Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Равил Фәйзуллин яшьләргә: «Акча тәхеткә менгән чак, ләкин үз халкыңа хезмәт итү мөһим»

«Яңа исем» – яшьләр өчен «Казан утлары» журналы карамагында эшләүче иҗат лабораториясе. Икенче сезон инде яшь язучылар өчен төрле остаханәләр, «фатирник»лар, әдәби сәяхәтләр оештырыла. Күптән түгел шундый сәяхәтләрнең берсе Равил Фәйзуллинның туган авылы Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында узды.

news_top_970_100
Равил Фәйзуллин яшьләргә: «Акча тәхеткә менгән чак, ләкин үз халкыңа хезмәт итү мөһим»
Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Равил Фәйзуллин: «Беренче китабымны 10 яшьтә чыгардым»

Татар әдәбиятының киләчәк йолдызлары, язучы-остазлары һәм журналистлар, 7 машинаны җигеп, авылга кайтып төшкәч, авыл халкы бераз аптырашта калды. Үрдәк сакларга чыккан абзыйлар, кибет янында басып, «кара әле, бер, ике ... җиде машина» дип, нәрсә булганын аңламыйча торучы апалар ул көнне әлеге хәбәрне озак «чәйнәгәннәрдер».

Ә яшь иҗатчыларыбызның сәяхәт-дәресе Равил Фәйзуллин белем алган мәктәптә урнашкан музей салоны белән танышудан башланды. Сүз уңаеннан, мәктәп 2003 елдан Равил Фәйзуллин исемен йөртә.

«Үзем турында музей булдыру идеясе миңа соңрак килде, башта минем хыялым язу машинкалары коллекциясен туплау иде. Минем үземдә унлап машинка булгандыр. Шул рәвешле безнең авылга әзрәк тартылу булмасмы, дигән идем. Аннары, оеша-оеша, әдәби музей ясарга тәкъдим иттеләр, чөнки «повод» – әзрәк хезмәтләр бар», – дип башлады Равил Фәйзуллин.

Музей хронологик рәвештә оештырылган: бала чактан башланып китеп, караучыны бүгенге көннәргә алып килә. Балачак һәм мәктәп елларына багышланган стендта тукталып, Равил абый 50нче елларда мәктәптә 300гә якын бала булса, хәзер 23 бала гына белем алуын әйтте.

Тагын бер кызыклы факт: беренче китабын Равил абый 10 яшендә ук чыгара. Әлбәттә, нәшриятта түгел, ә үз куллары белән әзерли. Әлеге «китап» музейда саклана. «Минем тормышта зур кеше буласым килгәндер инде, күрәсең. Ә минем өчен зур кеше – ул язучы. 1954 елда беренче китапны чыгардым. Китапларда башта биография, кереш сүзләр була. Мин дә шулай яздым, биография зур бит 10 яшьтә», – диде ул, көлеп.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Аннан соң игътибарга лаек тагын бер документ – ул Котлы Бөкәштә укыган вакытта сыйныф җитәкчесе язган характеристика. Равил Фәйзуллин бу характеристиканың кызыклы өлешен китерде: «Унынчы сыйныфта ул сыйныфның старостасы вазыйфасын үтәде, ләкин, оештыручы булу урынына, ул дезорганизатор иде». «Алар дөрес язган булып чыкты: университетның 5нче курсында, укып бетерергә 1 ай гына калгач, мине университеттан чыгардылар. Аннары мин укып бетердем инде, ләкин шундый хәлләр дә булып алды», – дип өстәде Равил абый.

