Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сынчы Кадим Җәмитов: «Тукай премиясен алуыма Рәисебез кулымны кыскач кына ышандым»

news_top_970_100
Сынчы Кадим Җәмитов: «Тукай премиясен алуыма Рәисебез кулымны кыскач кына ышандым»
tatmsk.tatarstan.ru

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде. Алара арасында күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган, Мәскәүдә яшәп иҗат итүче сынчы Кадим Җәмитов та бар.

Сынчы сүзләренчә, ул әлеге дәрәҗәле премиягә ия булуына Татарстан Рәисе күкрәк билгесе белән бүләкләгәч кенә ышана башлаган.

«Инде хәзер бу вакыйгага, шушы югары дәүләт премиясен алуыма ышана башладым. Ишеткәч тә (кичә миңа бу турыда телефон аша хәбәр иттеләр), мин әле ышанып бетә алмадым. Татарстан Рәисе күкрәк билгесе белән бүләкләгәч кенә, эчкә җан кереп китте. Рөстәм Миңнеханов кулымны кыскач, чын мәгънәсендә аңлау килде», – дип, хисләре белән уртаклашты сынчы.

Шулай ук быел Тукай премиясенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова һәм язучы, тәрҗемәче Борис Вайнер лаек булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100