Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Разил Вәлиев: "Камал театры яныннан үтеп барам: чабата кадәр хәрефләр белән “70 яшь” дип язып куйганнар..."

3 апрельдә Казанда, Г.Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган кичә булды. Бәйрәм котлауларга корылган юбилей кичәсе итеп түгел, җырчы-шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Тамашачыга 4 сәгать буена затлы шигырьләр һәм җыр тыңлап ләззәтләнергә мөмкинлек туды.

news_top_970_100
Разил Вәлиев: "Камал театры яныннан үтеп барам: чабата кадәр хәрефләр белән “70 яшь” дип язып куйганнар..."

"Intertat.ru" әлеге бәйрәмнән фоторепортаж әзерләде.

Гәрәй Рәхим: “Мин озак еллар синең уң кулың булдым...”

Разил Вәлиев: “Син шул гомер бергә эшләп минем сулагай икәнне белмәдеңме?”

“Мин акыллы кешеләр белән дус булдым. Мәсәлән, Рабит Батулла...”, – диде Разил Вәлиев сәхнәдән.



Разил абый шигырьләрен Артем кебек елмаеп та укырга була...



... Зөлфәт кебек хисләнеп тә.



К.Тинчурин театрының гитаралы егетләре.



Яшь Алия белән яшь Разил ролендә – Айсылу Мөсәлләмова белән Артем Пискунов.



Бүгенге Алия Мидхәтовна белән Разил Исмәгыйлевич – үзләре.



“Ватаным” – Разил Вәлиев белән Рәшит Абдуллинның иҗади дуслык җимеше: “Батырлар утларга керделәр, тик исән булсын дип Ватаным...” Солист – Артур Исламов.



Язучыларның язучыга бүләге – түбәтәй, дисбе, намазлык.



“Ак пароход”, Илүсә Хуҗина җырлый.



Төрки кардәшләр котлавы.



“Борынгы төркиләр, димәк, татарлар да шушы савыттан әйрән эчеп, бөтен Евразия буйлап үткәннәр”.



Якутиядән килгән кунак Андрей Борисов камчы белән явыз рухларны куу буенча мастер-класс бирә.



Рәссам Зөфәр Гыймаевның 3 ай ярым буе ясаган портреты.



Таҗлы Сәйдә Мөхәммәтҗанова.



Якташлар котлавы. Алгы планда – “иң төп якташ” – Алмаз Хәмзин.



Якташ Рафаэль Сәхәбиев.



“Дисбе”, Илдус Әхмәтҗанов укый.



Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина җырлый.



Ренат Ибраһимов башкаруында – “Төсле җыр”. Рәшит Абдуллин көенә язылган бу җырның ни дәрәҗәдә популяр булуын өлкән буын яхшы хәтерли.



Разил Вәлиев: “Камал театры яныннан үтеп барам: чабата кадәр хәрефләр белән “70 яшь” дип язып куйганнар – ә мин бер күземне капладым да, “яшь” дигән сүзгә карадым. Шулай яшь булып яшим әле”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100