Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раушан Мөхәммәтҗанов: «Хәзер мин бәхәсләшмим. Барыбер алар ничек әйткән — шулай була»

Әлмәт театры артисты Раушан Мөхәммәтҗанов «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булса да, актерның республика таныган дәрәҗәле исемнәре юк. Россия фестивальләрендә танылган егетнең Татарстан игътибарыннан читтәрәк калуын гаделсезлек дип санап, таныштырырга ашыгабыз.

news_top_970_100
Раушан Мөхәммәтҗанов: «Хәзер мин бәхәсләшмим. Барыбер алар ничек әйткән — шулай була»
Әлмәт театры матбугат үзәге

«Алтын битлек» театр премиясе номинанты, «Актерлар ансамбле» номинациясе буенча «Тантана» лауреаты Раушан Мөхәммәтҗанов Әлмәт театрында 10 ел эшли. Бирегә алар төркемнәре белән кайтканнар. Тумышы белән Сарман районыннан. Казан театры училищесын тәмамлаган. Педагогы — Илдар Хәйруллин.

Раушан Мөхәммәтҗановка «Җил артыннан» спектаклендәге кабахәт Асеф ролендә игътибар иттем. Режиссер Камил Тукаев театрның «герой-любовниклар» уйнап йөри торган чибәр егетен кабәхәт кеше роленә куярга җөрьәт иткән.

Нишләп режиссер Камил Тукаев бу рольне сиңа бирәсе итте икән? Бу хакта уйланмадыңмы?

Без Динар белән бергә Казан мәдәният институтына укырга кердек бит инде. Ул режиссерлыкка, мин продюсерлыкка. Укырга киттек. Шул вакыт Камил Тукаевның киләчәге билгеле булды. «Кайтыгыз», дип шалтыраталар. Ә безнең экзаменга ике көн калган. Без экзаменнарны биреп кайтканда әсәрне укый башлаганнар иде. Кич кайтып килеп кердек…

Камил Тукаев сөйләде инде: «Ике мажорик килеп керде», дип. 

Әйе. Бу әсәрнең куеласы билгеле булгач, күңелемнән рольләрне бүлеп карадым да, Асеф миңа эләксә, шәп булыр иде дип уйладым. Гел матур геройларны уйнагач, үземне сындырып башка төрлерәк роль уйныйсы килде. Режиссер: «Асефны укып кара әле», ди. Укыдым. Башкалардан да укытып карады. 1-2 көн шулай укыдык та: «Раушан, син — Асеф», диде. Мин елмайдым. «Ник елмаясың?» ди. Минем гадәт шундый — гел елмаям. Мин «добрый кеше», добрый кеше гел елмая бит инде. Уңайсыз ситуация булса да елмаеп тик торам шулай. «Всегда так улыбайся и шулай укы», диде Камил Тукаев. Күргән бар инде ухмылка белән сөйләшә торган противный кешеләрне — Асефны шундый итеп күз алдына китердем.

Әмма тирән керә барган саен нык авыр була башлады. Ул яхшы егет түгел бит инде. Нинди генә кабәхәтлек эшләми! Шуларны күз алдына китергәч коточкыч кыен иде. Көчләү сәхнәсе буенча беренче тапкыр репетициядә нишләргә дә белмичә басып тордым. Режиссер: «Раушан, эшлә инде берәр нәрсә», ди. Янәсе, мин бит көчлим, «сделай так», ди. Минем ступор. «Не смогу так, можно по-другому?» дим. «Анда караңгы, син күренмисең», дип тынычландырып… Кыскасы, минем өчен бу үземне җиңү иде. Репетицияләрдә нык авыр булды. Ә аннары образны эшли-эшли ничектер үземә дә йога башлады кебек. Репетиция булмаганда да шулайрак сөйләшә башладым. Миңа: «Ник шулай сөйләшәсең?» диләр. Ә мин образдан чыга алмыйм. Бәлки, мин үзем шундый начардыр дип уйладым. Бәлки, минем эчемдә начарлык бардыр. Юк, мин андый була алмыйм. Әмма бераз куркытты.

Героеңның аз гына булса да яхшылыгын тапмадыңмы?

Юк, аны акларлык бернәрсә дә юк. Бик тирән казый башласаң… Ул үзе җәмгыятьне гаепли. Әмма мин андыйларны акламас идем. Минем үз гомеремдә кешегә сукканым юк, дисәм… мине кыйнаганда сукканым булды. Үзем башлап беркайчан да сукканым булмады. Сугып я имгәтермен дип куркам. Үлеп китсә, тормышың бит инде бетте бит инде, крест. Начар сүз әйтергә куркам, рәнҗетергә куркам…

Андыйларның өстенә дә менеп утыралар бит әле.

Өскә менеп утыралар. Әгәр алай әйтеп тә, син әйтмисең икән, алар тагын әйтәләр, тагын әйтәләр. Әйтсеннәр! Кешене беләсең бит инде, бәлкем, андый кеше белән сөйләшергә кирәк түгелдер. Дуслашырга, аралашырга…

Андыйлардан качасыңмы?

Бер театрда эшләгәч качып йөреп булмый. Андыйлар белән артык аралашмыйм, тормышым турында сөйләмим. Үзе сөйли икән, сөйләсен. Мин сөйләмим.

Сиңа тамашачы энергия бирәме, әллә булганын да аламы?

Уйнаганда «кайфово» уйныйсың. Спектакль тәмамлангач, кеше кул чапканда энергия килә. Шуның өчен генә дә уйнаган шикелле. Асылда шуның өчен уйныйбыз инде без. Кешегә ошасын, яхшы кайтавазлар булсын өчен уйныйсың. Асефтан соң миңа: «Сине үтерәселәр килде», диделәр. Шундый сүзләрдән соң «Роль удалась», дисең инде. Алар өчен мин начар кеше, димәк, мин үз эшемне дөрес эшләгәнмен. Мине күралмыйлар икән, бу рольдән соң шулай буларга тиеш. Шул да энергия бирә.

Ун еллык артистлык гомереңдәге иң рәхәт комплимент нинди булды?

Менә шушы — бер апаның «Үтерер идем», диюе. Шаярып та түгел. Мин шуңа телимдер тагын да шундыйракны уйнарга. Безнең театрда иң яраткан спектаклем — «Җил артыннан». Үзем уйнаганга гына түгел, ул эстетик яктан бик матур, текә спектакль. Мондый спектакльгә дә бер нинди премия алмасак инде! Тиешле кешеләр моны да бәяли алмасалар, бик күңелем кайтачак.

Бәяләнми калган әйберләр күп инде ул. Казаннан читтәге спектакльләр дә, артистлар да бигүк бәяләнеп бетми шул. Үзеңнең дә бит «Алтын битлек» номинанты дигән исемең бар — Мәскәү сине бәяләде. Ә Казан «атказанган артисты» исемен дә бирми.

Аны бит бер-ике ел җырлаган эстрада артистларына бирәләр, ә драма артисты көне-төне театрда ята — бирмиләр. Белмим мин аның нәрсәдән торганын. Дөрес бирелми дип тә әйтмим, бәлки, алар да лаектыр. Ләкин лаеграк кешеләр күбрәк.

«Бәлкем, җиңәрмен дип „Тантана“ премиясен көтәсең… ролең булса инде… анысы да билгесез»

Әлмәт театрына яратып килдеңме? Яратып эшлисеңме?

Укыганда мин киләчәктә театрда эшлим дип уйламый идем, яратып бетермәгәнмендер ахрысы. Укытучыбыз Илдар абый Хәйруллинга да шулай дия идем. Укып бетергәч, җәй көне авылда ятканда минем янга кунакка Динар Хөснетдинов килде. Без бергә укыдык. «Әйдә, Әлмәт театрына барып кайтабыз», ди. «Эшлисең килсә — калырсың, килмәсә — кайтырсың», ди. Әниләр дә: «Барып кара инде, бәлкем, ошар», диделәр. «Ошамаса, 1-2 ай эшләрсең дә китәрсең», — диеп Динар алып киткән иде, 10 ел эшлим. Хәзер театрдан китәсем килми. Үз гомеремне сәнгатькә бирер идем. Добровольно! Чөнки яратам. Яратып эшлим! Гашыйк үз эшемә.

Гашыйклык белән генә буламы соң? Ә акчасы?

Финанс өлкәләрендә проблемалар килеп чыга да, бүтән җиргә китеп караргамы әллә дип уйлыйсың. Бүтән җирдә яхшырак булыр шикелле, акчасы күбрәк булыр шикелле. Әмма чыннан да күбрәк булырмы — анысы билгесез. Дәүләт булышсын иде ул. Мәсәлән, элек фатирлар биргәннәр, ниндидер башка ярдәм булган. Нәрсә булса да биргәннәр, хәзер берни бирмиләр. Зарплата и все!.. Бәлкем, җиңәрмен дип «Тантана» премиясен көтәсең… ролең булса инде… анысы да билгесез. Өмет итеп ятасың-ятасың да… шуңа аптыраганнан төрле уйлар туа… андый уйлар булмаса, артист сәнгать турында күбрәк уйлар иде.

Ә Әлмәттән Казанга күченү… Мәскәү, Питер…

Бу шәһәргә гашыйк дисәм, дөрес түгелдер, биредә ничектер уңайлы. Авылдагы кебек… миңа монда шулкадәр рәхәт, шулкадәр якын, Әлмәт чиста матур шәһәр. Казанга баргач мин туеп кайтам. Шау-шу, ыгы-зыгы. Анда күчсәң, бәлки, күнегәсеңдер. Ләкин гастрольләргә барсаң да, кунакка барсаң да, тизрәк кайтып китәсе килә.

Үзеңнең киләчәгеңне Әлмәттә күрәсең инде, әйеме?

Әйтмәс идем

Бөтендәй театрны ташлап чыгып китү мөмкинлеге бармы?

Әйе. Фәридә Багисовна китсә (театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. авт), китеп баруыбыз да мөмкин инде. Ул бит театрны тотып тора. Аның урынына берәр «ненормальный» килә икән — китәсе булса.

Ягъни, көрәшкә ташланмыйсың…

Коллективка карап инде. Хәзер ул таркаурак. Без яшьләр бердәм инде. Үзара талашкалап алсак та, без бердәм.

«Ике спектакльгә алмадылар. Бик авыр булды»

Син укыганда зур өметләр багланган студент идеңме? Әллә биредә ачылдыңмы?

Без группада алты егет идек. Безнең һәрберебез үзенчә талантлы иде. Мин биюче егет саналдым, бии идем… кылана идем шунда… КВНщик буларак юмор да бар кебек иде. Һәр кешенең үз стихиясе бар инде. Динар шул вакытта ук радиога эшкә керде. Ришат җырчы булып йөрде, алып баручы булып тегендә-монда катнаша иде…

Ришат?

Әхмәдуллин. Ул Камал театрында эшли. Моңлы җырлый. Кичәләрне матур алып бара. Уйнаган рольләрен генә күргән юк. Оят! Чөнки без башка театрларга барып, башкаларны карый алмыйбыз — шул кыенлык бар. Хәзер укый башлагач, Казанда барган арада йөргәләп алам. Вакыт тисә, Чаллыга да барып карар идем. Тик аларда премьера булганда бездә дә премьера, ник алай туры киләдер инде ул… 

Син үзеңне чибәр актерга саныйсыңмы?

Мин көзгегә карыйм да, бер чибәрлегем дә юк инде.

Әйткәннәре бармы соң?

Бар инде, типа, менә безнең Раушан чибәр. Мин үземне матур дип чутламыйм. Сөйкемлегем бардыр. Ул бөтен кешедә дә бар.

Театрда эш күпме? Эшсез интекмисеңме?

Аллага шөкер, эш күп. Ләкин быел яңа куелган ике спектакльгә алмадылар. Айдар Җаббаровныкы («Ул әле өйләнмәгән иде») миннән башка чыкты һәм Ильяс Гәрәевич (театр режиссеры Ильяс Гыйләҗев) куеп ята — анысына да алмады.

Кәеф төшәме?

Әлбәттә инде. Бәлки, андый чор да кирәктер. Шулай да бер ай бик авыр булды.

Авырлыкны ничек кичерәсең?

Уйлыйсың инде «Нигә алмадылар икән?» дип.

Үзеңне «ашыйсыңмы» андый вакытта?

Юк! Минем андый әйбер юк… Бардыр инде, бардыр… алдыйм, бар ул! Эчтә, бик тирәндә утыра. Алмаганнар икән, бәлкем, шулай тиеш булгандыр.

Андый чакта эчеңдәге ачуны ничек чыгарасың? Янәшәдәгеләргә чәчеләме?

Юк, мин андый кеше түгел. Ак көнләшү белән генә…

Ак көнләшү буламы ул?

Дусларым өчен бик шатланам. Сокланам, диик. Мин сәнгатькә гашыйк инде: берәр матур әйбер күрәм икән — сокланам, матур әйбергә ничек сокланмыйсың инде?! Хәтта ул минем дошманым булса да, мин барыбер матурны матур диеп әйтәчәкмен.

Дошманнарың бармы?

Юк… юктыр диеп беләм.

Ә үзеңә карата көнчелек сизәсеңме?

Юктыр инде. Миңа карап көнләшергә мөмкин диеп әйтмәс идем. Минем әллә нәрсәм юк. Бәлкем, сөйкемледер. Һәр кеше үзенчә сөйкемле. Бәлкем, гәүдәм матуррактыр, шөгыльлән — синеке дә шулай була. Һәр кешенең үзеннән тора. Мин дә кайбер кешедән көнләшәм. Динарның оста теленә сокланам, мәсәлән, аңа аны Ходай шулай биргән. Бәлкем, миңа бүтән әйберне биргәндер, ләкин мин әле үземә нәрсә бирелгәнне таба алмаганмындыр. Бәлки, мин дә булдыра аламдыр, тырышырга кирәктер. Күбрәк укырга кирәктер. Һәр кешенең үзеннән тора.

Чын дусларың бармы? Кемгә эч серләреңне сөйли аласың?

Динар Хөснетдинов — чын дустым, мин аңар сөйлим. Әмма барысын да сөйләп бетерергә ярамый. Ул бит минем тормыш.

Сиңа кешеләр серләрен сөйлиме?

Сөйли.

Ә син аны кешегә сөйлисеңме?

Юк, мин андый кешеләрне бөтенләй аңламыйм. Сер булмаса да, кеше сөйләгәнне бүтән кешегә сөйләргә ярамый. Ул бит инде син сөйләмәстер диеп сөйлидер, бәлкем. Ул үзенең кайгысын сөйләгәч, ничек аны башкаларга сөйләп булсын?! Менә миңа кемдер Динар турында әйтә икән, мин аны Динарга катгый әйтмим. Нигә сүз йөртергә! Бәлкем, Динарның да начар яклары бардыр. Бар инде ул. Мин аны нинди булса да кабул итәм. Авылда да әниләр кеше болай итә, шулай итә, дисәләр… авылның сәясәте шундый бит инде — кеше нәрсә әйтер диләр. Нәрсәгә инде ул кеше сүзе. Яшә үз тормышың белән!

Синең артист булуың белән әниләрең ризамы?

Риза. Динар Әлмәт театрына чакыргач та: «Барып кара», дигәннәр иде. Хәзер: «Ят театрда, җылыда ятасың», диләр. Алар сәнгатьне ярата. «Безнең кебек сыер савып йөрергә кирәкми», диләр. «Акча кирәк булса, булышырбыз», диләр. Кирәкми дим инде, җиткерәбез.

Авылда маллар асрый торган нык хуҗалык инде сезнең, әйеме?

Шулай инде, җәй көне кайтып печән чабам. Кыш көн авыр булмасын дип, җәй көне бөтенесен эшләп куям инде. Без миңа 10 яшькә кадәр Чаллыда яшәдек. Аннары әби картайгач авылга кайттык.

«Бәхәсләшмим. Барыбер алар әйткәнчә була»

Кызыгып уйный алмый калган рольләр бармы?

Үкенеп калганнар юк. «Яшь йөрәкләр» дә Хәйретдинне уйнамаганга гына жәл булды. Анда Алмаз Шаһимарданов белән без дублерлар идек. Тәнкыйтьчеләр килгәндә Алмаз уйнасын дип мине анда бераз үпкәләттеләр. Шулай өч тапкыр Алмазны куйдылар да, мин, димәк кирәк түгел, дип уйладым. Баш тарттым. Өч тапкыр гына уйнап калган идем, башка уйнамадым.

Үпкәләдең инде алайса?

Үпкәләү түгел ул, гаделсезлекне кичерә алмау. Режиссер чиратлап уйнасыннар дигән икән, димәк, чиратлап уйнатсыннар. Алмаз уйнасын дигәннәр икән, ярар, Алмаз уйнасын.

Гаделсезлек булса, гел каршы чыгасыңмы?

Элек каршы чыга идем. Иң мөһиме — дөрес булсын! Хәзер дөреслек юк бит инде ул…

Точно беләсеңме?

Әйе. Ышанмыйм мин аларның дөреслегенә…

Кем ул алар?

Түрәләр диимме? Хәзер мин бәхәсләшмим. Нәрсәгә инде ул?! Барыбер шулай кала. Алар ничек әйткән — шулай булачак.

Син күзаллаган гаделлек башкача булса, аның җиңүенә өмет юкмыни?

Ничек аларны җиңеп булсын инде?!

Иии син бигрәк өметсез икән.

Вак җиңүләр буладыр. Ярар инде, боларча булсын дип әйтәләрдер кайчакта. Мин бер әйбергә дә ышанмыйм. Нигә шулай дип бәхәс китә икән, «Без шулай уйлыйбыз», дисәк, «Ярар, сез алай уйласагыз, без болай уйлыйбыз», диләр. Һәм барыбер аларча булачак. Үзебезнең театрга килсәк тә, мәсәлән, безнең гел «переработка» — ялларсыз эшлибез. Безнең профсоюз: «Әйдәгез, расписаниеләрне дөрес төзик», ди. «Төзибез», диләр дә, һаман шулай кала, бер нәрсә дә үзгәрми. Спектакль чыгарганда егетләр белән төн уртасына кадәр яттык.

Уйнаган рольләр өчен балларыгыз бардыр ич?

Баллар хәзер дә бар бугай, ләкин нык бүлделәр. Элек уйнадың икән һәм 5 балл икән, 1 балл 60 сум иде бугай, син үзеңнең бәяңне белә идең. Балларны профессионализм, квалификация тагын нәрсәдер дип өчкә бүлделәр дә, нинди акча алганыңны аңламыйсың да. Нинди профессионализмга миңа акча биргәннәрен аңламыйм…

Актер итеп труппага алынгансың икән, профессионалдыр ич инде. Профессионал булмасаң алмаган булырлар иде кебек.

Мин аны аңламыйм, шулай тиештер инде. Безнекеләр бухгалтериягә менеп чутлатып чыгалар. Мин гомер менгәнем юк, шулай тиештер инде дим. Алар менәләр дә барыбер аңламыйча төшәләр.

Шул театр акчасына гына яшәмисездер бит инде. Шабашкалар буламы?

Сирәк инде. Аерым проектларга чакырганнары бар инде. Аниматор кебек шунда инде…

Ә театрга кагылмаган шабашкалар?

Вакыт юк. «Ненормированный» график бит безнең. 3 көнгә расписание төзисең икән, шул ук көнне үзгәрергә мөмкин. Шуңа өстәмә эш эзләп йөргән юк. Бәлки кирәктер дә…

Фатирың ипотекага алынганмы?

Ипотека түлим. Биредәге тормышны шул финанс кыенлыгы гына борчып тора.

Буш вакытыңны ничек уздырасың? Спортзалларга йөрисеңме?

Спорт белән өйдә дә шөгыльләнеп була: турник, отжимание. Бәлкем, гаиләле кеше анда барып гаиләдән ял итеп кайтадыр. Мин өйдә үзем генә яшим, комачаулаучы юк. Өйдә тик ятудан кайфую. Көннәр буе ята алам.

Тагын нинди ял итү ысулларың бар?

Элек Илшат Агиев белән волейболга йөри идек. Илшат китеп баргач (Әлмәт театры артисты Илшат Агиев 2020 елның мартында юл һәлакәтендә вафат булды.авт.), йөргән юк. Төнге клубларга йөрмим. Вакыт юк, арыта, анда баргач биергә кирәк, нидер эшләргә кирәк. Иртәгә эшкә барасың барлыгы турында уйлыйсың. Күпчелек мин дусларны үземә кунакка чакырам. Сөйләшеп утырабыз.

Ашарга пешереп чакырасыңмы?

Динар нәрсә дә булса пешерә. Аның аккаунтларын карасагыз, ул миндә гел ашарга пешерә. Ит кыздыра. Кафеларда утырган юк. Өй булганда нәрсәгә шул бәягә ризыклар алып, анда утырасың инде дип тә уйлыйм. Ул бәягә мин өйдә шундый тәмле итеп ит кыздыра алам! Ул әле минем ике-өч көнгә җитергә дә мөмкин. Кафеларда ашаган бар бит инде, поварларына карап төрлечә була. Өйдә рәхәтрәк. Тәмле. 

Татар ир-атының төп сыйфатлары нинди дип саныйсың? Аны театрда, әдәбиятта ничек күрсәтергә? Өйдә ит кыздырам дигәч, татар ир-атының саранлыгы-сакчыллыгы бар дип тә уйлап куйдым.

Әйе, саранлыгым да бардыр. Акчам бит ташып тормый. Бу уйлап туздыру. Көн саен роллга заказ биргән кешеләр дә бар. Каян акчалары җитәдер — белмим.

Ә татарга хас сыйфат, миңа калса — батырлык. Кеше үз-үзенә ышанырга тиеш. Мин кешедә ихласлыкны яратам. Кемдер алдарга маташа икән — сизелә бит инде.

Болар татар ир-атында булырга тиешле сыйфатлар булдымы?

Әйедер инде. Мин дә татар егете бит. Миндә булырга тиешле сыйфатлардыр ул. Бәлкем миндә дә җитмидер инде ул батырлык. Мин нык сак. Алга таба беренче адымны авыр ясыйм. Ир-атның кулы эш белергә тиеш. Уйлый белергә тиеш.

Татар ир-атында хатын-кызга икенчел итеп карау да бар әле.

Мин хатын-кызны тигез күрәм.

Ә ниндиләре ошый — үзе җигелеп тарта торганымы, ир артына качып җылыда утырырга яратканымы?

Мин бит әле ялгыз. Тегесе белән дә очрашып карыйм, монысы белән дә. Хатын-кыз ихлас булырга тиеш. Син «свиданиегә» чакырасың, аралашасың да, синең кеше түгеллеген аңлыйсың.

Ир-ат әнисә охшаган хатын-кызны сайлый диләр…

Ошаган? Юк инде, әнигә күрсәтеп сайламыйм.

Охшаган дидем.

Ул турыда уйлаган юк иде. Ә әнигә охшаса, яхшы булыр иде. Минем әни батыр кеше. Мин үзем дә әнигә охшарга теләр идем. Минем әни боевой, чөнки тормышта авырлыклар күп булды… Юк, ир-ат барыбер көчлерәк булырга тиештер.

Хатының актриса булса риза булар идеңме?

Әйе. Актриса булырга тиеш дигән фикерем дә бар әле. Чөнки башка тармак кешесе артистны аңламаска мөмкин. Әйтик, син атна буе төнге 2гә кадәр театрда ят инде. Нинди хатын түзсен! Мин үземә үзем түзмәс идем. Минем хатыным шулай эштә калып эшләсә дә ошамас иде. Эш сәгате иртәнге 7дән 5кә кадәр икән — тиешлесен эшләсен дә өйгә кайтсын!

Төрле буыннар арасында үзара конфликтлар буламы?

Була ул. Мине шулай тәрбияләделәр: өлкән кешеләргә беркайчан авыр сүз әйтә алмыйм. Кайбер яшьләр матом әйтеп җибәрергә дә мөмкин.

Син сүгенәсеңме?

Юк. Бар инде ниндидер сүзләр — яшьләр белән сөйләшкәндә чыгып китә. Сөйләмдә паразит сүзләр бар. Ләкин сүгенү сүзләрен категорически яратмыйм. Андый кеше янәшәсендә басып тора алмас идем.

«Талашмау — акыл керә башлау билгеседер ул»

Китаплар укыйсыңмы?

Яшь чакта мин укымаганмын. «Нигә мине укытмагансыз» дип мин хәзер әнине сүгәм. «Әзрәк ярган булсагыз, укыр идем бит инде», дим. Хәзер мин үземне китап укырга мәҗбүр итәм.

Нәрсә укыйсың?

Бөтенесен. «Бирегез әле миңа берәр нәрсә», дип Ләйләгөл апа янына керәм (Ләйләгөл Минаева, әдәби бүлек мөдире. Авт). «Мә, моны укып кара», дип биреп чыгара. Мин аны бер атнада укып бетергән булам, авыр булса да. Бер кереп китәм икән, вообще кайфово инде. Мин электрон китапларны яратмыйм. Телефоннан укымыйм. Миңа китап булсын! Исе булсын! Кулда шытыр-шытыр килсен! Кайвакыт керми икән, үземне көчләп укыйм. Үзеңне баетырга, тел байлыгын арттырырга кирәк бит.

Кермәгәнен көчләп тә укыйсыңмыни?

Бәлкем, азагында кызык әйбер бардыр дип укыйсың инде. Тиз укырга, шул арада фикерне дә эләктереп алырга өйрәнергә кирәк. Камал театрында «Тормыш бу» спектаклен карагач, Исхакыйның әсәрләрен укыдым. Матур язылган. Ләкин анда табигатьне тасвирлаулар күп. Ул әйберләрне әсәрдән алып атсаң да була иде. Ансыз да аңлашыла.

Сәхнәгә чыккач, героеңа үз сүзләреңне өстисеңме?

Юк. Категорически каршы. Кайбер актерлар үз сүзләрен куша. Автор һәрбер сүзне мәгънә белән язгандыр, шуңа артистның үз репликасын кушуын аңламыйм. Без бит инде ул әсәрне режиссёр белән 10 тапкыр укып, 10 тапкыр сүтеп чыгабыз. Без автор сүзен ятларга тиеш. «Отсебятина» дөрес булмый.

Нәрсәдер язып яки куеп карыйсың килмиме?

Килә. Мин үземне матур язам дип әйтмәс идем. Ләкин минем кешеләргә җиткерәсем килгән фикерләрем бар. Ничек җиткерәсен белмим. Ул бәлки ниндидер әсәр нигезендә була алыр…

Ә нәрсә туктатып тора? 

Үзем этелеп китә алырдай материал тапмадым. Бергә эшләргә соавтор да кирәктер. Күрәсез бит: сезнең белән сөйләшкәндә дә үз фикеремне әйтеп бетерә алмыйм. Сүз байлыгым җитмимедер, үзем дә аңлап бетерә алмыйм. Матур итеп әйтергә телим, ә тек тек тек… килеп чыга. Нидер эшләп карыйсы килә. Бәлки, килеп тә чыкмас. Чыкмаса чыкмый инде.

Театр сиңа ниндидер проектны ышанып тапшырачакмы? Сиңа ышанычы бармы җитәкчелекнең?

Фәридә Багисовнаның үз яраткан артистлары бар инде ул.

Син алар арасына керәсеңме?

Кермим шул. Бөтенесе киресенчә диләр, ләкин мин кермәгәнемне беләм. Ильяс Гәрәевичның (Ильяс Гәрәев — театр режиссеры. Авт) да яраткан артистлары бар. Анда да мин кермим.

Соң син беркемнең дә «любимчигы» түгелмени?

Бәлки, кайбер тамашачының «любимчигыдыр» мин.  

Нинди музыка тыңлыйсың?

Мин яратам музыка. Ләкин наушниклар киеп аны тыңлап ята алмыйм. Музыка биер өчен. Миңа сүз тыңлавы рәхәтрәк.

Шигырь укыйсыңмы? Яраткан шигырьләрең бармы?

Бик укымый идем, кызганычка каршы. Ә хәзер акыл керә диимме соң. Шигырьләрне бүтәнчә кабул итәм.

Акыл керә башлавы сизеләме? Каян беленә ул?

Мин хәзер күп бәхәсләшмим, талашмыйм. Элек үз фикеремне әйтә идем. Талаша идем. Хәзер дә Динар белән талашканда да: «Ярар, синеке дөрестер», дим. Элек икешәр сәгать талашып утырган бар. Мин үземнекен, ул үзенекен. Шекспир буенча спектакль чыгарганда төнге 2гә кадәр калып репетиция ясый идек. Мин әйтәм: «Динар, бу дөрес түгел инде. Лилиянең балалары бар, Илсурның балалары бар — аларны садиктан алырга кирәк», дим. Динар фикеренчә, иҗат булганда барысын онытырга тиешсең. Ничек инде гаиләңне онытып иҗатны алга чыгарасың?! Гаилә беренче урында. Гаиләм булса, мин репетицияне ташлап кайтып китәр идем. Мин белмим, гаиләлеләр нишләп утыралардыр төннәр буе репетициядә. Эш вакытың беттеме — бетте! Алар графикка җитешмиләр икән — аларның эшләре. Режиссёр иртәрәк килә алмаганга мин гаепле түгел. Режиссёрдан күп нәрсә тора инде, килә дә: «Давай, попробуем так, сделаем так», дияргә тотына. Өйдә уйлап кил дә, «сделай так»! Режиссер репетициягә әзер булып килергә тиеш.

Бәхәсләрдә кем җиңде?

Мин: «Ярар, син дөрестер», дидем. «Замана үзгәрер, гаиләң булгач аңларсың», дидем. Соңгы талашу иде бу. Мин хәзер талашмыйм.

Сез — иҗат кешеләре — язучылар, артистлар, җырчылар — татарның интеллигенциясе — тормыштагы, сәясәттәге хәлләргә фикер әйтергә тиешме? Мәсәлән, татар телен мәктәпләрдән чыгару мәсьәләсендә.

Әйтергә тиеш. Татарстанда татар телен тыярга ярыймыни?! Без бит Татарстан Республикасы! Һәрбер республиканың үз теле буларга тиеш.

Әмма плакатлар белән чыгып кычкырып йөрү пиар адым гына. Гамәлләрең белән расла! Балаларыңны татарча сөйләшергә өйрәт! Үзең татарча сөйләшергә өйрән! Минем дә сөйләмгә рус сүзләре керә. Мин саф татарча сөйләшергә теләр идем. Балаларымны татарча өйрәтәчәкмен. Кемдер 5-10 елдан урысча уйный башларга мөмкинсез дип әйтте. Шундый әйбер ишеткәч, йөрәк әллә нишләп китте. Без фестивальләргә йөрибез, без татарча уйныйбыз. Безгә: «Какой у вас красивый язык. Хотя я ничего не поняла», дип килеп әйтәләр. «Эзоп» ны уйнагач, оригиналда — португалча уйнадыгыз кебек дип әйттеләр.

Сәхнәдә чишенүләргә ничек карыйсың?

Каршы. Мин андый әйберләргә каршы. Мин андый әйберләрне матур итеп күрсәткән режиссерларны яратам. Күрсәтмичә дә аңлыйсың ни булганын. Круто, дип уйлыйсың. Минем бөтенесен күрсәткәнне карыйсым килми. Бәлки минем тәрбия шундыйдыр. Минем әби кинода сугышканда башын яшерә дә: «Улым, беттеме әле, беттеме?» ди — шуның шикелле. Мин дә андый әйберләргә шулай карыйм.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100