Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәләкәенә көчкә әйттек...» Чистайдагы автомобиль янган һәлакәттә яшь ана һәм бала үлгән

Язгы буран, карлы юл кичә коточкыч бәлагә китерде:  Чистай районында Казан-Оренбург трассасының 135 нче чакрымында Iveco йөк машинасы һәм «Лада Ларгус» автомобиле бәрелешүе нәтиҗәсендә, җиде кеше юл корбаны булды.

news_top_970_100
«Бәләкәенә көчкә әйттек...» Чистайдагы автомобиль янган һәлакәттә яшь ана һәм бала үлгән
Гөлназ Зиннурованың шәхси архивыннан (кара чәчлесе, басып торганы - мәрхүмә Регина Гыйззәтуллина).

Татарстанның дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов әйтүенчә, башлангыч мәгълүматлар буенча, бәрелешкәннән соң җиңел машинага ут капкан. Нәтиҗәдә йөк машинасының кабинасы янган, җиңел машина тулысынча янып беткән. “Лада Ларгус” юл тайгак булу сәбәпле каршы юлга чыккан дип фаразлана. Автомобиль газ баллоны белән җиһазланган булырга мөмкин.

“Ларгус”тагы алты кеше – машина йөртүче һәм биш пассажир фаҗига урынында җан биргән. Җиңел автомобильдә бер пассажир исән калган дип хәбәр ителгән иде. Авариядән соң Республика клиник хастаханәсе санавиациясенең вертолеты клиникага китергән булган. Аның тәне бик каты пешкән булган, табиблар җәрәхәтләре исән калырлык түгеллеген раслаган. Исән калган бердәнбер пассажирның да узган төндә йөрәге тибүдән туктаган.

​​​​ДРКБ дан өйгә кайтышлары булган

Җиде корбанның икесе – 31 яшьлек Регина Гыйззәтуллинаның 11 яшьлек кызы Лилия белән Республика балалар клиник хастаханәсендә дәваланудан соң өйгә кайтышлары булган. Лениногорск районы Шөгер авылында аларны әби-бабалары, Регинаның кече кызы – 9 яшьлек Инара, күршеләре көтеп торган. Ире Мансур көндез  Самарада эшлә булган, кич кайткан.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында балага алты яшь дисәләр дә, чынлыкта балага февральдә унбер яшь тулган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Регинаның күршесе, дусты Гөлназ Зиннурова сөйләде. Аның сүзләренчә, Регинаның җәсәде әлегә Казанда моргта экспертизада.

Гөлназ дустының якты рухына иң җылы сүзләрен җиткерде.

– Регина бик гади, ярдәмгә атлыгып торучы кеше, Мать Тереза иде инде. Кем нәрсә дип чакырса да, бөтен җиргә йөгерә иде. Беркайчан беркемне кире бормады. Ике баласының да ата-аналар комитетын җитәкләп алып барды ул. Ничә ел мәктәптә укытучыларга булышып, шундый актив иде, зарлана да белмәде.

Регина кызы инвалид булгач, эшләмәде, өйдә торды. Инвалидлык биргәннәренә бер ел. Алар кызы белән ай саен Казанда Республика балалар хастаханәсендә (ДРКБ) берничә көнгә ятып-ятып ала иделәр. Баласында чир бар аның. Айга бер тапкыр Казанга йөреп дәваландылар. Чираттагы дәваланудан өйгә кайтып килешләре иде, кайтып кына җитә алмадылар... – дип авыр сулап куйды Гөлназ.

“Бәләкәй кызына бүген генә көчкә әйтә алдык”

Гөлназ күршеләр булып 12 ел бергә дус-тату яшәүләрен әйтте.

– Кияүгә чыкканнан соң, шулай бер йортта тора башладык. Беренче балаларыбызны да бер тирәдә таптык. Аларда да, бездә дә икешәр кыз, алар дүртәү бергә үстеләр. Кызык кеше иде ул Регина, шат күңелле иде. Балалар бергә үскәч, гаиләдә кызык хатирәләр булды инде, бәйрәмнәргә бергә йөрдек, туган көннәрне бергә уздырдык, табигатькә бергә чыга идек.

Кичә Регина белән Лилиянең вафаты турында белгәч, балалар да акырып еладылар, коточкыч булды, төнлә йокламадык, әби-бабайлары да, үзебез дә - җыеныбыз елып чыктык.

Халәтләрен күз алдыбызга китерәбез дә, йоклаганнардыр, сизми калганнардыр, дип өметләнәбез инде. Үзебезне шулай юатабыз. Кайчак автобуста да кайта иде ул, бу юлы ашыкканнардыр, тизрәк кайтасы килгәндер, шуңа машинага чыккандыр. Алар Казаннан 2 нче яртыда чыгып киткән, автобус кичен 5 тә генә.

