Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Район - шәһәр юлы: автобуслар&шәхси пассажир йөртүчеләр

Татарстанның күп кенә район үзәкләреннән башкалабызга бара торган автобуслар юк. Халык очраклы туктаган машиналарга, шәхси машиналары белән пасажирлар ташучыларга утырып китәргә мәҗбүр. Транспорт проблемасы турында юлда йөрүчеләр һәм шәхси машиналарында кеше ташучылар белән дә сөйләштек.

news_top_970_100
Район - шәһәр юлы: автобуслар&шәхси пассажир йөртүчеләр

Кеше гомеренең байтак өлеше юлда уза: каядыр барабыз, кайтабыз, китәбез. Кызганычка каршы, юл фаҗигаләре турында да еш ишетергә туры килә. Күптән түгел генә Чистайда булган юл һәлакәтендә берьюлы җиде кешенең үлеме бөтен кешене тетрәндерде. Автобус булмау сәбәпле, Лениногорскида яшәүчеләр «Лада Ларгус» автомобиленә утырып юлга чыккан, авария нәтиҗәсендә, машинага ут кабып, барысы да һәлак булды.

Кемдер автобуста йөри, берәүләр машинада җилдерә. Республикабызның бөтен район үзәкләреннән дә шәһәргә бара торган автобуслар юк, алар урынына «перевозчик»лар, ягъни шәхси машиналарында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләр бар. Балык Бистәсе районыннан шәһәргә бара торган автобусларның туктатылуы һәм кешеләргә очраклы машиналарга утырырга туры килүе хакында да язган идек инде. Әлеге проблеманы халык йөрмәве белән аңлаталар. Транспорт проблемасы бер Балык Бистәсе районында гына түгел. Бөгелмә, Базарлы Матак, Чирмешән районнарында да шул ук хәл икәнен язалар.

Автобуслар булмаган заманда юл чатыннан «попутка»га утырып китәләр иде. Хәзер эш ул яктан җайлашты: «Бла-бла кар», «Попутчики» кебек төркемнәрдә үзеңә кирәкле җиргә бару өчен машина табу кыенлык тудырмый. Вакыты, телефон номерлары, машинаның кайдан китәсе – барысы да бәйнә-бәйнә язылган. Шалтыратып урын турында белешәсе генә кала.

Моннан әле 10-15 еллар элек кенә күбебез бәйрәмнәрдә авылга кайтыр өчен автовокзал юлын таптый иде. Билетларны хәтта берничә көн алдан да барып алып куйган чаклар булды. Соңыннан шәхси автобуслар барлыкка килде. Телефон номеры буенча гына шалтыратасың да, диспетчерлар сине билгеле бер урынга язып куя.

Хәзер исә, киресенчә, машинасы булмаган кешегә район җиренә кайту кыенга туры килә. Кеше аз йөри торган район үзәкләренә кайтучы автобуслар юк диярлек. Халык курыкса да, берәр шәхси машинага утырып барасы җиренә китә, чөнки аның башка чарасы юк. Журналист, язучы Гөлназ Мөхәммәт тә шул хакта сөйләде.

 

Фото: © Солтан Исхаков

Мин үзем автобуска утырып барырга яратам. Буага көнендә барып, көнендә кире килергә кирәк булган чаклар булды. Иртүк китә торган автобус юк, элек бар иде алар.

Кеше йөри торган автобусларның бөтенесен юкка чыгарып бетерделәр. Элек эшләр беткәч, кичке биштә генә китә идек, аннары аның вакыты дүрткә күчте, хәзер сәгать уникедә. Анысы да бетәр инде бераздан, шул шәхси машина йөртүчеләр генә кала. Алар бит бик куып йөриләр, куркыта. Теге автобуслар шәхси эшмәкәрнеке булса да, автовокзалдан китә, тикшерелә, карала торган иде.

Ул «Лада Ларгус» машинасы белән кеше ташучылар халыкны китерәләр дә, аннан икенче эшкә китеп баралардыр дип уйлыйм мин. Бер Буада гына түгел, шәхси машиналары белән кеше ташучылар бөтен районнарда да бар, – ди ул.