Аннан соң халык шагыйренең эшчәнлегенә һәм хезмәтләренә багышланган стендлар бирелгән иде. «СССРда мин иң яшь Язучылар союзы әгъзасы идем. Ул вакытта СССР Язучылар союзы әгъзасы булу – ул докторлык диссертациясе яклау, профессорлык кебегрәк иде. Язучының, әдәбиятның роле бик зур иде. Яшьләй әдәбиятка кереп киткәч, бик зур кешеләр – Советлар Союзы әдәбиятының классиклары белән аралашырга туры килде: Чыңгыз Айтматов, Рәсүл Гамзатов, Межелайтис һәм башкалар», – ди Равил абый.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Әлбәттә, музей-салонда Равил абыйның 25 ел дәвамында «Казан утлары» журналында баш мөхәррир булып торуы һәм басманың үсешенә керткән өлеше, депутатлык чоры да урын алган иде.

«Шактый зур гомер кичерелде. Мин шунысына бик куанам: кече яшьтән юл сайлый алуыма. 10 яшьтә максат куелган, менә 70 ел инде мин әдәбиятта. Минем һөнәрем дә әллә ни зур түгел, мин алты куллы кеше дә түгел. Мин Ходайга бик рәхмәтле, миңа үзем теләгәнчә эшләргә, иҗат итәргә, яшәргә туры килде», – диде Равил абый Фәйзуллин.

Туган нигез һәм шигырьдә сурәтләнгән чишмә

Сәяхәтнең киләсе ноктасы – ул Равил Фәйзуллинның туган нигезе иде. Равил абый бирегә бик сирәк кайтса да, йортны, нигезне сатырга теләмәвен әйтте. Шулчак барысы да бер тавыштан: «сатмагыз, кирәкми», «туган нигез бетсә, нәсел корый», «нәселнең балалары булмый» диеште. Соңгы елларны Равил абый туганнары ярдәме белән йортка әзрәк ремонт ясалуы, мунча салынуы турында да әйтте.

«Җәй көне оныклар белән 1 атна торып китәм мин монда. Шушында гомер узды инде минем: бөтен хыяллар, язулар монда башланды. Бала чакта эш күп иде. Балык тотарга яраткач, әнидән 3-4 көн алдан 2 сәгатькә балыкка барырга сорап куя идем. Аннан соң әти колхоз рәисе булып эшләгәндә, бик күп почта килә иде. «Чаян», «Пионер», район газеталары – мин аларның барысын да карап баргач, барлык вакыйгаларны белеп тора идем», – дип сөйләде Равил абый Фәйзуллин.

Балтач авылы янында урнашкан «Күгәрчен» чишмәсенә төшкәннән соң, «Туган өйдә күргән төш» шигырендә авторның кайсы җирләрне тасвирлаганы аңлашылды.

«Шундый матур төш! Бөтен җир гел – чәчәк тә гөл! Чишмә дә инеш! Һәм шунда... мин, имеш! ...Айны урак итеп гөл кистем. Чүмеч йолдыз белән су эчтем!» Чыннан да, бөтен җир – гел чәчәк тә гөл. Әле – бер, әле икенче кешедән: «Монда туып, бу матурлыкны күреп үсеп, шагыйрь булмыйча буламыни?!» – дигән сүзләр дә яңгырады.

Көн эссе булгач, Равил абый Фәйзуллин салкын чишмә суында коенып та алды.

«Яңа исем» нәрсә бирә?

Алда язганча, әлеге сәяхәт «Яңа исем» иҗат лабораториясе кысаларында узды. Проектның кураторы – язучы һәм журналист Гөлүсә Закирова иҗат лабораториясе турында тулырак сөйләп китте:

Әлеге проект узган ел «Идел» журналы карамагында башланды. Безгә яшьләрнең иҗатын туплау һәм журналда бирү кирәк иде. Без башта социаль челтәрләрдә эзләдек, үзебезгә чакыра башладык, әмма күләмлерәк проект кирәклеге аңлашылды. Һәм «Яңа исем» проектын ачырга уйлаганнан соң, 60ка якын кеше катнашу теләге белдерде. Нәтиҗәдә, без 4 остаз белән шөгыльләндек, һәм 15 кешегә диплом тапшырылды.

Фото: © «татар-информ», Камилә Билалова

Быел «Яңа исем» әдәби мәктәбе «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, ТР Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты белән берлектә, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Быел проектта остазлар саны артты. Алты остаз: Ландыш Әбүдарова, Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин һәм Ләбиб Лерон.

Фото: © Ленар Гобәйдуллин

– Без беркемне дә мәҗбүр итмибез, әгәрдә катнашучылар ахырга кадәр катнаша һәм әсәр иҗат итә икән, беренчедән, ул әсәр, лаеклы булса, «Казан утлары» журналында басылып чыгачак, икенчедән, Татарстан китап нәшрияты әзерләгән җыентыкка керәчәк. Шулай ук, катнашучының әзер материалы булган очракта, Татарстан китап нәшриятында 3 шәп язучының шәхси китабын чыгару да күздә тотыла, – дип искәртте Гөлүсә Закирова.

Иҗат лабораториясенең таләпләре буенча 14 яшьтән алып 35 яшьтәгеләр генә катнаша алса да, искәрмә буларак, Кукмара районы Түбән Үрәс авылыннан 60 яшьлек Гүзәлия апага да катнашу мөмкинлеге бирәләр. «Яңа исем» проекты турында радиодан ишеткәннән соң, шылтыратып, мине дә алуларын сорадым. Яшемә карамастан, мине дә алдылар. Минем бер генә максат: туган авылыбызның тарихын аңлаешлы, төгәл итеп язу һәм киләсе буыннарга, оныкларыбызга җиткерү. Шул китапны язарга өйрәнү, тәҗрибә туплау өчен катнашырга булдым мин», – ди ул.

Фото: © Ленар Гобәйдуллин

«Әдәбиятта буыннар чылбыры өзелмәсен иде»

Әмма яшь иҗатчыларның сәяхәте моның белән генә тәмамланмады. Көннең икенче яртысында Балык Бистәсендә яшәп иҗат итүче язучы, тарихчы-галим Нурулла Гариф белән очрашу узды. Ул 2 катлы «Чаллы төбәге тарихы буенча шәхси музей комплексы» һәм Зәңгәркүл, Чаллыбаш, Яңа Сала, Биектау, Котлы Бөкәш, Тәберде Чаллысы, Казаклар Чаллысы, Бикчурай авылларының тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныштырды.

«Мин 30 елдан бирле туплыйм музей әйберләрен. Ул әйберләр Болгар музеенда да, Казанныкында да, Балык Бистәсенең район, Котлы Бөкәш музеенда да саклана. Үземнең шәхси музейны 7-8 ел элек кенә булдырдым. Мин аны мактаныр өчен эшләмим, бу – күңел өчен, чөнки минем яраткан эшем. Яңа Сала авылына кайтканнан соң, мин башта йорт-җирләрне торгыздым, аннары менә шул музейны эшли башладым», – ди Нурулла Гариф.

«Яңа исем»нең остазы, язучы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон укучыларына шундый киңәш бирде: «Күргәннәрегезне, Равил абыйның әйткәннәрен көндәлекләрегезгә язып барыгыз. Хәтергә ышанмагыз, хәтер бүген бар – иртәгә юк». Мин дә шул киңәшне тыңлап, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның берничә фикерен язып алдым. Истә калдырырлык, уйланырлык сүзләр алар:

«Хәзер акча тәхеткә менгән чак, күпләр акча законнары буенча яши. Акча кирәк нәрсә, сүз дә юк, ләкин ул иң мөһиме түгел. Иң мөһиме үз халкыңа хезмәт итү»;

«Әдәбиятта буыннар чылбыры өзелмәскә тиеш»;

«Үзегездән 10 адым алда булган кешеләр белән аралашыгыз»;

«Кеше ялгыз гына бәхетле була алмый. Адәм баласына кемдер кирәк».

Фото: © Ленар Гобәйдуллин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100