Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Галиев яңа йортка күченгән

Ике катлы, мансардлы йортны җырчы алты ел буе төзегән.

news_top_970_100
Равил Галиев яңа йортка күченгән
Салават Камалетдинов

«Интертат»ка биргән әңгәмәсендә җырчы Равил Галиев Тукай районы Әҗмәкәй авылында йорт җиткерүе турында сөйләгән иде. Ул ике катлы, мансардлы йортның төзелешенә бик күп көч һәм акчалар сарыф ителүе турында әйтте. Ниһаять, җырчы алты ел буе төзегән йортына күченгән. Артист сөенече белән үзенең инстаграмында уртаклаша.

Җырчының бик күп вакытын авылда үткәрүе турында инстадуслары яхшы белә. Чөнки Равил Галиевның инстаграмы тәҗрибәле төзүченең шәхси бите кебек — күпчелек постлары йорт салуның күңелле мәшәкатьләре турында.

Чираттагы видеосында Равил Галиев коттеджның эчен видеога төшергән. «Ниһаять, Аллаһның рәхмәте белән, яңа өйгә күчтек. Дөрес, әле ярты гомер шәһәрдә уза. Әмма монда яшәрлек инде. Балалар укый һәм төрле түгәрәкләргә йөри. Шуңа гаиләмә шәһәрдә уңайлырак. Ләкин бу озакка түгел. Күп дигәндә тагын бер атна үземә генә яшәргә туры киләчәк. Минем эш бүлмәсе дә, аш бүлмәсе дә шушында», — ди артист йортның беренче катын күрсәтеп.

Инстачылар Равил Галиевка матур теләкләр юллый. «Бәрәкәтле, сөенечле нигез булсын», — ди алар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100