Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов: Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова бәхәсе фанатлар бәрелешенә китерде

Элвин Грей һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасындагы гауга фанатлар каршылыгына китерде. Татар эстрадасының күренекле җырчысы Раяз Фасыйхов моны фанатлар бәрелеше дип тә атады. “Интертат” хәбәрчесенә ул шушы низагка карата фикерен җиткерде.

news_top_970_100
Раяз Фасыйхов: Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова бәхәсе фанатлар бәрелешенә китерде

Андый хәлгә калмас өчен нишләргә, дип сорыйм Раяздан, иң элек. Ул җор итеп кенә: “үзең генә җырларга кирәк”, ди һәм көлә. Шулай да, үзенең дә Гүзәл Уразова белән дуэт җырлау хыялы булуын яшермәде.

– Бу очракта кем хаклы икәнен кистереп әйтә алмыйм, икесенең дә иҗатын хөрмәт итәм. Минемчә, аңлашылмаучанлык туган очракта да, аны үзара тыныч кына хәл итеп тә була иде. Бер-береңә карата ризасызлык туса да, әйтәсе сүзләрне Инстаграм челтәре аша түгел, ә шәхсән җиткерергә дә мөмкин. Ә болай хәзер бу тема фанатлар көрәшен тудырды кебек килеп чыга.

Без бит, мәсәлән, ресторанга килгәч, ресторатор белән ит пешерүче арасындагы мөнәсәбәтләргә тыкшынмыйбыз. Бу очракта да шулай: тамашачы билет сатып алып килә, концертны тыңлый һәм кайтып китә. Ә җыр тууында кем, кайчан, ничек катнашканы эстрада кухнясында гына калырга тиеш иде. Ә бу кухнядан хәзер гади халык, киң җәмәгатьчелек тә хәбәрдар дигән сүз. Ямьсез күренеш булды дип саныйм. Бу бер дә бизәми, ир-ат буларак, Радикны бигрәк тә. Бәлки, Радикның концертлары алдыннан янә үзе турында исенә төшерәсе килгәндер – әйтә алмыйм, ди Раяз.

Җырчы сәхнәдә эшләү дәверендә үзенең җырга авторлык хокуклары буенча килешүләр төзеп эшләмәвен әйтте.

– Бераз иске карашлылык та бардыр инде, ләкин мин мөнәсәбәтләрне шул сүз аша гына корып, сүзгә ышанып кына эшлим. Ничек кенә булса да, “синең җырларыңны җырлыйм әле” дип сораучыларга мин каршы килмим. Тамадалар мөрәҗәгать итә, мәсәлән. Җырлагыз рәхәтләнеп, дим, гәрчә кыйбатлы аранжировкалар белән эшләнгән җыр булса да. Без болай да җир йөзендә күпме генә татар инде, тар күңелле булып, саранланып, бер-беребезнең башын ашап ятсак, ни була инде ул!

Раяз Фасыйхов Зөһрә Сәхабиеваның да Филүс Каһировка Хәйдәр Бигичев җырларын башкарганы өчен шелтә белдергәнен аңламый.

– Җырласа ни булган. Беренчедән, Филүс кебек югары сәнгать осталыгында Хәйдәр абыйның җырларын яңадан кайтарып башкару өчен рәхмәтле булырга кирәк. Икенчедән, Хәйдәр Бигичев үзе иҗат иткән җырлар түгел бит инде ул, - ди.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100