Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равия Мухина: Ревматоидлы артрит теләсә кайчан башланырга мөмкин

Сызланусыз яшәү, рәхәтләнеп бер авырлыксыз хәрәкәтләнә алу үзе зур бәхет. Кайберәүләргә урыныннан тиз генә кузгалып китү, менү-төшү, җил-җил генә йөрү бик газаплы. Шушы михнәтләрне кешегә мәкерле ревматизм чирләре китерә. Ревматик авыруларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, чиргә бирешмәс өчен кисәтү чаралары турында Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең ревматология үзәге җитәкчесе, югары дәрәҗәле табиб ревматолог, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина сөйләде.

news_top_970_100
Равия Мухина:  Ревматоидлы артрит теләсә кайчан башланырга мөмкин

– Равия ханым, ревматизм ниндирәк авыру ул? Республикада күпме ревматик авыру теркәлгән? Белгәнемчә, шәһәрдә махсус үзәк тә эшли. Аерым үзәк ачуга ихтыяҗ никадәр зур иде?

– Арабызда буыны сызлап карамаган кеше юктыр дип уйлыйм мин. Җир шарында һәр җиденче кеше буын чиренә дучар. Карасак, якыннарыбыз арасында да сызланып, култык таяклары белән йөргән кешеләр бар. Транспортка авырлык белән керүче кешеләргә игътибар итәбез. Кызганычка каршы, ревматик чирләр олыларны гына түгел, яшьләрне, балаларны да аямый. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, министрыбыз Гадел Вафин тырышлыгы белән быелгы ел сөяк-буын чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Бу бик мөһим.

Махсус үзәк ачылу мөһим иде, ни өчен дигәндә, ревматик чирләргә игътибар күптән бар, тик аларны тирәнтен өйрәнү, аерым үзәкләр ачарлык дәрәҗәгә җиткерү соңгы 50 елда гына сизелә. Киләсе елда Казан шәһәре ревматология үзәгенә 25 ел тула. Идел буе төбәкләре арасында ревматик чирләр белән шөгыльләнә торган беренче үзәк булды бу. Киләсе елга, шулай ук, Россиядә Ревматик чирләргә каршы көрәш институты барлыкка килүгә  дә 60 ел тула.

Республикада ревматик чир белән интегүче 500 меңнән артык кеше теркәлгән. Бу әле теркәлгәннәре генә, теркәлмәгәнен исәпкә алсак, бермә-бер артык. Безнең Казанда гына 14 меңгә якын ревматоидлы артритлы авыру теркәлгән. Татарстанда 200 меңгә якын кеше остеартроз чиреннән интегә. 1 меңгә якын системалы кызыл волчанка, Бехтерев чире теркәлгән.

150 дән артык төрле чирнең 80 е кеше организмына аеруча зыян сала. Чирнең 80 нән артык төре иммун системасы белән бәйле. Организмда иммун системасы бактерияләргә, вирусларга, стрессларга каршы тору, салкын тиюләрдән саклану өчен кирәк. Ә безнең очракта кешенең иммун системасы үзенә каршы көрәшә башлый. Күзәнәкләр үзенә тиң булган күзәнәкләрне ашый, шуңа күрә без иммун системасын күтәрү юнәлешендә түгел, ә, киресенчә, аның активлыгын басу юнәлешендә эшлибез. Менә шушындый капма-каршылыклы чирләр бар. Иң киң таралган авырулар – ревматоид артрит, остеартроз.

– Конференцияләрнең берсендә ревматик чирләрне хәтта яман шешкә тиңләргә мөмкин дигән идегез...

– Әйе, чыннан да, ревматоид артрит яман шеш белән тәңгәл килә дип саныйбыз. Бик күп социаль мәсьәләләр китереп чыгу аркасында, күп кенә ревматик чирләр яман шеш авыруларына охшаш дип санала. Европа илләрендә, Америкада да бу шулай. Ни өчен дисәгез, кеше чир башлануга 5 ел эчендә мөрәҗәгать итмәсә, дөрес диагноз куелмаса, пациент гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. 10 ел эчендә дөрес дәва булмаса, 90 процентка якын кешегә гариплек төркеме билгеләнә.