Гөлназ Мөхәммәт сөйләвенчә, аларның берничә китә торган «нокта»лары бар: онкология диспансеры, РКБ һәм тагын берничә урын. Район үзәкләреннән кеше алып киләләр дә, бераздан кайтасыларны җыеп кире кузгалалар.

Аларның кичке якта йөрүчеләре дә бар. Без шулай тикшерелмәгән таксистларга утырып йөрергә мәҗбүр булабыз. Шушы Чистайдагы авариядән соң тагын Буага кайтып килергә туры килде. Эзләп карадым, башка җай юк. Булган автобуслары да бер-ике кеше өчен йөрмибез дип, рейска чыкмый. Машина йөртә алмаган кешеләр, олы яшьтәге кешеләр дә бар бит. «Попутчик» кебек чатлардан машина эзләп табып йөрибез инде.

«Лада Л0аргус»ка кеше күп сыя! Аның соңгы рәтендәгеләре утыргыч аркылы кереп утыра. Бер-бер хәл була калса, арттан чыгып та җитеп булмыйдыр. Ул машина йөртүчеләре юл буе барганда бер-берсе белән элемтәдә булып, кая ЮХИДИ хезмәткәрләре торганны хәбәр итешеп торалар.

Автобус булса, утырып кайтуы бик рәхәт булыр иде. Болай кемгә утырып киткәнеңне белмисең дә, – ди Гөлназ ханым.

«Алар белән йөрү бик уңайлы: кая кирәк, шунда илтәләр»

Алисә республикабызның бер районында яши. Казанга килгәндә шәхси машиналары белән пассажирлар йөртүчеләргә утырып килә һәм ул аларга бик рәхмәтле:

«Попутчик»лар хезмәтен еш кулланырга туры килә. Казанда читтән торып укыйм, РКБ яисә башка хастаханәләргә барырга кирәк булган чаклар бар. Бик уңайлы: өйдән алып китәләр, кирәк адреска илтеп үк куялар. Аларга курыкмыйча посылка, төрле әйберләр дә биреп җибәрергә була. Ватмый, сындырмый тиешле кешесенә вакытында җиткерәләр дә.

Мин андый куркаклардан түгел, үзем сигезенче ел руль артында йөрим. Зур юлларда барганда, әлбәттә, шоферның ничек йөргәне сизелә, күренә. Безнең шәхси перевозчикларның тизлек арттырып, юл кагыйдәләрен бозганын күргәнем юк, бозарга да язмасын! – ди Алисә. 

 «Район халкы безгә рәхмәт әйтеп тора»

Социаль челтәрләрдә барасы җиреңә утырып китәр өчен машина табу авыр түгел. Чаллы, Лениногорскига бару өчен элемтә диспетчер аша башкарыла. Кызганыч ки, диспетчерның комментарий бирергә вакыты булмады.

Тагын бер шәхси кеше ташучы шушы арада гына үзенең рәсми рәвештә эшкә урнашачагы турында хәбәр итеп, сөйләшүдән баш тартты. Сөйләшергә риза булган «перевозчик»ларны табуы җиңел генә булмады. Шулай да бер машина йөртүче әңгәмә корырга риза булды:

Безгә әбиләр, бабайлар Казан хастаханәләргә алып баруны сорап мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләр шәһәрдә адашырмын дип тә курка. Без аларны өйләреннән кереп алып, кирәк җирләренә илтеп куябыз. Клиентларыбыз барысы да канәгать, рәхмәт әйтеп калалар. Күбесенә автобуска карый безнең белән бару җайлырак, чөнки автобус автовокзалга кадәр генә бара бит. Мәсәлән, безнең районнан Казанга бара торган автобуслары да юк. Без ике кеше шулай йөрибез. АТПга автобус бирү файдага түгел, табыш китерми, чөнки кеше аз.

Безне беркем дә тикшерми. Без үзмәшгуль булып теркәлгән «курьер хезмәте». Кайсына документлар җибәрергә, кемгә хастаханәдән анализларын кереп алырга, я булмаса берәр әйбер җибәрергә кирәк – бөтенесе дә безнең хезмәттән файдалана. Минемчә, без уңайлы тормыш шартлары тудырырга ярдәм итәбез.

