Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды: «Аны искә алмаган көнем бик сирәк»

15 майда Питрәч районы Күн авылында Камал театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачевага кабер ташы куелу мәрасиме үткәрелде. Аны искә алырга Камал театры актерлары, мәрхүмәнең туганнары һәм авылдашлары җыелган иде.

news_top_970_100
Халык артисткасы Раушания Юкачева каберенә таш куелды: «Аны искә алмаган көнем бик сирәк»
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Кабер ташы кую чарасына Раушания Юкачеваның кызы, Камал театры актерлары, мәрхүмәнең туганнары һәм авылдашлары аның туган авылы – Питрәч районы Күн авылы зиратына җыелды.

Мәрасимне Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Раушания Юкачеваның хезмәттәшләре аны җылы сүзләр белән искә алдылар һәм истәлекләре белән уртаклаштылар. Күн авылы мәчете имам-хатыйбы мәрхүмә рухына дога кылды.

Люция Хәмитова – «Ике йортны бер итеп яшәдек»

Иң беренче булып, Раушания Юкачева белән озак еллар бер гримерканы бүлгән якын дусты, Татарстанның халык артисткасы Люция Хәмитовага сүз бирелде:

Дустыбыз Раушаниябезнең китүенә 2 ел. Гафу итегез, күңелем тула, күз яшьләрсез сөйли алмыйм. Ул гел яныбызда кебек. Гел уйда, күңелдә, төшкә керә. Гримеркага кереп, барыбызны да дер селкетеп алыр сыман. Шулай күрешеп утырып сөйләшәсе килә. Сагындыра... Мин әле яшь, театрга аяк баскан гына чакта, Раушания мине үз канаты астына алды. Ул гел миңа игътибарлы булды, борчылды, киңәшләрен бирде. Без бик дус булдык, янәшә яшәдек, эшләдек. Балаларыбыз бергә үсте, дачаларыбыз янәшә урнашкан иде, ике йортны бер итеп яшәдек. Соңгы көненә кадәр ул минем иң якын кешеләремнең берсе булды. Ул минем күңелем почмагында, йөрәгемдә.

Татарстанның халык артисткасы Венера Шакирова Раушания Юкачева белән якын дуслар булуын сөйләде:

Без Раушания белән коллегалар гына түгел, бик якын дуслар идек, 1993 елдан бирле бер театрда эшләдек. Казан театр училищесында да бергә укыдык. Раушания белән Коля (Раушания Юкачеваның ире, Татарстанның атказанган артисты Николай Юкачев. – авт.) 1981 елда училищены тәмамлап, Әлмәт театрына киттеләр, аннары Марсель абый аларны Камал театрына чакырып, без бергә эшли башладык. Шул еллардан бирле без бергә. Без бер-беребезгә бик якын булдык, гаиләләр белән аралаштык. Ул минем өчен дус кына түгел, минем олы апам кебек тә иде. Дөнья мәшәкате булгач, көн саен искә алабыз дип әйтү дөрес тә булмас. Ләкин аны искә алмаган көннәр бик сирәк. Ул минем юатучым да булды, авыр вакытларда ул миңа нык ярдәм иткән кеше. Киңәше белән дә, үзенең көчле рухы, холкы белән дә. Ул безгә бик җитми. Урыны оҗмахта булсын.

«Раушания характеры белән егет кеше иде»

Татарстанның атказанган артисты, Раушания Юкачеваның туганнан туган энесе Фердинанд Хафизов:

Бу безнең районыбызга кирәк, безнең авылыбызга, нәселебезгә кирәк. Без һәрвакыт Раушаниягә догада, абыйга догада (Фердинанд Хафизов Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның энесе. – авт.). Алар барысы да безнең хәтердә.

Мин Раушания турында сәгатьләр буе сөйли алам. Чөнки Раушанияне мин үземне белә башлаган вакыттан ук беләм. Миңа 5 яшь вакытта без, абыйлардан аерылып, башка өйгә чыктык, Раушания шул вакытта гел бабайларда була иде. Безнең авыл халкы белә: Күннән якынча 1 километр ераклыкта «Изгеләр чишмәсе» бар, ул шул чишмәдән су ташый иде. Җомга көннәрендә бабайлар өендәге сап-сары идәнне ялт иттереп юып куя иде. Ул кечкенә вакыттан хезмәтне сөйде. Безнең нәселдә ялкау кешеләр юк, ләкин Раушания бездән дә көчлерәк иде. Ул эшкә бик хирыс иде. Бик иртә китте, дибез, Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр инде. Авырса да, операцияләр ясатса да, ул авыруын беркемгә дә сиздермәде.

Раушания егет кеше иде ул. Характеры белән чын егет кеше иде. Ул бервакытта да зарланмады һәм гайбәткә тыгылмады. Камал театры артистлары арасында төрле сөйләшүләр булганда да, ул юк була иде. Туганнар арасында Раушаниянең безгә караганда бер әйбәт ягы бар иде – ул безнең бөтен балаларның исемнәрен белеп, алар белән аралашып яшәде. Гомер үткән дә киткән, Камал театрына зур рәхмәт әйтәсем килә. Сез өлкән буын калдырган традицияләрне дәвам итәсез. Камаллылар безнең нәселгә генә түгел, һәр елны зиратларга барып, безнең артистларыбызны хөрмәт итеп, аларның каберләрен чистарталар, догалар кылалар, ашлар уздыралар, аларга чын күңелдән рәхмәт.