Ревматик чирләрнең күбесенең сәбәпләре билгеле түгел. Иммун системасының дисбалансыннан да булырга мөмкин. Иммун системасы агрессив рәвештә кешенең үзенә каршы эшли башлый. Шуңа күрә безнең даруларның да күбесе агрессивлыкны бетерә, яман шешләрне дәвалый торган препаратлар. Бары тик куллану өчен доза күләме генә азрак булырга мөмкин. Шәһәр ревматология үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында "бу бит яман шештән арындыра торган дару, ник моны билгеләдегез" дип сораучылар да була.

Әгәр ревматоидлы артритның уртача яшен алсак, ул 39-40 яшь. Бу хатын-кызның, ирнең балалар үстерә торган, рәхәтләнеп эшләп йөреп, карьера төзи торган вакыты. Менә шушы яшьтә кинәт кенә, аяз көнне яшен суккандай, ревматик чирләрнең бер төре башлана. Беренче ике елда 10 кешенең 25е, ә менә ун ел эчендә, инде әйткәнемчә, 100 кешенең 90 проценты гариплек төркеменә чыгарга мөмкин. Шуңа күрә без чаң сугып, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1965 елда 12 октябрьне артритка каршы, 20 октябрьне остеопорозга каршы көрәш көне дип билгеләдек. Халыкның гына түгел, җитәкчеләрнең дә игътибарын ревматик чирләр белән авыручылар проблемаларына йөз белән бору өчен билгеләнгән көннәр бу.

Тамак бакасы ревматизмга китерә?

– Ревматик чир белән балалар да авырырга мөмкин дидегез? Сабыйларда ничек килеп чыга соң бу авыру?

– Ревматоидлы артрит һәм башка авырулар теләсә кайчан башланырга мөмкин. Кешенең расасы, җенесе, яше дә моңа киртә түгел. Әйе, ревматик чир белән хәтта балалар да авырый. Минем 6 айлык авырткан баланы күргәнем булды. 2-3 яшьтә авырып китәләр һәм гомер буе шул ревматоидлы артриттан интегеп яшәргә мөмкиннәр. Кызганычка каршы, ревматик чирләр дәваланып бетә алмый, алар хроник формага күчә. Хроник чирләр аерым бер вакытта кискенләшергә мөмкин. Яз-көз фасыллары алмашынган вакытта, вирус инфекцияләре чыганак булган чорда алар ныграк кискенләшә, дәвалау җитәрлек булмаса, кискенләшү чоры 2-5 елга кадәр озаерга мөмкин. Әлбәттә, нәселдәнлек тә бар. Бер үк гаиләдә берәү ревматоидлы артрит, кемдер кызыл волчанка белән авырырга мөмкин.

Ревматизм чире күбрәк балаларда 7-15 яшькә кадәр һәм күбрәк кызларда очрый. Ревматизм тамак бакасыннан (ангина) яки скарлатинадан соң килеп чыгарга  мөмкин. Бигрәк тә, бу авырулар аяк өстендә үткәрелсә. Күп кенә ата-ана баласын өйдәге антибиотиклар белән үзләре дәвалый, авырып торган килеш укырга йөртергә тырыша. Дөресен әйтергә кирәк, тамак бакасына игътибар җитеп бетми әле ата-ана тарафыннан. Ревматизм тамак бакасыннан соң 10 көн-2 атнадан соң килеп чыгарга мөмкин. Тамак бакасы вакытында яки 10-14 көннән соң, кап-кайнар булып тез буыны шешеп чыга, кызарып тора, аннары 1-2 көннән үтеп китәргә мөмкин. Терсәк турычы кызарып ялкынсынып торырга мөмкин, ул да үтеп китә, ләкин үкенечле нәтиҗәләре соңрак булуы ихтимал. Ревматологларда шундый сүз бар: ревматизм буыннарны ялап кына китә, ә аның мәкерлеге йөрәкнең зәгыйфьлегенә китереп, аны тешли. Күп вакытта дарулар белән генә дәвалау җитми, хирургия ысулларына кадәр барып җитәргә мөмкин.


Күздә яшь кибү – ревматик чир билгеләренең берсе

– Ә ревматик чирләрне ачыклау юнәлешендә соңгы елларда нинди уңышларыгыз бар?