Әлбәттә, безне «лицензиясез кеше ташыйлар», дип гаепләүчеләр дә бар. Кеше үзе безгә мөрәҗәгать итә икән, димәк, ышана дигән сүз. Гадәттә, көнгә 6 кеше бара безнең белән. Балаларны без һичшиксез махсус утыргычларга утыртабыз. Беркөнне генә дүрт бала белән бер хатын шәһәргә барды, әле шуның берсе күкрәк баласы иде. Юл йөрү кагыйдәләренә туры китереп, балаларга тиешле утыргычлар да куйдык, иң кечкенәсенә автолюлька да булды. Кеше йөртү кагыйдәләрен бозмыйбыз, артык кеше алмыйбыз. Безгә район халкы рәхмәт әйтеп кенә тора, чөнки без дә эшләмәсәк, башка йөрү чарасы булмаячак, шул гына, – ди ул.  

Машина йөртүче: «Проблемалар безнең өскә килеп аварга һәм өч ел буе эшләгәнебез бер мизгелдә юкка чыгарга да мөмкин, исемемне язмагыз», – дип тә үтенде.

 

Фото: © Александр Эшкинин

«Ризасызлык белдерүчеләр юк»

Апаска кайтырга теләгән кешеләр төркемендә белдерү калдырган Марат исемле бер шоферга шалтыраттым.

Мин Казанда такси хезмәтендә эшлим һәм һәр иртә Апастан кирәк кешене утыртып алып киләм. Кайвакыт нәрсәне дә булса илтергә, алып кайтырга сораучылар да бар. Мин инде 8 ел шулай районнан шәһәргә барып эшлим. Башта арендага алынган машинада шулай йөри идем, хәзер үземнекендә. Шәһәрдә 5 сәгать эшлим. Заказлар булмаса, иртәрәк тә бетерәм. Утырып кайтырга, килергә, китәргә теләгән кешеләрне эзләмим, алар мине үзләре эзләп таба. Автобусларны көтеп торасы килмәгән кешеләр дә бар яисә кемнедер өеннән үк барып алырга кирәк була. Бәядә дә аерма юк.

Кама Тамагы, Тәтеш якларыннан да заказлар булгалый, шуннан да әйләнеп үтәм кайвакыт. Минем «судимость» бар, район җирендә беркая да эшкә алмыйлар. Юл хезмәтенә эшкә урнашырга теләгән идем дә, булмады. Хөкем ителгәннән соң инде 10 ел үтте югыйсә, ә рәсми рәвештә берәү дә эшкә алырга теләми.

Апастан шәһәргә кеше төяп йөргәннә дәгъва, ризасызлык белдерүчеләр булмады, мин бит кешеләрне тукталышлардан алып китми, – ди ул.

«Безнең компетенциядә түгел»

Шәхси машиналарында кеше ташу белән шөгыльләнүчеләр һәм автобуслар проблемасына ачыклык кертергә теләп Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать иттек:

Шәхси пассажир йөртүчеләрне контрольдә тоту ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы компетенциясендә түгел. Заказ буенча кеше йөртүчеләр эшчәнлеген күз уңында тоту Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча дәүләт автомобиль юллары хезмәтенең Урта Идел төбәкара идарәсенә карый (Средне-Волжское МУГАДН).

2015 елгы Федераль закон һәм ТР Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән карар нигезендә министрлык Татарстан Республикасы территориясендә муниципалитетлар арасында даими пассажирлар йөртү маршрутларын оештыра.

Бүгенге көнгә республиканың 44 муниципаль берәмлегендә муниципалитетлар арасындагы маршрутлар буенча пассажирлар ташу эше оештырылган, 164 маршрут эшли. Кукмара районында тимер юл да бар. «Казан-Кукмара» юнәлеше буенча көн саен 8 пар поезд йөри. Бу халыкның пассажирлар ташуга булган ихтыяҗын тулысынча каплый.

