Рәсим Низамов гаиләсендә туй: «Акыл белән, аңлы рәвештә гаилә кордылар»
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов гаиләсенең бик тә сөенечле көннәре - алар олы уллары Рүзәлне өйләндергәннәр. Никах туе ничек узган соң? Кайсы ягы белән аеруча да истә калган? Рәсим Низамовка шалтыратып, шул хакта сораштык.
Рәсим абый, гаиләгездә шундый матур, куанычлы вакыйга булган икән. Улыгыз Рүзәлне башлы-күзле иткәнсез. Яшьләр озак очрашып йөрделәрме? Киленегез кайсы яклардан?
Ялларда балаларның никах туен уздырып җибәрдек. Киленебез үзе Чаллыда яши. Әти-әниләренең чыгышлары Минзәләнең Дәвек авылыннан.
Балалар ел ярым тирәсе очрашып йөрделәр. Ике шәһәргә яшәсәләр дә, хәзер интернет заманы, ара ерак булу проблема түгел. Башта язышып аралаштылар, аннан күрешеп таныштылар. Булачак киленебезне безгә бер ел элек алып кайтып күрсәткән иде. Никахларга кадәр булачак кодалар белән дә очрашкан булды.
Рүзәл Сәриягә быел февраль аенда Сочида тәкъдим ясады. Улым да, киленебез Сәрия дә инде җитлеккән яшьтә. Яшьлекнең юләр чорын узып, акыл белән, аңлы рәвештә гаилә кордылар. Алар өчен бик сөенеп торабыз.
Яшьләрне котлыйбыз, Рәсим абый. Социаль челтәрләргә куйган фото-видеолардан күренгәнчә, никах туе бик үзенчәлекле узганга охшап тора.
Никах, гадәттә, кыз ягында уза. Электән килгән гореф-гадәт инде бу. Безнең кода фермерлык хуҗалыгын җитәкли. Авыл яшәсен, авыл үссен дип янып йөри торган кеше. Туган авылында зурлап никах туе уздыру - аның эчендә йөрткән яшерен хыялы булган. Ул әнә шул хыялын чынга ашырды да инде. Никах туен оештырганда барлык электән килгән йолаларны, традицияләрне сакларга тырышканнар. Мәсәлән, киленне алырга җигелгән ат белән, ак тарантаска утырып, тальяннарда уйнап бардык.
Кода бу никах туен авыл халкы өчен бер күркәм бәйрәм булсын дип тә шулай зурлап, матур итеп оештырды. Элек-электән авыл халкы киленне бөтенесе бергә җыелып, изге теләкләрен теләп озаткан. Безнең никахны да авыл халкы бик яратып күзәтте.
Рүзәл белән Сәриягә никахны да авылда, кодалар үзләре салган, хәзер төзекләндереп, карап тора торган мәчеттә укыдылар. Аны кая да уздыра алган булырлар иде, мөмкинлекләре җитәрлек. Тик менә коданың никахны да нәкъ менә шушы мәчеттә укытасы килгән. Әйтүемчә, төп максаты - авылны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау. Мин үзем, артист буларак, туй-мәҗлесләрне бик күп күрәм. Ләкин балаларның никах туе бик тә үзенчәлекле узды дигән фикердә калдым.
Туй да булачакмы?
Туй Казанда була, аны 28 августка билгеләдек. Никахны кодалар ягы уздырса, туй мәшәкатьләре безнең өстә булачак, Аллаһы боерса.
Малай өйләндерү уен эш түгел. Борчыласызмы?
Әлбәттә, туй борчусыз гына үтә торган әйбер түгел инде. Җаваплылыгы да бар. Чакырып кунагың килмәсә, диләрме әле, бөтен ягын да уйлыйсың. Әмма, матур узар дип өметләнеп торабыз.
Кодалар ике малай, бер кыз үстергәннәр. Аларга да бердәнбер кызларын биреп җибәрү, үсеп, канат ныгыткач кына оясыннан очыру бер дә җиңел түгелдер. Ләкин тормыш шулай яратылган, бәхетләре генә була күрсен.
