news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Равил Гайнетдин: «Алтын мөнбәр» - халыкларның рухи, мәдәни кыйммәтләренә ихтирам урыны»

4 сентябрьдә Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивале ачылды.

news_top
Равил Гайнетдин: «Алтын мөнбәр» - халыкларның рухи, мәдәни кыйммәтләренә ихтирам урыны»
фото: © Салават Камалетдинов

Казанда «Алтын мөнбәр» халыкара кино фестивален Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин ачты, РФ Мәдәният министры Ольга Любимованың сәламләү хатын ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова укыды.

Васил Шәйхразиев: «Мөхтәрәм мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, хөрмәтле жюри әгъзалары, хөрмәтле җәмәгать! Ихлас йөрәктән Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, Татарстан Хөкүмәте, оештыру комитеты исеменнән рәхмәтләремне җиткереп, быелгы фестиваль уңышлы булып, алдагы елларда да озын гомерды булсын дип әйтәсем килә».

Равил Гайнетдин: «Хөрмәтле дин кардәшләрем, барыгызны да җан калебемнән мөбәрәк динебезнең күркәм сәламе белән сәламлим. Кинофестиваль исемендә «Мөнбәр» сүзе юкка түгел: мөнбәр – ул исламда кешеләргә вәгазь белән мөрәҗәгать итү урыны. «Алтын мөнбәр» озак еллар дәвамында нәкъ менә шундый мәйданчык булды, ул мәгънәле диалог, халыкларның рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам урыны. Быел аның Россия халыклары бердәмлеге елында узуы да символик мәгънәгә ия. Быел Казан Ислам мәдәнияте башкаласы дигән бөек статусны йөртә. Бу Казанның Россиядә һәм бөтен мөселман дөньясындагы мәдәни киңлектә аерым роль уйнавын күрсәтә».

Ирада Әюпова: «Алтын мөнбәр» халыкара фестивале беренче мәртәбә 2005 елда – Казанның меңъеллыгы елында узган иде. Мин аның нигезендә торган кешеләрне искә алмыйча уза алмыйм: киләсе елда юбилеен билгеләп узачак республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Зилә Вәлиева, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин. Бу уртак проект һәм кыю карар иде. Шушы кешеләр тырышлыгы белән без Россиянең кино тармагында фестиваль хәрәкәте булдыра алдык. Быел фестиваль «Казан - Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» эгидасы астында уза. Бу вакыйганың оештыру комитеты рәисе – РФ Мәдәният министры Ольга Любимова. Аның сәламләү хатын укып үтәргә рөхсәт итегез».

Ольга Любимова Казанның дөнья мөселманнары өчен әһәмиятле нокта булуын искәрткән. Шәһәрнең төрле милләт халыклары өчен традицияләр алмашы урыны булуын ассызыклаган. «Кинофестивальдә төрле илләрнең тәҗрибәле һәм яшь кинематографистлары үз эшләрендә үз халыкларының мәдәни кодын саклау мисалларын күрсәтәләр һәм тәҗрибә уртаклашалар», дигән ул сәламләвендә.

Тантананың концерт программасын Татьяна Ефремова ачты. Шулай ук Айдар Сөләйманов, «Дышать» җырлады. Тамашачыны актер һәм режиссер Роман Курцын сәламләде. Ирада Әюпова аңа кинофестиваль кысаларында күрсәтелгән «Малыш-каратист» фильмы өчен «Тамашачы мәхәббәте» призын тапшырды.

Традиция буенча жюри әгъзаларына милли баш киемнәре - ир-атларга түбәтәй, хатын-кызларга калфак бүләк ителде.

  • Алда – 4 көн дәвамында «Корстон» кинотеатры залларында һәм «Мир» кинотеатрында конкурс программасындагы һәм конкурстан тыш кинолар күрсәтеләчәк, Милли китапханәдә ике көн дәвамында эшлекле программа барачак. Кинофестивальнең ябылу тантанасы 8 сентябрьдә Камал театры залында булачак.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар