Рәүфәл Мөхәммәтҗанов: «...алдыма театрның классын үзгәртү максатын куеп эшкә тотындым»
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры үзенең 150 еллык тарихын китап итеп чыгарды. Китап бик калын һәм затлы. Дөрес, тиражы нибары 500 данә. Опера театры үзенең данлыклы Ал залында китапның презентациясен, дөресрәге, китап чыгу уңаеннан матбугат очрашуы уздырды. Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиевның катнашуын искә алсак, статуслы матбугат конференциясе иде.

Әлеге язмада театрны 45 ел җитәкләгән директорның чыгышыннан кайбер өзекләр булыр.
Башта театр тарихындагы кайбер мизгелләр: «Татар операсын оештыру буенча комиссия» оеша (1924) һәм аның эш нәтиҗәсе булган «Сания» беренче татар операсы барлыкка килә (1925); Татар дәүләт опера театры төзү турында карар кабул ителә һәм Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе булдырыла (1934); Мәскәүгә Татарстанның иң яхшы иҗади көчләре – композиторлар Салих Сәйдәшев, Латыйф Хәмиди, Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин; җырчылар Галия Кайбицкая, Сара Садыйкова, Халидә Зәбирова, Зөләйха Байрашева, Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, шулай ук музыка белгечләре һәм драматурглар җибәрелә. Студия эшен 1938 елның декабрендә тәмамлый. Студиячеләр Казанга кайталар һәм театр ачылуга әзерлек башлана…
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
1981 елдан бирле театрны җитәкләгән Рәүфәл Мөхәммәтҗановның ул чорга бүгенге карашы болайрак: «Аны ачкан кешеләр татар театры итәргә тырышканнар – «Фауст», «Евгений Онегин»ның татарча афишалары да булган, ләкин бит алар татарча башкарылмаган.
Татар дәүләт опера һәм балет театры икән, димәк татар телендә булырга тиеш. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры – татар телендә, Качалов исемендәге рус драма академия театры – рус телендә. Ә безнең театрда чынлыкта алай килеп чыкмады, без әсәрнең оригиналы телендә эшли башладык. Минемчә, исемен... Мин анализладым... Союз республикаларында, дөньяда... Минем аңлавымча, безнең театр Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге дәүләт академия театры булырга тиеш... Мин аңлаганча... «инглиз операсы», «грузин операсы» дигән төшенчә юк. Театр кемгә, кайсы дәүләткә, республикага карый? Татарстан Республикасына. Театр турында китапны формалаштырганда боларның барысына да кагылырга туры килде.
Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов
Мәскәүдә укыган татар труппасы – яңа театрның нигезендә торган кешеләр. Талантлы кешеләрнең концентрациясе белән труппа формалашкан. Аннары вакытлар үтү белән таркала-томанлана башлаган, мин театрга килгәндә ул буын китә башлаган иде, аның 90 проценты диярлек киткән иде, башка буын килгән. Алар артистлык ягыннан, ничек әйтергә икән, башка сәнгать классыннан.
Һәр театрның очыштагы һәм түбән төшкән вакытлары була. Син уйланып торган арада вакыт китеп бара. Мин 1981 елда килгәндә артистлар составының бөтен штаты тулы иде. Шулай да без нәрсәдер эшли алдык, гәрчә билгеле бер вакытка кадәр театрның асылын бөтенләй үк үзгәртә алмасак та... Сигнал булган, бүлеп куелган сызыкка әйләнгән вакыт 1988 ел иде. Ул елны безне беренче мәртәбә чит илгә чакырдылар – Португалиягә. Егермеләп чыгыштан торган концерт программасы әзерләп бардык, матур гына турне. Әйбәт кенә чыгыш ясадык. Инде тагын чакырырлар, дибез. Безне башка беркем дә чакырмый. Ни өчен чакырмыйлар? Чөнки теләсәк тә, теләмәсәк тә, программада башка сәнгать классыннан булган солистларның булуы кирәк. Теге вакытта безнең белән барган артистларны бик яратсак та, бу гына җитми. Солистлар составы башка дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә син үзгәртеп кара! Чөнки синең уйларың барлыкка килү белән алар саклагыч функцияләрен чыгаралар. Бу аңлашыла да – кешенең үз пространствосын саклавы табигый.
Артист киткән саен аның урынына яңа солист алмый башладым. Калган солистларга да эш бирми башладым. Ни өченме? Без артистлык нигезен бераз гына башка класстагы кешеләргә таба үзгәрттек – үзебезнең яхшы репетицияләр узган коллективыбыз һәм чакырылган солистлар. Шаляпин фестивале, Нуриев фестивале безгә башка дәрәҗәдәге солистлар чакырырга һәм Татарстанны алар аша тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде. Без 1993 елдан зур гастрольләргә башка категорияле солистлар белән чыга башладык. Ә чит илдә безнең солистның кайдан булуы мөһим түгел. Россиядәнме? Россиядән. Безнең өчен сыйфат мөһим.
Шулай итеп солистлар составы алышырга тиеш иде. Алар Минтимер Шәймиевка да, Дәүләт Советына да коллектив хат язды. «Мин башка класстагы театр күрәм», – дидем. Мин алдыма театрның классын үзгәртү максатын куеп эшкә тотындым. Яши-яши без аны үзгәрттек. Безнең чит илләрдә масштаблы эш башланды. Гастрольләр буенча күрсәткечләребез белән без 1 нче урында идек.
Ә инде милли репертуарга килгәндә, юк андый материал, куярга әйбер юк...»
Ел саен булмаса да (була да алмавын аңлыйбыз), булганы да аз күрсәтелсә дә, фестивальләргә гел кермәсә дә, театрда милли авторлар язган милли әсәрләр бар. Резеда Әхиярованың «Сөембикә», «Шагыйрь мәхәббәте» опералары, «Алтын Урда» балеты – шундыйлардан. Театр Эльмир Низамовка заказ биреп бөек җырчы Федор Шаляпинга багышланган опера яздырган – спектакль киләсе елга әзер була. Резеда Әхиярованың юбилее уңаеннан «Алтын Урда» спектаклен күрсәттеләр һәм спектакль алдыннан хәбәр иттеләр: Резеда Әхиярова һәм Ренат Харис тандемында яңа әсәр язылган – «Дәрдмәнд». Димәк, тагын бер милли спектакль көтәбез.
Ә инде җирле артистларның «башка сәнгать классыннан» булуына килгәндә... Без халыкка җиткерсен өчендер инде, әйтәсе әйтелде…