– Күп кенә чирләрнең диагнозын дөрес билгеләү өчен күп вакыт сарыф ителә дип әйтәбез. Күзгә карап кына куела торган Бехтерев чире дә күбесенчә соңга калгач кына ачыклана килде. Умырткалык баганасы катып, кеше берничек тә хәрәкәтләнә алмый, башын да бора алмый, муены да катып кала, бөтен гәүдәсе белән борылырга мәҗбүр. Кыскасы, бер бамбук таягы кебек катып кала. Бехтерев чиренә 6-8 елдан соң гына диагноз куела иде, хәзер исә, шундый дәрәҗәгә җиткермәс өчен, диагнозны 1,5-2 ел эчендә куябыз. Соңгы елларда диагноз кую чаралары бик нык артты. Кая гына булсак та, төрле конференцияләрдә, очрашуларда  Татарстанның, Казанның бу яктан уңышын телгә алалар. 2008 елда 1 нче шәһәр клиник хастаханәсеннән 7 нче киңкырлы хастаханәгә күчүебезнең дә файдасы зур булды. Хастаханәдә магнит резонанс томографиясе, контрастлы томография, рентгенлы денситометр (остеопороз чирен ачыклау өчен, умырткалык, бот буыны һәм беләзектән диагноз куеп була торган мөһим аппарат) бар.

Без кешенең барлык әгъзаларына игътибарлы булырга тиеш. “Нигә сезгә бөерләр, үпкәләр” дип уйлыйсыздыр, әмма 150 дән артык чирнең гомуми билгесе – буын авырту. Күп кенә авырулар, мине гомердә болай чишендергәннәре юк иде, диләр. Без кешене караганда, баштан аякка кадәр чишендерәбез. Ревматик чирнең билгесен эзлибез. Ревматик чир бөтен терапиянең, эчке әгъзалар авыруларының түбәсе дияр идем. 36 табиб һөнәре безнең белән бәйле. Башта чәч коела, кайберәүләр парик кияргә мөмкин, баштагы псориаз билгеләре, маңгайда, битсә җыерчыклар бетсә, күздә яшь кипсә дә – болар безнең пациентлар булырга мөмкин. Без авырулардан гадәттә “елаган вакытта күзегездән яшь киләме” дип сорыйбыз. Гаҗәпләнеп калалар, “минем елау нәрсәгә икән дип” тә уйлыйлардыр, бәлки. Күздәге корылыктан интегүчеләр була бит, андыйлар 15-20 минут саен күзенә даруханәләрдән сатып алынган ясалма яшь тамызып йөриләр. Борыннан кан акса яки борынны сеңгергән вакытта кан чыкса, бу да “безнең” авырту булырга мөмкин. Авыз эчендә, телдә җәрәхәт булуы да – ревматик чир билгеләренең берсе.

Бер мисал китерәсем килә. 50 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат эче авыртуына зарланып, хирургия бүлегенә керә. Табиб аның бармаклары зәңгәрләнеп торганына игътибар итә. Бер бармагы каралып, гангренага охшап тора. Хирург безне, ревматологларны чакыра. Безнең хастаханәдә бу тәҗрибә еш очрый: әгәр эч авыртса, ревматологка күрсәтергә кирәклеген беләләр. Карый башлагач, ике яктан да үпкәсе ялкынсынган булып чыкты. Карасак, йөрәктә су, ЭКГ да үзгәрешләр. Бәвел анализы начар, бөерләр зарарланган булып чыкты. Ревматолог буларак авызын ачып карадым. Анда 1,5-2,5 см лы зур җәрәхәт. Аннан чакырдык борын-тамак табибын. Ул борын эчендә кан тапларын күрде, эчке өлешендә зур тишек барын ачыклады. Системалы васкулит исемле ревматик чир үз эшен эшләгән: бөтен җирдә кан тамырлары җәрәхәтләнеп, берьюлы үпкәләргә, йөрәккә, бөерләргә зыян салган, авыз эчләре бозылган, гангренадан бармак башы каралып чыккан.

– Димәк, ревматик чир ул әле буын сызлау гына дигән сүз түгел. Болай булгач, башка табиблар белән дә элемтәдә торырга туры киләме сезгә?

– Әйе, ревматик чирләрне дәвалау мәсьәләсендә башка белгечлек табиблары белән тыгыз элемтәдә без. 36 табиб белән бәйләнешле эшебез. Кайбер клиникаларга үзебез дә чыгабыз. Әйтик, Бутлеров урамындагы Офтальмология үзәгендә күз табибларын җыеп, нинди билгеләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйлибез. Табибларны үзебезнең хастаханәгә дә җыеп, ике айга бер төрле лекцияләр укыйбыз. 25 ел элек үзәк ачылган вакытта да, мин өлкән шәфкать туташы белән Казанда булган сырхауханәләрне йөреп чыктык. “Шундый-шундый билгеләре булган авыруларны безгә җибәрегез әле” дип әйтеп йөри идек.

