news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рәзилә Муллина: «...сәхнәгә чыгып бер артист сүз әйтсә, димәк, без юкка яшәмәгәнбез!»

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты, республиканың Дамир Сираҗиев, Сабир Өметбаев, Зәкия Туешева исемендәге театраль премияләре лауреаты Рәзилә Муллинаның 70 яшь тулу уңаеннан «Алтын көзем» дигән бенефис-кичәсе узды. Әлеге кичәдә безнең хәбәрчебез дә катнашты.

news_top
Рәзилә Муллина: «...сәхнәгә чыгып бер артист сүз әйтсә, димәк, без юкка яшәмәгәнбез!»
Фото: © Минзәлә театрының матбугат үзәге, Рөстәм Хәкимҗанов фотолары

Минзәлә халкының театрга мөнәсәбәтенә сокланам, никадәр генә рус шәһәре дип күзалланса да, руслашып бару андый шәһәрдә аеруча нык сизелсә дә, театрлы шәһәр шул, татар театрлы шәһәр! Тамашачы театрга махсус әзерләнеп матур итеп килә белә.

Театр янында ике чәчәк киоскының гөрләп эшләп торуы да халыкның театрга хөрмәтен раслыйдыр. Театр ачылганнан бирле биредә эшләгән фидакарь артистлар, әлеге тамашачыны югалтмыйча, кадерләп, буыннан-буынга тапшыра килгәннәр. Хәзер ул тамашачыны Рәзилә Муллина, Венера Нигъмәтуллина, Хафиз Хамматуллинар, кадерләп кенә, җылы куллардан яшьрәк буынга тапшырачаклар.

Рәзилә Муллинаның юбилей кичәсе башланыр алдыннан фойеда йөргәндә шушы уйлар үтте. Сөбханаллаһ, авылда булса да, шәһәрдә булса да, матур да инде театрга йөргән кешеләр!

Актрисаның шатлыгын уртаклашырга башка театрлардан коллегалары, Минзәлә шәһәре хакимияте вәкилләре һәм Тукай муниципаль 2районы башлыгы, эшмәкәрләр, тугры тамашачылар, шулай ук иң якыннары һәм туганнары җыелган иде.

Кичәнең режиссеры – Илнур Гарифуллин. ГИТИСта укучы бу егет театрда эшли һәм алга таба театрның баш режиссеры булырга мөмкин дип фаразлыйбыз. Эшен өлкән артистларга хөрмәт белән башлау яшь режиссерны уңай яктан сыйфатлый.

Әлбәттә, рәсми котлаулардан башланды. Минзәлә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова, Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиев котлады.

Кичә Рәзилә Муллина катнашкан спектакльләрдән өзекләр белән үрелеп барды. «Өч аршын җир» спектакленнән өзек уйнар өчен Чаллы театрыннан Рафик Каюмов килеп, икесе ике театрда төрле составларда бер үк спектакльдә уйнаган ике артист Минзәлә сәхнәсендә әлеге спектакльдән күренеш башкардылар. Әлбәттә, театрның әле яңа премьераларыннан – «Сәхия»дән дә. «Американ»нан да берәр өзек карадык.

Татарстан театрларының матур бер гадәте бар: олпат артистларның юбилейларына барлык театрлар җыелып килеп котларга тырышалар – директорлар, баш режиссерлар йә булмаса тамашачы мәхәббәтен яулаган күренкле артист килә. Минзәлә театрына да Казан театрларыннан, Әлмәттән, Чаллыдан, Түбән Камадан, Әтнәдән театр вәкилләре җыелган иде.

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов: «Кариев театры коллективы һәм аның яшь директоры Илнур Гайниевтан зур сәлам. Ул сезгә зур рәхмәтен белдерә, котлауларын да кабул итеп алыгыз! Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев исеменнән дә котлаулар бар.

Рәзилә ханым беркайчан да битараф түгел. Ул үзенең сәхнәдәшләре уенына, декорациягә, гомумән, һәр вакыйгага үз фикерен белдерә ала, битараф булмавын күрсәтә торган ханым. Бу һәр актрисага бирелми. Чөнки артистлар алар – эгоист, үзләрен күбрәк яраталар. Ләкин Рәзилә ханым андый түгел. Икенче матур сыйфаты – йөрәге түреннән алып, яшь артистмы ул, өлкәнрәкме, үз тәҗрибәсен уртаклаша белә. Бу да күп артистларда була торган сыйфат түгел. Ул сездә бар!»

Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык, артисты Илдар Хәйруллин чәчәген алдан биреп куйды да: «Әзербәйҗан, грузин халкы кебек кулларымны болгый-болгый сөйләргә яратам», – дип тамашачыны көлдереп тә алды.

