Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиевка тамашачы: «Элеккегә караганда матуррак җырлый башлагансың»

news_top_970_100
Равил Галиевка тамашачы: «Элеккегә караганда матуррак җырлый башлагансың»
Салават Камалетдинов

«Хоп-па, кем баса, үзебезнең Равил баса! Равил, әллә элеккегә караганда да матуррак жырлый башлагансың инде. Шәп, күңелләр күтәрелеп китте әле», – дип күңелен үсендергәннәр ВКонтакте челтәрендә җырчы Равил Галиевны.

Җырчы бу көннәрдә «Ижминводы» шифаханәсенә барып, концерт куеп кайткан. Соңгы елларда сәхнәләрдә сирәк күренгәнгә яраткан тамашачысы юксынырга да өлгергән үзен. Менә анда гөрләтеп тә караган, ичмасам, залны. Инде концерт тәмамланды дигәч тә, халык җибәрмәгән үзен. Тагын бер кат хит җыры булган «Төнбоеклы күл»не җырлатканнар. Равил Галиевның әле егетләр кебек формада булуы, биеп идәннәрне сыгылдыруы да гаҗәпкә калдырган халыкны. 

«Син, Равил, әле биисең дә икән бит», «Шәп, афәрин», «Ут булган бу чыгыш», – дип язганнар видео астында. 

«Равил күптән биеп җырлый. «Бибинур» җырында ничек җилкендерүен оныттыгызмыни? Уңышлар сиңа, Равил дус», – дигәннәр. 

Соңгы елларда җырчы Равил Галиевның сольный концертлары белән йөргәне күренми. Җырчыны сирәк-мирәк солянкаларда гына очраткалыйбыз. Бәлки иҗатка бик вакыты да җитеп бетмидер. Равил Галиевның финанс пирамидасы билгеләре булган компаниядә эшли башлавы турында язган идек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100