Рәшит хәзрәт: «Кешене өшкерергә, җенен чыгарырга дога укый башлагач, җен үч ала башлый»
Халык табибы, өшкерүче Рәшит хәзрәт Йосыпов белән танышуыма аның социаль челтәрләргә урнаштырган видеосы сәбәпче булды. Анда ул җеннәр белән сөйләшә. Кемдер аңа сәер дип карар, ә кемдер безнең тормышта җеннәр барлыгына ышаныр. Бу хакта «Интертат» Рәшит хәзрәт Йосыповның үзе белән әңгәмә корды.
Рәшит хәзрәт, социаль челтәрләрдә җен белән сөйләшкән видеоларыгызны күрдем. Бигрәк куркыныч! Җен ни рәвешле кеше тәненә керә ала?
Кеше берничә әйбердән зыян күрә ала. Ул – күз тиюдән, сихердән, җеннең кагылуыннан. Җен кешенең тәненә керергә мөмкин. Ул күз тиюдән, көнчелектән кергән булса, дога укыгач, гадәттә, ул кешедән чыга. Җен чыкканда, кешене калтырата башлый. Күпчелек бу – бозым ясалганнан. Кешедә бозым барлыгын ничек белеп була? Ә бит бозымны ничек кенә салмыйлар?! Гадәттә, чәчкә, киемгә, ризыкка, канга ясап, сихер йолаларын башкаралар. Киемнән төймәсен алып, сихер ясарга мөмкиннәр. Шулай ук киелгән киемгә ясыйлар. Анда код яшерелә. Һәрбер кешенең коды, исе бар. Әлеге код һәм ис аша җеннәр эт сыман безне эзли башлый. Сихер ясаучылар үзенең әфсеннәрен укып, шушы кешегә җенне җибәрә. Җеннәр кешенең эченә керер өчен туры килгән мизгелне эзли. Ә ул ничек керә дип уйлыйсыз? Кеше курыкканда, депрессиягә, агрессиягә бирелгәндә, үз-үзен кулда тота алмаганда, тәненә керә. Бозым ясалганда, җен чыкмый. Кешегә «Коръән» укый башлагач, җеннең хәле нык авырлаша. Аның бирешәсе килми. Каршы сүзләр әйтергә тотына. Берсендә бер җен кеше аркылы: «Туйдырдың! Син кем?» – дип, нык ачуланып әйтте. Мин аның видеосын социаль челтәрләргә дә куйган идем.
Сихерне чыгарып, ул җен кайда китә соң? Нишләтәсез аны?
«Коръән»дәге яндыру, газаплау аятьләрен укып, кешедә булган җеннәрне яндырам. Йә ул янмыйча гына чыгып китә. Соңыннан кешегә комачауламый.
Без, кешеләр, бер дөньяда яшәсәк, аларның – үз дөньясы. Алар да Аллаһка табына. Кешеләр арасында гадел булмаганнары сыман, җеннәр арасында да гадел булмаганнары бар! Кешеләрдәге кебек мөселман, христиан һәм башка диндә булучылары бар! Аллаһка ышанмаганнары, шарлатаннары бар! Хәтта алар өйләнешәләр! Балалары да бар!
Гади кеше җеннәрне ник күрми икән? Гәрчә күрәсе килмәсә дә.
Аллаһы Тәгалә аларның дөньясын бездән яшергән. Багучылар, күрәзәчеләр: «Синдә шул шул», – дип, дөресен әйтеп бирәләр. Кеше кешенең киләчәген, нәрсә булганын күрә алмый. Күрәзәчегә барган кешенең намазы 40 көн кабул булмый, диелгән. Аллаһы Тәгаләгә ышанмый, дигән сүз. Күрәзәчеләргә йөрү – зур гөнаһ. Һәрбер кешенең җене бар. Безне туры юлдан боздыручы! Бар булган информацияне җеннәр күрәзәчегә җиткерә. Шуңа алар килгән кешегә дөресен һәм ничек булганын сөйләп бирә ала. Аннары күрәзәчегә барган кеше дөрес булуына шакката. Андый кешеләр автомат рәвештә килешү төзеп, җен аның эченә керергә мөмкин.