Иң беренче табиблар, аннары халык белән эшли башладык. Пациентлар белән без күбрәк мәктәп аша эшлибез. Үзәк ачылуга, авыруларга үзләренең чирләрен аңлау, нәрсә белән дәваланганнарын аңлату өчен мәктәп ачтык. Ул мәктәп уңышлы гына эшләп килә. 7 нче клиник хастаханәсе аудиторияләре җитми дә хәтта. Без кайвакытта өстәмә аудиторияләр эзлибез. Амбулатор-сырхауханә кабул итү бүлегендә беренче елларны 4 меңгә кадәр консультация уздырсак, быел 17 меңгә якын кеше үзәктә консультация үткән. Амбулатор-кабул итү бүлегендә элек бер генә табиб утыра иде. Хәзер атнасына 5 көн 5 ревматолог эшли. Бу бер төбәктә дә юк.

Хәзер, бәлки, сәүдә үзәкләренә чыгып, халыкка чаралар уздырыргадыр дип уйлыйбыз. Ревматологка соңга калып килгән кешеләр бар. “Мин аякта калырга, эшләргә, гаиләмә, оныкларыма файдалы кеше булырга тиешмен дисә, кеше дәвалана. Әгәр кеше үз эченә бикләнсә, өч көн эчендә үзен урын өстенә салуы ихтимал. Хәрәкәтсезлек мәңгегә урын өстендә калдырырга мөмкин. Дүрт аяклап булса да йөрергә, селкенергә, "этләшергә" кирәк.

Көчле ялкынсыну булганда, гормональ препарат кирәк!

– Ярый, ревматик чирне ачыкладыгыз ди, шуннан дәвалау ниндирәк формада бара?

– Дәвалау чаралары төрләнде хәзер. 80 нче еллар башында 2-3 препарат белән генә дәвалап, аякка бастырган вакытларны хәтерлим. Минемчә, соңгы 20 елда эчке әгъзаларны дәвалау ысуллары, ревматик чирләрдән савыктыру дәрәҗәсендә үк, медицинаның бер өлкәсендә дә үсмәде. Ревматик чирләргә каршы беренче препарат аспирин иде. Ул талның кайрысыннан ясалган дару икәнен беләсездер. Буын авырткан саен, аспирин, пенициллин белән дәвалый идек. Аннары аспирин рәтенә керүче, ялкынсынуга каршы гормональ булмаган 1 меңгә якын препарат уйлап чыгарылды, шуларны кулландык. Ләкин аспирин рәтендәге препаратлар барысы да тискәре тәэсир белән эшләргә мөмкин. Алар ашказан, эчәк юлларын җәрәхәтлиләр, бөерләргә зыян китерә ала. Хәзер ашказан-эчәк юлларын әзрәк зарарлый торган дарулар уйлап чыгарылды.

Безнең үзәктә ген-инженерлык юлы белән эшләнгән биологик препаратлар да кулланыла. Бу препаратлар чирнең асылына тәэсир итә, аны туктатып калырга ярдәм итә. Кешене гариплек төркемнәренә чыгудан саклап кала. Хәзерге вакытта шундый 13-15 препарат белән эшлибез. Ревматик чир белән авыручы һәркем бу даруларга мохтаҗ димибез. Ревматодлы артрит белән чирләүчеләрнең бер 15 процентына, Бехтерев чире белән авыручыларның 8-10 процентына билгеләнергә мөмкин алар. Барысы да моңа кадәр эчкән даруларның тәэсиренә һәм файдасына карап.

Әйтик, кан басымы югары булганда да халык бертөрле генә дару эчми бит. Буын чирләрен дәвалаган вакыта да шул ук. Даруларның ярдәм итү-итмәве организмнан тора. Кемгәдер укол булыша, башка берәүгә шәм куела.   Ялкынсыну көчле булган очракта, без 1-2 укол казагач, шул ук препаратны төймә рәвешендә эчәргә дә киңәш итәбез. Алай нәтиҗәсе зуррак.

