Рашат Низаминың васыяте: «Язучылар Кырлайга барышлый юл уңае каберемә баш иеп китәрләр»
Язучылар иртәгә Гәрәй Рәхимнең кабер ташын ачарга дип йөргәндә, көтмәгәндә-уйламаганда, Рашат Низамиевның вафаты турында хәбәр килеп иреште. Көтмәгәндә-уйламаганда, терекөмештәй йөгереп йөргәндә үлеп кит, имеш... Шулай итеп, язучыларның иртәнге маршрутына төзәтмәләр кертергә туры килде –Казан шәһәре, Себер тракты урамы, 31а йорт адресы буенча урнашкан моргның хушлашу залына Рашат Низамиевны соңгы юлга озату мәрәсименә җыелдылар.
«Әтине әнинең авылына – үзебез кайтып йөргән Олы Бәрәзә авылы зиратына җирлибез. Әтидән былтыр ул хакта сораганым булды, шунда дип, кат-кат әйтте. «Әниегезне дә җирләгәндә без бергә булырга тиеш», – диде», – дип аңлатты Рашат Низамиевның улы Айдар әтисенең җәсәден Олы Бәрәзәгә кайтару карарын.
«Әтинең язмалары арасында васыятьнамәсе килеп чыкты. «Улым Айдар, кызым Айсылу! Иң беренче теләгем шул – җәсәдемне Бәрәзә зиратына җирләрсез. Бәрәзәдә Нәсирә белән янәшә булырбыз. Бер төркем язучылар ел саен Тукайның туган көнендә Кушлавычка, Кырлайга баралар. Юллары Бәрәзә аша уза. Юл уңаенда зиратка кереп, каберемә баш иеп китмичә калмаслар», – дип язган ул», – дип сүзгә кушылды кызы Айсылу, смартфоныннан әтисенең энҗе кебек тезеп язган васыятьнәмә күчермәсен күрсәтеп.
Димәк, бу – язучының каләмдәшләренә үтенече, теләге, васыяте. Тукай туган якка баручы язучылар каләмдәшләренең исән чагында язып калдырган үтенечен искә алырлар, онытмаслар, шәт.
ххх
Рашат Низамиев белән хушлашырга залга үттек. Туганнары күп килгән, улы Айдар оештырып йөри, хатыны Нәсирә апа да биредә.
Мәрәсимне Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла башлады: «Бу – көтелмәгән югалту булды. Рашат абый бик самими, кайчагында наив та кеше иде. Шагыйрь шундый булырга тиештер инде ул. Туганнары өчен, сүз дә юк, зур кайгы, татар әдәбияты өчен дә зур югалту. Язучы шундый булырга тиештер – намуслы, ихлас. «Беренчедән, икенчедән, өченчедән» дип сөйләп китүләре әле дә колагымда чыңлый. «Идел»дә эшләгәндә, «дүшәмбе планеркага беспощадно килегез» дигән сүзе истә. Шундый кызыклы сүзләрен моңсу елмаеп кына искә алырга була.
Рашат Низами кая барса да, үзе дә тынгысыз, кешеләргә дә тынгы бирми иде. Шундый кешеләр әйдаман була.
Аның әдәбиятка керткән өлеше турында әйтмичә калырга ярамый – иҗатын шигырьләр белән башлады, прозада күренекле шәхесләрдән Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев турында әсәрләр язды, Назыйм Хикмәт белән Гаяз Исхакый турында «Ике мөһаҗир» поэмасын аерып әйтергә кирәктер.
Кем иртәрәк китә, кем озаграк яши – Аллаһ кулында. Рашат ага да үзенең гомер юлын тәмамлады. Халык күңелендә аның юлы озын булачак. Урыны оҗмахта булсын. Аның беркемгә дә бурычы калмады. Ул үз миссиясен үтәп, мәңгелеккә китеп бара».
Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев: «Мин Мәскәүгә укырга китәргә җыенгач, үзем урынына «Казан утлары»на аны тәкъдим иттем. Ул проза бүлеге редакторы булып эшләде. Аралаша идек. Соңгы вакытта ничектер тукталып сөйләшеп утырулар булмады, гел ашыгып китеп бара иде. Үлеме дә көтелмәгәндә булды, ашыгып китеп барды. Кабере якты булсын. Безгә рәнҗеп китмәгәндер, дип уйлыйм».
