчкәләре күтәреп Гамир абый кайтып керде).
Гамир белән ике бала тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз әти-әни дип өзелеп тора. Улым белән киленем бездән ерак та түгел өй җиткереп башка чыктылар. Киленем үз балам шикелле, аның белән очрашканда кочаклашып күрешәбез, кочаклашып саубуллашабыз. Кызым белән киявебез гаиләсе белән Чаллыда яши. Күчтәнәчләрен төяп, гөрләшеп кайтып керәләр. Мәҗлесләр, хәтта балаларның туган көннәрен уздырганда да иң зур кунак итеп безне чакыралар. Аларның шундый игелекле, мәрхәмәтле булулары безнең өчен иң зур бәхет бүген.
«Чәшке тун алу урынына чыккан китап»
Китап чыгаруның никадәр чыгымлы эш икәнен чыгарып караган кеше үзе генә белә. Минем дә китапларымның чыгу тарихы бик кызыклы. Чәшке тун аласы урынга чыгарган «Күңел сандыгы» исемле китабым турында сөйлим әле.
Гомеремдә дә чәшке тун кигәнем дә, киясем дә юк инде. Берсендә карап торам кибеттә, 300 мең сум торган тунны 150 меңгә генә калдырганнар. Ташлама белән сатыла, янәсе. Кызыгып, кредитка сатып алып кайттым да, шифоньерга элеп куйдым. Үткәндә дә ачып карыйм тунны, сүткәндә дә. Күземә кара җен сыман күренә башлады бу минем. Бөтәрләп тыктым да, кире киттем кибеткә. Җиңнәре килешми, буем тәбәнәк булгач, фасоны да бармый дигән булам инде. Көчкә иң очсызлы бер дубленкага алыштыра алдым мин моны. Кулга аермасын акчалата тоттырдылар, кредит чыгымнары минем сыртка калды. Ә минем шигырьләрем тупланган китабым чыгарылмыйча ята. Тун белән кемне шаккатырасың, шушы китабымны чыгарырга язган икән бу акчалар дип, и сөендем дә соң...
Апамның язмышы бик тетрәндергеч, үзәк өзгеч булды. Газаптан башка берни күрмәгән, яшьли тол калып, ялгызы үстергән ике баласын югалткан апамның тормыш юлын бер фактны да төшереп калдырмыйча бәян итеп яздым. Үзе исән чагында шул хикәяне апама китап рәвешендә укытасым килде. Түбә яптырырбыз дип, Гамир белән хәйран гына акча туплап куйган идек. «Түз, йөрәгем, түз» китабын 500 данә итеп чыгардык. Бөтен калай акчасы кереп китте.
«Биклән тарихы китабы» турында»
Авыбылыбыз турындагы материалларны мәктәптә вожатый булган вакытта ук туплый башлаган идем. «Якты юл» газетасы редакциясендә эшләгәндә авыл турында язма чыгамы, фотомы, барысын да җыеп бардым. Аларны җыю да, язу да күңел эше, менә «хәер сорашып» чыгартуы авыр булды.
Уфа һәм Мәскәү архивларында эзләнеп, тарихчылар авылыбызга кагылышлы бик күп мөһим тарихи фактлар таба алды. Үзем туплаган материалларга шул язмаларны да өстисем килә бит инде. Аларны сатып алу өчен 30 меңнән артык акча кирәк. Хуҗалык рәисенә керәм, авыл советына керәм, иганәчеләргә барам… Әй, читен инде шулай сорашып йөрүе.
Ялына торгач, хуҗалык рәисе 9 майда митинг вакытында бирермен дип сөендерде. Бәйрәмнән соң конвертны ачып карасам, акча урынына акча бирергә дип язган карар ята. Кабат рәис алышынды, ә мин шул кәгазь белән утырып калдым.
Берсендә улым килгән. Мин булачак китабымны ксерокстан ак битләргә чыгарып куанып карап утырам. «Әни, кайчаннан бирле яздың да яздың, төн йокыларыңны калдырып интектең. Булдымы әле ул китабың», - ди. «Булуын булды, архив материалларын гына үз күзләрем белән күрмәдем шул, улым, 30 мең акча таба алмадым», - дидем. Улым өй җиткерә. Аннан сорарга бик кыенсынган идем. Берничә минуттан улым алып килгән 30 мең кулымда иде инде. Ул тарих китабын язганда айлар буе бәбкә чыгарырга утырган каз кебек утырып, аяксыз кала яздым.
Авыл тарихы китабы чыгарганчы беркемгә кирәкмәде, ләкин тагын бер 50 елдан аның бәһаләп бетергесез кадерле китап булачагына иманым камил.