Фото: © Рәсим Низамовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән
Кече улыгыз өйләнәм дип әйтмиме әле?
«Первым делом самолеты, а девушки – потом», - диләр бит әле. Менә бу нәкъ безнең кечкенә малай турындагы сүзләр инде. Равил Ульяновскидагы авиация институтында очучылыкка укый. Дөрес, моңа кайвакыт үзебез дә ышанып бетә алмыйбыз. Ләкин мөмкинлекләр бар икән, хыяллар чынга ашарга тиеш. Башта бала хыялларына таба барырга чыннан да әзерме, шуны белергә, аннан соң аңа теләктәшлек белдерергә кирәк. Улыбызның кечкенәдән бөтен хыялы очучы булу. Шуңа да каршы килмәдек. Үзебез дә мәктәптә укыганда да кем булырга гына теләми идек. Космонавт булырга да хыялландык.
Балаларны тәрбияләүдә кемнең өлеше күбрәк булды, сезнеңме, хатыныгызныкымы?
Олысын тәрбияләүдә Энҗенең өлеше зуррак. Ни өчен дигәндә, беренче балабыз тугач та мин гастрольләрдә еш йөрдем. Ә менә икенче улыбызга игътибарымны күбрәк бирергә тырыштым. Ләкин тәрбиялим дип, баланың башыннан сыйпап кына да утырып булмый. Тәрбия үзеңнең үрнәктән дә киләдер. «Болай эшлә, болай эшләмә» дип кенә тәрбияләп бетерә алмыйсың балаларны.
Малайларны теләгән җирләренә, спорт секцияләренә йөртергә тырыштык. Үзебез аның ишене күрмәдек. Шәһәрдә яшәгәч, балаларны үстерү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты дибез бит инде. Кайбер кеше баланың әнә шул шөгыльләренә артык күп игътибар биреп, балалык чорыннан мәхрүм итә. Шуңа мондый мөмкинлекләрнең тискәре ягы да була. Бала уйнап та үсәргә дә тиеш дигән уйда мин.
Яши-яши дә тәҗрибә туплыйсың, беренче бала белән үзең дә өйрәнәсең. Без хатыным белән иртә өйләнештек. Гаилә корганда миңа – 23, тормыш иптәшемә 21 генә яшь иде. Шуңа да беренче улыбыз белән без үзебез дә үскәнбездер әле. Икенчесен тәрбияләгәндә бераз тәҗрибә бар иде инде.
Балаларга үзегезнең гаиләдә алган тәрбияне дә бирергә тырышкансыздыр.
Безне әти белән әни хезмәт белән тәрбияләделәр. Авылда тәрбия шул эш белән бара. Эшнең исә кешегә беркайчан да начарлык китергәне юк әле.
Әниегез исән-сау бит әле сезнең, Рәсим абый, әйеме? Ул никах туйларына килә, беренче оныгының бәхетен уртаклаша алдымы?
Әнием исән-сау, Аллаһка шөкер. Әтием генә 78 яшендә арабыздан китеп барды. Ике ел ярым авырыбрак торды да, быел апрель аенда җирләдек үзен…
Әни әкрен генә әтисез тормышка ияләшеп килә инде. Туганнарыбыз янында гына. Теләчедә торгач, янына социаль хезмәткәрләр килеп тора. Без дә гел кайтып йөрибез, янәшәсендә булырга тырышабыз. Никадәр үгетләсәк тә, әнинең Казанга килеп, безнең белән яшисе килми. Олы кешенең үз йортын ташлап китәсе килмәвен аңлап та була инде.
Әни никахка бара алмады, кызганычка. Андый ерак араларга барып йөри алмый. Әле менә кайтып, хәлен белеп, Рүзәл белән киленебезнең никахыннан фото-видеолар күрсәтеп килдем. Бик сөенде.
Рәхмәт, Рәсим абый, уртаклашуыгызга. Яшьләр бәхетле булсыннар!