Язучы Камил Кәримов: «Без аның белән бер елда туганбыз, яшь аермабыз 3 кенә ай. Мин аның тик торганын хәтерләмим. Хәл белергә кергәндә дә тыпырдап тора торган кеше иде. Пружина кебек. Андагы энергия! Кирәксә, физик эшне дә әйләндереп ата, кирәксә, акыллы әйберләр яза ала торган универсаль кеше иде. Элек якын-тирәдә торганда гаиләләр белән дә аралашып өлгердек, аннары гына ерагайдылар. Ничектер тормыш гел бергә барган кебек. Ул китеп барды, дигән хәбәреннән мин әле дә шокта. Ирнең китүе хатын-кыз өчен иң зур кайгы дип саныйм. Иң якын иткән кеше – бергә гомер иткән кеше. Сабыр бул, Нәсирә».
Халык язучысы Зиннур Мансуров: «Безнең рухият кешелек үзенчәлекләре җирлегендә формалаша. Бу җәһәттән Рашатның гомере гыйбрәтле бер үрнәк була алыр иде. Рашатта безнең күбебездә булмаган үзенчәлекле сыйфатлар бар иде: ул тере иде, ихлас иде, эшчән иде, тәвәккәл иде. Без аның белән Казан университетында бергә укыдык. Бервакыт ул военкомат бусагасын таптый башлады. «Нишләп йөрисең?» – дип сорагач: «Никарагуада сугыш бара. Мин ирекле сугышчы булып Никарагуага барырга телим», – ди. Нинди тәвәккәл кеше! Тәвәккәллеген «Казан утлары»нда эшләгәндә дә күрсәтте. Кемдер ишекне бикләп киткәч, 10нчы кат тәрәзәсеннән күрше бүлмәгә кергән кеше ул.
Ул әдәбиятта да шундый инде. Әдәбиятның бөтен жанрларын үзләштерде: проза да язды, шигырь дә язды, публицистикада да нәтиҗәле эшләде. Безнең татар халкын шәхесләр билгели. Ул, перспектив план корып, атаклы шәхесләребез турында роман-поэмалар язды. Милләткә файдалы әсәрләр язам дип, ашыгып яшәде. Рашат Низами үзенчәлекле шәхес буларак та, иҗатчы буларак та безнең хәтеребездә, һичшиксез, сакланачак. Хәләл җефетенә, балаларына сабырлык телим».
Язучы Рафис Корбан: «Без Рашат белән 28 августта гына телефоннан сөйләштек. Безнең аның белән Өбрә авылына кайтып, Салих Сәйдәшев музеенда очрашу үткәрү планнары бар иде. Мин аны Казанда Биектау районы үткәргән мәдәният көненә чакырдым – шунда җитәкчеләр дә була, музейда очрашу турында шунда сөйләшеп бетерербез, дигән идек.
Рашат абый, университетны тәмамлагач, Олы Битаман мәктәбенә укытырга килде һәм шунда ук әдәби түгәрәк ачып җибәрде. Безгә темалар биреп, шигырь, хикәяләр яздыра иде. Ул вакытта Нурихан Фәттах «Яшь ленинчы»да яшь хикәячеләр клубы алып бара иде. Ул биргән темага – кызыл шарф турында хикәя яздык. Асия Хуҗиева белән икебезнең хикәяне матур дип табып, газетага җибәрде. Минем хикәя басылып чыкты.
Рашат абыйның йөгереп йөргән чагында китеп баруы кызганыч. Урыны җәннәттә булсын!»
Улы Айдар Низамиев: «Барыгызга да бик зур рәхмәт. Кайгыбызны уртаклашырга килдегез! Әти бик ихлас, гади кеше иде. Бер кешегә дә начарлыгы булмады. Тыныч йокла, әти!»
Ркаил Зәйдулла: «Синең кебекләр дә оҗмахка кермәсә, бик сәер булыр иде, Рашат абый! Без сине сагынырбыз әле».
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ, Шәйхи Маннур әдәби премияләре иясе Рашат Низамиев 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.
Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшли, 1997- 2006 елларда ул «Идел» яшьләр журналының баш редакторы була.