Минем яныма шундый кешеләр йөрде. Аларга дога укып, арый идем. Кечкенә чакларында аларны күрәзәчеләргә йөрткән булганнар. Күрәзәчедә булганнан соң, алар тагын да күбрәк чирли башлаганнар.
Берсендә Оренбургтан бер хатын килде. Ул хатын энергетика белән шөгыльләнүче психотерапевтка барган булган. Әллә ничә тапкыр укыдым, әмма җене чыкмады. Психотерапевт хатын, гади генә әйткәндә, җеннәр белән эшли булып чыкты. Миңа килгән хатынга җен утырткан. Моңарчы әллә кайларга өшкертергә йөргән. Кайчагында эченә кереп утырган җен Аллаһы Тәгаләдән сынау, җәза буларак бирелергә мөмкин. Чөнки догаларны укыйсың-укыйсың, ә ул чыкмый. Мөхәммәд Пәйгамбәр «күз тиюдән кеше үләргә дә мөмкин» дип әйтеп калдырган. Мин әле сихер ясап, җен утыртып кеше үтерү турында әйтмим.
Кешегә ничек сакланырга?
Догалар укырга. «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен һәрдаим укып йөрегез.
Сихер, җен чыгаруны кайдан өйрәндегез? Бу сәләт кайдан килә?
Бу эш белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алмый. Мәсәлән, мин кешене өшкерергә яки җенен чыгарырга дип, догаларны укый башлагач, җен үч ала башлый. Әгәр кеше мондый сынауларны уза алса, бу эшне алып бара алачак. Гаиләсенә зыян килмәсә, моның бер әйбере дә юк. Шөгыльләнсен. Танышларым арасында шулай Коръән укып, сихер, җен чыгарганда, «җеннәрдән булган атакаларны үзебездә сизәбез» диделәр. Өшкерүченең балалары, хатыны авырый башлаган. Җеннәр аның гаиләсеннән үч алган.
Ә сез җеннәрдән ничек сакланасыз?
Догалар укыйм. Аллага шөкер, бу яктан гаиләм өчен тыныч. Хатыным намазда.
Сихер чыгаруны кайдан өйрәнүгә килгәндә, башта Россиядә мәдрәсәдә укыдым. Аннары Сириянең Дамаск шәһәрендә 6 ел буе дини белем алдым. Рукъягә яки догалар белән өшкерергә, дәваларга өйрәндем. Иң беренче кешеләрне Ульяновск шәһәрендә кабул итә башладым. Үзем мин тумышым белән шуннан. 2010 елдан бирле сихер чыгарам. Төрле проблемалар белән килгән кешеләрне кабул итә башлагач, рукъя фәнен тагын да тирәнтен өйрәнә башладым. Махсус әдәбияты булса да, ул бик аз. Рус һәм гарәп телендә. Рукъя практикадан килә. Өшкергәндә, һәрбер әгъза өчен аятьләре бар. Кемнең эше бармый, кемгә сокланып күз тидергәннәр һәм барлык шундый нәрсәләргә догасы бар. Боларның барысын да «Коръән»нән алып укыйм.
Кешеләрне кабул итү дәверендә иң куркыныч хәлләр булмадымы?
Мин җеннәрдән курыкмыйм. Түбән шәһәрендә кешеләрне кабул иткәндә, бер хатынга укыдым. Моңарчы ул йә улы, йә ире белән килә иде. Тәненнән җенне чыгарганда, башта ул хатынны дүртәүләп тота идек.Кама Аның ире таза гәүдәле, спортчы. Әлбәттә, бу хатынга бозым ясалган. Бер ел дәвамында укыдым. Айга бер килә иде. Бер килүендә туганы белән килде. Дога укыган саен җене әзәйгәннән-әзәя барды. Җен бу хатын аша күзләрен күтәрде дә: «Син!» – дип, миңа бармагын төртеп әйтте. Туганы бу күренешне күргәч, нык курыкты. Кая барырга белмәде. Йөзе агарып чыкты. Менә бу аңа куркыныч булды.
Җенен җиңә алдыгызмы соң? Чыгарып бетердегезме?