Раушания Юкачеваның кызы Светлана Хаметова әнисе белән бәйле булган балачак хатирәләре белән уртаклашты:

Бүгенге көнне мин бик көттем. Мин бик шат камаллылар автобус белән килеп, әнине хөрмәтләп искә алганнары өчен. Минем өчен ул танылган актриса гына түгел, чын әни булды. Ул минем чын дустым иде. Мин аның янына 14-15 яшемнән «әни, менә мондый хәл» дип, оялмыйча, курыкмыйча килә идем. Бөтен нәрсәне сөйли идем. Ул миңа һәрвакытта булышты. Беркайчан да «алай эшләмәскә иде, начар булган» дип әйткәне булмады. Мин аның мине аңлавын, ярдәм итүен белә идем. Олыгайгач, үземнең балаларым булгач та, һәрвакыт әни янында булдым. Кечкенәдән әти-әни белән сәхнә артында йөрдем. Алар белән гастрольләргә чыга идем.

Бер тапкыр шулай тамашачылар янында йөрим, әни сәхнәдә уйный. Роль буенча аңа суга башладылар, шул вакытта, әни өчен куркып, «Тимә әнигә, тимә!» дип кычкырганым хәтердә. Әни дә ул ситуацияне елмаеп искә ала иде. Артист баласы булгач, һәрвакыт театрда идем, балачагым әти-әнием янында, сәхнә артында узды.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт:

Театрда бергә эшләдек, бүгенге көндә дә истә. «Зәңгәр шәл»дә чыкса, болай булыр иде, бу спектакльдә чыкса болай булыр иде, дип, һәрвакыт спектакльләр уйнаганда искә төшерәм. Без Раушания белән бик күп уйнадык. Егет белән кызны да, ир белән хатынны да, сериалда да бергә төшкәнебез бар. Иң истә калганы – «Авыл эте Акбай». Анда 6 серия, без шулкадәр яратып уйнадык аны, тамашачы да, балалар бик яратып карады. Бүген дә берәр кая барсам, искә төшерәбез. Тамашачылар да һәрдаим: «Эх, ул Акбаегыз әйбәт иде», диләр. Кешеләр, күргәч, «Акбай абый» диләр, сорыйлар: «Кайда Тәмлетамак апа», дип. «Тәмлетамак апагыз китте шул, үзем генә калдым», дим. Раушанияне искә төшермичә мөмкин түгел, без бит күпме бергә булган кешеләр. Бергә кайнап, бергә эшләп яшәдек, ул һәрвакыт безнең күңелләрдә.

Әйтәсе сүзләр әйтелеп, чәчәкләр куелганнан соң, Күн авылы мәчете имам-хатыйбы мәрхүмә рухына дога кылды. Шулай әкрен генә килгән кунаклар таралыша башлады. Килүчеләр арасында Камал театры артистлары гына түгел, авыл халкының да күп булуы күңелгә җылы өсти иде. Димәк, Раушания Юкачеваны хәтерлиләр, беләләр, истә тоталар. Бүген генә түгел, киләчәктә дә аның уйнаган рольләре яраткан тамашчыларының күңелләрендә, хәтерендә мәңге сакланыр.

  • Юка­че­ва Раушания Хөснетдин кызы 1959 ел­ның 18 фев­ра­лен­дә Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1981 ел­да Ка­зан те­атр учи­ли­ще­сын тә­мам­лый һәм Әл­мәт те­ат­ры­нда эшли башлый. 1983 ел­дан Та­тар дәүләт ака­де­мия те­ат­рын­да. Ул иҗат ит­кән төр­ле сөй­кем­ле яшь ха­тын-кыз об­раз­ла­ры­на йом­шак­лык, ли­ризм хас.
  • Роль­лә­ре: Зөл­фия «Зөл­фи­я» (К.Әми­ров); За­ри­ма «Ки­тәм ин­де» (Р.Хә­мид); На­та­ша «Һа­ва­лар­да йол­дыз» (М.Горь­кий бу­ен­ча); Гай­ни «Бә­хет­сез егет» (Г.Ка­мал); Ай­шә «Без ки­тә­без, сез ка­ла­сыз», Тәм­ле­та­мак «А­выл эте Ак­бай», Са­җи­дә «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү» (Т.Миң­нул­лин); Әми­нә «Ләй­сән ире Хә­сән» (Ю.Са­фиул­лин); Сә­ки­нә «Ми­рас» (Г.Ка­юм); Фир­дә­вес «Ка­зан егет­лә­ре», «Та­гын Ка­зан егет­лә­ре», Ру­фия «Би­чу­ра» (М.Гый­лә­җев); Ма­ша «Боз ас­тын­да дул­кын» (Ә.-Т.Рах­ман­ку­лов); Ни­на «Тол ха­ным­да тук­та­лыш» (Э.Ла­биш); Мәр­фу­га «Са­таш­кан сан­ду­гач» (Р.Зәй­дул­ла); Дри­гам­бәр «Порт­фель», Та­най «Җи­рән чи­чән һәм Ка­ра­чәч сы­лу», Бәди – «Гөлҗамал» (Н.Исән­бәт); Са­җи­дә «Ки­лә ява, ки­лә ява...», «Ява кар­лар, ява кар­лар...» (З.Хә­ким); Сәвия «Мәхәббәт турында сөйләшик», Җәүһәрова Ландыш – «Суган чәчәге» (И.Зәйниев) һ.б.

Шул ук көнне Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов исеме бирелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100