Барыбызда да шок, бәләкәй кызына бүген генә көчкә әйтә алдык. Әле аңлап та бетермәде бугай: “Бәлки әле дәваларлар әни белән Лилияне”, - дип елый, ышана алмый. Җирләгәннән соң ышансак кына инде, әле беребез дә ышанмый. Без Инараны кичә үзебезгә алып кайттык, белмәсен дип, телефонын да алдык, чөнки иптәш кызлары группаларда яза башладылар.  Хәзер дә ничек тә юатырга, оныттырырга тырышабыз инде, - дип уртаклашты Гөлназ.

Регинаның тормыш иптәше Самарадан кайткач, Регина һәм Лилияне каршы алырга Гөлназның ире белән барган булган.

– Минем ирем Лениногорскидан авылга алып кайтырга тиеш иде аларны. Вакытында кайтып җитмәгәч, аннары ватсапта авария турында хәбәр күрдек, шалтыратырга тотындык: моргка да, Чистайның кизү бүлегенә дә... Гудок барды – трубканы алмадылар. Шуннан телефон аша сораштыра башладык, иремнең танышы янгын сүндерүче, шуның аркылы фаҗигадә Регина белән Лилия дә булганын белдек.

Ире сүз дә әйтә алмас халәттә, шуңа бүген Казанга документлар рәсмиләштерергә дә туганнары белән җыелышып киттеләр.

Әле бүген бирмиләр икән җәсәдләрен, иртәгә булыр инде, ДНК га анализлар бирделәр алар, төкерекләрен алдылар, чөнки тышкы яктан танырлык түгел, диделәр, - дип сөйләде.

Гөлназ сүзләренчә, фаҗигагә кадәр авыр тойгы белән яшәп алганнар. “Әллә нинди генә хис булды, авариягә кадәр эч пошты, йөрәк урында түгел иде, хәтта өр-яңа машиналары да ватылган иде”, – диде.

– Алыштыргысыз кешеләр юк диләр, бар икән, төнлә бала чирли дисәң дә, йөгереп керә торган кеше иде ул. Үзе белән бергә безнең җанның да өлешен алып китте, - диде дусты.

“Нәрсә тойганымны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый”

Регинаның тагын бер иптәш кызы – адашы Регина Карпова белән бергә эшләп тә алганнар.

– Дустым үлеме аркасында нәрсә тойганымны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Мин үземә ярдәм кирәк чакта аңа таяна, серләремне ышанып тапшыра, файдалы киңәш ала идем. Аның зиһене, юмор хисе, тормыш энергиясе бетмәс-төкәнмәс иде. Ул беркайчан бирешмичә ахырга кадәр бара торган кеше иде. Ул беркайчан беркемнән көнләшә, хөсетләнә белмәде, киресенчә, сөенә иде.

Без аның белән бер йортта, күрше подъездларда яшәдек. Бер зур тату гаилә булып яшәдек, бары тик төрле фатирларда гына. Ул балаларны үлеп яратты, балалар да аңа мөкиббән китте. Ул булган һәр бәйрәм бик күңелле, уеннар, табышмаклар белән уза иде. Ул баскан җиреннән төрле ярыш, бәйгеләр уйлап чыгарып, алар бөтен кешегә кызыклы була иде. Зур хәрефтән Кеше дип әйтәсе килә аның турында. Бик хезмәт сөючән, теләсә кайсы эшне намус белән, җиренә җиткереп башкара, гадел була иде. Идеяләре ташып тора, иҗади шәхес, теләсә нинди проблеманы тыныч кына хәл итә белә иде. Регина арабыздан китсә дә, йөрәкләрдә мәңгегә калачак, - дип уртаклашты.

Йөк машинасы – «Россия Почтасы»ныкы. Аның йөртүчесе һәм пассажиры зыян күрмәгән, алар әле җиңел машинадагы кешеләрне дә чыгарырга тырышап караганнар, берсен чыгара алганнар. “Татарстан почтасы” фаҗигадә һәлак булганнарның кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерделәр.

– Почта машинасында булган хезмәттәшләребез хәзер шок халәтендә, аларга табиблар ярдәм күрсәтә. Без фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүдә тулысынча ярдәм күрсәтәчәкбез, - дип яздылар.

Тикшерү комитеты «юл хәрәкәте һәм автомобильдән файдалану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык аркасында берничә кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча җинять эше кузгатты. 

Фаҗигәдә һәлак булучыларның якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. 

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 4 апрель 2022
    Исемсез
    Урыннары җәннәт түрләрендә булсын🤲Бик зур кайгы...Якыннарына күркәм сабырлык бирсен Ходай🤲Авария булган урыннан узганда да йөрәк кысып куя😢
  • 4 апрель 2022
    Исемсез
    Бигерэк авыр кайгылар, барсына да куркэм сабырлык бирсен🤲🤲🤲, курмэгэннэргэ курергэ язмасын, авыр туфраклары жинел булсын🤲🤲🤲
  • 31 март 2022
    Исемсез
    И,Раббым,узен сакла!!!Курэчэклэр булмасын!!!Курэчэк куз йомдыра дилэр шул.Урыннары жэннэттэ булсын!!!Туганнарына куркэм сабырлык!!!
  • 31 март 2022
    Исемсез
    Кугандыр инде шоферы. Яп яшь гомерләр кызганыч
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100