Табибларның кайберләре, берни дә ярдәм итмәсә генә гормональ препарат бирәбез дип уйлый. Ә гормональ препаратлар кайбер вакытта авыруның сәламәтлеген генә түгел, гомерен дә саклап калырга булыша. Гормональ препаратлар кулланмасак, зәһәр ялкынсыну аркасында авыруны югалтуыбыз да бик ихтимал. Ягъни, гормональ даруга соңгы чара дип кенә карарга ярамый. Преднизалонны 2-6 ай дәвамында 25-30 ар төймә эчереп коткарып калырга була. Үземнең иптәш кызым кисәк кенә грипптан соң авырып китте. Башын да күтәрә алмый, руслар әйтмешли, “яшелчә” күк ятты. Анда тирене, мускулларны зарарлый торган дерматополимиозит дигән чир иде. 25-30 төймә преднизалон биреп, без аны аякка бастыра алдык.

Буын бит ул ике сөякне тоташтыра торган бер зур әгъза. Аның янында бәйләвечләр, сеңерләр бар, алардан да күп нәрсә тора. Буынның эчендә кимерчәк бар, аны буынның эчке күлмәге дияргә була, ул “май” бүлеп чыгарып, буын сөякләренең җиңел хәрәкәтен тәэмин итә. Моны, әйтик, ике юеш боз кисәгенең шыгырдамый гына, бер-берсенә тыныч кына ышкылуы белән чагыштырырга мөмкин. Әгәр шул кимерчәк юкарып, чатнаса, кыйпылчыклары буын эченә килеп төшсә, гүя чөй тыккан кебек булып, кеше кайчак урамнан йөгереп барганда, кисәк туктап кала. Аннан буын ялкынсына, су җыела. Тез буынын гына алсак та, аның 9 кесәсе бар, ягъни су 9 җиргә җыела. Ревматик авыру үпкәләр, бөерләр, йөрәккә җитди зыян салган вакытта, ген-инженер юлы белән табылган биологик препаратлар кешене гариплек төркеменә чыгармыйча, исән калдырырга булыша.

 – Ревматик авырулар ишетү, күрү сәләтенә дә тәэсир итә дигәнне ишеткән бар...

– Системалы васкулит, Бехтерев чирендә шулай булырга мөмкин. Бер мисал бар шундый. Берәү башта ике колакка да чукыраклана, аннан бер елдан күзләренә зыян килә башлый. Башта бер күзе күрми башлый, аннары икенчесе. Аны күз табибларына операциягә җибәрәләр. Операциядә күз табиблары кан анализларын карап, СОЭ югары, лейкоцитлар аз булуын ачыклый, авыруны ревматологка җибәрәләр. Бездә умырткалыгын рентгенга төшергәч, Бехтерев чире икәне аңлашылды. Ревматоидлы артритта да күзләр бозылырга мөмкин.

– Халыкка нинди киңәшләр бирер идегез?

– Үз-үзеңә дә, якыннарыңа да игътибарлы булу кирәк. Кемнеңдер буыннары сызлавын күрәсең икән, табибка барырга өндәргә кирәк. Без халык дәвалау ысулларына да каршы түгел, тик үзеңә үзең диагноз куеп дәваланып яту бер дә дөрес түгел. Безгә күп җирләрдән киләләр. Шәһәр хастаханәсе булса да, республиканың бөтен районнарыннан киләләр, кире бормыйбыз, дәвалыйбыз. Авырый башлап, 2, 3, 4 ел узгач килүчеләр дә бар, ул вакытта дәвалауның файдасы бик булмаска да мөмкин.

Хастаханәдә мәктәпләр үткәрәбез дип әйткән идем бит, мин анда авыруларны гына түгел, сәламәт кешеләрне дә чакырыр идем. Остеопорозны, мәсәлән, берәү дә үзенә килер дип уйламый бит, сызланса да, картаю галәмәте дип йөри. Борын белән җирдән йөрердәй халәтне көтәргә түгел, килергә кирәк. Гәүдә озынлыгы 2-3 см га кими башлый икән, денситометрия үтәргә, остеопороз бармы-юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Аның да сәбәпләре күп. Хатын-кызда күрем иртә бетү, яисә хәрәкәт әз булу. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип юкка гына әйтмиләр бит. Көне буе өстәл артында утырган хисапчылар аеруча дучар мондый авыруга. Ә остеопорозның иң беренчел сәбәбе баланы күкрәк сөте белән имезмәүдә. Әгәр балага күкрәк сөте ашатмсыйсың икән, кальций, сөяктә ныклы каян килсен? Без тикшереп караган идек: 18 яшькә кадәр булган балаларның 75 процентында кальций җитми. Иң кызыгы: авыл җирлегендә яшәүче халыкта остеопороз чире шәһәр халкына караганда күбрәк. Шәһәрдә, димәк, сөт әйберләре күбрәк ашыйлар – сыр, йогуртлар, эремчекләр... Авылда сыер тотып та аз ашала.

