Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Равил Харисов җырына кушылып биюләрен теләде, бигрәкләр өзгәләнде инде...»

Исән булса, бүген Равил Харисов 74 яшен тутырган булыр иде.

news_top_970_100
«Равил Харисов җырына кушылып биюләрен теләде, бигрәкләр өзгәләнде инде...»
"Татар-информ" архивы

Бүген, 11 августта, Татарстанның халык артисты Равил Харисовның туган көне. Исән булса, 74 яшен тутырган булыр иде.

Соңгы елларда Равил Харисов киң җәмәгатьчелеккә чыкмады. Ахыргача Казан шәһәр филармониясендә тырышып эшләде, элеккечә күңелен биреп чыгышлар ясавын дәвам итсә дә, журналистлар белән аралашудан баш тартты. 2018 елда «Казан» милли-мәдәни үзәгенә эшкә килгәч, янәдән-янә шул үтенеч белән Равил абыйга шалтыратып тордым.

Ниһаять, 2020 елның августында ул «Татар-информ» редакциясе белән берлектә оештырылган «фатирник» форматындагы чарада катнашырга ризалашты. Анда шулай ук хезмәттәшләре, җырчылар Рөстәм Закиров, Резедә Шәрәфиева, Рөстәм Асаев чакырылды. Бер атнадан Равил Харисовның гомер бәйрәме иде, шул уңайдан өенә кунакка чакырып, котлаулар кабул итте, журналистка интервью бирде. Кызганыч, ул – аның соңгы әңгәмәсе... Шул елның 17 ноябрендә легендар җырчыбыз вафат булды.

Проектның авторы һәм оештыручысы буларак, соңгы мизгелгәчә: «Чыннан да килерме икән, бер-бер хәл килеп чыкмаса гына ярар иде», – дип борчылып йөрдем. Чөнки чарабыз июньгә планлаштырылып, җырчыбыз егылып аягын авырттыру сәбәпле, кичектерелгән иде.

«Татар-информ»дагы чара вакытында Равил Харисов, безнең үтенечне тыңлап, «Жигули» җырын башкарды.

Равил абый ул көнне күтәренке кәеф белән, көяз итеп киенеп килде. Җырына кушылып биюләрен теләде, бигрәкләр өзгәләнде инде. Җыелган кешеләрне биергә сорадык, тик алар түргә чыгарга оялды. Шулай да Равил абый очрашуга килгән бер кызны үгетли алды, без дә сөендек.

«Фатирник» турыдан-туры эфирда трансляцияләнә иде, Равил Харисовның чыгышын, иң үзенчәлекле номер буларак, ахырга калдырдык. Берзаман ни күрим: аңа кушылып биергә тиешле туташыбыз торып басты да чыгып китте. Әллә җаваплы вазифасы турында онытты, әллә ашыгыч рәвештә берәр кая чакырдылар үзен – билгесез. Сулыш алырга да куркып, үтә гасабиланып, аны күз карашым белән озатып калдым. Нишләргә?! Равил абый борчылачак бит инде.

«Жигули»ның көе яңгырый башлауга, башымда, ситуацияне коткарырга кирәк, дигән уй йөгереп узды. Бөтенләй бии белмим, нык оялам, әмма үз-үземне тиз генә кулга алдым да Равил абыйга кушылып бии башладым. Ахырдан ул миңа бу ярдәмем өчен кат-кат рәхмәтләрен җиткерде.

Шәхсән үземә аның репертуарыннан «Сылукай» җыры ошый. Әлеге җырын яңартып яздырып, клип төшерергә дә хыялландык, мин сылукай ролендә булырга тиеш идем. Аралашу дәверендә Равил абый күңелемә бик якын кешегә әверелгән иде, аны югалтуны бик авыр кичердем. Искә алуыбыз изге дога булып ирешсен, рухы тыныч, шат булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100