Равил Харисовны искә алу: «Европа дәрәҗәсендәге вокалист иде»
Кичә, 11 августта, күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Харисов Равил Шакирҗан улының туган көнендә, дуслары, хезмәттәшләре аны искә алып, хатирәләре белән уртаклашты. Ул узган елның 17 ноябрендә вафат булды. Исән булса, аңа 73 яшь тулган булыр иде.
«Аны балаларыма да өлге итеп куячакмын»
Татарстанның атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова:
Равил абый белән 90нчы еллар ахырында таныштым. Ул бик популяр, нурлы шәхес иде. Гримеркага килеп керсә, бөтен игътибар шундук аңа юнәлә. Гел ягымлы, матур-пөхтә киенгән, затлы хушбуйлары… Гастрольләргә кузгалганда автобуска кергәч, һәрчак аның янына утырырга тырыштым. «Равил абый, бервакыт Лев Лещенко белән бергә Совет Армиясе оркестрында хезмәт итүегез турында сөйләгән идегез», — дип сүз башлап җибәрә идем.
Юл буе, рәхәтләнеп, аның мавыктыргыч кыйссаларын тыңлап бара идек. Күзләремне йомып, ул вакыйгаларны барлык нечкәлекләренә кадәр күз алдына китерә идем. Аның белән аралашу минем өчен олы бәхет булды, бик якын кешемә әверелгән иде.
Равил абый бик дәрәҗәле, зыялы, Европа югарылыгындагы шәп вокалист. Тавышы бик сыгылмалы, дөрес куелышлы, өлкән яшендә дә тембры шундый ук искиткеч булып сакланган иде. Вокал серләренә төшендерү буенча дәресләр оештырырга үгетләүләрем нәтиҗәсез булды. Бик кызганыч. Яшь буынның, үз балаларымның аның кебек остаздан белем алуын бик тели идем.
Балаларыма һәрчак аның турында сөйләп, эстрада җырларын башкару манерасын өлге итеп тәкъдим итәчәкмен. Аталарча кайгыртуын, җылы мөнәсәбәтен тоеп бергә эшләдек, бик яраттык, бик сагынабыз Равил абыйны!
«Кешене үтәли күрә белде»
Татарстанның атказанган артисткасы Алсу Әбелханова:
Равил Харисов минем һәм гаиләмнең тормышында бик зур эз калдырды. Балалар кечкенәдән аны гаилә дустыбыз итеп күрделәр. Олы улыма 16 яшь, аның өчен Равил абый үрнәк. Әмир аның хакында «нәрсәгә генә тотынса да, барысын оста итеп башкара» дип сөйләде, сокланды. «Миңа абый дип эндәшмәгез, мин — Равил», — дигәнгә күрә аралашканда яшь аермасы сизелмәде дә.
Улым белән күбрәк тә дус иделәр әле. Кунакка килгәч, төрледән-төрле темага сөйләшеп, бокс белән шөгыльләнеп, мәш килделәр. Заманында спортта зур уңышларга ирешкән, спорт остасына кандидат иде ул. Күп ирләр аның белән бәйләнмәскә тырышалар иде, чөнки ул мәгърур, көч-дәрманы ташып тора. Һәр яклап талантлы шәхес иде, бик матур картиналар ясады, шушы юнәлештә сәнгать училищесында белем дә алган.
Равил Харисовтан һөнәри осталыкка өйрәндем, үземә әйтеп бетергесез зур тәҗрибә тупладым. Аның белән таныштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен. Равил абый ике ел элек иремнең юбилеена килгәч, өр-яңа җырлар башкарган иде. Репертуары гаҗәеп бай булса да, гел эзләнде, яңа җырлар иҗат итүдән туктамады, гомерен сәнгатькә багышлады.
Үзенчәлекле, ялт итеп торган «фирменный» җырчы булуы белән башкалардан нык аерылып тора иде ул. Аралашучан, позитив кеше иде, ләкин һәркемне якын китерми. Кешене үтәли күрә, дуслыкның кадерен белә, өенә дә аерым кешеләрне генә кунакка чакырды.
«Безне балык белән сыйлый иде»
Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева:
Хезмәттәшем, Татарстанның халык артисты Равил Харисов бик тәртипле, җаваплы, һәрнәрсәне җиренә җиткереп эшләргә ярата торган кеше булды. Соңгы елларда безне Әлмәткә хоккей матчына чыгыш ясарга чакыралар иде. Равил абый Россия гимнын, мин Татарстанныкын җырлый идем.
Уенны дулкынланып көтеп ала. Серле генә елмаеп, безнекеләр җиңәсен төгәл беләм, дип әйтә иде. Һәм чыннан да җиңү яулыйлар иде. Командаларга рух өстәп торучы биюче кызлар белән аралашырга, алар белән фотога төшәргә яратты. Шат күңелле, сабыйларча куанып яши белгән шәхес иде.
Аллаһы Тәгалә мине ярата дип кабатлады һәм бу чыннан да шулай булды. Саф, сизгер күңелгә ия иде. Балалар белән бик тиз уртак тел таба, алар аңа шундук ияләшеп, ияреп йөриләр иде.
Равил абыйның иң яраткан шөгыльләренең берсе — балык тоту булды. Автобуста барганда күп җирләрдә, аеруча Кама аша узып барганда һәрчак балык чиртә торган урынны күрсәтә, кызыклы вакыйгаларын сөйли иде. Ул урыннарны барлык Филармония яттан белде. Балыкны аерым рецепт буенча бик тәмле итеп кыздыра, безне сыйларга алып килә иде. Бала чагы, әти-әнисе турында бик яратып сөйләде.
Германиядә хезмәт иткәннәрен, Мәскәүдә «Росконцерт» оешмасында эшләгән чакларын сөйләгәнне йотлыгып тыңлый идек. Халык аны бик яратты, ул да тамашачыларын өзелеп сөя, бирелеп эшли иде. Барлык тантаналы чараларның бизәге булды. Сөйкемле, зыялы, чын мәгънәсендә милләтебезнең асыл заты.
Студент чакта Равил Харисовның концертларына баргач, бик ошатып, хисләнеп йөргәнемне хәтерлим. Казан Филармониясенә эшкә килгәч, аның белән бергәләп эшләргә дә насыйп булды. Мин аеруча «Яшьлегемә кире кайтыр идем”не баянга кушылып җырлавын ошата идем. Аудиоязма итеп әзерләгез әле, дип исенә төшергәләп тордым, тик ул аны яздырырга өлгермәде бугай.
P. S. Равил Харисов бер ел элек «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә үзенең данлыклы «Жигули» җырын башкарган иде.