Равил Галиев Чаллыда Төзүчеләр көнендә нинди образда чыгыш ясаган?
Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев соңгы вакытта зур сәхнәләрдә бик сирәк, сагындырып кына күренә. Шуңа да җырчының 13 август көнне Чаллыда Төзүчеләр көнендәге чыгышын тамашачы бик җылы алкышлар белән каршы алды.
Равил Галиев барлык төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм Наҗар Нәҗми шигыренә Рим Хәсәнов иҗат иткән «Юкка түгел, юкка түгелдер» җырын башкарды. Җырчы башына бик матур чигүле түбәтәй киеп чыккан иде.