Әле дә укыйм. Мөхәммәд Пәйгамбәрне алсак, аңа бозым ясалган сарык итен ашатканнар. Бер сәхәбә аны ашаган да, шунда ук үлгән. Мөхәммәд Пәйгамбәр шушы итне чәйнәгән, әмма аннары төкергән. Аннары чәченә сихер ясаганнар. Галимнәр, аны үтерер өчен сихер ясаганнар, дип тә әйтәләр. Сихер ахырга кадәр китмәскә дә мөмкин. Әмма аның йогынтысы «Корьән» укып әзәя алачак. Укыдың да, бөтенесе дә чыгып бетте, дигән сүз түгел.
Сез җенне күрәсезме?
Кеше аны күрми. Җен кеше теле белән сөйләшә. Җен тигән кеше үзеннән ничек җен чыкканын сизәргә мөмкин. Ни өчен килгән кешегә күзләрен йомарга кушам? Чөнки күзләрен йомган кеше каралык күрә ала. Кемнеңдер шәмәхә төстә, ниндидер бер силуэт күрә башлый. Җеннәрне дә күрергә мөмкиннәр. Кемнеңдер күз алдына җен күзләре белән төбәлеп карый.
Җен китереп чыгарган кешедәге чирләрне догалар белән терелтәм. Кайчагында җен чыгып киткән очракта да, кешегә медицина ярдәме кирәк булырга мөмкин. Шулай бер егетне алып килделәр. Ул реанимациядә 10 көн яткан. Табиблар диагноз куя алмаган. Сулый алмаган. Ясалма комага керткәннәр. Мин аны 2 тапкыр кабул иткәч, чире югалды.
Берсендә яныма бер хатын килде. Аналыгында 21 шеш тапканнар. Операция алдыннан укытырга килде. Аңарда бозым барлыгы ачыкланды, җене чыкты. Аннары табибларга баргач, ярты шеше беткән. Догаларның ярдәме тиде. Операция ясап тормаганнар. Бу турыда ул үзе сөйләде.
Ульяновскида ассистентым бар. Анда яшәгәндә, аны рукъяга өйрәтеп калдырган идем. Ул бер хәл турында сөйләде. Бер кешеләрнең өйләренә укырга барган булган. Бертуган абыйсының хатыны бозым ясаган. Абыйсының киемнәрен өйдән сарайга чыгарганда, бөтен тавыклары үлгән.
Аннары бер егетне өшкертергә алып килделәр. 6 кеше тоттык. Ул үзе намазда. Мәчеткә кереп, күлмәген ерткан. Көчле бозым ясалган. Көчле сихер булганда, бик күп укырга кирәк.
Кешедән сихер чыгарганда арыйсызмы?
Юк. Казанда көненә 4-5 кеше кабул итәм. Түбән Кама шәһәренә барганда, көненә 10 кешегә укыйм. Анда мин «Нур» мәчетендә кабул итәм. Казанда булганда, «Рөстәм» мәчетендә бөтен кешегә берьюлы укыйм. Хәзер Ульяновск шәһәрендә кабул итмим. Анда минем укучым, ассистентым бар.
Сез башкаларны да өшкерергә өйрәтәсезме?
Алай укыту, өйрәтү юк. Аерым кешеләргә генә өйрәтәм. Бөтен кеше дә өшкерә алмый бит. Беренчедән, «Коръән»не яхшы белергә тиеш. Икенчедән, гарәп телен камил өйрәнергә кирәк.
Күп очракта кешегә сихер көнләшүдән ясала. Әмма сихер ясаткан кеше ни өчен аның кире үзенә әйләнеп кайтуыннан курыкмый?
Берсүзсез, сихер ясаганына да һәм ясаттырган кешесенә дә кире әйләнеп кайта. Бер әйбер дә болай гына үтеп китми. Һәр эш-гамәлебез өчен Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотачакбыз.
Бер кешене ничә минут кабул итәсез?
Минут түгел, мин бер кешене яки бер гаиләне (хатыны, ире, балаларын бергә – Э.Г.) 1 сәгать кабул итәм. Башта ниләр борчыганын сорыйм. Алда әйткәнемчә, һәр әгъзага махсус догасын укыйм. Казанның «Рөстәм» мәчетендә бөтен кешегә берьюлы укысам, аерым да кабул итәм.