«Үземне шагыйрә дип әйтергә кыенсынам»
Сезнең кебек үзәктән читтә, кечкенә авылда яшәүче иҗат кешеләре күп. Сезгә игътибар җитәме, Рәзинә апа?
Игътибар җитми дип әйтергә, мин бит үземне авыз тутырып шагыйрә дип әйтергә дә читенсенәм. Кем соң әле мин дигән фикер белән яшим. Сез киләбез дигәч тә кем соң инде мин гәҗитләргә язарга дип уйладым.
Әйләнә-тирәмдәге дусларым, якыннарым тарафыннан бар ул игътибар. 55 яшем алдыннан «Энергетик» мәдәният сараенда иҗат кичәмне уздырыйм дигән уй белән чакыруларга кадәр ясаткан идем, тагын ул уемнан кире кайттым. Мин әле иҗат кичәләремне үткәрергә җитлекмәгән, дигән фикер туктатты мине ул теләгемнән.
60 яшьлегемне балаларым бик матур итеп ресторанда оештырды. Тормыш иптәше Камил белән якын дустым, җырларымны башкаручы, яраткан җырчым Винера Ганеева, җырчылар: Илнар Сәйфиев, Илзидә Госманова, Әлфинә Әзһәмова, Зөлфия Тимерова килде. Җырчы Ринас Әхмәтов алып барды. Бик матур, эчтәлекле, сюрпризларга бай бәйрәм булды ул.
Ә инде иҗат кичәмне былтыр 20 майда «Энергетик» мәдәният сараенда зурлап оештырдык. Бу чараны әзреләүче, иҗат кешесенә тиешле бәя биреп канатландыручы, «Энергетик» мәдәният йорты директоры Гөлзада Рзаевага нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. Тукай районы җитәкчелеге, мәдәният бүлеге дә район өчен эшләгән хезмәтемне югары бәяләде. Мине хөрмәтләп җырларымны башкарырга килгән артистлар кичәмнең бизәге булдылар.
Иҗат кешесен тагын да канатландыру өчен андый кичәләр уздырырга кирәк», - ди Винера Әхәтовна. Мин аның белән килешәм.
Игътибар дигәннән, Чаллы язучылар берлеге каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби- иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина бик тә кешелекле, олы җанлы,ярдәмчел. Без - ләйсәнлеләр, бер гаиләдәй дус, тату. Республикабызга бик күп танылган каләм ияләрен, бөек шәхесләрне биргән «Ләйсән» берләшмәсе безнең өчен илһам чыганагы, иҗат мәйданы.
Районыбызның төрле мәктәпләренә укучылар белән очрашуларга чакырып торалар. Укучылар белән аралашып, тагын да илһамланып кайтам. Төрле театрлар пьесаларымны куйганда әсәрнең авторы, дәрәҗәле кунак булып түргә килеп утырам. Болар барысы да игътибар түгелме?!
Сез Әлфия Авзалова турындагы истәлекләр китабының редакторы. Бу китапны әзерләгәндә Әлфия апа турында булган күзаллауларыгыз үзгәрдеме?
Венера Әхәтовна Әлфия Авзалова турында бик яхшы китап әзерләнә, булыша алмассыңмы дип сорагач, ризалаштым. Яңа гына күземә операция ясаткан идем. Күзне дә уйлап торып булмады. Эшлим дигәч, эшлим дидем, шундый җитди китапка үз өлешемне кертәсем килде. Көне-төне китап өстендә утырганда үземне шул гаиләдә, Әлфия апа янәшәсендә яшәгән кебек хис итә башлаган идем. Кирәк чагында әрсез дә булган, тормыш итү өчен ниләр генә эшләмәгән ул Әлфия апа. Тормыш юлы бик авыр булган, ялгызы ике кыз бала үстергән, шуңа да карамастан бөтен авырлыкны җиңеп, барысын да ерып барган.
Ул да балда, майда йөзмәгән, аңа да дан-шөһрәт җиңел килмәгән. Йолдыз булып кабынганчы, әллә ничә мәртәбә тормыш шәме сүнеп, кабызырга, дөрләтеп җибәрергә кирәк булган аңа да. Бездә шәхесне соңыннан гына күтәрү, соңыннан данлау бар. Исән чагында кешене бәяләмибез шул.
Рәзинә апа, җырларыгыз турында сөйләгез әле.
Минем 60лап җырым бар. Бер генә җырымны да бер генә артистка да сатып биргәнем юк. Миңа җырларымның чыгуы, сәхнәләрдән, радио, телеэкраннардан яңгыравы кирәк. Шул көч бирә миңа. Кемгә ошый, алсыннар, язсыннар, башкарсыннар гына.
