news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов: «Сайлау көнне бездә эш белән бәйрәм һәрвакыт бергә була иде»

news_top
Раяз Фасыйхов: «Сайлау көнне бездә эш белән бәйрәм һәрвакыт бергә була иде»
Фото: видеодан скриншот

Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов кечкенәдән сайлау көнне бәйрәм рухын тоеп килүен сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге көнне гаиләдә һәрвакыт эш белән бәйрәм бергә булган. Җырчы кызы Венера һәм улы Рамазан белән ТНВ телеканалында теле-радиомарафон кысаларында «Болгар» радиосы студиясендә кунак булды.

«Минем әти мәдәният йорты директоры булып эшли иде. Шуңа күрә бездә эш белән бәйрәм һәрвакыт бергә була иде. Сайлау көнне иртә таңнан шау-шу башлана, өйдә бәйрәм рухы. Бүгенге көндә бездә дә шулай ук, без дә балаларга әлеге традицияне күчерергә тырышабыз. Мин кечкенәдән бирле аларны үзем белән йөртәм. Без беренче көнне үк бергә барып сайладык. Октябрьдә кызыбыз Венерага 18 яшь тула, аннары ул үзе дә сайлый башлаячак. Бу, әлбәттә, бәйрәм, хатыным өйдә тәмле ризыклар пешереп көтеп тора», – дип сөйләде ул.

Соңыннан Фасыйховлар гаиләсе бергәләп җыр башкарды.

  • Бүген 8:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында Россия Федерациясе Федераль җыены IX чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган 14 сәгатьлек телемарафон башланды.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар