Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рашат Низамины искә алып: «Сукмакта ятучы әтинең аяк очындагы әни әле дә күз алдында»

Иртәгә – язучы Рашат Низаминың кырыгы. Шул уңайдан, кызы Айсылу әтисе турындагы истәлекләр белән бүлешә. «Әле һаман да әнинең сукмакта ятучы әти аяк очында тезләнеп утыруы күз алдында».

news_top_970_100
Рашат Низамины искә алып: «Сукмакта ятучы әтинең аяк очындагы әни әле дә күз алдында»

Һәр эшне җәлт кенә эшләп куючы җитез кеше иде, дип искә алалар Рашат Низамины. Аның хәтта дөнья белән хушлашуы да көтелмәгәнчә артык «җәлт», кинәт булды. Агач яфраклары сарыга манылган көзнең беренче көнендә, кашкарыйлар үскән бакчада, кул юарга барган җирдән генә...

Оныклары дип янып яшәгән дәү әтиләренең, гаилә башлыгының үзләрен калдырып китүенә якыннары әле һаман ышанып җитә алмый. Аның бакчада пычкы-чүкеч тотып йөрүен, күчтәнәчләр күтәреп оныклары янына килгәнен, языла башлаган әсәрен тәмамлап эш кабинетыннан балкып килеп чыкканын, бакчаны яңгыратып гармунда уйнап җибәрүен көтәләр…

Бу көннәрдә Рашат Низаминың кызы Айсылу Гыйлманова белән аралашырга туры килде. Ул әтисе турында истәлекләр белән бүлеште, гаилә архивында кадерләп сакланган фотосурәтләрне күрсәтте.

«Әти балалар кебек ихластан, без күрми торган әйберләргә дә шатлана белә иде. Үләсе көнне әни белән икәү бергә бакчага килгәннәр. Көне бигрәк кояшлы, дип сөенеп, бакча эшләрен йомгаклап йөргән ул. «Нәсирә, кара әле, быел кашкарыйларның төсе нинди матур, әйдә, өйгә алып кайтып, өстәлгә вазага утыртыйк әле», – дигән. Фотодагы кашкарыйлар – әти кулы белән җыелган соңгы чәчәкләр.

Фото: ©

Чәчәкләре кайтты, үзе генә юк... Эшкә бик батыр иде әти, ул көнне дә күтәренке күңел белән тиз-тиз эшләп йөргән. Сөт белән ашармын дип, үзе казып алган бәрәңгенең иң вакларын кабыгы белән пешерергә кушкан. Кулларын юарга киткән җирдән сукмакта егылып җан биргән... 1 сентябрь, җомга көн...

Таза-сау гына йөрсә дә, кеше күңеле һәрчак сизенүчән була. Әти белән әни бакчага барганда һәрвакыт ике пар ачкыч ала торган иде. Бу юлы әти: «Нәсирә, үз ачкычыңны ал, минеке өйдә калсын әле», – дип, үз ачкычларын өйдә калдырып киткән. Фатир ишеген башка үзе ачып кермисен күңеле сиздеме икән…

Бакча күршеләре Минҗан, балдызы Әнисә һәм баҗае Билал белән.

Фото: ©

«Аланлык» дип аталган бакчадагы йортыбыз нарат урманына якын урнашкан. Бакча күршеләре белән дә бик күңелле яшәделәр. Табигатькә бик хисләнеп, яратып йөри иде әти. Алда әйткәнемчә, эшкә дә бик батыр булды, бакча өен үзе төзеп чыкты, түтәлләрне таслап кына ясап куяр иде. Китәренә 1 атна кала, баҗае Билал белән мунчага утын әзерләгәннәр. Тормышка матур планнары булган әле аның! «Яшим» дип яши торган кеше иде бит! Бакча күршеләре белән бергәләп, бакча сезонын ачу-ябуларны күңелле итеп оештыралар, гел бергә парлашып яшәргә язсын дип, теләкләр телиләр иде. Бакча күршебез Нурбикә апаның яратып җырлый торган җыры бар:

Гомернең асылын аңлагыз,

Яраткан парларсыз калмагыз,

Бар дөнья утында яныгыз,

Ялгызлык утында янмагыз...

Күршеләре җырлаганда киереп гармун уйнаучы әти араларыннан китеп барды, әниебез – ялгызлык утында…

Әнием Нәсирә белән

Фото: ©

Әни белән әти, 1975 елда өйләнешеп, бергә 48 ел гомер кичерделәр. Алтын туйларына аз гына барып җитә алмадылар. Без әти белән әнине гел бергә күрергә өйрәнгән. Ул көнне дә бакчада икәү генә булганнар. Әти турында ачы хәбәр килеп ирешкәч тә, киленебез Динара беренче булып бакчага килеп җиткән. «Әле һаман да әнинең сукмакта ятучы әти аяк очында тезләнеп утыруы күз алдында тора», – ди Динара. Балалар килгәнче, селкенмичә дә әти янында утырган әни. Аңа хәзер бигрәкләр дә авыр, барысы да күз алдында булган бит…

Абыем Айдар, аның хатыны Динара һәм уллары.

Фото: ©

Кияве Адель, кызы Айсылу һәм иң зур оныгы Камил

Фото: ©

Кода-кодагыйлар, балалар, оныклар арасында.

Фото: ©

Әти киленен дә, киявен дә бик ярата, үз күрә иде. Ул аларны иң булдыклы, иң яхшы, иң матур кияү, килен дип санады. Алар да әтигә карата һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булды.

Фоат кода белән

Фото: ©

Шөкер, кодалары белән дә дус яшәделәр. Минем кайнатам – милиция полковнигы, бик җитди кеше, ә әти – чып-чын иҗат кешесе, әмма икесенең серләре туры килә иде аларның! Гаилә бәйрәмнәре, Яңа еллар һәрвакыт бергә уза иде.

Оныклары белән

Фото: ©

28 августта оныклар арасында бердәнбер кыз – Амелиягә 6 яшь тулган көнне алар дәү әтиләре белән соңгы тапкыр күрешеп, шунда аралашып калдылар.

Әйткәнемчә, 6 оныкның берсе генә кыз, калганнары малайлар бездә. Дәү әтиләре аларга «баһадирларым» дип эндәшә иде. Балалар дәү әтиләре янында эшкә өйрәнеп үстеләр. Кышларын түбәдән кар төшерделәр, җәйләрен ул аларны бакча эшенә өйрәтте. Хоккей белән шөгыльләнүче Әмир исемле оныгына, дәү әтисе белән хушлачкач ук, уенга китеп барырга туры килде. Киткәндә ул: «Бу уенда синең истәлегеңә гол кертәргә бөтен көчемне куячакмын, дәү әти! Уенымны сиңа багышлыйм!» – дип саубуллашып китеп барды. Сүзендә торды Әмиребез!

1 сентябрь – Белем көне бит, оныкларның берсе 1 класска, икенчесе 11 класска, спорт мәктәбенә йөргән тагын берсе яңа мәктәп ачылышына катнашырга дип китте ул көнне. Бәйрәм тантанасыннан килгән фото-видеоларны күрсәтермен дип, әни телефонын әзерләп куйган, әтинең урындыгы каршында колак аппараты тора. Оныкларыннан килгән бәйрәм фотоларын күреп калырга гына өлгермәгән шул дәү әтиләре... Күкләрдән генә күзәтеп алар өчен сөенгәндер, дибез.

Данил Гыйниятов белән «Ком сәгате» тапшыруында.

Фото: ©

Колагы начар ишеткәч (колак аппаратының жаен тапмады ул, жае чыккан саен салып ата иде), ул радио-телевидениегә йөрмәде.

Әти катнашкан соңгы тапшыру «Ком сәгате» булды. Данил абый Гыйниятовка карата рәхмәтем дә, хөрмәтем дә бик зур. Тапшыруында ул әтине шәхес буларак төрле яктан ачып күрсәтте, дөньяга карашын белгертте.

Эш кабинетында оныгы Артур белән

Фото: ©

Әтинең васыятнамәсе

Фото: ©

Әйткәнемчә, әти заманча техникадан ерак кеше булды. Компьютер белән дә, интернетлы кесә телефоны белән дә куллана белмәде. Барысын да кулдан яза иде. Өстәлендә һәрвакыт гәҗит-журнал, кулъязмалар булыр, киштәләр китап белән шыплап тулган. Әтине озатканнан соң, өстәлендәге кәгазьләрне тәртипкә китергәндә, «Казан утлары» журналы арасыннан әтинең безгә язып калдырган васыятьнамәсе килеп чыкты. «Казан утлары» журналы әти өчен һәрвакыт аерым урын алып торды. 1983-1997 елларда эшләгәндә, ул анда Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеевлар белән аралашып, алардан илһам алып калгандыр, дип уйлыйм.

Әтине кояшлы җылы көндә Әтнә районы Олы Бәрәзә авылында җирләдек. Аны соңгы юлга озатырга бик күп язучылар, каләмдәшләре килде. Барысы да аның турында җылы хисләре, матур истәлекләре белән бүлештеләр. Барысына да зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Әти, әни, мин һәм абыем Айдар

Фото: ©

Инде айдан артык әтисез яшибез... Ике канатымның берсе сынык... Дару эчмәде, беркайчан зарланмады, «авырыйм» димәде. Бер мизгелдә китеп кенә барды... Мин әти кызы идем. Ул мине балалар бакчасына, мәктәпкә йөртте. Тавыш күтәреп ачуланганын, орышканын хәтерләмим. Без бер-беребезгә бик охшаган идек. Әтине бик сагынабыз, аның әле безнең арада юклыгын аңлый гына барабыз кебек. Хуш, әтием... Көзләргә без синең хактагы хатирәләр белән керербез инде...

Әти, әни, мин һәм улым Сәед

Фото: ©

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100