Мин җырчыларга бушка бирәм дә, кабат алар да җавап йөзеннән минем иҗат кичәләремә килеп башкаралар ул җырларны, кичәләремне бизиләр.
Беренче җырларыгызны хәтерлисезме?
Мин иң беренче өч җыр чыгардым. «Энҗе туй» җырын Винера Ганеева, «Күңелем – сабый бала» җырын Әлфинә Әзһәмова һәм «Сабыр итәм» җырын Резеда Шәрәфиева җырлый. Ул җырларымның көйләрен дә үзем яздым.
Ә көйләрне ничек язасыз сез?
Җырчыларга лә-лә-лә дип телефоннан җырлап өйрәтәм. Шулай җырлашып, төннәр буе телефонда утырган вакытлар бар. Кайвакыт ул телефонга су буе түләүләр җыелып килә иде (көлә)
Җыр өчен махсус язылган шигырь башкалардан аерылып торамы?
Ул катлаулы булырга тиеш түгел. Әмма аның үзәгендә, аеруча кушымтада кешене җәлеп итә торган урыны булса отышлы.
Сез бик энергияле кеше. Энергияне каян аласыз?
Балаларым тәрбияле булу, оныкларымның «әби, мин сине яратам» дип дәшүе, кешеләрне яратуым энергия, яшәргә көч бирә. Киң күңелле булуым үзе бер бәхет. Киң болын сыман минем күңел. Ул шау чәчәктә, анда күбәләкләр оча.
Илһам бирүчемнең берсе, әлбәттә инде, тормыш иптәшем. Ул минем иҗат юлымдагы уңышларыма сөенүче генә түгел, ә җитәкләп йөртүчем. Китап чыгарасы булсак та, берәр чарага барасы булсак та аның «җайдагы» әзер, дилбегәсе - кулда.
Газетада журналист булып эшләгән елларымда да, «Ләйсән» берләшмәсенә дистә еллар буе йөргән чакрымнарны да мин аның белән бергә уздым. Мин гел теләк теләгәндә: «Аллаһым! Тигезлектән, саулыктан аерма, балаларны да, үзебезне дә», - дип телим.
Сез социаль челтәрләрдә бик актив. Нинди комментарийлар килә?
Шигырьләремә сокланып, рәхмәт сүзләре язалар. Алар да яшәү, алга таба иҗат итү өчен көч өсти.
Рәзинә апа, зур язучыларның тәнкыйть утына тотканнары булмадымы?
Булды. Зифаны да (авт. - Кадыйрова) бик «кыйныйлар бит». Ә миңа исә бер танылган язучы: «Сине такмакчы дип әйтәләр», - диде күземә карап.
Авыр кабул иттем ул сүзне. Шуннан соң ничәмә-ничә ай кулыма каләм алмадым. Мин бит танылган шагыйрәләр белән ярышка чыкмаган, премия сорамыйм бит… Миңа гади халык рәхмәтле. Шигырьләремне елый-елый укучыларым бар. Аналары җим алып кайтканны көткән кош балалары кебек көтеп торалар алар минем шигырьләремне…
Аннары такмакчы булсам соң, такмак безнең милләтнең бер үзенчәлекле жанры бит әле ул. Аны да бөтен кеше булдыра алмый дип уйладым да, тагын торып бастым… Шул вакытта «Такмакчы булуым белән горурланам» дигән шигырем язылды.
Бу беренче очрак кына түгел, билгеле язучыларның чит итүен, кагуын сизәм. Авыр сүзләр әйткәч, кешенең кулыннан каләме төшәчәген белеп торалар бит, югыйсә.
Егылам да кире торам. Әгәр барысы да әйбәт булса, гел шома гына барса, яза да алмас идем. Барыбер бирешмим дим дә тагын күтәрелеп китәм.
Рәнҗисезме?
Рәнҗемим. Рәнҗергә куркам. Сабый бала сыман елыйм да тынычланам. Авызымны тутырып сүксәм, каршы әйтсәм, бәлки җиңелрәк булыр иде. Төннәрен йоклый алмыйча бөтерелеп, җәфаланып чыгам. Әмма кешеләргә бер кәлимә дә авыр сүз әйтә алмыйм.
Иң зур хыялыгыз?
Балаларымның, оныкларымның сау-сәламәт, бәхетле, тәүфыйклы булып, тыныч тормышларда, күңелләре шат булып гомер итүләрен телим.
Монысы әни кеше теләкләре, ә шагыйрәнең хыялы нинди?
Милләтем яшәсен иде. Шигырьләремдә дә борчылуым милләт турында. Милләтебезнең бетеп баруына, татар теленең кысылуына, һаман безнең якка таба бармавына борчылам.
Рәхмәт, иҗади уңышлар сезгә!
Рәзинә апаның кызы Илзирә җырлый: