Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнине зурлаганыгыз өчен рәхмәт» – Раушания Юкачеваның кырыгын уздырганнар

news_top_970_100
«Әнине зурлаганыгыз өчен рәхмәт» –  Раушания Юкачеваның кырыгын уздырганнар
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваның кырыгын уздырганнар. Коръән мәҗлесеннән фото-видеолар белән социаль челтәрләрдә Айгөл Бариева уртаклаша.

«Бүген Рушания апабызның кырыгына җыелдык», – дип язган ул сәхифәсенә. Талантлы актрисаны искә алырга аның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре җыелган.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева иң якын дустының кешелекле, мәрхәмәтле булуын билгеләп үткән. «Аның ул эчкерсез сыйфатлары миңа аеруча кагылды. Мине үз әнисе кебек бик тә якын итә иде. Соңгы көннәре минем белән бергә үтте. Без аның белән «Ижминводы» шифаханәсендә ял иттек. Анда да миңа иптәш булыйм дип барды ул. Аның белән бергәләп берничә тапкыр ял иткәнебез бар иде. Бергә булганда миңа булган игътибары, мәрхәмәте, кешелеклелеге мөкиббән шаккатыра иде», – дигән ул. 

Раушания Юкачеваның туганы Фердинат Хафизов әйтүенчә, Раушания апа беркайчан да авыруларына зарланмаган. «Аның иң әйбәт сыйфатларының берсе – ул гел безнең кебек булды. Ничек кенә авырса да, кан басымы күтәрелсә дә, унсигез яшьләрендә йөрәгенә операцияләр ясаткан булса да, яман шеш булса да, бервакытта да зарланмады.

Тагын бер хатирә. Авыл картлары безнең бабайлар өенә җомгага киләләр иде. Раушания аңа кадәр өйне кырып-себереп, юып чыгара иде. Картлар укып киткәннән соң да яңадан юып, безне кертмичә, шул эшләрне башкара иде», – дип сөйләгән туганы. 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рузия Мотыйгуллина белән Раушания Юкачева бакча күршеләре булып яшәгән. «Безнең иң матур чакларыбыз бакчада үтте. Шундый искитәрлек дус яшәдек. Иң беренче булып, безне Коля ташлап китеп барды (Раушания Юкачеваның тормыш иптәше). Аңа барыбыз бергә бик борчылдык, бакчабызда ямь бетте. Инде хәзер, матур гына яшәгәндә, Раушаниябез дә китеп барды...».

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров та зирәк фикерләре белән уртаклашкан. «Адәмне соңгы юлга озатканда балалары матур итеп озатудан да зур бәхет юктыр. Син бу дөньяда хет әллә кем булып йөр, әллә ниләр сөйлә, әгәр дә синең балаларың дөрес һәм матур итеп озатмыйлар икән, бәхетең булмаган дигән сүз. Менә без дә бүген шулай Раушанияне хөрмәтләп, бергә җыелдык». 

Раушания апаның кызы Светлана әнисен хөрмәт итеп килгән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре белдергән.

«Хөрмәтле камаллылар, кадерле туганнар, сезгә бик зур рәхмәтлемен. Әнием турында шулхәтле матур сүзләр әйткәнегез өчен, әнине искә төшереп зурлаганыгыз өчен, Аллаһы Тәгалә мең рәхмәт ирештерсен үзегезгә дә», –дигән мәрхүмәнең кызы. 

Татар халкының талантлы актрисасы Раушания Юкачева 17 июль көнне вафат булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100