Илдар Хәйруллин: «Хөрмәтле җәмәгать! Чәчәкләр, грамоталар, тәмле әйберләр – бу театрның матур бер ягы. Театр сәнгатенең икенче авыр ягы да бар – анысы һәр көнне эшли торганы – кышын салкын автобуслар, җәен эссе автобуслар... күпләр түзми китеп бара. Әмма үзләрен театрга багышлаган кешеләр була, үзләрен иҗатка багышлаган кешеләр йөзек кашына әверелә. Шундый йөзек кашларының берсе – безнең юбилярыбыз.

Мин аның сәнгатькә килгәнен хәтерлим: килүгә ул берничә матур рольдә күренде дә, аның турында зур мәкалә һәм портреты белән «Азат хатын» журналы чыкты. Шуннан бирле аның белән таныш. Талантлы кеше – талантлы кеше таныша инде ул (Илдар абый кул хәрәкәтләре белән үзенә һәм Рәзилә апага күрсәтте. Авт). Мин аңа һәрвакыт сокландым. Ул һәрвакыт эшләде, бирешмәде.

Бер рус язучысының фикере истә калган: гомер күпләргә бирелә, картлык сайлап кына бирелә. Син шул сайланганнарның берсе, гомереңнең матур чагы. 70 яшьтән соң яшәве бик рәхәт. Мин хәзер, гомер шөгыльләнмәгәнне, иртән торып зарядка ясый башладым. Син дә ясарсың. «Җитмеш – картлыкның яшьлеге, сиксәндә син моны аңларсың, туксанда «җитмештә мин бик яшь идем», диярсең». Сине, дустым, Камал артистлары бик ярата, барысы да күп сәлам әйтергә кушты».

Әлмәтләр театральләштереп котладылар: театр артистлары Гөлнара Вәлиева, Айзил Фазлыев һәм Артур Нәбиуллин «Итальяно» спектакле персонажлары образында килгәннәр иде. «50 елга якын Минзәлә татар дәүләт театры сәхнәсендә балкыйсыз. Классик рольләрдән алып үткен характерлы героиняларга кадәр онытылмас образлар иҗат иттегез. Сез безнең Әлмәт театры инициативасы белән гамәлгә куелган Зәкия Туешева исемендәге премиянең беренче лауреатларыннан булдыгыз. Бу сезнең татар театрын үстерүгә керткән өлешегез өчен тирән ихтирам билгесе. Сезгә яңа рольләр һәм рәхмәтле тамашачылар телибез», – диде алар.

Сәхнәгә кичәне оештырырга ярдәм иткән иганәчеләр дә чыкты. Театрга ярдәм итүче Радик Фәттахов, Язкәр Биҗанов, Марат Кәримов, Илгиз Заһиев кебек кешеләребез бар икән – афәрин!

Тагын бер категория котлаучылар чыкты: классташлар. Рәзилә апа зинһар гафу итсен, бу күренеш бөтен кичәдә бар, кайчан да булса әйтәсе бит инде аны. Бөтен юбилей кичәләрендә микрофон кулга кергәч аерыла алмый интегүче кешеләр була. Алар өчен театр сәхнәсе – «Минута славы». Минзәлә театрында да бер төркем классташлар чыкты да, һәрберсе гомумкотлау сүзләреннән торган текстны укыды.

«Миңа 3 кенә җөмлә әйтергә куштылар», – диләр дә, 23 җөмлә тезеп салалар. Бу бит артистның юбилеена килгән тамашачыны шәхси мәнфәгатьләреңдә ирексезләп куллану дигән сүз. Котлагыз классташыгызны сәхнә артында, хөрмәтле классташлар! Ә алып баручылар кулларындагы микрофонны профессионал булмаган котлаучы түтәй һә абзыйларга бирмәсеннәр иде. Микрофон сезнең эш коралыгыз, тешегез-тырнагыгыз белән ябышыгыз – бирмәгез!

Ә театрның котлавы – бөтен труппаның сәхнәгә чыгуы – матур бер мизгел.

Театр директоры Фаяз Хизбуллин теләкләреннән соң микрофонны юбиляр алды.

Рәзилә Муллина: «Хөрмәтле тамашачым, килгән кунаклар, ярдәм итүчеләр, залның яртысын тутырып утырган кадерле туганкайларым! Шушы сәхнә түреннән барыгызга да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Мин театрда асыл затлар белән эшләдем. Бүгенге көндә дә минем хезмәтемне зурлап, миңа канатлар куеп, минем белән аңлашып эшләгән коллективыма мин бик рәхмәтле. Инде шундый көннәр килер – бервакытны безнең урынга бу сәхнәдә башкалар уйнар. Бәлки инде безнең исемнәребез дә онытылыр. Ләкин бер көн килеп пәрдә ачылса, утлар янса һәм сәхнәгә чыгып бер артист сүз әйтсә, димәк, без юкка яшәмәгәнбез!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар