Равил Гайнетдин: «Дәүләт Касыймдагы Хан мәчетен Диния нәзарәтенә кайтарды»
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин мөселманнарны Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендәге борынгы Хан мәчетенә җыйды. Мөфти мәчетнең язмышы турында сөйләде, Сөембикә ханбикәгә бәйле тарих белән уртаклашты.
Мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдиннең Касыйм шәһәре Хан мәчетендә сөйләгән җомга вәгазеннән өзекне тәкъдим итәбез.
Мөхтәрәм җәмәгать!
Без бүген Бөек Болгар дәүләте варислары - бөек татар халкының тирән эзе саклана торган җиргә җыелдык. Мондый урыннар хәзерге Россия Федерациясенең күп кенә регионнарда бар. Себер, Нугай, Хаҗи-Тархан (Әстерхан), Казан, Кырым һәм Касыйм ханлыклары – безнең эзебез булган җирләр.
Данлы да, бөек тә, фаҗигале дә безнең тарих. Бүген без Россиянең бер гүзәл җире – Ока елгасы буенда урнашкан, бөтен дөньяга дан тоткан Алтын Урда нәселе балалары тарафыннан төзелгән татар ханлыкларының берсе - Касыйм Ханлыгы җирендә, Ханнар һәм Ханбикәләр Аллаһка гыйбадәт кылган Хан мәчетендә җомга намазы укыйбыз.
Россия Федерациясе кануны нигезендә Хан мәчете һәм Касыйм ханлыгында ханнар һәм нәселләре күмелгән 2 тәкыя – төрбә (мавзолейны) Россия Федерациясе Диния нәзарәтенә хосусый милек – вакф итеп дәүләт кире кайтарды. Бүген, Аллаһыга шөкерләр, догалар белән, Ислам динебезнең һәм милләтебезнең юбилей елында, без Хан мәчетебезне һәм ике мавзолейны реставрация ясый башлауга старт бирәбез.
Касыйм шәһәренең Хан мәчете – үзе үк бик кыйммәтле ядкәр һәм горурлык. Хак Тәгаләнең хикмәте вә рәхмәте белән ул тарихның иң дәһшәтле, иң авыр чорларында да сакланып калган, йөзләрчә ел бу урында көн күрүче данлыклы касыйм татарлары тарафыннан кайгыртылган, тәрбияләнгән.
Тарихи кыйммәте буенча безнең ил күләмендә Касыйм хан мәчетен Дәрбәнт шәһәренең җомга мәчете, Болгардагы мәчет вә биналар хәрабәләре, шулай ук Кырымда Солхәттәге Үзбәк хан мәчете хәрабәләре белән тиңләп була. Борынгы ханнар дәүләт тоткан, таштан мәһабәт сарайлар, мәчетләр төзеткән. Шуларның бик аз өлеше генә безнең көннәргәчә килеп җиткән, күпчелеге – сүтелгән, җимерелгән, юк булган.
Ләкин таштан да нык, чыдам һәм озын гомерле – ул безнең хәтеребез, аңыбыз, тарихка тугрылыгыбыз. Иң зур байлык – иманыбыз, иң зур мирас – ана телебез, мәдәниятебез, фикри һәм рухи мирасыбыз. 1100 еллык юбилей чараларын без шуларны торгызу, үстерү нияте белән уздырабыз, бәйрәм итәбез.
1551 елны әтисе Сафа Гәрәй үлгәч, 4 яшендә хан булып калган Үтәмеш Гәрәйне әнисе Сөембикә ханбикә белән Мәскәүгә озаталар. Үтәмеш Гәрәйне чукындырып, царевич Александр дигән исем биреп, Явыз Иван дворында тәрбияләп үстерәләр.
Сөембикә Ханбикә көчләп чукындыруга каршы була! Шуның өчен аны улы белән күрештермиләр, Мәскәү Кремленең бер башнясындагы төрмәдә тоталар. Аннан соң Явыз Иван Сөембикәне Шаһ Галигә кияүгә бирә. Никахын да, туен да Мәскәү Кремлендә уздырып, Сөембикәне Шаһ Гали белән бергә Касыйм ханлыгына озата.
Сөембикә ханбикә дә, Шаһ Гали дә бер-берсен яратмый. Озак гомер сөрмичә, Сөембикә вафат була.
Хан һәм ханнар күмелгән мавзолейларда аларның кабер ташлары, исемнәре сакланган. Бары тик Сөембикә ханбикәнең генә каберен күрсәткән ташы юк.
Риваятьләргә күрә, бу махсус эшләнгән, Шаһ Галинең Сөембикәгә үче, аңа вәгъдә итеп әйткән ачулы нәфрәте диләр:
«Сөембикә-Ханбикә! Син үлгәч, синең нәселең, синең халкың син кайда үлгән, кайда күмелгән, кайсы туфракта каберең, кайда исемең һәм кайда җисемең икәнен дә белмәсләр!» – дигән.
Хан мәчете янындагы төрбә-мавзолейда бер кырыйда, әйтерсең лә, моңсуланган кебек бер кабер бар: ташы да, исеме дә юк!
Безнең иманыбыз камил, татар хатын-кызларының символы булган, иманына саф һәм тугрылыклы калган, халкым-илем, балам-нәселем дип зар елаган Сөембикә ханбикәбез шушы мавзолейда, бу моңсу кабер-туфрагында күмелгән!
Бүген милләт Сөембикә ханбикәгә догасын кыла. Урының, рухың җәннәттә булсын, Аллаһның рәхмәт-мәгъфирате булсын, дип ихлас теләк-догасын ирештерә.
Гаделлек өчен шунысын әйтергә кирәк:
Казан ханлыгы яулап алынганнан соң Шаһ Гали Казанда патша Явыз Иван таләбе буенча чукынырга һәм православие динен кабул итәргә тиешле була. Ләкин Шаһ Гали иманын һәм динен алыштырмый, мөселман булып кала, мөселман хәлендә бу дөньядан китә. Балалары, оныкларының кайберсе дөньялык өчен дип христиан диненә күчсәләр дә, Касыйм Ханлыгында үлгәнче солтанша булып торган соңгы хан җебе – Фатыйма Солтан диненә һәм иманына тугры калып вафат була.
Без дә бүген мәрхүмнәребезне дога белән искә алган шикелле, безне дә дога белән искә алып рухыбызны рухи азык белән тукландыручы Коръән Кәрим белән нурландыручы догачы нәсел тәрбияләп калдыруыбызны насыйп әйлә, йа Раббым! – дип Аллаһ Тәгаләдән сорыйбыз. Кабул әйлә, йа Раббәнә!
Җан-тәннәребезгә сәламәтлек, үзебез һәм гаиләбезгә ихлас иман, тәүфийк-һидаять, гомеребез-көн-күрешебездә муллык-уңлык, бәрәкәт, изгелекле тормыш итеп, ике дөнья сәгадәтенә ирешүләребезне насыйп әйләсә иде, амин.
10 июнь, 2022 ел, Касыйм.