Коронавирус инфекциясенең таралуын кисәтү буенча чикләү чараларын үтәү чорында муниципалитетлар арасында даими пассажирлар йөртү маршрутлары вакытлыча кыскарылган иде. Бүгенге көндә әлеге маршрутлар эше кабат торгызылган, – дип аңлаттылар министрлыкта.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Кеше йөртү өчен үзмәшгуль булу гына җитми»

Шәхси машиналарында пассажир йөртүчеләр белән бәйле булган сорауларга җавап табарга теләп, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең дәүләт автомобиль юл күзәтчелеге буенча Урта Идел төбәкара идарәсенә шалтыраттык: «Автобуслар белән пассажирлар йөрткәндә юридик зат, шәхси эшмәкәр статусы булу зарур. Бу лицензия бирүне көйли торган федераль законда да, хөкүмәт карарында да әйтелгән. Машина йөртүчене исәпкә алмаганда, сигез пассажир урынлы транспорт чарасында кеше йөртү өчен, җиңел автомобильдә пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт алырга тиеш. Үзмәшгульләргә бу рөхсәт, лицензия бирелми. Шәхси эшмәкәр яки юридик зат булырга кирәк.

Сигез урынга кадәрле М1 категоряиле тарнспорт чараларына лицензия һәм рөхсәт бирү Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында. Бу сораулар белән анда мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге «перевозчик»лар мәсьәләсен Президент каршындагы юл хәрәкәте иминлеге коллегиясе утырышында күтәрдек. Хәзерге вакытта «шәхси пассажирлар йөртүчеләр» проблемасы карала, ничек буласы әле билгесез. Лицензия алу сорауларына җавап бирә алмыйм, бу безнең карамакта түгел», – дип аңлатты баш дәүләт инспекторы Вадим Волошин.

«Пассажирлар йөртүчеләрне контрольдә тотарга кирәк»

Шәхси машиналарында пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләрне контрольдә тотарга кирәкме дигән сорау белән Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте, Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Юрий Кулагинга мөрәҗәгать иттек:

Әлбәттә, контроль кирәк. Шәхси машиналарында пассажирлар йөртүчеләр үзләренең вазыйфаларын намуслы башкарулармы икәнен тикшереп торырга кирәк. Утырып йөрүче пассажирлар сыйфатлы хезмәт алырга тиеш. Бу хезмәтнең сыйфат ягын күздә тотарга һәм тикшерергә кирәк.

Икенче яктан караганда, 90нчы елларда юл чатында кешеләр кул күтәреп басып торалар иде дә, утырып китәләр иде. Кемдер эштән соң шулай акча эшли икән, бүгенге көн вәзгыятеннән чыгып, акча эшләү ысулы буларак, бу да начар түгел. Дөрес, бу очракта дәүләт ягыннан контроль булмый, салымнар түләнми.

Тормыш, вәзгыять үзгәреп тора бит. Бүген кешеләрнең кереме кими бара. Үз вакытында кертелгән тәртипләр, кабул ителгән законнар вәзгыять үзгәреше артыннан өлгерә алмый.

Утырып йөрүче пассажирлар өчен әлеге хезмәтнең куркынычсыз булуын контрольдә тоту кирәк, – дип аңлатты ул.

Нәтиҗә шундый: бу өлкәне беркем дә контрольдә тотмый. Дәүләт карамагындагы автотранспорт предприятиеләре юкка чыкканнан соң автобуслар булмаячагы көн кебек ачык. Авылларда яшәүче автомобильсез кешеләрнең каядыр барырга кирәклеген беркем дә хәл итәргә җыенмый булып чыга. Шуңа да, «попутчик» булырга туры килә икән, берничә кагыйдәне истә тотарга тырышыгыз:

1.Машинаның номерын, маркасын, йөртүченең исемен берәр танышыгызга хәбәр итегез. Моны йөртүче дә күрерлек итеп эшләргә кирәк. Мәсәлән, мин шундый машина белән киләм, каршы алырсың, дип шалтыратып әйтәсез.

2.Юлда йөргән танышларыгыздан кемгә утырырга икәнен белешегез. Кем каты чапмый, ипләп йөри – моны ачыкларга була.

3.Таныш түгел кешенең машинасының арткы утыргычында инде ике кеше утыра, алар попутчик түгел икән, утырмагыз.

Хәерле юллар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100