Аннары яссы табанлылык, бик нык сыгылмалылык та вакыты җиткәч үзен сиздерергә мөмкин. Күп вакыт ата-аналар, балабыз бик сыгылмалы, дип фигуралы шууга, нәфис гимнастикага бирәләр. Бәлки, мондый очракта башта табиб белән киңәшләү кирәктер, чөнки озын бәйләвечләр, озын сеңерләр сындырмыйлар, ә тайпылдыралар. Тубыктан буыннар тайпылып китә. Алар бик тиз остеартроз чиренә китерә. Карт-корыда була инде ул, сөякләр таушала, дия идек. Ә бер дистә еллап элек шундый хәл булды: берьюлы өч кыз килделәр – икесе хореография көллиятен тәмамлаган иде, берсе профессиональ биюче. Өчесенә дә алга таба биергә рөхсәт итмәдек, чөнки берсенә коксоартроз диагнозы куелды, бот буыны бөтенләй селкенмичә катып калган кебек иде. Ә биюче кызның 4 яшьтән бирле 20 ел буе биеп, тез буыннары таушалган. Әгәр хәзерге көн булса, куркып булса да, буыннарны алмаштыру операциясенә язган булыр идек...  

Шуңа күрә, курыкмасыннар, килсеннәр. Безнең хастаханәнең бер яхшы ягы бар: авырулар яңадан аерым травматолог-табибларны эзләп йөрми, бездә вакытта ук, без аларны травматологларга күрсәтәбез. Кемдер өч айдан, кемдер ярты елдан тез-бот буыннарын алмаштыру буенча операциягә языла һәм җәфаланудан азат була.

Безнең табиблар яшькә дә карап тормый. Минем иптәш кызның әтисенә 93 яшь, аның аягы сынганнан соң бот буынын алмаштырдык. Безнең төп максат – авыруга ярдәм итеп, аларны аякта калдыру. Бот буыны сынса, беренче алты ай эчендә 30 процентка кадәр авыру үләргә мөмкин. Тромбоэмболик өзлегүләр дибез моны, хастаның урынга яту очраклары да бар. Әгәр инде операция ясасаң, аларны икенче, өченче көнне аякка бастыралар. Тез, бот буыннарына операция ясап, авыртуны аякка бастыру бик зур алга китеш дип уйлыйм мин. Күптән түгел ревматоидлы артрит белән авыручы 14 яшьлек кызның ике тез, ике бот буынын алмаштырдык.

Таисия дигән бер кызым бар, ревматоидлы артрит белән 3 яшьтән авырый. Мин аның белән танышканчы, “үзегезнең тормышыгыз турында язып җибәрегез әле” дигәч, “ревматоидлы артритсыз тормышның мин нәрсә икәнен белмим” дип әйтүеннән күзгә яшь килде. Шул вакытта бик борчылган идем. Ул кечкенә генә гәүдәле, куллары да кечкенә, ике ботына, ике тезенә тубыктан операция ясадык. Операциядән соң башта култык таякларында, аннары таяксыз йөри башлады. Беренче төркем инвалид булуына карамастан, без аңа эш эзләдек. Ул институт тәмамлагач, эшли башлады. Хәзер ул Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының җәмәгать ярдәмчесе. Менә шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк! Ревматик чир котылгысыз дип, чарасызлыктан бичара хәленә төшәргә ярамый.

Буыннарны саклауның иң гади кагыйдәләре:

-         Чүгәләп утырмаска;

-         Тезләнеп басып тормаса;

-         Аякны аякка куеп утырмаска;

-         Кисәк иелү һәм тураю ярамый;

-         Терсәккә таянмаска;

-         Йөкне бер кул белән генә күтәреп ташымаска;

-         Креслога караганда, биек урындыкта утырырга;

-         Керне басып түгел, ә биек урындыкта утырып үтүкләргә;

-         “Велосипед” күнекмәсен ясарга;

-         Тез буыннары артрозы булса, тезгә махсус тез калканнары кияргә;

-         Яссы табанлылык булса, супинаторлар кияргә;

-         Балаларны бик кечкенәдән гимнастикага биргәнче, табиб белән киңәшләшү;

-         Мөмкинлек булганда, лифттан файдалану;

 -        Туклануга игътибарлы булу, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100