news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиевка һәйкәл ачылды: «Якты күңелле, изге җанлы кеше булганга, ак таштан ясаттым»

Разил абый Вәлиев – күпләргә үрнәк шәхес, киләчәк буыннарга үзеннән соң искиткеч рухи мирас-хезмәтләр калдырып киткән лаеклы шәхес. Андый кешеләр һәрвакыт халык хәтерендә саклана, алар онытылмый! Бүген аның каберендә һәйкәл ачылды.

news_top
Разил Вәлиевка һәйкәл ачылды: «Якты күңелле, изге җанлы кеше булганга, ак таштан ясаттым»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык шагыйре, танылган язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев 2023 елның 20 октябрендә вафат булды. Бүген Казанның «Курган» зират комплексында узган хәтер чарасы дин әһелләренең изге догасы белән башланды. Чарада Разил абыйның якыннары, Татарстан Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлар һәм башка мәртәбәле шәхесләр катнашты.

«Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә танылган депутат, язучы иде»

Татарстан Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин:

Бергә хезмәт куйган елларыбызны искә төшерәм. Аның хезмәтен, республика үсешенә һәм халыкара тынычлыкка керткән өлешен искә алабыз. Без аңа мәңге рәхмәтле! Монда шактый гына депутатларыбыз да килергә теләк белдерде. Разил Вәлиев – Татарстанда гына түгел, бөтен Россиядә дә танылган депутат, язучы иде. Күптән түгел мин Мәскәүдәге татар мәдәнияте көннәрендә булдым, анда да Разил Вәлиевны искә алмау мөмкин түгел. Берәү аның шигырен чыгып укый, икенчесе ул язган җырны җырлап бирә, кемдер сүз белән искә ала. Ул безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.

Авыр заманалар булды. Конституцияне яңартырга дип, Минтимер Шәрипович Шәймиев та чыкты, мин ул вакытта Югары Совет рәисе булып эшлим. Кемне чакырам? Шул үзебезнең Разилләрне, Туфаннарны һәм башкаларны. Егетләр, нишлибез? Шунда ук Разилнең фикере үтте. Конституциягә татар теле дә дәүләтнеке буларак язылды. Кайсыбер кеше, Федерация конституциясендә дәүләт теле әйтелгән, дигән иде дә, Разил: «Конституциягә язмасак, туган телне югалтабыз», – диде. Язмасак, киләчәктә мөмкинлекләр кимер, дип аңлатты. Нинди генә авыр мәсьәлә булмасын, Татарстан депутатлары, аның чыгышыннан соң, бердәм тавыш бирә торганнар иде, – диде ул.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиевның аңа татар теле нечкәлекләрен өйрәнергә ярдәм итүен дә билгеләде. Аның эзе һәм исеме тарихта, халык күңелендә сакланачагын әйтте.

«Аның җаны безнең арада, безнең мәдәнияттә һәм әдәбиятта»

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова:

Минемчә, аның җаны безнең арада, безнең мәдәнияттә һәм әдәбиятта. Разил Вәлиевның иҗаты гасырлар буена сакланырга тиеш. Шуңа күрә дә бу – аерым юнәлеш, дип саныйм. Кешеләрнең хәтере кыска… Әдәби иҗат мирасы – ул коры сүзләр генә түгел, ә рухи зиннәтле байлык беренче чиратта. Разил абыйның иҗаты мәңгелек булсын һәм киләчәктә дә яңгырап торсын иде, – дип ассызыклады министр.

«ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры — баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова:

Разил абый «ШАЯН ТВ» телеканалында зәңгәр экраннарга чыккан бөтен тапшыруларны да белә, карап бара торган иде. Иң мөһиме – балаларга әйткән һәр сүзегез, телевизордан ирештергән һәр фикерегез туган телдә булырга тиеш, диюләре истә. Әлбәттә, без аның белән килешәбез һәм бүген дә ул әйтеп калдырган киңәшләрне истә тотып эшлибез. Шуннан безнең каналда көненә 3 сәгать буена мультфильмнар бара, без аларны тәрҗемә итеп эфирга чыгарабыз. Ул аларны да җентекләп карап чыгып, безгә тәрҗемә эшендә дә ярдәм күрсәтте. Чыннан да Разил абыйның вафат булуы – безнең өчен зур югалту булды, – дип хатирәләргә бирелде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев:

Без һәрвакытта да, догалар кылганда, «ике дөнья бәхете бирсен» дип әйтәбез. Разил абыйның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан төрле чаралар булдырабыз, дип сүз биргән идек. Менә вакыты җитеп, күп кенә теләкләребез тормышка ашты. Шәхесләр турындагы иң зур китапларыбызның берсе – аның хакында да нәшер ителде. Хактан да, Разил Вәлиевның әсәрләре һәм Татарстанга хезмәтләре йөрәкләребездә саклана. Бакыйлыкка күчсә дә, ул язып калдырган китаплары, кылган игелекле гамәлләре аша халыкка хезмәт итә. Чит илләрдә, чит дәүләтләрдә гомер итүче татарлар белән күрешкәндә дә күрәбез: Разил Вәлиевның шигырьләрен һәрчак яратып укыйлар, ятлыйлар, сөйлиләр һәм тыңлыйлар.

Разил абыйның парламентта депутат буларак эшчәнлеге дә игътибарга лаек һәм дәрәҗәле булды. Үз сүзен әйтә белде, – дип билгеләп үтте җитәкче.

Татарстанның халык язучысы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла:

Бүгенге көндә олуг шәхес, драматург, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев каберендә басып торабыз. Урыны җәннәттә, гүре нурлы булсын. Матур һәйкәл ясагансыз. Рәхмәт рәссамга, гаиләсенә. Ләкин Разил Вәлиевка һәйкәл күптән салынган инде – аның иҗатында. Аның иҗаты: прозасы, поэтикасы, публицистикасы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак куйган хезмәтләре мәңгелеккә хәтерләребездә һәм беркайчан да онытмабыз, – диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин:

Менә 2 ел инде безгә Разил абый җитми. Безнең Мәскәүдәге якташларга җитми ул, аның иҗатын яратучылар бик күп. Менә күптән түгел Алия апа һәм якыннары белән иҗат кичәсе оештырдык. Үзе фани дөньяда булмаса да, Разил абый безнең янәшәдә, залда кебек тоелды. Безнең белән бергә утырып, халыкка шигырьләрен укыгандай булды. Мәскәү өлкәсендә безнең бихисап якташларыбыз яши. Алар анда төрле елларда, төрле заманнарда киткәннәр, кемдер эшкә киткән, икенче берәүләр эшкә күчкән. Ә Разил абыйның шигырьләрен тыңлагач, күпләр туган якка кайтты, әти-әниләренең каберләренә кайттылар, – дип сөйләде җитәкче.

Татарстан Республикасының халык шагыйре, Разил абыйның баҗасы Рәдиф Гаташ:

Разил Вәлиев белән яшь вакыттан ук таныш идек. Әле аңа 18 генә яшь иде. Бик күп тапкырлар бергә шигърият буенча да, дөнья буйлап та сәяхәт иттек. Шунысы кызыклы, ул бәләкәйдән үк китапханәне яратты. Бәхетенә, үзе дә китапханәдә директор булып – аннан милли китапханә ясады. Разил – китап дөньясы белән яшәде. Бүген менә «Курган» зират комплексында ачылган аның кабер һәйкәле дә – борыңгы мәдәниятләрнең, легендаларның бер җыелмасы булып калыкты. Әйтергә кирәк, архитектура ягыннан да бик матур, – дип бәян итте ул.

Чарада катнашучылар Разил Вәлиевның әсәрләрендә ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һәм башка изге хисләр хөкем сөрүен дә билгеләде. Ул язган шигырьләрне, тәрбияви, дип тә атадылар. Күпләр әйтүенчә, ул талантлы шагыйрь һәм публицист кына түгел, ә тулы бер буын өчен әхлакый маяк та булган.

Әдип хатыны сүзе: иренең тормыш мәктәбе һәм кайда чыныгу алуы

Разил Вәлиевның тормыш иптәше Алия Вәлиева:

Разил бик күпләр белән аралаша иде. Бүгенге көндә дә төрле төбәкләрдән, чит илләрдән шалтыратулар кабул итәм. Разил зур тормыш мәктәбен Мәскәүдәге әдәби институтта үтте. Анда аның педагогы һәм остазы Лев Ошанин булды – ул искитмәле шәхес иде, аның җырлары бөтен дөнья буйлап яңгырап торды заманында. Аннары тормыш иптәшем Татарстан Дәүләт Советында чыныгу алды. Бу, әлбәттә, дипломатия мәктәбе, иҗтимагый-сәяси белем, грамоталылык һәм җаваплылык. Кешенең трибунага чыгып халыкка нидер җиткерәсе килсә, ул аны ныклап уйлап хәл итәргә тиеш. Кайвакыт ирем, төннәр буе йокламыйча, чыгышларын уйлый һәм әзерли иде, – диде ул.

Күренекле шәхеснең тол хатыны, һәйкәлнең ясалышына, аның үзенчәлекле булуына да игътибар юнәлтте. Чыннан да, һәйкәл игътибарны җәлеп итәрлек булган.

Ул татар халкы өчен күпне эшләде. Башка милләтләргә дә ихтирам белән карады, интернационал булды. Ул үзе дә якты күңелле, изге җанлы кеше булганга, һәйкәлне дә ак таш граниттан куярга булдым. Менә һәйкәл ташларында чәчәкләр дә сурәтләнгән, мәңгелек чәчәкләр ясаттык. Разилем Көнчыгыш тарихы, мәдәнияте белән кызыксынганга да шулай итеп ясадык, – дип йомгаклады ул чыгышын.

Мәрасим һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

  • Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. Ул башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күрше Шәңгәлче авылының 8 еллык мәктәбендә һәм Түбән Кама урта мәктәбендә укый.
  • 1965-1967 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультеты студенты, 1967 елда «Казан утлары» журналында әдәби хезмәткәр булып эшли, ә 1967-1972 елларда Мәскәүдә Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. 1976 елдан «Ялкын» журналының редакция коллегиясенә керә, 1981 елдан 2023 елга кадәр Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм 1981-1986 елларда СССР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы була. Разил Вәлиев ТАССР Югары Советы (1990-1995) һәм ТР Дәүләт Советы (1999-2019) депутаты була. Ул – Россиянең җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1997) һәм ТР Халык шагыйре (2011). 2023 елның 20 октябрендә вафат була.
  • Разил Вәлиев истәлегенә һәйкәл ачылудан фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар